Мәдәни җомга

Шәфыйк ИМАТДИНОВ: ТӨШТӘ ЭЗЛӘП ТАПТЫМ ЯШЬЛЕГЕМНЕ...

Милли хәрәкәттә катнашучыларның күбесе шигырь яза. Әллә шигырь язучылар табигый рәвештә милли хәрәкәткә кушыламы? Шулайдыр. Шәфыйк Иматдинов та Сембер ягында шундый кешеләрнең берсе. Үзе ул Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туып-үскән. Авыл мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Ләкин язмыш юллары аны әдәбияттан шактый ерак өлкәләргә алып керә. Төзүче була,...

Милли хәрәкәттә катнашучыларның күбесе шигырь яза. Әллә шигырь язучылар табигый рәвештә милли хәрәкәткә кушыламы? Шулайдыр. Шәфыйк Иматдинов та Сембер ягында шундый кешеләрнең берсе. Үзе ул Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында туып-үскән. Авыл мәктәбендә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Ләкин язмыш юллары аны әдәбияттан шактый ерак өлкәләргә алып керә. Төзүче була, югары белем алгач, озак еллар Ульян шәһәре янәшәсендәге бер бистәдә төзелеш оешмасын җитәкли. Һәм шигырьләр яза! Бүген сезгә шуларның кайберләрен тәкъдим итәбез.
Исәнмесез...
Исәнмесез, дидем узгынчыга,
Берни дәшми алга атлады.
Исәнмесез, дидем сатучыга,
Баш күтәреп сүз дә катмады.
Исәнмесез, дидем карт бабайга,
Ишетмәде, колак салмады.
Исәнмесез, дидем яшь малайга,
Чабып узды, аңлый алмады.
И-сән-ме-сез, дидем күрше байга,
Ты че, "того", диде елмаеп.
Исәнмесез, дидем мин маэмайга,
Теш ыржайтты, йонын тырпайтып.
Исәнмесез, дидем үз-үземә,
Көзгеләрдә шәйләп йөземне.
Исәнмесез! Исәнмесез! - диеп,
Әйтеп калыйм соңгы сүземне.
Син генә
Нигә китеп бардың,
Аерылдың, югалдың,
Яраларга өстәп яралар?
Сиңа гына дигән,
Миңа гына дигән,
Кемнәр әйтер, нинди чара бар?
Уйлап көннәр җитми,
Төн дә озын, үтми,
Авыр икән ялгыз кешегә...
Бергә булган көннәр,
Күз йоммаган төннәр,
Хәер, булган бары төш кенә.
Җылы җәй дә узды,
Яфраклар да тузды,
Кышын безне кемнәр җылытыр?
Кемгә сыенырга,
Бәлки, тыелырга,
Кем үз итәр, кемнәр юатыр?
Суынмаган күңел,
Онытырлык түгел,
Очып кил яныма тиз генә.
Җырланмаган җырым,
Балкыт кояш нурын,
Йөрәк түремдә бит син генә.
Кавышу
Назланудан кочагымда эреп,
Таң алдында булдың син риза...
Тыйнак кына идең башлаганда,
Дәвамында син - бер могҗиза.
Язгы ташулар да андый булмый,
Яшьнәп яуган язгы яңгыр да.
Давыл куган болытлардай син дә
Туарылдың төн азагында.
Балкып тора синең күкрәкләрең,
Күзләреңне каплый чәчләрең.
Балдан татлы тулган иреннәрең,
Ярларыннан таша хисләрең.
Инде анык кына әйтә алмыйм -
Өндә булдымы бу, төштәме...
Сизми калдым серле мәхәббәтнең
Тамып йөрәгемә төшкәнен...
Төнге очрашу
Ярым-ярты сукыр урамнар.
Төнге шәһәр. Ул да тын калган.
Туңган сулар, туңган пычраклар,
Өсләренә бераз кар сарган.
Өй ягына атлыйбыз юлдан,
Син дәшмисең, үзем сүз алам.
Борылышка җиттек урамнан,
Оялсаң да, артыңнан барам.
Килеп кердек синең фатирга,
Оялу ул - тормыш ваклыгы.
Бер сүзсез дә аңлыйм мин сине,
Битләреңдә - сөю шатлыгы.
Сүзсез генә урын түшәдең,
Көләч иде кара күзләрең.
Аңламаслык түгел ич миңа
Синең башламаган сүзләрең.
Күрмәгәнең түгел синең дә,
Белмәгәнем түгел минем дә.
Тик шулай да бу йокысыз төн
Эз калдырды минем күңелдә.
* * *
Мин сине тормышка өндәдем,
Яраттым, тырыштым, юаттым.
Син мине - гап-гади кешене,
Кемгәдер алданып югалттың.
Кайда син, күкләргә аштыңмы,
Назлаудан, бәхеттән шаштыңмы?
Эзләгән кешеңне таптыңмы?
Әллә соң намусың саттыңмы?..
Балачак хатирәсе
Ятакта карт бабам сызлана,
Әллә көз, әллә кыш - кар ява...
Сугышта эләккән бер яра
Тынычлык бирмидер һич аңа.
Тимернең ярчыгы тәнендә,
Йөридер ярасы төбендә.
Дошманы ятса да кабердә,
Исеннән чыгармый ул бер дә.
Аһ килә елларның төбеннән,
Сугышта кичергән шул төннән.
Тубыктан аягы киселгән
Якында шартлаган тимердән.
...Табигать үз эшен башкара,
Җәйдән соң ул көзен кайтара.
Бабамның васыяте бу яра,
Бәйлә! - дип һәмишә ялвара...
Балыкчылар
Минем күрше шәп балыкчы!
Андый оста бар микән?
Балыгы да кирәк түгел,
Өйдә тормыш тар икән...
Әзерли җайлап кармагын,
Балык чиртергә корт та...
Юкса аның ул балыгы
Яши тик күрше йортта.
Тик мин генә өйдә һаман,
Кешнәми тышта атым...
Балык мине кызыктырмый,
Яшәсен, димен, хатын!
Тик минем хатын нигәдер,
Ахры, миннән ялыккан? -
Күз көеге, дигән, имеш,
Йөрми хәтта балыкка!
Зарланмыйм әле саулыкка,
Мин дә киттем балыкка.
Хатыннарга ярап булмас,
Ярап карыйм халыкка.
Сынык баскыч
Йөрим өй түбәсе, ук очында,
Яшәү ахырзаман чорында.
Ашыйм табалганымның барсын да,
Тормыш күптән язмыш кулында.
Хыял - нужасыз яшәү турында,
Максат - ут арбасы юлында.
Бәхет - яшеренгән ай нурында,
Сөю! - син дә акча кулында.
Саулык хәзер байлыкка сатыла,
Белеме дә малга алына.
Кеше хәзер кешегә ялына,
Акчасы барлар тик калкына.
Кайда калды икән акыллылар,
Белемлеләр кайда калдылар?
Мөгаллимнәр, кайда сез, сабырлар,
Ник шулхәтле азды маллылар?
Кем туктатыр икән мут дөньяны,
Бармы тигез тормыш ачкычы?
...Бердәм тормыш җир астында калды,
Сынып китеп кинәт баскычы...
Сагыну
Ерагайган саен яшьлегеңнән,
Якыная бара туган як.
Качып китәр идең үз-үзеңнән,
Җибәрмәстер инде торган як.
Якын туганнарың калмаса да
Кендек каның тамган авылда,
Һаман шунда тарта, кайтып килсәм,
Әйтерсең лә күңел савыга.
Гомерләрнең көзе якынайгач,
Торган җирең никтер чит итә.
Җырлап җибәрсәң дә күңел тулгач,
Моңлы кош син тимер читлектә.
Тамагым тук ансы, өстем бөтен,
Яшәп була җирдә ничек тә.
...Уяндым күк ызбам түрендә мин
Әтәй ясап элгән бишектә.
Төштә эзләп таптым яшьлегемне,
Яшьлек елларымның яшьнәвен.
Канат какты күңел, югалдым мин!
Һәм аңладым - шушы яшәвем!
Ялгыз хатын
Күтәрәлмәслек авырлык
Ялгыз хатын иңендә.
Түземлек бирсен, сабырлык -
Тузган язмыш җилендә.
Ул да мескен, теләгәндер
Сөяргә, сөелергә.
Туганда теләмәгәндер
Көяргә, көенергә.
Тормышны ялгыз өстерәп,
Тарта язмыш арбасын.
Ятим балалар җитәкләп,
Белми кая барасын.
Ирсез хатын - җитез хатын,
Арыгандыр кулларың...
Ялгыз хатын - алтын хатын,
Сүнмәсен күз нурларың.
Хастыр сиңа зур батырлык
Каһәр язмыш каршында.
Ходаем бирсен сабырлык
Кичерергә барсын да.
Ялгыз хатын - көчле хатын,
Чыкмады яманатың.
Үсеп җитәр балаларың,
Табылыр пар канатың.
Ульяновск шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: