Мәдәни җомга

Шагыйрьләребез – Илһам Шакировка

Илһам Шакировка 80 яшь Наҗар НӘҖМИ Туган моңнар Гасырлардан гасырларга басып, Гомерләрдән кереп гомергә, Мәңгелек бер канатлы җан төсле, Күңелләрне ялгап күңелгә, Йөрәкләрдән агасыз сез, Йөрәкләргә тамасыз сез, Туган моңнар, туган моңнар!.. Җир-суларның моңы сездә, Ата-баба каны сездә, Туган моңнар, туган моңнар!.. Кайда йөреп, кайдан үтсәк тә без - Нинди...

Илһам Шакировка 80 яшь


Наҗар НӘҖМИ

Туган моңнар

Гасырлардан гасырларга басып,
Гомерләрдән кереп гомергә,
Мәңгелек бер канатлы җан төсле,
Күңелләрне ялгап күңелгә,

Йөрәкләрдән агасыз сез,
Йөрәкләргә тамасыз сез,
Туган моңнар, туган моңнар!..
Җир-суларның моңы сездә,
Ата-баба каны сездә,
Туган моңнар, туган моңнар!..

Кайда йөреп, кайдан үтсәк тә без -
Нинди җирдән, нинди сукмактан -
Йөрәк каныбызның тамырлары
Сезнең аша җиргә тоташкан.

Сезнең белән без барабыз,
Сезнең белән без янабыз,
Туган моңнар, туган моңнар!..
Сез тынсагыз - без гомерсез,
Сез булсагыз - без үлемсез,
Туган моңнар, туган моңнар!..

Гамил АФЗАЛ

Җырла, дус

Җырла, дус, сахрадай җырыңны,
Бабайлар сагышын кузгатып.
Сахрага сибелгән авыллар
Тыңласын керфеген чылатып.

Җырла, дус, аһәңле көйләрне,
Яңгырасын илләрдән илләргә.
Уҗымнар чайкалсын җилләрдә,
Камышлар тирбәлсен күлләрдә.

Җырла, дус, көмештәй җырыңны,
Юлчылар тыңласын юлларда.
Шаулатып чәчәкле болынны,
Сандугач кушылсын урманда.

Җырла, дус, хисләрнең кайнарын,
Тере моң эфирга йөгерсен.
Хәтерләп яшь гомер таңнарын,
Бозланган күңелләр эресен!

Разил ВӘЛИЕВ

Сагыну

Таныш ярлар, якын ярлар, туган җир -
Уйна да көл, шатлан, сөен, җырлап йөр.
Качкан күптән моннан дошман яулары.
Шуңа горур, шуңа мәгърур таулары.
Адым саен монда таныш каберләр.
Үткәннәрдән калган сагыш-истәлек.
Бу сагышлар тормасачы өстәлеп.
Җылырак шул туган якның кояшы.
Монда безнең юл азагы, юл башы.
Чакыра тик ерак чүлләр. Себерләр...
Тимер булды эштән безнең сеңерләр.
Җылынды күк хәтта Себер кояшы.
Тик туган як - һаман хәтер юлдашы.
Гөлгә күмдек ач даланы, чүлләрне.
Безнең тирдән тозланды ил күлләре.
Җылытсак та салкын Себер җилләрен,
Кошлар монда мәңгегә дип килмәде.
Хушлашканда әйтте безгә гел алар:
Көтә, диеп, безне анда оялар.
Дәртләнеп без тагын эшкә тотындык.
Колак тыңлый ил хәбәрен йотылып.
Кайтырбыз без салкын Себер гөл булгач...
Сагышыңнан үлә күрмә, сандугач.
Ә хәзергә ташка тамсын кайнар тир...
Түз, егет бул, «Туган як» дип җырлап йөр.

Нури АРСЛАН

Мәдхия

Илһам бирә икән кем Илһамга?
Шундый моңлы аның тавышы!
Халык белән тулган заллар тарта,
Киң кырларга җәелә сагышы.

Алып китә Идел буйларына,
Хәтерләтә ерак узганны.
Бөек язмыш җырчы уйларында:
Бәгырьләрне баскан тузаны.

Юар өчен ләйсән булып ява,
Яшен булып балкый күкләрдә,
Илһам күле аңа зәңгәр һава,
Ул яшәргә өнди, күкрәргә!

Илһам җырлый, җырлар әсир кыла,
Рухландыра яшьне, картны да.
Нәфис татар моңы яңрап тора,-
Игелеккә күңел тартыла.

Җырчы Илһам кайдан илһам ала?-
Идел-йорттан, туган халкыннан.
Зур алкышлар һәрдәм юлдаш аңа -
Кайда барса калмый артыннан!

Гәрәй РӘХИМ

Юллаучы

Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң алдынгы сәнгать батыры -
Шигърияттә Тукай,
Музыкада Сәйдәш,
Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.

Син аларны, син аларны тыңла,
Ваклыклардан әгәр ялыксаң.
Яшәүләре бик тә гади, тыйнак,
Сәнгатьләре бөек, халыкчан.

Болгар-йорттан, Идел-йорттан килгән
Әманәтләр әле сау монда.
Ватандарлык, илгә тугры булу
Горур яңгырый алар моңында.

Алар моңы безнең иң-иң татлы,
Нечкә хисләр булып агыла.
Безнең рухны илтә бара алар
Алга, яңа чорлар ягына.

Чорлар белән чорлар арасында
Мосафирлар алар, юлаучы.
Бүгенгенең бөек гамәлләрен
Киләчәккә таба юллаучы...

Сәхнә...
Җырны кайнар алкыш белән
Халык кат-кат ала чакырып, -
Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,
Юллаучысы - Илһам Шакиров.

Илдар ЮЗЕЕВ

Җыр дәүләтенең ханы

Сәлам сиңа, Илһам,
ерак-ераклардан,
Яшьлек канат каккан
чаклардан.
«Таныш моңнар»,
«Яшь наратлар» булып,
«Янар чәчәк» аткан чаклардан.
Җыруларың «Карурман»лы
чордан
Сәлам җиле булып исәләр,
Болгар дәүләтендә тәхеттәге
Илһам ханнар искә төшәләр.

Даһи табигать тудырган
Гасырлар Илһамы син,
Җыр дәүләтенең ханы син,
Халкыбызның җаны син.
Татар мең яшәде инде,
Алла бирсә, гел яшәр!
Җырда Илһамнар хан булса,
Җирдә ханнар Илһам булса,
Моң яшәр һәм мең яшәр!

Нәби ДӘҮЛИ

Җырчыга шагыйрь сүзе

Туган җирең - Сарман ягы,
Дөньяның тын почмагында.
Бөтен Ватан сагышлары
Синең татар җырларыңда.

Туган илгә чын мәхәббәт
Яши синең уйларыңда.
Илһам дигән исемеңә
Лаеклы син җырларыңда.

Гади сүзне син җыр иттең
Йөрәгеңнең кылларында.
Шагыйрь йөри синең белән,
Дустың булып җырларыңда.

Сибгат ХӘКИМ

Мин юл сорыйм...

Халкым минем гомере буе читтә...
Читтә... Һаман бәхет тартамы?
Чита... Чатта милиционер тора,
Ул да безнең Казан татары.

- Татарча җыр, пластинкалар юкмы?
Әлфияләр, Илһам Шакиров?..
Таң алдыннан Чита урамында
Сөйләшәбез икәү шау килеп...

Мин юл сорыйм,
Ул миннән җыр сорый...
Пластинкалар әллә мең минем,
Янда алар, җанда алар, җанның
Күзәнәге саен моң минем.

Роберт МИҢНУЛЛИН

Татар моңының таҗы

Ну җырлыйсың! Өзелә бит
Гармунның күрекләре.
Җырчылар күп лә ул бездә,
Юк синең кебекләре!

Юк шул синең кебекләре,
Бәлки туарлар әле?!
Аларны да елый-елый,
Бәлки, тыңларлар әле!..

Ну җырлыйсың...
Син меңнәрнең
Үзәген өзәсеңдер.
Без түзәбез инде, үзең
Ничекләр түзәсеңдер?!

Безнең язмышлар - карурман,
Адаштык шул урманда.
Бәлки әле, чыгалырбыз
Синең моңың булганда...

Синең моңың әле безгә
Кирәк, кирәк булачак!
Син дә тынсаң, татар җаны
Туңачак та тыначак.

Син татарның асыл моңы,
Татарның кадерлесе!
Син татарымның үткәне,
Бүгенге-хәзергесе...

Киләчәктә синең җырны
Аңлаучы табылырмы,
Яңа татарның җанына
Ул барып кагылырмы?

Синең моң, ялгыз кош кебек,
Чиксезлектә сулмасмы,
Сыеныр бер күңел эзләп,
Бәрелеп-сугылмасмы?...

Ул чагында ул моң кошы
Ялгызы бәргәләнер,
Бәргәләнер дә әрнер ул,
Бәргәләнер дә әрнер...

Ә шулай да өмет өзмик!
Алай ук булмас әле.
Ни булса да күңелләрдә
Синең моң тынмас әле!

Син татар моңының таҗы,
Син Моң дигән Ил ханы.
Син татарның тыңлап туймас,
Мәңге тынмас Илһамы!

Ну җырлыйсың... һәрбер җырың
Бәгырьләргә үтәрлек!
Синдәге моң татарымның
Гомеренә җитәрлек!

Галимҗан ЛАТЫЙП

Илһам җырлый

Илһам җырлый.
Илһам килгән,
Дисәләр,
Бәйрәмнәргә
Әйләнәләр
Кичәләр.

Концертка дип,
Куба авыл
Тамырдан.
Җыр бит бездә
Бик тә яшьли
Кабынган.

Бишек җыры
Җырлап безне
Бакканнар.
Җырлап кына
Уятканнар
Ак таңнар.

Җырга гашыйк
Шуңа күрә
Безнең җан.
Илһам безгә,
Җыр дигәндә,
Төп Имам.

Яшә, Илһам,
Җырла, Илһам,
Йөз яшә.
Синең җырың
Илгә шатлык
Өләшә.

Булат ИБРАҺИМОВ

Суз җырыңны

Зинһар, тынма, суз җырыңны,
Күңелнең тулган чагы.
Әйдә, өстә моң ташкынын -
Янсын йөрәк учагы.

Тетрәнсен күңел кыллары,
Ирләр дә елый белә.
Сүз дә түгел, көй дә түгел,
Синнән бит моң түгелә.

Моң түгелә һәм күңелне
Айкый зилзилә кебек.
Җыр агыла, һәм бу җырда
Тарих сизелә кебек.

Зинһар, тынма, суз җырыңны,
Кушылып җырлыйм әле:
Күз яшьләрен күрсәтмичә,
Ирләрчә елыйм әле.

Рифат СӘЛӘХ

Җырчыга

Зәңгәр күкне телеп офык яна.
Алсу кояш карый. Таң ата.
Бәхет бит ул җилләр пышылдаса:
"Газиз халкың сине ярата".

Сандугачлар түгел, син җырлыйсың,
Синең моңга авыл уяна.
Синең тавышыңны ишеткәнгә
Өмет белән карый дөньяга.

Җыр яңгырый авыл үзәгендә
Һәр татарга якын, изге ул.
Гасырларны кичеп безгә килгән
Онытылмас моңның үзе ул.

Зәңгәр күкне телеп кояш яна,
Илһам булып аккан моң анда.
Синең тавышыңны ишеткәндә
Тугры булыр халкың иманга.

Эльвира ҺАДИ

Өмет

Без әле дә заманага сылтап,
Атылабыз кыргый көрәшкә.
Үз кавеме өчен түгел, һәркем
Артык өлеш өчен көрәшә.

Җиңүчесе булмас ярышларның
Батыры без - дансыз, исемсез.
Җырчы абый, нигә безгә карап:
«Яңа кеше бит бу!» - дисез сез?

Без -адашкан,
Яңа баштан башлап,
Язсагызчы безнең язмышны...
Дөнья байдан хәерчегә качып,
Бераз ахры, бераз ялгышты.

Ә шулай да ялгыз калган чакта
Искә төшә милләт, туганнар...
Димәк, әл дә җирдә сүнмәс өмет,
Канатлы җыр, моң һәм илһам бар!

Җырчы абый, юк-юк, үгетләмә,
Сүзләр артык, йөрәк дерелди...
Бу- нәкъ чиге,
Соңгы өмет будыр.
Безне, бәлки, җырың терелтер...


.Р.Батулла, И.Шакиров, Р.Фәйзуллин, М.Гали, Н.Кәримова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: