Шәүкәт Галиев: Галине дә мөмкин кол итәргә, Чын шагыйрьне булмый кол итеп!..
(Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевнең тууына 90 ел)
КОЛ ГАЛИГӘ
Сигез гасыр элек җырларыңны
Яраткан да халык, ятлаган,
Шуннан бирле аны онытмаган,
Күңелендә көйләп саклаган.
Каерылган күпме канатларның
Каурыеннан каләм очладың?
Көнләгәнсең әле: шул кошлардай
Ник иректә бераз очмадым...
Кушаматың нигә «Кол» икән дә,
Кемнәр сиңа богау кидерде?
Мәхәббәтең – җырның канатлары
Сине азат көнгә китерде.
Күңел белән күрәм мин барыбер
Кулларыңны бәйсез кул итеп;
Галине дә мөмкин кол итәргә,
Чын шагыйрьне булмый кол итеп!
КЫЗЫГЫП КАЙТАМ
Урам буйлап яшьләр килә,
Йөгерешеп, шаярып;
Сөйләшәләр яңгыратып,
Көләләр һава ярып.
Киләләр буран уйнатып,
Көртләргә чума-чума.
Мин кайтам инсафлы гына,
Борыным туңа-туңа...
Кызыгып кайтам. Юкса бит
Бер чама яшебез дә.
Кайчакларда эч пошыргыч
Тәртипле яшибез лә!
ИМГӘНГӘН КҮҢЕЛ
Йөрәген ул һаман саен
Тыеп килгән,
«Ярамый!» - дип, төрле чикләр
Куеп килгән.
Акыл биргән үз-үзенә:
Эчтән тын, дип,
Сүзең - көмеш, эндәшмәвең –
Чын алтын, дип.
Инде хәзер теләсә дә
Кузгалалмый,
Дәрт булыр, дәрман бирерлек
Сүз табалмый.
Тынмаган да, ашкынуын
Ул ашкына,
Бик кыюсыз, сабыр гына,
Юаш кына...
...Офыкларны иңләп-буйлап
Очар бөркет
Чыпчык булып чүпли хәзер
Җирдә бөртек...
* * *
Карашларың шундый ягымлы!
Мәхәббәттән күзем чагылды.
Мәхәббәттән күзем чагылды,
Кулларыңа синең кагылдым.
Тәүге очрашулар шул иде,
Алдыбызда ап-ак юл иде.
Алдыбызда ап-ак юл иде,
Бөтен дөнья тулы нур иде.
Нурлы иде коңгырт күзләрең,
Нурлы иде һәрбер көлгәнең.
Нурлы иде һәрбер көлгәнең,
Нурлы иде ап-ак күлмәгең...
...Уртак бәхетебез табылды.
...Чигәләргә еллар кагылды.
Чигәләргә еллар кагылды,
Ак күлмәкле кызны сагындым...
Син көрсенмә бер дә моңарга,
Син бирелмә бер дә моңнарга,
Синең белән минем арада
Шул кыз йөри нурлы юлларда!..
ЭТ ТОРМЫШЫ
Бер көчекне кырыс хуҗа
Куйды бәйгә:
- Тик йөргәнче, мал-мөлкәтне
Сакла әйдә!
Өстерәлә маэмай җирдә
Түше белән,
Өзмәк булып, чылбыр чәйни
Теше белән.
Нәрсә генә салмасыннар
Табагына,
Көннәр буе берни капмый
Тамагына.
Шыңшып җылый, тыпырчына
Һәм җилкенә,
Ычкынмакчы, китмәкче ул
Үз иркенә.
Айлар үтте, Акбай һаман
Булды бәйдә.
Әйтте хуҗа: «Бер иректә
Уйна әйдә!»
Чылбыр төште, капка да бит
Ачык тора.
Тик эт никтер кымшанмыйча
Басып тора.
Суккач кына кинәт чыгып
Атылды ул,
Авыр чылбыр сөйрәүләрдән
Котылды ул.
Күр, иректә ничек уйный,
Ничек чаба!
Ә бераздан борылды ул
Өйгә таба.
Кайтып керде юртып кына,
Елгыр гына,
Юашланып килеп ятты...
Чылбырына.
Койрык болгап, мескенләнеп
Күзгә карый,
Сөяк тоткан йөнтәс кулны
Килеп ялый...
ЮАТТЫЛАР
Улы армиягә киткәч,
Кереп күрше апалар:
«Кайтыр, кайтыр, кайгырма!» - дип,
Әнисен юаталар.
Кызы кияүгә киткәч тә,
Керә шул ук апалар:
«Кайтыр, кайтыр, кайгырма!» - дип,
Әнисен юаталар...
КЫЗГАНЫЧКА КАРШЫ
Җыелышлар була тора,
Кызганычка каршы;
Яшь гомерләр уза тора,
Кызганычка каршы.
Кемнәр эшли, алар дәшми,
Кызганычка каршы;
Кемдер трибунадан төшми,
Кызганычка каршы!
Селкеп куллар, эчеп сулар,
Кызганычка каршы,
Актив булып йөри шулар,
Кызганычка каршы.
Бар да акыл өйрәтәләр,
Кызганычка каршы;
Тыңла, диеп йөдәтәләр,
Кызганычка каршы.
Мин аларны күреп торам,
Кызганычка каршы,
Кул селтим дә эчтән тынам...
Кызганычка каршы.
СӘЕР КЕШЕ
Казан тирәсендәге
Урманнарның берсендә
Юлыкканнар туристлар
Бик шикле бер кешегә.
Болай карап торышка
Безнең кебек, ди, үзе.
Ныклабрак карасаң,
Түгел кебек, ди, үзе.
Һәркем кара күзлектән,
Тик ул кара күзлексез,
Як-ягына текәлеп,
Күзәтә, ди, өзлексез.
Күпне күргән туристлар
Бер карауда сизенгән,
Белдермичә үзенә
Атлаганнар эзеннән...
Шомырт күргән - иснәгән,
Сирень күргән - кисмәгән,
Кырмыска оясына
Таяк тыгып китмәгән!
Гөмбәләргә типмәгән,
Кошларга таш атмаган,
Көне буе йөреп тә
Хәтта учак якмаган!
Сәер кеше, бик сәер...
Болай булмый тормышта –
Димәк ки, ул эзләрен
Калдырмаска тырыша!
Күзләп барган туристлар
Аның тагын нишләрен.
Менә теге бер заман
Салып куйган биштәрен.
Утырып сөт эчкән, ди,
Тәмәке дә тартмаган.
Алып киткән шешәсен –
Төпкә бәреп ватмаган!
Кыен түгел төшенү
Моның исәпләренә –
Җыеп, төреп алган ул
Кәгазь кисәкләрен дә!
Оргсинтез янына
Чыккан да ул урманнан,
Троллейбуска утырган –
Шунда эзе югалган.
Чөнки карап торырга
Безнең кебек, ди, үзе.
Ныклабрак карасаң,
Түгел кебек, ди, үзе.
Үзем аны күрмәдем,
Сөйләгәнне ишеттем.
Булды микән ул кеше –
Ышандырмый ничектер...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев