Мәдәни җомга

Сәгыйть Рәмиев: Сызла, сызла, сызла күңлем! Сызла бер туктамыйча...

Әмма соң бер эт итеп бу  Дөньяны атар идем,  Җир-суын да яндырыр һәм  Күкләрен ватар идем!..

ТАҢ ВАКЫТЫ

Таң вакыты... татар йоклый, 
Мин, йокысыз, уянам, 
Уянам да тиле кебек, 
Тик бер үзем уйланам. 
Уйланам, уема батамын, 
Тормыймын, үзем ятам... 
Ятмас идем дә җибәрми 
Атадан калган хатам: 
Хатам тирән, тамры ерак, 
Ботагы дөнья каплаган. 
Каплаган да тора-тора һаман, 
Яфрагын да какмаган. 
Какмаган бер яфрагын да 
Һич татар курку белән,
Теге ләгънәт үсә, зурая, әле һаман да 
Колактан колакка туку белән. 
Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын, 
Тикшерергә төбен кушмыйлар; 
Аталар сөйли бабадан ишетеп, 
Балалар шуны хушлыйлар. 
Хушлыйлар чын күңел белән, 
Ышанмыйлар һич: «юк, түгел» белән. 
Башларын ваткан татарларның тик шул бер алла,
Бетәрләр микән татарлар алла ди-ди, 
Әллә белерләр микән хаталарын бер алда? 
Һай юк, хата бик зур, 
Бөтен дөньяны бар иткән, 
Бардыр, үзе бердер, 
Әмма көнһенә1 ирешмәктән 
Гакылларны тар иткән. 
Әй син, Габдулла! 
Мөселман булсаң, 
Уйлама юкны, ят, йокла; 
Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан, 
Саклан, утка таба йөз тотма! 
Юк!.. Юк!.. Мин шашам, 
Яталмыйм урнымда, күккә ашам. 
Менә таң атты! Әнә кояш чыкты! 
Әнә әллә кем миңа кычкыра: 
«Әй син, кайгырма, шат бул: 
Аягың бәйдән ычкына! 
Менә сина юл, бу анага угыл бул, – 
Ди, миңа бер яшь кыз күргәзә,
Туг яңадан, мәгърифәтле анадан!
Югыйсә, син, әй татар,
Бел, бетәсең! ди, надан.
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!
Бул кеше, үзең тырыш, өмет итмә,
Хата ул өмит алладан!»

1 Көнһенә - хакыйкатенә, аслына.


МИН

«Мин!» димен мин, «мин» дидисәм, 
Миңа бер зур көч керә,  
Аллалар, шаһлар, кануннар 
Булалар бер чүп кенә.

Бер үзем хөр каламын, киң 
Җир йөзе һәм күктә дә; 
Әй, рәхәт соң шул вакыт! 
Шуны телимен күпкә дә.

Кайвакыт мин үләмен, 
Сөймим үзем дә үземе, 
Күрми торсам ул «мин»емне 
Я ишетми сүзене.

Үләмен, һич эшли алмыйм, 
Таба алмыйм барны да, 
Бар халык шат үзләренчә, 
Мин бер үзем кайгыда.

Әмма соң кайчан күземә 
Ул «мин»ем бер күренә: 
Менәмен күкнең югары, 
Иң югары түренә...

Дөньяда бар су минеке,
Бар кара җир минеке.
Бар тау, урман, бар матур кош –
Барысы да минеке!

Күрмимен мин ул вакытта 
Һич бәхетсез бер кеше, 
Барысы да үзен караган, 
Миндә юк һичбер эше.

Мин дә «мин»емнең юлында, 
Бик тирән уйга талып, 
Табынам – укыйм бер догамны, 
Ятлаган көйгә салып.

Нигә бу мин – «мин», дигәндә 
Очам икән күккә дә, 
Миңа гына микән алай, 
Юк, шулайдыр күпкә дә.

«Мин!» димен мин, яшәсен «мин»! 
«Мин» минемчөн алла ул, 
Рухым үлгәндә күренсә, 
Рухыма җан салган ул.


СЫЗЛА, КҮҢЛЕМ!

Сызла, сызла, сызла, күңлем! 
Сызла бер туктамыйча, 
Сызла айлар, сызла еллар, 
Сызла төн йокламыйча!

Сызла, сызлап, син мәхәббәт 
Ялкынын гөлләр яса, 
Мәңге хәсрәт һәм кара төн 
Елларын көннәр яса!..


АЛДАНГАН

Бетте, төштем, үлде рухым, 
Калмады һич рәхәтем; 
Көн авыр, төн бер кабер, бер 
Ел тоела сәгатем.

Ачынам, ачуланам һәм 
Каш җыерам дөньяга; 
Һаман алдый, юк хакыйкать! 
Мин су дим, ул йон ага.

Юктыр, әлбәттә, кояш та, 
Ул дадыр хәйлә генә, 
Юктыр ай да, юк галәм дә, 
Барсы да шәүлә генә;

Юк бу дөнья каплаган күк, 
Юк бу җирләр берсе дә, 
Юк табигать, юк кешеләр, 
Үлесе дә юк, тересе дә.

Юк чыны бернәрсәнең дә, 
Чын «юк» үзе дә юк хәзер, 
Беттем, алдандым, янамын, 
Бар тормышым ут хәзер.

Үттеләр шәп шылтырап аккан 
Судай шат көннәрем, 
Бу караңгы һәм төтенле 
Көнгә алышты төннәрем.

Бар да карыйлар миңа 
Ямьсез тутыккан күз белән, 
Кычкыралар йөземә 
Тәмсез ачулы сүз белән.

Очрасам яңлыш берәүгә, 
Яисә күрсәм эш белән, 
Күренә елан, тырный күңелемне 
Агулы теш белән.

Әрни-әрни ләгънәт әйтәм 
Тискәре бу дөньяга, 
Мин мәхәббәт нуры дим, ул 
Аерылу шәмгын2 яга.

Мәңгегә шул көйгә барырмы 
Кара таплы бәхет? 
Әллә әйләнер микән җил 
Һәм исәр татлы вакыт?..

2 Шәмгын – шәмен.


ДӨНЬЯГА

Аһ, әгәр бу күңелем үткен 
Сөңге я ук булсае; 
Яисә ул бер ут белән су, 
Яндырыр ут булсае,
 
Әмма соң бер эт итеп бу 
Дөньяны атар идем, 
Җир-суын да яндырыр һәм 
Күкләрен ватар идем!..

Юк шул ул көч бу күңелдә, 
Ул зәгыйфь, ул кечкенә. 
Уйласам уй, сызлый күңелем, 
Сызлый җан да эч кенә.

Бигрәк артык изде дөнья... 
Калмады сабырым, бетәм, 
Тик азаккы тамчы яшьнең 
Җиргә тамганын көтәм.

Ул тамар бер, мин бетәрмен, 
Тик шуны белсен үзе; 
Бу азаккы яшь булыр, бу – 
Идеалымның йолдызы!..

Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс; 
Бу – калыр, бу – ялтырар! 
Һәм, караңгы көн бетеп бер, 
Мәңге якты ай туар!

Тугъмый калмас, бер туар ул, 
Идеалым күренер әле, 
Шунда эчкән яшенә дөнья 
Тончыгыр, күбенер әле!

Ник исәпсез калдырыр җан 
Елгалап аккан канын? 
Юк, алыр һәр тамчы канга 
Дөньяның мең кат җанын!

АВЫЛ

Әй, авыл, син мең шәһәрдән 
Мең кабат ямьле вә хуш: 
Бер кеше юк бер урамда.... 
Нинди тын һәм нинди буш!

Нинди иркен, нинди рәхәт, 
Нинди бар җир гөл генә: 
Синдә тән дә, юк тәнең дә, 
Бер болытлы көн генә.

Ул кара бер күгеңә бу 
Фирүзә бит бик зуры, 
Күр аеңны, кайда бар бу, 
Бер гаҗәеп, бит нуры!

Нинди нурлар сачрәтеп ул 
Уйный, нәкъ нурда йөзә, 
Нәкъ көлә – нәкъ елмая, нәкъ 
Юри бәгъреңне өзә.

Нинди тамчы, тамчы нурлар 
Сачрәгән күк йөзенә, 
Чеп-чуар чын бриллиант 
Сипкәнмени, күр, үзенә.

Һәм гаҗип бер яктылыкта 
Җир көмеш төсле тора: 
Анда урман һәм дә таулар, 
Монда кырлар яктыра.

Синдә бар да чын матур һәм 
Чын матур синдә генә, 
Тагы да артыр бер матурлык 
Китдисәм мин дә менә.


ПИГАМБӘР

Эчемдә ут янып торган чагымда, 
Күрәм Җибрил була пәйда янымда...

Күземне бер йокы баскан шикелле 
Булам, булам үзем шашкан шикелле.

Тоям: Җибрил яра күңелем ярасын, 
Яра да рух сала, алгач карасын.

«Пигамбәр син!» ди дә шунда китә ул 
Очып күккә миңа күргәзә дә юл.

Калам, тетрәп ятам, мин хәл җыйганда,
Килә күктән аваз, тетри җиһан да:

«Курыкма, тор, алып хикмәт кылычын, 
Тагып билгә баһадирлар кынысын.

Биреп күкрәк ачуга бар, сугыш ач, 
Бөтен җиргә мәхәббәт орлыгын сач!

Корыт җирдән языкның кортларын син,
Очыр җилгә аларның йортларын син,

Йөре, әйлән бөтен җирне, сулар кич,
Кеше адлы еланнар калмасын һич!» –

Ди дә күктән аваз, сикереп торамын, 
Китеп бер тау башында ултырамын;

Бизәм шунда тәмам чын-чын күңелдән
Бу дөньяның бөтен җир һәм күгеннән.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: