Мәдәни җомга

ШАГЫЙРЬ МОҢНАРЫ (Ленар Шәех иҗатында замана сурәте)

Л.Янсуар, Р.Мөхәммәтшин, Й.Миңнуллина, Р.Сәлах, Э.Һадиева, Б.Ибраһимов, Л.Гыйбадуллина, Ф.Гыйләҗев кебек яшь шагыйрь­ләрнең эзләнүләре төрле тарафларда барса да, аларны ил гаме, милләт язмышы, туган телебезнең киләчәге, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклау өчен җан атып яшәү берләштерә. Яңа гасыр башында әдәбиятка килгән Ленар Шәехнең «Гасырда фасыллар буталган» (Татарстан китап нәшрияты, 2016. - 335 б.) исемле...

Л.Янсуар, Р.Мөхәммәтшин, Й.Миңнуллина, Р.Сәлах, Э.Һадиева, Б.Ибраһимов, Л.Гыйбадуллина, Ф.Гыйләҗев кебек яшь шагыйрь­ләрнең эзләнүләре төрле тарафларда барса да, аларны ил гаме, милләт язмышы, туган телебезнең киләчәге, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклау өчен җан атып яшәү берләштерә.
Яңа гасыр башында әдәбиятка килгән Ленар Шәехнең «Гасырда фасыллар буталган» (Татарстан китап нәшрияты, 2016. - 335 б.) исемле татар һәм рус телләрендә басылган җыентыгында бу җан ату тулы чагылышын тапкан. Ленарны да әдәби телебезнең таралыш даирәсе кысыла, тарая бару борчый, ул милләтебезне саклап калу юлларын эзли. Мәҗмугада урын алган «Сала теле» шигыре милли җанлы кешене тәшвишкә салмый калдырмый. Тарих сабакларыннан һәм үз милләтебез язмышыннан күренгәнчә, тел дәүләт яклавында тормаса һәм шәһәрләрдә рәсми лөгать буларак кулланылмаса, акрынлап юкка чыга. «Авыл саклый синең тирән тамырыңны» гыйбарәсе дә күбрәк үткәнгә ишарә, чөнки элеккеге күп балалы, урта мәктәпле, шау-гөр килеп яшәгән татар авыллары хәзер юк инде. Мәктәпләребезнең зур күпчелеге башка телгә күчерелү һәм телләре «Әннә» дип ачылмау сәбәп­ле, авыл, бигрәк тә район үзәге балалары, күбрәк рус телендә аралашалар. «Путин акчасы»на алданып тудырылган шәһәр балаларының телебезне белүе «дәү әника», «әбика»дан узмый. Л.Шәех шигыренең йөрәкләргә шом салган гыйбарә илә тәмамлануы реальлеккә туры килә:
Сабыйларның урыс теле
Кочагында.
Кара бөркет үз нотыгын
Куша монда.
Тукай теленең, милләтенең язмышы турында уйлануларын шагыйрь «Уян, татар!..», «Татарыма», «Ага-базар», «Мөһаҗир татарларга», «Татар көйләре», «Татар моңына мәдхия» кебек күп санлы публицистик һәм лирик шигырьләрендә дәвам итә.
Дәвер аша килә татар,
Сагышларын тартып.
Башкача уйлауга урын калдыр­мый торган дәрт публицистик ялкын өстенлек иткән, чакырулы «Уян, татар!..» шигырен укыгач, киңәш бирүе, уяулыкка өндәве җиңел, ә коллык сазлыгыннан чыгу юлларын Ленар кебек яшь, таза, белемле яшьләр күрсәтмәсә, милләтне үз артыннан кем ияртер дигән шөбһәле сорауның тууы да табигый. Әлбәттә, «Без әле кая барабыз» дип, төшенкелеккә бирелеп, үзебезне гел кимсетеп, киләчәкнең үткәннәргә бәйле булуын да онытырга ярамый. Бәлки:
Милләт төсен җуйган халык бетәдер,
Хөр әләмең зәңгәр күккә күтәр бер! -
кебек сүзләр дә кирәктер!
Тишков кебек шовинист Мәскәү галимнәренең һәм үзебез үстергән «акыллы башлар»ның халкыбызны төрле төркемнәргә, ыруларга, Себер татарларына, мишәрләргә, керәшеннәргә бүлгәләү сәясәтенең куркыныч фал булуын 1990 елларның бердәмлек рухына турылыклы шагыйрь Л.Шәех яхшы күзаллый. Лирик затның ышанычы, горурлык хисе апофеозга күтәрелә:
Татар - горур, татар - өндәү,
Татар - олы, татар ул - дәү!
Татар - бөек, шаулый җиһан,
Татар - хуҗа, татар ул - хан!
Гасырлар дәвамындагы бар рәнҗетүләрне оныттырып, Атилла, Кубрат хан заманнарын искә төшергән бу күтәренке сүзләрне, «Их, шулай булсачы», дип хуплыйсы килә. Татарның үз үткәненә гамьсезлеген, изге төшенчәләр белән санашмавын гафу итә алмый шагыйрь. «Габдулла Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсенә мәрсия» - шуның ачык үрнәге.
Син юк инде, изге «Болгар»... -
Милләтем, бу нишләвең?..
Ошбу җинаять өчен беркемнең дә җавапка тартылмавы, Урта гасырлар варварлыгы дәрәҗәсендәге вәхшилек лирик затның җанын әрнетә. Соңгы чорда татарга бәйле югалтуларның исәбе-хисабы юк.
Милләтебезнең рухи, мәдәни үсеше өчен җан атып яшәгән олы затларга багышлауларында да Л. Шәех тарихилык рухын сак­ларга тырыша. Гасыр сыны үзенең фаҗигаләре белән шигъри гәүдәләнешен «Өчәү» дип аталган триптихында таба. Якты маяк кебек үзләренә тартып торган авылдашларының истәлеге аңа аеруча якын. Сталин репрессиясе корбаны, бөек трагик артист Мохтар Мутин; ачы телле, туры сүзле сатирик, лирик, прозаик Гамил Афзал; татар мәдәният тарихының бик күп серләрен ачкан, гаять укымышлы, тыйнак шәхес Альберт Фәтхи. Талантлы, үз милләтләренә ихластан хезмәт иткән олы затларның язмышы һәрдаим фаҗигале булган дигән фикерне уздыра шагыйрь. Г.Афзал Магниткада «чыныгу» алса, А.Фәтхи, Тукай шикелле, җылыга туя алмыйча, үз бәхетен тапмыйча, вакытсыз вафат була:
Тарих өчен тугансыңдыр...
Казанда да туңгансыңдыр...
Чып-чын дөнья шушы инде:
Ялгыз янган шәмең сүнде...
(«Альберт Фәтхи»)
Соңрак Ленар Шәех бу олы, милләтенә җанын бирергә әзер затка багышланган шул исемдәге поэмасын да иҗат итте. Гомумән, «Остазлар һәм дәвамчылар» арасындагы мөнәсәбәт югарыдагы уйлануларының дәвамы кебек кабул ителә. Әүвәл ул, «Пар ат­ларда» изге кыйбла Тукай кайта, «имансызлар соң минутта Тукайның каршысына килеп егыла» дип кисәтү ясап, «Моабит» шигырендә Җәлил рухы алдында тез чүгеп, үзе алар белән аралашу бәхетен татыган, тормыш, сүз-сурәт, иҗек, кафия дәресләре алган Г.Афзал, И.Юзеев кебек мөгаллимнәренең образларын эре сызыклар, ачкыч сүзләр ярдәмендә тудыра («Туфаннар», «Гамил Афзал», «Илдар абый»). Ул һәр яңа буынның үз Туфаннарын үстерүенә шикләнми: «Татар барда... Туфан бар», «Туфан барда... татар бар!» («Туфаннар»).
Ә инде елмаеп, кытыклап, урыны белән чеметеп алган мәҗмугадагы соңгы бүлекне авылдашы, остазы Г. Афзал традицияләрен, дөньяны тану, сурәтләү үзенчәлекләрен дәвам иттерү дип кабул итсәк тә, шагыйрьне кимсетү булмастыр дип уйлыйм. Мәгәр ул, остазыннан аермалы буларак, ачы телле, чорның типик тискәре образларын тудырырлык сатирик түгел. Аның юморы, вак-төяк хәлләрне үзәккә алгандай тоелса да, тормыш агышын нечкә күзәтү нәтиҗәсендә туган шаярту, җиңелчә төрткәләп алу («Китти белән Кетти», «Кызыллык», «Җиңел парлар белән...», «Сырлар») белән үз комик вазифасын үтәү:
Чи йомырка сыларгамы
Күз төбемә зурлап? -
Яңа сырлар пәйда булды,
Кыяфәтне хурлап...
Л. Шәехнең юмористик парчаларының нигезендә күзәтүчәнлек, берәү дә игътибар итмәгән вакыйга-хәлнең гыйбрәтле тәмен табу ята. Юмор хисең булу, үзеңнән һәм башкалардан көлә алу - үзе зур бәхет.
Китапның төп бүлеге, әлбәттә, ошбу мәхәббәт, сөю-сәгадәт шатлыгы, сөенече вә көенече турында. Һәр инсан үз башыннан уздыра торган бу кичереш кешене галәм киңлекләренә дә алып чыга, аны ай, кояш, йолдыз кебек җисемнәр, кош-корт, табигать дөньясы белән аралашырга мәҗбүр итә. Әйтик, галимнәр ничәмә еллар дәвамында айга менү турында хыялланса, гашыйк-мәҗнүн кыерсытылган сөеклесе Зөһрәне көянтәсе, чиләкләре белән суга төшкән җиреннән, мәҗүсилек чорында ук, айга «очыртып» куя. Мәңге яшь, гүзәл кыз моңлы, яшьле күзләре белән безне күзәтеп, гамәлләребезгә «бәясен» бирә тора. Л.Шәехнең «Су ташый кыз» шигыре мифологик чорда туган риваятьне искә төшерә. Әдәби әсәрнең үзәне - нечкә күзәтү - детальләргә бай булу. Ак чишмәләрдән су алып кайтучы кызның кәттә адымнарын тамчы белән чагыштыруны «йотып» кына җибәрәбез; чибәркәйнең иреннәренә «чык суы»ның (димәк, иртәнге як) кунуына шаһит булабыз. Шагыйрь кызның сылу гәүдәсе, тышкы матурлыгы белән соклану аша, психологизм алымына таянып, аның рухи бөтенлеген ачуга омтыла:
Су ташый кыз Ак чишмәдән,
Иренендә чык суы...
Юлына сөйгәне чыкса,
Кузгалыр җан ярсуы...
Соңгы юлны һәркем үз шәхси тәҗрибә-карашыннан чыгып бәяли ала: шатлыктанмы, көенеч­тәнме, аерылышу газабыннан, бер-берсен аңлый алмауданмы «җан ярсуы» ташый. Бу мәкаләдә тәрҗемәләрнең сыйфатына кагылмаска уйлаган идем, тулаем, Г.Булатова - шагыйрьнең төп тәрҗемәчесе, нигездә, Л.Шәехнең фикерләрен, кичерешләрен, сызлануларын рус телле укучыга җиткерә алган. Әмма югарыда китерелгән мисрагның асылын ачып бирә алмаган, турыдан «бәргән».
Носила воду девушка
Из Белого ключа...
Попался бы навстречу
Любимый невзначай...
Шигырьнең «коды», ачкыч гыйбарәсе, табышы («җан ярсуы») тәрҗемә ителмәгән.
Л.Шәехнең шигъри офыгы шактый биек, киң булса да, ул, нигездә, сөю-сәгадәт, мәхәббәт шагыйре. Халык иҗатында ук илаһи аһәңнәрен ачкан ай, кояш, йолдызлар, гомумән, табигать дөньясы аның тотрыклы образлар системасын тәшкил итәләр:
Ай яктысын карам итеп,
Сиңа шигырь юлладым.
Аем гына качты-китте,
Таң атарга - бер адым.
(«Сагыну җыры»)
М.Әгъләм белән Зөлфәттән соң, үз-үзенә анык бәя биргән, кирәк икән «камчылаган» шагыйрь юк бугай. Ә менә һаман яшь каләм тибрәтүчеләр сафында йөртелгән Л.Шәех үзен «Сөюдән тилергән җүләр мин» («Җибәрмим»), «Гамьсез яфрак булып тәгәрәгән тамчы кебек» («Гамьсез яфрак...») дип, үзен «кимсетүдән» тартынмый. Дөрес, үзенең әле галим, фәннәр кандидаты булуы исенә төшкәч, белемен күрсәтеп алырга да күп сорамый. Җиһанның Европа, Азия, Америка, Австралия, Антарктида кебек кыйтгалары баш хәрефләрен аның якын кешесе Айсылу исеменнән «чәлдергәннәр» икән. Әле бит шулар янына Алмагачлар, Аккошлар килеп өстәлә. Баш хәрефләр арасында тәңгәллек, аналогия эзләү бераз ясалмалырак булса да, ша­гыйрь эзләнә-уйлана, яратканына «ярарга» тырыша.
«Бер җылы сүз...» шигыре Л.Шәех һәм аның чордашлары иҗатында жанрлар байлыгы, төрлелеге турында уйланырга мәҗбүр итә. Татар шигърияте, тулаем алганда, Көнчыгыштан иңгән робагый, газәл кебек төрләр белән мавыгу чорын узып бара бугай. Мәгәр мәкаль-әйтем, очкын сүз, олы фикерне берничә юлга сыйдыру йоласы саклана. Л.Шәехнең дә бу юнәлештәге тәҗрибәләре шактый. Арада кыс­ка юллыклары белән дан алган Р.Фәйзуллин парчалары белән янәшә куярлыклары бар:
Җан - күбәләк,
Күбәләк - җан
Кунак булып
йөри чәчәктә...
Эстетик зәвыкны истә тотып язылган мондый юллар янәшәсендә урын алган кайбер кыска шигырьләрендә мин тирәнлек тапмадым.
Синең канны эчкән черки
Минекен дә эчкәндер, бәлки?..
Алардагы «эзоп теле» тирән эчке серләрен ачып салыр­га ашыкмый, ачкыч кодлары шагыйрь күңелендә калган.
Җидегән чишмә ага тамчылап,
Ал шәфәкътан яңа таң сорап, -
кебек чын шигъри юллардан соң, «- Караңгы... - Уйларыңда лампочка кабыз...», дигән эзотерик гыйбарә шулай ук матур хисләр уятмый. «Шагыйрьлек» белән «ирлек»не янәшә куюны да бик хупламадым, иҗат кешесенең кыйммәтен, бәясен төшерү дип кабул иттем.
Егермене уздым -
Килә ирлек.
Ирлек белән бергә
Чын шагыйрьлек.
Шагыйрь булуы шулай җиңел булса, татардан берничә миллион тезмәче чыгар иде.
Бу күзәтүләр яшьләр иҗатының жанрлык байлыгы турында да уйландыра. «Алман дәфтәреннән» дип аталган шигырьләрнең бер «ояга» җыелып, бәйләм тәшкил итүләре хупланырга лаеклы булса да, яшьләр, шул исәптән Л. Шәех поэма жанрын әйләнеп уза. (Дөрес, өч поэмасы булуы мәгълүм). Ә бит Х.Туфан, Ф.Кәрим, С.Хәким, И.Юзеев, Р.Харис, Ф.Гыйззәтуллина күләмле лиро-эпик әсәрләре белән танылды. Рус шагыйре А. Блок: «Поэма сирәк, әмма озакка туктый торган бригада станциясе», - дип язган иде. Чыннан да, шагыйрьнең өслүбе, чынбарлыкны иңләү һәм характерлар тудыру сәләте поэма жанрында тулы көчкә ачыла.
Л.Шәехнең иҗатына гомум бәя биргәндә, үсешне сиземләве, лирик героеның хис-кичереш дөньясына тирәнрәк үтеп керүен, сурәтле фикерләү чараларының байый, нәзакәтлерәк төсмер ала баруын тоюы кыен түгел. Аның шигърияте меңләгән җанлы җепләр белән чор тормышына, халкының киләчәк язмышына бәйләнгәнлеген тоясың! Гасыр сурәте шагыйрьнең дөньяны аңлавы, милләт гаме белән яшәве күпьяклы чагылышлары аша сәнгати гәүдәләнешен таба.
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: