Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шигырьләр

Тамара ИСКӘНДӘРИЯ, башкорт шагыйре Тормыш-уен Туракладың мине, Вакладың. Кипкән җиләк кебек какладың. Җилбер җилләреңдә җилгәрдең... Үзгәрәм мин, әйе, үзгәрдем. Әй син тормыш! Адәм баласын Үзең утка, суга саласың. Читтән генә карап торасың Ниләр генә аннан каласын. Зиһеннәрем менә ачылды, Аңлап алдым серле уеңны. Шаярасың, тормыш? Әзер тор, Дәвам итәм хәзер...

Тамара ИСКӘНДӘРИЯ, башкорт шагыйре
Тормыш-уен
Туракладың мине,
Вакладың.
Кипкән җиләк кебек какладың.
Җилбер җилләреңдә җилгәрдең...
Үзгәрәм мин, әйе, үзгәрдем.
Әй син тормыш!
Адәм баласын
Үзең утка, суга саласың.
Читтән генә карап торасың
Ниләр генә аннан каласын.
Зиһеннәрем менә ачылды,
Аңлап алдым серле уеңны.
Шаярасың, тормыш?
Әзер тор,
Дәвам итәм хәзер уенны!
Югарылык
Күп нәрсәне уй кодрәтем белән,
Хыял көчем белән бар итәм.
Изгелеккә киң сукмаклар ярам,
Бәлаләрнең юлын тар итәм.
Кан төкермәм кеше алларында,
Уртым тулы, чөнки җылы сүз.
Җылы сүзне җан азыгы итеп
Тарата да алдык әле без.
Син купайма, артыңдагы бушлык
Капыл шартлап, чөйсә югары...
Югарылык яши,
Саф хисләрне
Йөрәк нуры белән сугарып.
* * *
Теләкләр чак пешеп җиткәндә,
Аңлагач тормышның агышын,
Күңелне миһербан өткәндә
Күзәтәм кояшның баешын.
Гүя бер рәшәткә артыннан
Бакмачы, әй рухым, талпынып!
Йөземнән бу сырлар челтәрен
Кубарып ташлыймчы, калкынып!
Яшәүне ямь итеп өлгерми,
Белми дә ни өчен килгәнне,
Китмәмен, күңелем туймыйча,
Киерче, Рухым, ак җилкәнне!
Сөю сүзе
Җир өстеннән ага томан булып,
Җир астыннан кага тулгак булып,
Күкләрне ул яра яшен булып,
Күзләреңнән бәрә яшең булып -
Сөю сүзе.
Ике көчнең бергә кушылуы -
Аяуларны белми алышуы...
Бер сыенып, бер кат тукмашуы,
Бербөтенгә шуннан укмашуы -
Сөю сүзе.
* * *
Син иркәләп мине назлаганда,
Кемдер торды кебек арада.
И Ходаем,
Ятлар ягылудан,
Хыянәтле хистән арала!
Күрәсеңме, безнең карашлардан
Нинди якты нурлар тарала?
Әй сөеклем!
Йөрәк төпкелендә
Сиңа дигән җырым
Ярала.
Ярала да, тагы
Яралана,
Ярсу йөрәгемне
Зар ала.
Тарсындыңмы минем яратуны?
Кемдер
Тора
Безнең
Арада...
* * *
Моңлы гына көйләр көйли-көйли,
Үзалдына нидер сөйли-сөйли,
Әнкәем лә минем оннар или,
Каш-керфеге агарганны белми.
Мин күзәтәм аны чиксез сөеп,
Кашкаена куймасын дип, тиеп.
Әй, килешә аңа елмаюы,
Чалт кояшның гүя ул баюы.
Юк, баюы түгел, таң атуы,
Алсу болытларны таратуы!
Әнкәем лә минем камыр баса,
Ак өметкә юллар ача-ача.
Шат тавышка тулган өйнең эче,
Ап-ак миче бөркеп тора эссе!
Әнкәем лә минем икмәк сала,
Әй тарала пешкән икмәк исе...
* * *
Күбәләктәй леп-леп килеп,
Очтым сиңа, очтым белеп:
Гөлт итеп мин кабынырмын,
Көл булганчы мин янармын.
Тансык миңа синең кочак,
Тыныч янган төнге учак.
Таңга хәтле таңнар калып,
Тыңлады бит тынлык ул чак
Икебезне...
Исеңдәме?
Икеләнү-шикләр ерак.
Леп-леп килгән күбәләктәй,
Леп-леп янды сөю-чыраг...
Уфа.
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәләре.
Асия ИБРАҺИМ
* * *
Ике яшендә - әнисеннән,
унике яшендә әтисеннән калган
әниебез гомере буе "мин ятим"
дип яшәде.
Авыр сүзләр күтәралмам -
Нечкә чагы күңелнең.
Әнкәйле язларда йөреп
Килдем әле бүген мин.
Әнкәемнең төсе киткән,
Яше кипкән күзеннән
Бер бөртек энҗе күз яше,
Әрнү булып, өзелгән.
Күңелеңне юатырлык
Нинди сүз генә әйтим?
Сүзләреңнән җан өзелә:
«Мин ятим, балам, ятим!..»
Күз яшең өтте йөрәкне -
Таммады учларыма.
Ник алмадым чал башыңны
Ул чакта кочагыма?
Ятимлек хисе йөреткән
Әнкәм күңеле нечкә.
Күпме сүзләр әйтелмәгән,
Калдырып үкенечкә.
Юлга чыгам, һич карамыйм
Җиленә, давылына.
Алып кайтыгызчы, юллар,
Әнкәйле авылыма!
* * *
Чит җирләргә очалар бит,
Илкәйләрен калдырып.
Үзләренең дә, минем дә
Йөрәкләрне яндырып.
Сандугачлар очкан якта
Таңнарда томан икән.
Анда да кунып сайрарга
Таллары була микән?
Сагышларын басар өчен
Сайрыйдыр - иртәләр бит!
Илләрендә, яфрак ярмый,
Таллары көтәләр бит.
* * *
Ялгызларның хәлен мин дә аңлыйм...
Сине көтә-көтә җаным арый:
Казанымда пешкән аш суына,
Һәр тәрәздән тышка өмет карый.
Сулыш алмый көтә татлы шәраб,
Шом эленгән бүлмәм һавасына...
Кайтмый калсаң, салкын диварларым
Елап, юлларыңа авар сыман!
Зәңгәр чишмә
Чишмә ага, серле тавышкае
Күңелләргә дәва, моң икән.
Чишмәләргә алып килгән сукмак
Әнкәемнәр салган юл икән.
Җырлый-җырлый сулар ала иде,
Җан өзелә иде моңыннан.
Иңнәренә көянтәсен салып,
Китеп барган кошлар юлыннан.
Зәңгәр чишмә янын баскан үлән
Әнкәемнең эзен саклыйдыр.
Янәшәмнән, нәнәсенә охшап,
Горур басып, кызым атлыйдыр.
Мөлдерәмә тулы чиләкләрем,
Тик күңелем генә борчулы.
Еракларга әйдәп, чакыргандай
Әнкәемне алган кош юлы.
* * *
Йөгерә чая мизгелләр,
Йөгерә, үтеп тора.
Әле көз моңсу елмая,
Әле кыш тамак кыра.
Табигать белән без икәү
Охшаш бер-беребезгә.
Көзләрме шулай сагышлы,
Минме сагышлы көздә?
Һәр ел саен әнә көз дә
Сарыларга сабыша...
Сары чаган яфраклары
Чабуыма ябыша.
Көз моңы яши күңелдә,
Сүнмәс-сүрелмәс булып.
Ягыла кебек җаныма,
Ягыла көзге болыт.
Китеп барам, үтеп барам
Көземнең чагуыннан.
Чаган ботагы, китмә дип,
Тарта бит чабуымнан!
Стәрлетамак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев