Мәдәни җомга

Шәфикъ ИМАТДИНОВ: Эзләремне эзләп кире кайттым...

Кем гаепле икән... Аерылышу дигән каһәр суккан Бер сәбәпсез килеп бәйләнде. Тормыш мине нигә читкә этте - Арты белән миңа әйләнде? Кемгә сөйлим икән серләремне, Кемнән ярдәм сүзе көтәргә? Ялгыз башым моң-сагышка чума, Сызлый йөрәк, нихәл итәргә? Син утырткан гөлләр синнән башка Нигә чәчәк атмый язларын? Гөлләрнең дә якыны юк,...

Кем гаепле икән...
Аерылышу дигән каһәр суккан
Бер сәбәпсез килеп бәйләнде.
Тормыш мине нигә читкә этте -
Арты белән миңа әйләнде?
Кемгә сөйлим икән серләремне,
Кемнән ярдәм сүзе көтәргә?
Ялгыз башым моң-сагышка чума,
Сызлый йөрәк, нихәл итәргә?
Син утырткан гөлләр синнән башка
Нигә чәчәк атмый язларын?
Гөлләрнең дә якыны юк, гүя,
Тапшырырга сөю назларын.
Бергә булдык бар теләкләр белән,
Бердәм бардык язмыш каршына.
Кем гаепле икәнлеген сизми,
Йөрәк һаман сиңа ашкына.
Йокы алмый, уйлап үтә төннәр,
Сөендерми кич тә, иртә дә.
Кем соң безгә хаксыз комачаулый
Элеккечә гомер итәргә?
Ялгыз аккош
Күл буенда йөрим моңсуланып,
Күлгә очып төште бер аккош.
Аккош, аккош, нигә син дә ялгыз,
Адаштыңмы әллә син ялгыш?
Кошларда да була икән язмыш,
Син дә ялгыз, күрәм, сагышлы.
Парлап очар идек, юк канатлар,
Мин дә каргыйм каһәр язмышны...
Күл өстендә пар аккошлар оча,
Бәлки, сине эзләп килгәннәр?!
Мәхәббәтнең сердәшләре алар -
Ташламыйлар чынлап сөйгәннәр.
Ялгыз аккош, аерылган ялгыш,
Берүзенә сайлап күл суын.
Су өстеннән ул да күтәрелде -
Минем белән калды ярсуым...
Эзләнү
Кайда син югалдың,
Кайларга юл алдың
Күңелемдә бушлык чагында?
Кайлардан соң эзлим,
Кемнәргә сыеныйм,
Сердәшем булмагач янымда.
Чыксам да юлларга,
Төренеп буранга,
Адашмаммы кышкы юлларда?
Җилләр салмак иссә,
Язмыш каршы килсә,
Очрашуга, бәлки, юрарга.
Чыдармын барсына,
Килермен каршыңа
Калдырган эзләрең буенча.
Юл авыр булса да,
Сагышка тулса да,
Тик синең турыда уйлата.
Мин һич тә үкенмим,
Бары тик телим мин
Тугры калып, туры атларга.
Кышның салкынында,
Карның аклыгында
Саф мәхәббәтемне акларга.
Үземнеке
Самавырымны җырлаттым
Сине көтеп.
Тәм-томнарымны куйдым
Төенчек сүтеп.
Сине көтәм тәрәзәгә
Карый-карый.
Синең өчен чәчләремне
Тарый-тарый.
Ятактагы ике мендәр
Безне көтә.
Мин дә көтәм ислемайлар
Сөртә-сөртә.
Соңласаң да, бер килерсең,
Мин синеке.
Яшәсәң дә еракларда -
Үземнеке.
...Тәрәзәмнән йолдыз карый,
Ул кемнеке?
...Каршы очам. Ишек ачам -
Үземнеке.
Язмыш
Туган якның болын, кырларында,
Бәлки, безнең эзләр калгандыр...
Күңелләрем тулгач кайтарырга,
Язмышларым шулай язгандыр.
Без бер мизгел дөнья ташкынында,
Яшибез ярларга сугылып.
Кайчак йомычкадай агып барып,
Кайчак дулкыннардай ургылып.
Язмыш сыный безне - шарты иркен!
Утка салды, суга ташлады.
Уңай гына суда тибрәлгәндә,
Иңнәремә өйде ташларны.
Тукталышта тамыр җәяр чакта,
Җил сындырды тормыш ботагын.
Дулкын килеп тамырымны юды,
Ниләр күрәчәгем бар тагын?
Тынычлыктан, авыл тормышыннан
Язмыш алып китте каерып.
Түзалмаслык сынауларга салды,
Туган-тумачамнан аерып.
Заман авырлыгын читтә тарттым,
Каршы торып тормыш җиленә.
Эзләремне эзләп кире кайттым
Мин дөньяга килгән җиремә.
Кичерегез мине
Гафу итә алмам, яраладың,
Кискәләдең минем җанымны.
Сынап карар идем, бүген күңел
Сине гафу итә алырмы?
Янган йөрәк ярасына кереп,
Өзгәләдең минем җанымны.
Рәнҗү салдың минем калебемә,
Йөрәк сине аңлый алырмы?
Юктыр инде, булмас уртаклашып,
Минем йөрәгемне боз күмде.
Узып китте бугай ямьле язлар,
Арабызны салкын кыш бүлде.
Чүп эзләдең минем хаталардан,
Кем хатасыз яши дөньяда?
Гаеп миндә генә түгел инде,
Дөньясында хата булганда.
Югалтасың мине бер дә юкка,
Юк-бар өчен мине рәнҗетеп.
Килер бер көн, үкенерсең, ләкин
Йөрәгемне булмас эретеп.
Тырыштым мин булдыралган кадәр,
Өстерәдем якты дөньяны...
Ходай мине кичерер дип уйлыйм,
Калдырсам да татлы дөньяны.
Сораулар...
Синең белән узган тормышымны
Сакламадым түгел, сакладым.
Мәхәббәткә ник хыянәт иттең,
Нигә мине читкә ташладың?
Нишләп аңламадың саф сөюне,
Синдә иде керсез хисләрем.
Мин кичерсәм, язмыш кичермәсә,
Йөрәк кичермәсә, нишләрмен?!
Ялгызлыкка бирешмәсәм дә мин,
Моңсу уза синсез кичләрем.
Тормыш чәчкәләре сулса, шиңсә,
Йә корыса, синсез нишләрмен?!
Уйга чумып, арып йоклап китсәм,
Син төшемдә - минем янымда.
Сүндермә син тормыш учакларын
Күңел сине көткән чагында.
Гафу итәрсеңме, мин сорасам
Кече итеп олы яшемне?
...Ялгыш төндә сагыш болытлары
Тулган айны кайда яшерде?
Бүтән китмәм ташлап...
Салмак кына атлыйм урам буйлап,
Сәер уйлар сыймый башыма.
Гомер иткән йорты капкасыннан
Күршем чыгып килә каршыма.
Саумы, күрше? Хәл-әхвәлең ничек?
Менә мин дә кайттым сагынып.
Бәхет эзләп чыгып киткән идек,
Туган җиребезне калдырып.
Бер мин генә түгел - авылыннан
Туган йортын ташлап китүче.
Ят җирләрдә ат көтүе көттек,
Көтүчедән туган - көтүче.
Туган туфрагыма кайтып бастым,
Әти-әни монда күмелгән.
Рөхсәт сорап кайттым җирләнергә,
Яшәү дәрте инде сүрелгән...
Якташларым, кабул итәрсезме
Язмыш тар-мар иткән баланы?
Тамырларым тартып кайтардылар,
Бүтән китмәм ташлап аларны...
Ульян шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: