Мәдәни җомга

Сания Әхмәтҗанова: Тезим әле шигырь-гәрәбәмне, Ямен-ямьгә туры китереп…

Бер гәрәбә алыштыра миңа  Дөнья малларының барысын да.

Гәрәбә чакыруы

Әниемнең муенсасын тагып, 
Басып торам көзге каршында. 
Бер гәрәбә алыштыра миңа 
Дөнья малларының барысын да. 

Диңгез куенында сихәт җыеп, 
Күпме еллар ныгып чыныккан... 
Тарих төпкелләре катлам-катлам – 
Сатлык хәтер кайсын оныткан? 

Әмма шунысы истә: әниемнең 
Бер салмыйча аны кигәне. 
“Бу муенса миңа әбиеңнән 
Истәлеккә калды”, – дигәне. 

Ситсы күлмәккә дә, ефәккә дә 
Тага иде аны яратып. 
Үтеп киткән саен, тирә-юньгә 
Галибанә бер нур таратып. 

Гәрәбәдә иде микән бу көч, 
Аны йөрткән горур заттамы? 
Юкка түгел бит ул хатын-кызның
Асылташтан хикмәт тапканы. 

Гәрәбә ул – Хәтер, Ядкарь, Тылсым, 
Халкыбызның шанлы үткәне. 
Серме әллә төрки дөньясында 
Хатын-кызның абруй йөрткәне?! 

Беләзеген, энҗе-мәрҗәннәрен 
Ул тикмәгә сөеп такмаган. 
Ил-йортының моңын, рух, догасын 
Дисбеләрдәй тезеп саклаган. 

Ут-учагын тоткан сүндермичә, 
Үз мирасын җыйган бөртекләп, 
Ил-дәүләтле халкы гомеренә 
Еллар сыры өстәп, киртекләп. 

Көязләнү генә булмаган ул: 
Арындырып юшкын-куныктан, 
Йорт-тәхетнең данын, бисмиллалап, 
Саф иманы белән ныгыткан. 

... Күзен кысты миңа серле ташым, 
Эчендәге нурын балкытып. 
Ханбикәлек булды уянгандай, 
Вөҗдан куйды башын калкытып. 

Балкымаган асыл сыйфатлары, 
Кимсетелгән күпме язмышлар... 
Хәтер төпкелендә сөремләнгән
Без ачасы мирас-табышлар. 

Тезим әле шигырь-гәрәбәмне, 
Ямен-ямьгә туры китереп. 
Горур йөртсен аны оныкларым, 
Туган телнең таҗы иттереп. 

Очындырды мине бу муенса, 
Төркилегем канат кагынып. 
... Тел хәзинәң тирәндәрәк, диеп, 
Сүз-гәрәбәм куйды чагылып.


Һөҗүм
 
       Албастылар, җен-пәриләр  туй иткәндә,
       “Афәрин” дип хуплар өчен ахмак кирәк.
                                      Туфан Миңнуллин

«Пәри туе» дулап бөтерелә,
Гаҗизлекләр баштан ашты әле.
Денсезләрнең бәйдән купкан чагы,
Чик-чаманы белми шашкан мәле.

Авыз ачсаң, «ник әйттем»гә калып,
Уфтанасың: «Сиңа шушы таман!»
Ике тиле юләр саткан чакта
Өченчесе алкышлаган заман.

Инде хәзер шаккатмыйбыз бугай,
Тар маңгайлы уртакулга карап:
Түрәсенең кәнәфиен «үлчи» –
Нәкъ шундыйлар куя эшкә ярап.

Кемгә – бәйрәм, кемгә – тозсыз әйрән,
Очны очка ялгый «кара» халык.
Үзмәшгуль ул – салым түләп яши,
Үзе тапкан малдан әҗәт алып.

Тынар әле беркөн бу туйлар да,
Кияү егетләре биеп арыгач.
Китәр, йөзгә тиеннәрен орып,
Үз өлешен күмәртәләп алгач.

«Пәри туе» дулый диеп тышта 
Чарлагымнан дога укып тормам!
Турыладым... кемгә – каләм-сөңгем, 
Шигырь атып дулый минем урам.


Ак яулыклы горурлык

Нинди догалар белгәнсең 
Иблис өнсез калырлык... 
Түзгән – иелмәс җаныңда 
Ак яулыклы сабырлык. 
                     Марсель Гали

Дүрт почмаклап ак яулыгын бәйләп, 
Фарыз шартын үтәп бар яктан, 
Яңа көнен башлый Ак әбиләр, 
Теләк теләп: “Җиңел аяктан!” 

Күңел киртекләрен тигезләргә, 
Уйны дөрес якка борырга, 
Ярый әле, сез бар, Ак әбиләр, 
Ниятләрне пакьләп торырга. 

Ак бөркәнчек япкан яшь кәләштәй, 
Тыйнак-уйчан нурлы йөзегез. 
Замананы иплелеккә дәшеп, 
Дога булып килә сүзегез. 

Каенана хакын хаклагансыз, 
Ир сүзенә колак салгансыз, 
“Ярым юаш” киленне дә көйләп, 
Гадел-кырыс булып калгансыз. 

Пөхтә халык дигән даныбызны 
Тапламыйча, юксыл елларда 
Сабын кыйпылчыгын саклап кына 
Тоткансыз сез яулык юарга. 

Иңегезгә төшеп, җилфер-җилфер, 
Җанны тибрәндерә ак яулык. 
Иблис вәсвәсәсен җиңеп, шул чак 
Баш калкыта сизгер уяулык. 

Күркебез син – дүртпочмаклы яулык, 
Тәкъвалык һәм сафлык билгесе.
Мең яшәгез, татар әбиләре – 
Ныклы иманыбыз өлгесе.


Аңладым, әни...

Кай арада үсеп, канат ныгыттыгыз?
Төп оядан очып киттегез. 
Газиз балакайлар, парыгызны табып, 
Инде безне ялгыз иттегез. 

Килсәгез сез – кунак, киткән чакта – ерак, 
Сагынуга нихәл чыдарга... 
Менә бүген кабат, сәгатьләргә карап 
Ашыктыгыз юлга чыгарга. 

Эчкән чәегез дә ярты килеш әнә, 
Уенчыклар ята таралып... 
Нәни оныгымның рәхәт кул җылысы 
Муеныма калды сарылып. 

Салган киемнәрен сыйпый-сыйпый үбәм, 
Һәр мизгелне уйдан кичереп; 
Газиз әнкәемнең капка төпләрендә 
Озатканын искә төшереп. 

Кайдан алдың икән, әни, сабырлыкны, 
Син ничекләр булдың түземле? 
Тыңлаганмын, бәлки, ишеттемме ләкин 
Бик сагынам дигән сүзеңне?! 

Әткәй-әнкәйләргә тигән насыйп өлеш – 
Озатасың, аннан көтәсең. 
Газиз балаларның һәр адымын уйлап, 
Гомер юлын кат-кат үтәсең. 

Белдек микән, әни, уй-далалар иңләп, 
Сабыр канатларың талганын... 
Синең хәлләреңне менә хәзер генә – 
Үзем ялгыз калгач аңладым.


Канатсыз Тулпар сагышы

Өшәндердем бугай Тулпар җанны,
Чыбыркылап куып кич һәм иртә.
Көйле генә юыртканда, кинәт
Мин кидердем аңа камыт, тәртә...

Тышаулаган килеш, якты көндә
Араннарда бикләп зарыктырдым.
Чабышларда бәйге тотар чакта, 
Җир сөрдереп шактый ялыктырдым.

Көмеш аел таккан йөгәнне мин
Алмаштырдым чияләнгән бауга.
Кизәнергә хәтта тайчанмадым, 
Олау тартып менгән чакта тауга.

Бер карусыз хезмәт итеп арыгач,
“Карт алаша”, диеп гаеп тактым.
Очар өчен туган канатларын,
Кирәксезгә санап, утка яктым.


          * * *
Газапланам, аңлап, Тулпар җанның,
Вакытыннан алда тез чүккәнен.
Әрним, күреп, Сабан туйлар җиткәч, 
Канат җөе сызлап яшь түккәнен.

Мәйданнарда бәйге тотар чаклар,
Ат ялыдай, җилгә сибелеп искән.
Тулпар колыннарга мирас итеп
Тапшырасы йөгән генә исән.

Кимендә...

Аяк очларыма басып,
Кулны куеп кашыма,
Аргы ярга күз салыйм дип,
Бастым Идел ташына.

Иделне киң диләр иде,
Тар шул мин торган яры.
Карамчыгың да күренми,
Сагыну артты бары.

Син – бер ярда, мин – бер ярда,
Идел ага арада.
Һава ярып хет бер сызгыр,
Ара барга карама.

Бирге ярда бер акчарлак
Әйләнә баш очымда.
Сиңа сәлам юллар идем,
Илтсә канат очында.

Идел диләр, Идел диләр,
Мин дә Идел димен дә...
Калганын вакыт күрсәтер,
Кулың изә кимендә.


Урталык

Үкчәләре белән кәс-кәс чүкеп,
Бер кыз үтте тәрәз каршымнан.
Үзен күрмәсәм дә, чамаладым –
Ут чәчрәтте асфальт ташыннан.

Аякларын көч-хәл генә атлап,
Бер өлкәне чыккан иртәләп.
Таягы да үзе кебек салмак –
Бара җирне сыйпап-иркәләп.

Мин дә киим җәйге туфлиләрне...
Көзгегә күз салдым тукталып.
Таш та тишмәм, таякка да иртә, 
Җитезлегем – уйчан урталык.


Кояш элдем

Бәхет, бәхет дибез, ә ул кайчак
Янәшәдә йөри нәүмизләнеп.
Җиде ятка җылы өләшәбез,
Үз дигәнең яши гаҗизләнеп.

Елмаюны юмарт өләшәбез,
Яндагыга кала болытлы йөз,
«Әйе», «юк»тан узмый аңлашулар...
Чит берәүгә ява иң татлы сүз.

Тыңлагандай итеп – ишетмибез,
Төбәп карасак та, күрмибез шул.
... Һәрчак көйле тәгәрәр күк тормыш,
Күчәр кайчан сынар – белмибез шул.

Каерылды тәртә, кыра камыт,
Ятлар салган яра әрнеп каный.
Янтайганда иңне сөйкәр өчен,
Ярый әле янда син бар, җаный.

          * * *
Кызым сиңа әйтәм, киленем тыңла –
Борынгылар сөйли булыр белеп.
Күңел тәрәзәмне кат-кат юып,
Өйгә кояш куйдым әле элеп.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: