Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шаһинур Мостафин: Моңсар кошлар белән һәр язда син “Җиңү маршы”н алып кайтасың...

Шагыйрьләре, каләм әһелләре,  Җырчылары белән шанлы ул... 

«ИЛНУР МӘЧЕТЕ»ННӘН  МОҢ АГЫЛА

Данлыклы фронтовик-танкист Гомәр ага Усмановның булдыклы эшмәкәр оныгы Илнур Усманов, сөекле әнисе Римма ханымны, барча якыннарын һәм якташларыбызны сөендереп, Мамадыш районының Арташ авылында үзенең хәләл акчасына яңа мәчет бинасын торгызды.  2018 елның 21 сентябрендә, җомга көнне әлеге мәһабәт мәчетнең балкып торган айлы манарасыннан беренче тапкыр азан моңы яңгырады...

Балкып тора авылым уртасында 
Ике катлы, затлы таш бина...  
Азан моңын ишетеп, якташларым 
Аллаһ йортына гел ашкына! 
Ерак бабамнарның сәламедәй
Яңгырый кебек азан тавышы! –
Шул аһәңле моңда чагыладыр 
Авылдашларымның язмышы... 
“Авылым!” дип тибә күпме йөрәк, 
“Авылым!” ди һәрбер авылдаш –
Ургылыплар чыга кадерле сүз, 
Туган җирне өзелеп сагынгач! 
Ургылыплар чыга кадерле сүз 
Күңел төпкеленнән, тирәннән...
Дога кебек гаять шифалы сүз 
Мәңгелеккә тамыр җибәргән! 
Хәтер уяу чакта - авыл исән! –
Эзе бар бит аның картада... 
Хаҗга барган кебек, изге җиргә 
Агыла халык - яше-карты да! 
Бар бит бездә иманлы шәп затлар –
Римма улы Илнур кебекләр! –
Яшәешнең чып-чын хуҗалары... 
Рәхмәтләрен әйтә бик күпләр! 
Рәхмәтледер вафат булганнар да, 
Мәңге үлемсез изге җаннар да... 
Зиратларга кергәч, барысы да 
Хәтерләрдә шундук җанлана! 
Исемнәре балкый нурга төрелеп, 
Истә тота халкым һәммәсен...
Һәйкәл булып баскан авылдашлар
Аңлаталар яшәү мәгънәсен!
“Гомер буе гел игелек кылып 
Яшәгез!” - ди алар ихластан... 
Варислары булып яшәгәнгә 
Күңелкәйләребез тоташкан! 
(Уй-фикерләр бергә укмашкан!) 
...Авылдашлар моңы һәр көн саен 
“Илнур мәчете”ннән агыла! 
Азан тавышын ишетеп, хәтерләрдә 
Кайтабыз гел туган авылга!..


АЛИШЫБЫЗ ҺӘРЧАК ИСТӘ БЕЗНЕҢ!..

Каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең якын дусты, көрәштәше Абдулла Алиш  урамында уйлану. 

Алты урамнан тора авылыбыз –
Арташ исемле ул, данлыклы! –
Бездән чын шәхесләр үсеп чыккан, 
Сөендереп күпме халыкны... 
Шагыйрьләре, каләм әһелләре, 
Җырчылары белән шанлы ул... 
Гармунчыларыбыз - һәр өй саен! -
Арташымны дөнья таный ул... 
Герой-депутат булган терлекчеләр, 
Атказанган игенчеләр дә, 
Илнең иминлеген саклаучылар, 
Табиблар да, төзүчеләр дә, 
Гаделлекне ихлас яклаучылар, 
Сабантуйда җиңүчеләр дә 
Чыккан авылыбыздан!.. 
Горурланам -
Мин дә шушы төбәк тумасы! 
Дөньяга тәү баскан изге җирем –
Җырдай гомеремнең юл башы...

               * * *
... “Җыр” дигәч тә, искә төште әле 
Рәхимҗан ага Абдуллин –
Авылымның иң шәп төзүчесе, 
Җырга маһир җан ул - сулыш киң! 
Абдуллиннар фамилиясен йөрткәч, 
Исем сайлаганда урамга
Абдулла Алишны ул тәкъдим иткән –
Иҗатына гашыйк булганга! 
“Югары оч” диеп йөрткән халык 
Бик күп еллар элек бу җирне –
Биек җирдә урнашканга күрә 
Күңелгә ул якын, билгеле! 
Авылымның тәүге урамы ул –
Абдуллиннар монда бик күбәү... 
Унберенче бала - Рәхимҗан ага –
Нәселдәшләр өчен нык терәү! 
Ышанычлы таянычың булгач, 
Яшәүләре рәхәт дөньяда: 
Шуңадырмы, Абдуллиннарның да 
Йортларыннан дәртле җыр ага! 
Сугыш утын кичкән... Мәскәүне дә 
Саклашкан бит авыр шул чорда! 
Яраланып, авылыбызга кайткач, 
Бригадир да булган ул тылда... 
Җиңү өчен, көнне төнгә ялгап, 
Эшләгән гел - махы бирмәгән! 
Шуңа күрә аның нурлы исеме 
Төшмәгән ич һич тә телләрдән! 
Һәрбер эшен сөеп башкарганы 
Күз алдымда тора һаман да... 
Балта эше остасы да булгач, 
Хөрмәтләде үзен замана! 
Абдулла Алиш урамында балкып 
Яшәде ул - Рәхимҗан ага... 
Рәхимле, рәхмәтле шәхес 
Дан җырлады Алиш туганга!
Безне дә ул әдип әкиятләрен, 
Шигырьләрен укып юатты... 
Шуңарга да иҗатка тартылдык без –
Алдыбызда сихри юл ятты! 
...Алты урамнан тора авылыбыз, 
Берсе аның бик тә данлыклы: 
Абдулла Алиш һәрчак истә безнең –
Шатландырып яши халыкны!


КҮҢЕЛЛӘР САНДУГАЧЫ

1945 елның 9 Маен үзе иҗат иткән “Җиңү маршы” белән каршылаган фронтовик әтиебез – “сукыр музыкант” Әхмәтсафа Мостафин (1925-1982) кабере янында Бөек Ватан сугышында җиңүебезнең чираттагы юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Чиләбедән кайткан кунагыбыз - атак­лы музыкант Вазыйх Шәрәфетдинов белән бергә булып, әтие­без аеруча яраткан көйләрне башкарган иде ул. 

Моңсар кошлар белән һәр язда син
“Җиңү маршы”н алып кайтасың!
Илдәшләрең бәйрәм иткән чакта 
Ничек инде түзеп ятасың?! 
Туган якның җилләре дә назлы,
Һавасында – юкә бал исе,
Иртәләре аның сандугачлы, 
Тальян моңлы аның һәр киче!
Чишмәләре челтер-челтер ага,  
Тансык моңны тыңлап туймыйсың! 
Төшләреңә кереп йөдәтә ул – 
Туган якны бик еш уйлыйсың... 
Шау чәчәккә чумган алмагачкай 
Әнкәң булып килә каршыңа.
Әтиеңдәй иңбашыңнан сыйпый...
(Түз син, йөрәк, зинһар, ярсыма!)
Сискәнепләр уянасың шулчак -
Әткәңне бит Әҗәл юк иткән... 
Шуңа күрә синең бәгырькәең 
Тоташ яна торган ут икән!
Ул ут янды әнкәң йөрәгендә,
Күчте аннан гармун моңына...
Тальяныңнан утлы ташкын акты,
Тетрәндергеч иде җырың да!
Җыр-моң булды синең юанычың, 
Тальянкаең - гомерең юлдашы... 
Сыздырыплар җибәрәсең аны –
Тик күрекләр генә чыдасын!
Күрек чыдар... Күңел чыдар микән? -
Күпне күргән күңел чыдармы?!
Синең халәтеңне аңлап, шулчак
Сандугачның ташты моңнары!
...Моңсар кошлар белән кайтасың да, 
Һәркемне син җырчы итәсең! 
Моңың яши безнең йөрәкләрдә -
Күңел сандугачы икәнсең! 
Рәхмәт сиңа!!!


ГАЗИЗ ӘНИЕБЕЗ КЕБЕК...

Сөекле Әниебез – Герой-ана Гөлзәйнәп Мостафина (1925-2014) үзе исән чагында күренекле галимә, шәрәфле әдибә, өч кызга гомер бүләк иткән ана буларак та зур абруй казанган Рауза ханым Мәҗитова белән телефон аша даими хәбәрләшеп, хәл-әхвәлен белешеп торды. Газиз кешебезнең вафатыннан соң, хөрмәтле Рауза ханым безнең өчен икенче Әниебездәй илаһи бер затка әверелде...

“Туган нигез - космодром кебек! -
Кайтабыз да янә китәбез...
Өзелеп ут йоткан әнкәйләрнең
Чәчкәйләрен ап-ак иткәнбез!

Гомер буе, факел кебек янып, 
Нур сибәләр газиз аналар... 
Шул балкышка гел тартыла күңел – 
Аңарда мең шифа-дәва бар!

Туган нигез - космодром кебек! –
Әнкәй көтеп торгач, күңелле... 
Мең яшәсен иде балкып шулай –
Сөендерсен иде гел безне!..”

... Шулай диеп язган идем элек -
Газиз Әнкәм исән чагында... 
Вафатына инде биш ел тула -
Күңелем аны бик тә сагына!

Әткәм белән ул мәңгелек йортта –
Авылыбыздагы изге зиратта... 
(Янәшәңдә җан сөйгәнең булу –
Көч-дәрт өсти һәрчак ир-атка!)

Алар бергә хәзер... Изге затлар 
Безгә дәшә еллар аркылы: 
“Онытмагыз якын кешеләрне!!!” 
Күңелдәге хисләр ташкыны 

Ургылыплар чыга! – тыеп булмый... 
Изге әманәтне үтәргә
Ашкынабыз... Олуг рәхмәт сүзен
Ирештерәсе бар  күпләргә!
     
Иң беренче рәхмәт сезгә инде –
Әниебездәй газиз кешегә! 
Сез һәрвакыт безнең янәшәдә -
Яшисез лә кебек күршедә!

Сездә күрәм Әнкәм чагылышын –
Улыгыздай якын итәсез... 
Сезгә гел тартылып тора күңел –
Сокландыргыч ана икәнсез!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев