Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Сания Әхмәтҗанова: Булсак иде ахыргача Милләт өчен көрәштәшләр!

Апрель, апрель! Сиңа ашкындык без, Бер могҗиза көтеп, бер тылсым... Юмарт яңгырларың сафлыгыннан Чистарынсын җиһан, юылсын.

РЕДАКЦИЯДӘН. 20 апрельдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 60 яшь тула. Каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗади ачышлар теләп калабыз.


КАПКАЛАР

       1

Төн пәрдәсен күтәрә дә,
Кояш калка туган якта.
Әткәй-әнкәй нигезендә
Ачылып китә иске капка.

Шыгыр-шыгыр, шыңгыр-шыңгыр...
Көйсезләнгән яши-яши.
Иңсәсенә терәү куйгач,
Тынычлана – артык дәшми.

Җил-яңгырдан калҗайган ул,
Алҗыган ул, гомер кичеп.
Тамырыннан кубарырга
Күтәрелер кулың ничек?!

Имән капка ипле йортта
Кыш кышлаган, җәй җәйләгән:
Корыч чөйле боҗрасына
Әти җиккән ат бәйләгән.

Әни иртән көтү куган,
Бисмилласын әйтеп ачып.
Онытылып, япмый китсә,
Тавык-чебеш чыккан качып.

Йозак-биксез каршы алган
Кунак булып килгәннәрне, –
Күңел шуңа бик өнәми
«Урыс капка» дигәннәрне.

Һәр фасылга киң ачылып
Кабул иткән олау-йөген.
Кызлы йортта егет-җилән
Күп «саклаган» капка төбен.

       *
Инде менә, олпат карттай,
Яши-яши чүккән тәмам.
Ихатада – иске гасыр,
Урам якта – яңа заман.

Иңендәге буш ояны
Ташлап киткән пар сыерчык.
«Түшендәге» йолдыздан да
Калган бары бер кыерчык.

Сугышчан дан хатирәсе
Еллар белән тузып уңган...
Хәтта хатлар әрҗәсенә
Әрсез чыпчык хуҗа булган.

       2

Капкалар да, кешеләр күк,
Була икән төрле-төрле.
Җилкапкадай – шәрран ачык,
Яки җиде йозак-серле.

Яңарагы, искерәге,
Бизәклесе һәм төссезе...
Ялгыз карт һәм карчыкныкы –
Үзе кебек, дөм үксезе.

Иркен басу капкасыннан
Чыгып киттек олы юлга.
Биксез иде, аратасы –
Рәт-рәт сузган озын колга.

Үтә затлы, сирәгенә
Заман зурлап исем биргән:
Башкалада Хан капкасы
Ак Кирмәнгә алып кергән.

Мәгълүм Арча капкасы да –
Дошман аннан өркеп торган:
Чакырылмаган кунакларны
Идел-йорттан кире борган.

Кайчак капка аслап кына
Шуып кергән шомлы хәбәр.
...Ил язмышы бәреп чыга,
Келәсенә бассаң әгәр.

       3

Хуҗасына иңдәш булып
Гомер кичкән капкалар да.
Тугрылыгын җилгә чәчмәс,
Төпләп, утка яксалар да.

...Тәрәзләрдә – кичке шәфәкъ,
Офыкларда кояш бата.
Аулак капка түбәсенә
Ай урагы кырын ята.

Вакыт – хуҗа туган йортның
Һәр борысы, тактасына...
Берүк саксыз орынмагыз
Хәтеремнең капкасына.

СОҢ ТАМЧЫ

Су кадере, дигәч, туган йортны,
Бакчабызны булам күргәндәй.
Әти җил-җил кое әйләндерә,
Әни керләр элеп йөргәндә.

...Кышын-җәен суга тилмермәдек,
Кое булгач ишек алдында.
Ашка-чәйгә чишмәнекен тоттык,
«Бисмилла»ны әйтеп, алганда.

Язын ташу төшкән вакытларда
Бакча аша ишек алдына,
Коебыз да ташып тула иде –
Син чумыр да суын ал гына!

Һәр урамның, һәр тыкрыкның бездә
Үз чишмәсе булган икән бит!
Без бары тик күрше генә түгел,
Су кардәшләр – туган икән бит!

Апа-җиңгиләр дә кинәнгәндер,
Урамыбыз булгач коелы.
Авыл нигезеннән уза икән
Безнең якның юмарт су юлы.

Әюп Пәйгамбәрдәй*, җиргә типсәң,
Чишмә чыгар баскан урында.
Судан бәхетегез булган, диләр,
Чишмәсезләр безнең турында.

Кизләүләрне изге санап, халык
Эз суытмый чишмә юлына.
Баш игәндәй, Хәҗәр Ана тапкан
Мәккәдәге зәмзәм суына.

       *
Кайчагында ерак сәфәр чыгып,
Чит-ят тарафларны узганда,
Суы кипкән коеларны күргәч,
Җанда курку-шөбһә кузгала.

Әби-бабайларның васыяте:
«Сулыкларны җандай саклагыз!
Як-ягына таллар утыртыгыз,
Өсләренә бөркәү каплагыз.

Көчне – терек сулы чишмәләрдән,
Ана телебездән алыгыз.
Су тәменә тел шифасын кушып,
Әманәткә тугры калыгыз!»

Телсез-сусыз үскән яшь буынга
Сүзем, бәлки, сәер тоелыр:
Безгә рәнҗеш укып утырмыймы
Җаны сүнеп барган коелар?

«Кыямәт көне җитсә, алтын – чыгар,
Су китәр», ди изге хәдис тә.
Ут һәм су бер: бар да, юк та итә,
Шушы хакыйкатьне тот истә!

Саф вә раушан чишмә суларының
Һәр тамчысы – Аллаһ нигъмәте.
Ана сөте кебек, буыннарга
Күчә аның көче-кодрәте.

«Суы качкан буын» димәсеннәр,
Аңга килик, кыямәт купканчы.
...«Йәсин» чыккан чакта иреннәргә
Тамасы бар әле соң тамчы.


АПРЕЛЬ, АПРЕЛЬ...

Апрель, апрель! 
                  Сагындырып килдең –
Ләйсәнеңдә күңел коена.
Ташуларың бозлы тойгыларны
Алып китәр сыман тоела.

Апрель, апрель! Сиңа ашкындык без,
Бер могҗиза көтеп, бер тылсым...
Юмарт яңгырларың сафлыгыннан
Чистарынсын җиһан, юылсын.

Апрель, апрель! Акла ышанычны!
(Язларның да була төрлесе...)
Туң астында, таҗын ачам, диеп,
Көтеп тора өмет бөресе.


БУЛЫЙК...

Ирләр булыйк –
Ир булгач та, картайгач та...

                                   Рәдиф Гаташ

Олпатларым! Ил картларым!
Чордашларым! Җырдашларым!
Фатихагыз ышыгында
Шигърияткә юл башладым.

Киңәштәшләр-теләктәшләр,
Өлкән абый-хезмәттәшләр!
Булсак иде ахыргача
Милләт өчен көрәштәшләр!

Җирдә булыйк, «мир»дә булыйк!
Сүз һәм эштә бер дә булыйк!
Хөр каләме кынысында
Посып ятмас ир дә булыйк!

__________________________
* Төркиянең Урфа шәһәренә бәйле бер риваять буенча, 18 ел хаста булып яткан Әюп Пәйгамбәрне, хатыны белән бергә, шәһәр кырыена куып чыгаралар. Мәгарә эчендә яшәп ятканда, бер көнне Әюп Пәйгамбәр янына, Аллаһы Тәгалә әмере белән, Җәбраил фәрештә килә һәм, урыныннан торып, аягы белән җиргә тибәргә куша. Әюп Пәйгамбәр шулай эшли, һәм бу урында чишмә бәреп чыга. Ул шул суны эчеп савыга.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

21

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев