Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шаһинур Мостафин: Сезгә без зурлап дәшәбез, Чын күңелдән яратып!.. ("Багышлаулар" дәфтәреннән)

БАТЫРЛЫК КЫЛАСЫЗ ҺӘРКӨН... Атаклы доктор, күренекле галим, Казан каласының баш онкологы-эксперты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибе Фоат Әхмәтҗановка Сезнең кебек чын осталар Йөз елга бер туадыр! Җир - өч кит өстендә түгел, Сезнең кулда торадыр! Кулларыгыз алтын сезнең, Йөрәгегездә - ялкын! - Сөендереп яшисез лә Илкәемнең бар халкын... Киләләр төрле...

БАТЫРЛЫК КЫЛАСЫЗ ҺӘРКӨН...
Атаклы доктор, күренекле галим, Казан каласының баш онкологы-эксперты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибе Фоат Әхмәтҗановка
Сезнең кебек чын осталар
Йөз елга бер туадыр!
Җир - өч кит өстендә түгел,
Сезнең кулда торадыр!
Кулларыгыз алтын сезнең,
Йөрәгегездә - ялкын! -
Сөендереп яшисез лә
Илкәемнең бар халкын...
Киләләр төрле төбәктән
Дәва алырга сездән:
Савыкканнар бик күбәүләр -
Шуңа төшмисез телдән!
Дөньяны нурлап яшисез,
Борчуларны таратып -
Сезгә без зурлап дәшәбез,
Чын күңелдән яратып!
Рәхмәт сезгә барысы өчен -
Яшәү бүләк иткәнгә,
Тормышыбызны матурлап,
Туар таңга илткәнгә!
Батырлык кыласыз һәркөн,
Армый-талмый эшлисез -
Гасырлар мактап сөйләрлек
Искитмәле кеше сез!..
СИН БЕЗГӘ НЫКЛЫ ТЕРӘК
Ижау каласында яшәп иҗат итүче дустым-яшьтәшем, шагыйрь һәм публицист, Удмуртия Язу­чылар берлегенең татар бүлеге җитәкчесе Ринат Батталга
Үзең тыйнак, үзең җыйнак,
Үзең бераз юаш син...
Әмма олы юлга чыккач,
Иң тугры юлдаш син!
Беләбез ич кемлегеңне:
Гадилектә - галилек!
Сокландырасың күпләрне,
Шигыреңдә - галимлек!
Чичәннәрнең сүзе чыга
Синең утлы йөрәктән:
Сине тормыш бик яшьтән үк
Хак сөйләргә өйрәткән!
Шуңа күрә халкым өчен
Һәрвакыт җан атасың,
Мәңге тынгы белми торган
Ватанпәрвәр татар син!
"Кар астында - кайнар чишмә!" -
Сиңа бу бәя тәңгәл...
Синең йөрәк кайнарлыгын
Бүлсәң күпләргә әгәр,
Яшәрер иде бар дөнья,
Нурга төренер иде,
Күңелләрнең сайравыннан
Җырга күмелер иде!
Ә син һаман, чишмә кебек,
Челтер-челтер агасың,
Замана көен җырлыйсың...
Агышларың талмасын!
Моң иясе күптәннән син -
Җырчы-шагыйрь тумыштан!
Шуңа да синең аһәңнән
Иркенәя сулышлар!
Дуслык илчеседәй булып
Йөрисең һәр тарафта -
Синең әйткән һәрбер сүзең
Тылсымлы нур тарата!
Һәр язганың - мәгънәгә бай,
Хисләрең тора ташып...
Ташны тишеп үскән гөлдәй,
Син бит яшәүгә гашыйк!
Әгерҗеңне сагынасың,
Уеңда гел туган як! -
Төшләреңә бик еш кереп,
Уйландыра торган як...
Битараф түгел күңелең,
Йөрәгең мең яралы...
Әйтче, дускай, ничек итеп
Табасың син дәваны?!
"Дусларның җылы карашы,
Сөйгән яр елмаюы,
Балаларның куанычы
Тормышым нурландырды!" -
Диеп әйтәсең, каләмдәш...
Әйе, син бик тә хаклы!
Шигърияттә исемең бар -
Тагын бер Баттал артты!
Салих Баттал, Абдулла Баттал -
Батырлык өлгеседер...
Син дә, дускай, шулар кебек,
Дөреслек эзлисеңдер!
Утларга керделәр алар,
Кичтеләр тәмуг утын...
Авыр чаклар килсә әгәр -
Син дә аларга тотын!
Бирешмичә, җиңелмичә
Мәңгелеккә күчтеләр...
Дөньяны матурлап яши
Батталлар - чын кешеләр!
Кояшлы күңелең белән
Сөендереп халыкны,
Һаман шулай балкып яшә,
Өләш рухи байлыкны!
Син барында - ышаныч бар,
Син безгә ныклы терәк!
Әгерҗе-Ижау төбәгендә
Синдәйләр бик тә кирәк!
РӘХМӘТ ӘЙТӘ ЗАМАНА
"Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы мөхәррире, "Манзара" һәм "Татарлар" тапшыруларын алып баручы, "Бәллүр каләм" иясе, тарихи-документаль китап­­лар авторы Илдар Кыямовка
Нәселегез затлы сезнең,
Әткәң-әнкәң данлыклы,
Изге гамәлләр башкарып,
Сөендереп халыкны
Яшисез лә балкып җирдә -
Өлге булып башкага...
Фидакарьлегеңне хуплап,
Алкышлыйдыр башкала!
"Кара Чишмә карьясе"нең
Авторы булып хәзер
Танылдың илгә, халыкка -
Артадыр хөрмәт-кадер!
Фән мәркәзе башкарырдай
Хезмәтләрең бик зурдан:
Эзләп тапкансың тарихтан -
Сәхифәләр бик мулдан!
Үткәнен һәм бүгенгесен,
Киләчәген күзаллап
Язгансың син китабыңда -
Һәммәсен дә нык барлап!
Сөенәбез: каләмеңнән
Энҗе сүзләр тамадыр,
Йөрәгеңдә - хәтер уты,
Көне-төне янадыр!
Ходай биргән талантыңа
Сокланабыз күптәннән -
Ихласлыгың, тырышлыгың
Сине күккә күтәргән!
Үзең - әдип, үзең - җырчы,
Үзең - диктор, шәп егет! -
Экраннардан елмаясың,
Сихри нурлар сибеп!
Мыегың да бик килешә -
Буладыр күпләр гашыйк! -
Мөршидә ханымның да бит
Хисләре тора ташып!
Һәрвакытта бергә-тигез,
Матур гомер итегез!
Милләтемнең пар йолдызы
Күптәннән сез икегез!!
Балаларыгыз да уңган -
Үзегезгә иңдәшләр!
Алар сездән үрнәк ала,
Сез - алардан: тиңдәшләр!
Сокландырып яшәгезче
Безне шулай һаман да -
Җиһанны ямьләткән өчен
Рәхмәт әйтә замана!
Нәкъ үзегез теләгәнчә
Булыгыз сез бәхетле,
Саклап яшәгез һәрчакта
Сөю дигән тәхетне!..
СИНЕҢ ГОМЕРЕҢ БИК ТӘ ДӘВАМЛЫ!..
Танылган әдип һәм галим, публицист һәм тәрҗемәче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хәйринең якты истәлегенә
Язганнарың укыйм, якын дустым,
Җылы сүзләреңнән җан эри...
Фани дөньяда син игелекләр
Бик күп кылдың, Әнвәр Хәйри!
Хезмәтләрең илдә танылдылар,
Кыйтгаларны иңли исемең...
Ачышларың-табышларың белән
Сөендердең бик күп кешене!
Ялны белми, баш күтәрми эшләп,
Тарих төпкелләрен актардың...
Татар халкының син күп гасырлык
Рухи мирасын да кайтардың!
Оныталмый сине якыннарың,
Бик юксына ихлас дусларың...
Исламият белгече дә булып,
Үтәдең син Ходай кушканын!
Олуг галим һәм чын әдип булып,
Безнең күз алдында үстең син!..
"Бакый дөньяны да балкытыйм!" - дип,
Мәңгелеккә кинәт күчтең син...
"Кеше китә - җыры кала..." - диеп,
Язган иде безнең остаз да...
Мөхәммәт ага Мәһдинең рухы
Сөенгәндер сине кочканда!
Синең дә бит җырың калды, дускай! -
Һич булмастыр аның азагы!
Кызың, улың җырлый, оныкларың... -
Димәк, гомерең бик тә дәвамлы!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев