Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

ШАГЫЙРЬЛӘР ТУКАЙГА

Габдулла Тукайның тууына 130 ел Сибгат ХӘКИМ ТУКАЙГА Күрдем гомеремдә бу җирнең Күптөрле шагыйрьләрен. Сиңа табынган шикелле Беркемгә табынмадым. Синнән башланды татарда Шигырьдә шаулы гомер. Башка беркемнән дә түгел, Тик синнән шагыйрьлегем. Телем дә синең «Туган тел», Иманым - синең иман. Сине тудырган халыкның Алдында башым иям. Рәшит ӘХМӘТҖАН ТУКАЙНЫҢ...

Габдулла Тукайның тууына 130 ел
Сибгат ХӘКИМ
ТУКАЙГА
Күрдем гомеремдә бу җирнең
Күптөрле шагыйрьләрен.
Сиңа табынган шикелле
Беркемгә табынмадым.
Синнән башланды татарда
Шигырьдә шаулы гомер.
Башка беркемнән дә түгел,
Тик синнән шагыйрьлегем.
Телем дә синең «Туган тел»,
Иманым - синең иман.
Сине тудырган халыкның
Алдында башым иям.
Рәшит ӘХМӘТҖАН
ТУКАЙНЫҢ СОҢГЫ РӘСЕМЕ
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч...
Г. Тукай
Күзләр - кара кояш! Гамь яктысы...
Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр.
Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч...
Бар ышаныч сездә, тереләр!»
Кайтмаган үч булып, һаваларда
Яшен балкыр... яңгыр кояр күк.
Күз йомарга курка, -
Кара төндә
Столыпин кеше суяр күк.
- Үлеп аңлатам, - ди, - яшәр өчен,
Көтмә, татар, шәфкать патшадан.
Юккамыни бабаң әкиятендә
Тере килеш кеше ашаган
Аждаһаның башын өзә батыр...
Суккан җирдән сез дә өзегез!
Күрәсегез килсә үзегезне -
Кылыч йөзе булсын көзгегез.
Юкса алар һаман кеше суя...
...Ютәлли дә Тукай... туктала.
Өши ләса, - балкып чык та, кояш,
Бер генә уч җылы бир аңа!
Бер генә уч җылы, бер генә нур
Тиештер бит инде бу җанга -
Яна-яна... янып беткән өчен,
Нурын бирә-бирә җиһанга.
Карурманнар уртасында калып,
Тарихларның кылын тарткан бар:
Асрамага бушлай бирсәләр дә,
Тукай булгач, шактый сатканнар!
Көн дә үтергәннәр әкрен генә,
Кага-суга торгач - бер үлгән.
Әмма җирдә күпме телсезләргә
Тел ачкычы биреп өлгергән...
Халкым булып күзләренә багам:
Күз нурлары иңә җаныма.
«Китмибез »не ясин итеп укыйм,
Иелеп мин шагыйрь алдына.
- Телдән калмагыз, - ди, -
җанкаралар
Йөрәк туктаганын чамалар, -
Ильминскийлары балта бирер,
Ишмиләре башны чабарлар!
Күзләр - кара кояш,
Гамь утыннан
Кем кабынып китәр, кем дөрләр?!
Иреннәрдә сүзләр:
«Сынды кылыч...
Бар ышаныч сездә, тереләр!»
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ
ТУКАЙДАН ХАТЛАР
(Поэмадан өзек)
Уйланырга Казан җан атмаган.
Халкым диеп үлеп җан атканны
Бер заман да әле яратмаган -
Кабатлаган Тукай үз-үзенә,
Бара-бара, кат-кат кабатлаган:
«Мин әле кая барам?»
«Мин әле кая барам?»
...Үз-үзенә беркем бирми сорау,
Хөр акылга тоташ төшкән кырау.
Күгәрүдән касмакланып беткән
Иске богау кыскан -
Рухи богау.
Исереге дә шул, аегы да,
Казаны да шул ук, Җаегы да -
Баер өчен җанын фида кылыр,
Җае гына чыксын,
Җае гына...
Әстерханы да шул, Оренбур да.
Җибәрүдән куркып эшне зурга,
Гомер кичерәләр тын гына! -
Чиртеп, имеш, кяфер борнына.
Белә алар хәлен бәндәнең дә,
Алла түгеллеген Алланың да,
Милләтенең кайда калганын да,
Ваксынулар, изелүләр аша
Тукайларның кая барганын да
Белә алар...
Син зур шагыйрь,
Син зур кеше, диләр...
Кая инде безнең ише, диләр...
Симерәләр дин вә милләт өчен.
...Синең туңу,
Синең күшегүләр
Алар өчен бүген шундый кирәк -
Кемдә тулы күңел,
Кемдә кесә...
Ә ил җылый көзге җилгә кушылып,
Җилләр исә җанны кисә-кисә.
...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар
Бу зур илнең кайгы-зарларында?
Тик дөньясы тыныч булып аның,
Маллар тулы булсын амбарында.
...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар
Моңнар белән аккан күз яшендә?
Һәркайсының үз кайгысы кайгы,
Вакыты юк илгә эндәшергә.
...Ә ил җылый... Аның җылавыннан
Безнең өчен нәрсә үзгәрә дип,
Шамакайлар җырлый-җырлый бии,
Үз җырыңны синең йөзгә бәреп...
Баш өстендә чорның кара кулы,
Дөнья тулы аның кара колы.
Күрсәт бармак белән төртеп кенә,
Ярылачак
Эче кара тулы.
Юкка гына шагыйрь
Ишмиләрнең
Исләренә моны төшермәгән...
Чор үзенең кара колларына
Кагылганны буган,
Кичермәгән...
Моны белгән шагыйрь.
Егерме җиде ел гомер яшәп,
Шагыйрь һәммәсенә өлгерәчәк...
Кара чорның кара кулы шунда
Бугазына аның үреләчәк.
Шагыйрь биек,
Чорның кулы җитми -
Күкрәгенә барып тыгылачак.
Егылачак шагыйрь,
Мәңгелеккә -
Халык йөрәгенә егылачак!
Әле еллар кара сөлек сыман
Суырганда соңгы саулыгыңны,
Сава Тукай, соң кәррәсен сава
Үзеннән соң илгә калыр моңның.
Бара Тукай, хәрәкәттә һаман,
Исе китеп ята күле Кабан...
Кабатлаган кат-кат үз-үзенә,
Һәркем кабатлар дип кабатлаган:
«Мин әле кая барам?»
«Мин әле кая барам?»
Харрас ӘЮП
* * *
Тукайның өстәл тартмасында
Коръән белән револьвер сакланган.
Бер иңдәге ике фәрештә күк -
Бер тартмада Коръән, револьвер:
Бер үк җанны икәү сагалаган...
Мәрхәмәт бир берүк, иман бир!
Револьверга кагылмаган шагыйрь...
Тик әле дә тора яңгырап:
Дошманына төбәп аткан сүзе
Кургаштан да булган саллырак.
Өметләре өзелеп калган чакта,
Ничә тапкыр кискен уй керде.
Тартма почмагында ятты шәүлә
Бөгәрләнгән елан шикелле.
Кара еллар буган сулышыңны
Коръән генә ничек сакласын -
«Ходаң» үзе килеп тартса синең
Язмышыңның кара чакмасын?!
Бер үк җанны икәү сагалаган:
Йә сынасы син, йә чыдасы;
Кара нокта куясыдыр берсе,
Икенчесе - ясин чыгасы.
Баш бирмәде шагыйрь берсенә дә,
Кагылырга хәтта чирканды:
Китеп барды бер тартмага ябып
Револьверы белән Коръәнне...
Рөстәм МИНГАЛИМ
ЯЗГЫ ТУКАЙ ЯНЫНДА
"Ачылды тау..." - диләр язда,
Тау түгел, йөрәктер ул! -
Язда шулай бер ачылу,
Яңару кирәктер ул...
Яшәешнең баш көненнән
Бүгенгәчә - ни заман!
Күзсезләр дә киләчәген
Нурлы итеп уйлаган.
Бик ерактан шәйләнгән нур
Бу язга да ялгана.
...Күрсәгез кара күбәләк,
Юрамагыз яманга.
«Өстегезгә актарылып
Күк төшеп килә!» - дисәм,
Иелмәгез, таралмагыз! -
Шунда гына сез исән...
«Кысыла офык боҗрасы,
Ул элмәк икән!» - дисәм:
Анда гасырлар чайкала, -
Без аякта, без исән.
Йөз кабат яз килеп тагын,
Инде исән булмасак...
Җирдә язлар, язда шигырь
Һәм Тукайлар булачак! -
Язда шулай бер уйлану,
Яңару кирәктер ул.
«Ачылды тау...» - диләр язда,
Тау түгел, йөрәктер ул.
."Бөекләр мәҗлесе". Абрек Абзгильдин эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев