Мәдәни җомга

Сергей Есенин: Анна Снегина (Поэмадан өзек)

Рус әдәбияты классигы Сергей Есенинның тууына 125 ел

Есенин музеена бүләк

Бөек рус шагыйре Сергей Есенинның тууына 125 ел тулу бәйрәмен үткәргән көннәрдә Россия язучылар берлеге делегациясе шагыйрьнең туган авылы – Рязань өлкәсендәге Константиново авылында булды.

Бәйрәм барышында РФ язучылар берлеге рәисе Николай Иванов авылдагы «Анна Снегина» поэмасы музеена кызыклы бүләк – шагыйрь Сергей Есенинның “Анна Снегина” дигән атаклы поэмасының 1990 елда Татарстан китап нәшриятында басылган китабын тапшырды. Поэма шагыйрь Гәрәй Рәхим тарафыннан студент елларында ук татарчага тәрҗемә ителгән.

Татар шагыйренең бүләге музей хезмәткәрләре тарафыннан бик җы­лы кабул ителде һәм ул музей экспонатлары арасында лаеклы урын алды.


...Һәм бер көнне аудан кайттым да мин, 
Авыраеп аудым диванга. 
Сазда йөреп суык үткән иде 
Бар тәнемә салкын томанда. 
Бизгәк тоткан кебек калтыранам, 
Әле туңам, әле кызышам. 
Шул ятудан  тора  алмадым мин, 
Саташканмын, нәкъ дүрт көн узган.

Тегермәнче! Әллә тилергәнме?! 
Кемне алып кайткан бит монда! 
Ап-ак күлмәк кенә күреп калдым, 
Матур гына борын тагын да... 
Шул хәлемдә мин биш тәүлек яткач,
Шаккатты ул: 
– Әйе, нәкъ шул әфәнде, – дигәч. 
– Кайчан килде? 
– Әле кичә генә. 
– Аһ, бу ул бит, ул бит, әнкәем. 
Хәтерлим, кайчандыр аның миңа, 
Сөям сине, диеп әйткәнен. 
Сөйкемле һәм тыйнак малай иде. 
Күрче, кеше ничек үзгәрә.
Зур язучы...
Атаклы бер шагыйрь...
Чакырмыйча килмәс безгә дә...

Тегермәнче, зур җиңүче сыман,
Хәйлә белән көлә, шаяра:
«Ярар, җитәр! Сау бул төшкә кадәр,
Калганнары торсын маяга».

            * * *
Зәңгәрләнеп ята басу юлы... 
Чирәм җиргә кара эз салып, 
Ике тәгәрмәчле арбасында 
Тегермәнче килеп туктады: 
– Һай, Сергуха! Җанкисәккәйгенәм! 
Тукта, тукта, сиңа сүзем бар. 
Дилбегәне төзәтим дә, әйтәм, 
Булсын әле ике күзең шар. 
Нигә иртән берни сиздермәдең? 
Ә мин бая Снегиннарга 
Әйтеп салдым, миңа килде, дидем, 
Шат күңелле яшь бер дивана. 
(Алар белән ун ел дус инде мин, 
Алар белән яшәү күңелле.) 
Кияүдәге Анна сорап куйды: 
– Ул диванаң шагыйрь түгелме? 
– Әйе, – дидем, – нәкъ шул үзе инде. 
– Сары чәчме? 
– Әйе, сары чәч. 
– Чәче бөдрә дәме?

Юк, ул сурәт миндә сүнмәде.
Ул елларда барыбыз да сөйдек,
Алар гына безне сөймәде.

            * * *
Сугыш минем җанны нык талкыды. 
Чит-ят мәнфәгатьләр өчен бит, 
Якын кешем, туганыма атып, 
Сарыф иттем дары көчен мин. 
Һәм аңладым: мин уенчык икән. 
Тылда ята әнә бай, түрә. 
Һәм пушкалар белән саубуллаштым – 
Сугышырга булдым шигырьдә.

Калтыраулар бераз туктагач, 
Авыруым кимеп, тәмләп кенә, 
Изрәп кенә бераз йоклагач, 
Торып бастым. 
Идән сайгагына 
Хәлсез аякларым тиюгә, 
Әллә нишләп киттем, шат бер аваз: 
«Йә, исәнме, җаным? – диюгә. – 
Сезне инде күптән күргәнем юк, 
Ул еллардан соң, менә мин дә 
Тәкәллефле ханымга әйләндем, 
Ә сез – атаклы бер шагыйрьгә.

Йә, утырыйк. 
Терелдегез бугай? 
Күрче сезне, ничек үзгәргән! 
Көрсенеп тә куйдым әле хәтта, 
Кагылдым да сезнең күзләргә. 
Үткәннәргә юл юк. Узган – тузган, 
Сулар аккан еллар төбенә. 
Мин ярата идем сезнең белән 
Утырырга капка төбендә. 
Хыялландык икәү дан турында, 
Бу җәһәттән, сезнең юл уңды. 
Яшь офицер мәҗбүр итте мине 
Тәмам онытырга ул уйны».

            * * *
Үзем тыңлыйм, үзем ирексездән 
Күзәтәмен назлы ак йөзен. 
Бик әйтәсем килде:
«Җитәр, ханым,
Башка җаен табыйк ла сүзнең!»

Ләкин, никтер, белмим, әллә нишләп
Мин оялып кына, мыгырдап:
«Әйе... Әйе... – дидем, –
Мин хәтерлим...
Утырыгыз... Мин бик...
Мин бик шат...
Хәзер сезгә бераз шигырь укыйм,
Анда сәрхуш Рәсәй тавышы.
Бик төзек һәм төгәл эшләнгәннәр,
Хисләрендә чегән сагышы». 
«Сергей!
Сез бит бозылгансыз.
Мин кызганам,
Рәнҗим мин сезгә.
Сезнең исереп гауга куптарулар
Билгеле бит илгә һәм безгә.
Әйтегезче:
Ни булды соң сезгә?» 
«Белмим». 
«Ә соң кем белә?» 
«Ахры, көзнең елак бер  төнендә
Тапкан мине әни бу җиргә», 
«Җор телле сез...» 
«Сез дә шулай, Анна».
«Сөясезме берәр туташны?» 
«Юк».
«Алайса, гаҗәп! Шушы яшьтән
Харап итәсез ич бу башны.
Сезнең алда нинди зур киләчәк...»

Күз алларым томанландылар. 
Белмим, нигә аның ак шәленә 
Кагылдылар икән бу куллар!

Нәкъ клоун кебек шаркылдый ай. 
Юктыр миндә сөю дәвамы. 
Тик рәхәтлек биреп торды җанга 
Уналты яшь дәрте, дәрманы. 
Таң алдыннан гына аерылдык, 
Серле караш текәп күзләргә. 
Илаһи бер гүзәллек бар җәйдә, 
Ә җәй белән бергә бездә дә.

Һәм яңадан нидер булды миңа... 
Төн буена керфек какмадым. 
Сокландым мин кызыл иреннәргә, 
Күрдем анда язмыш тапларын.

Истә әле –
Һаман сөйләде ул:
«Гафу итегез... Мин ялгыштым...
Мин иремне бик ярата идем...
Һаман истә... Аһ, бу язмышым...
Ләкин сезне
Үпкәләттем ялгыш...
Җаным рәхимсезлек теләде...
Бу теләкне сездә, ничек әле:
Хыянәтчел өмет диләрме?..
Быел көзгә кадәр мин бәхетле
Булыр идем, дөрес бу ягы.
Аннан мине сез буш шешә кебек
Ташлар идегез бит...
Шулаймы?..
Шуңа күрә һич кирәкми иде
Дәвам итү моны янәдән...»
“Әнә инде яктырып та килә. 
Карлардагы янгын сыман таң 
Нәрсәнедер  хәтерләтә миңа. 
Ләкин ни ул? Аңламыйм һаман. 
Аһ... Әйе шул... 
Ул бит... Балачакта... 
Аны таңнар ерак яшерде... 
Икәү бергә шулай утырдык без... 
Безгә уналтышар яшь иде...»

            * * *
Мин яңадан юлда.
Июнь төне
Шундый татлы исләр тарата.
Келтер-келтер итеп чаба арба,
Арба чаба алгы тарафка.
Юллар төшкән... Рәхәт.. 
Тутырып сулыйм
Салкынча саф авыл һавасын. 
Алтын нурдан тукылган ак рәшә 
Бизи һәрбер авыл арасын. 
Хәрчәүнәләр күзгә чалынып кала, 
Кое, читән, киртә башлары. 
Минем йөрәк тагын элеккечә 
Рәхәт итеп тибә башлады.

Менә тегермән дә! 
Чыршыларга
Яктырткыч коңгызлар тезелгән. 
Тегермәнче картым шатлыгыннан 
Бәйли алмый ике сүзен дә:
“Сергунь! Тыңла әле, алтынкаем!
Син дә хәзер бик яшь түгелсең.
Хәзер сиңа мин бер бүләк бирәм,
Ни икәнен үзең күрерсең».
«Бүләк?» 
«Юк...
Гап-гади хат ул.
Йә, ашыкма әле, кош җаны!
Моннан ике ай чамасы элек
Пучтавайдан алдым мин аны».

Ачам... Укыйм... Һа, әлбәттә, – шуннан! 
Шуннан булмый каян көтәсең?! 
Язуы да шундый таркау гына, 
Конвертында Лондон пичәте.

«Сез исәнме?.. Мин бик, мин бик шатмын.
Мин дә, сезнең кебек, сау-исән. 
Тик еш кына минем төшкә керә 
Сезнең сүзләр, капка, шул читән. 
Мин бит хәзер сездән шундый ерак... 
Россиядә хәзер апрель. 
Каеннарны, чыршыларны сөеп 
Талгын гына исәр зәңгәр җил.

Бу мизгелдә, шушы ак кәгазьгә 
Сагышларым түгеп торганда, 
Тегермәнче белән икәү генә 
Тыңлыйсыздыр язны урманда”. 
Хат – хат инде.                                                                                                                                                                                                                                                                                   
Болай бер сәбәпсез
Хатлар язмас идем мин менә.

Элеккечә иңгә тунны салып,
Чыгып китәм печәнлегемә.
Ургып үскән бакча аша узам.
Битләремә сирень үрелә.
Күңелемә яшьли якын булган
Иске, бөкре читән күренә.
Әнә капка. Кайчандыр бит шунда
Миңа бары уналты иде.
Ак бөркәнчек япкан назлы бер кыз
Миңа җитди генә: «Юк!» – диде.

Ерактагы якын хатирәләр!.. 
Юк, ул сурәт миндә гел яшәр. 
Ул елларда без гел шашып сөйдек, 
Һәм безне дә сөйде ич яшьләр.

Гәрәй РӘХИМ тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: