Мәдәни җомга

Сания Әхмәтҗанова: Бердәмлекне сыный кырыс күкләр Өммәт өчен алыш-тартышта...

Төркеменнән аерылган кошлар Һәлакәткә тарый очышта.

               
Күчеш дәвере, яки Җанисәп

Канатларны киереп ачкан чакта,
Каурыйларны кисә каршы җил.
Бәйсез җанга лаек биеклекне
Даулаганны көтә,
Яулаганны көтә туган җир!

Бөтерә дә ала зилзиләләр,
Күтәрелеп килгән чагында.
Егылмаска галәм упкынына,
Хәтереңне уят,
Хәтәрлегең уят  каныңда.

Нәсел чылбырыңа боҗра өстәп,
Син меңнәрне иярт артыңнан...
Күчеш дәверендә купмас өчен,
“Чигенмәскә!” дигән,
“Җиңелмәскә!” дигән антыңнан.

Төркеменнән аерылган кошлар
Һәлакәткә тарый очышта.
Бердәмлекне сыный кырыс күкләр
Милләт өчен көрәш,
Өммәт өчен алыш-тартышта.

 

Туграга тугрылык

Татарстан – данлы республикам, 
Ак барыслы герб-туграсы! 
Бу мирасны килер буыннарга 
Без лаеклы алып барасы. 

Нәкъ байрагым кебек, өч төстә ул: 
Уттай кызыл, ак һәм яшелле. 
Кызыл төсе – кояш, агы – сафлык, 
Яз-яшәрү төсе – яшеле. 

Калкан йөрткән кыю ак барыстай, 
Минем халкым изге теләкле: 
Уң аяктан башлый һәрбер эшен, 
Гайрәтле, тик гадел ниятле. 

Озын гомер, бәрәкәтле тормыш – 
Кашкарыйның сигез таҗында. 
Ак барыстай, үткен теш-тырнаклы 
Булырбыз без кирәк чагында. 

Минем туграм – дуслык илчесе ул 
Җирдә-күктә – җиде тарафта: 
Иңендәге җиде ак каурые 
Какшамаслык көчен аңлата. 

Алтын боҗралары – ул бердәмлек, 
Дәвамчанлык, сынмас бөтенлек. 
Гасырлардан килгән тугрылык ул, 
Ант-вәгъдәбез түгел бер көнлек. 

Татарстан гербы – ак барыслы, 
Очар канат аның иңендә. 
Ул яшәргә өнди яшь буынны 
Нык дәүләтле туган җирендә!

Күкләр елый...

«Татарстан мәктәпләрендә ана телен укытуны тагын киметергә мөмкиннәр...»
                             Социаль челтәрдәге көн яңалыкларыннан

Мәйданнарга чыгып, бердәм дөрләр
Хәлгә килеп җиттек түгелме?!
Тик бу милләт, эчтән яна-яна,
Үз көленә күптән күмелде.

Итәк аслап яшерен ут төртәләр,
Үз көлеңнән үзең калкыр чак!
Бер тын җитә гөлтләп кабынырга –
Шул бер тынны көтә үч-учак.

Җиһангирлар җиһан “яулаганда”,
Яраннары уяу – ил тыныч...
Уяныгыз, Милләт әнкәләре,
Балагызга яный куркыныч!

Астыртыннар астан килеп чага,
Тамырларга сибеп агуын...
Күкләр елый... сүндермәкче булып
Дөрләп янган милләт чабуын.


Сакла!

Тагын сакла безләрне
Зәһәр телле затлардан,
Һәлакәткә юл тоткан
Аксак-сукыр атлардан
.
            Сәйран Сөләйман

“Эт өрсә дә, кәрван барыр” –
Кәрван башы уяу булса...
Таралырга күп кирәкми,
“Баш” дигән – күз буяу булса.

Этләр өрә, кәрван бара,
Белмим, күпме барыр шулай...
Юлны сайлый кәрван башы,
Тагылышып бару кулай.

Сакла кәрван мәхлукларын
Юл яздырган ялганчыдан,
Һәлакәткә алып барган
“Күзле сукыр” кәрванчыдан.  

Алып китәр...

И Әлифбам, тойдым сине бүген
Ятимрәк итеп тагын да...
Бер үксезгә калдың, кирәксезгә,
Милләт-әнкәң исән чагында.

“Туган телем – үлем түшәгендә” – 
Сыккан булабызмы балавыз...
Күрмибезме, ярдәм сорап бага
Әлифбабыз – газиз балабыз.

Тукаебыз, камчылардай булып,
Күк катыннан төбәп багадыр.
Шәһит җаннар бездәй хаиннарга
“Сатлык” дигән ярлык тагадыр.

Сөембикәбезгә тел тидердек,
Яла яктык солдат Җәлилгә.
Тукай булып Тукайның без хәтта
Данын егып, күмдек “дәлил”гә.

“Телең яклап, үзең нәрсә кырдың?!” –
Бик урынлы ошбу соравың...
Сораучы юк, терәп... Монысын да 
Үз-үземә генә юллавым.

Мин, Әлифбам, сине мирас итеп,
Нәни оныгыма тапшырам.
“Сакла, балам, туган телеңне!” – дип,
Гозер белән аңа баш орам. 

Түшәм ярыгыннан фикер эзләп
Ятсак болай, хәлләр үзгәрмәс.
Телне булмый саклап сандыкларда,
Сөйләшкән тел генә күгәрмәс.

“Бабай” алып китәр” дигәннәре
Бүген чынга аша түгелме?!
Күп сөйләшсәң түгел, дәшми торсаң,
Алып китәр “бабай” телеңне.
Тарих сөртер җирдән эзеңне.


Китапка мәдхия

Китап алам, күңел тарыкканда, 
Җаннарыма сердәш кирәктә. 
Яңа дустай, кызык яңалары, 
Искеләре якын бигрәк тә. 

Укып бәгырь сыза, күңел тула, 
Гаделсезлек белән очрашсам. 
Ятимнәрнең, ялгызларның зары 
Саегыр күк, кушылып елашсам. 

Китап алам, үз-үземне җуйсам, 
Саллырагын, кайчак – юкасын...
Өр-яңадан туган кебек булам,
Татып әнкәм теле шифасын. 

Шөкер итәм һәр бит, һәр юл саен, 
Гыйбрәт алып залим-золымнан.
Без ясыйсы нәтиҗәләр кайчак 
Юллар арасына салынган. 

Кызык хәлләр укып тугарылсам, 
Чистарынсам көлеп-түгелеп, 
Кайтып киләм гамьсез балачакка, 
Иң саф тойгыларга күмелеп. 

Китап алам, саксыз рәнҗетсәләр, 
Җәбер күрсәм ялган-нахактан. 
Үгет-нәсихәтне эзләп табам
Акыл мәгарәсе – китаптан. 

Сүз кодрәте, Изге Китап саклый 
Юк-бар уйдан, яман нияттән. 
Рухи кыйблам манарасын барлыйм 
Сүрәләрдән, изге аятьтән. 

Китап алам фикер сүрәнләнсә, 
Очкын эзләп гыйлем-учактан. 
... Күпсенмәсен акыл хәзинәсен, 
Аермасын, Раббым китаптан. 

Онытмадым!

Кичеп чыктым кара кышны,
Кудым бозлы болытларын...
Канатны җил каерса да,
Яз киләсен онытмадым!

Төтәсә дә янартаулар,
Җир тетрәүдән курыкмадым...
Җанда кояш тотылса да,
Яз киләсен онытмадым!

Кырыкмаса кырык төрле –
Беләм дөнья холыкларын...
Үз-үземне онытсам да,
Яз киләсен онытмадым!

Атсыз җайдак

Башкаемны чайкап тараттым да 
Чәчләремне дала җиленә, 
Елдам җайдак булып сикереп мендем 
Алмачуарымның биленә. 

Тыймагыз да шашкын тойгыларым, 
Дәшмәгез дә юкка исемем! 
Тышауларын өзеп, араннарны 
Җимереп чыккан чагы хисемнең. 

Тояк эзләрендә җир убыла, 
Ишеләләр вакыт-кыялар. 
Әче төтен булып күзгә тула 
Һәлакәткә илткән хыяллар. 

Камчыларга җанны соң булса да, 
Җуелса да сынган дагалар, 
Мең ялганнан кинәт аралар күк 
Мең гөнаһны юар догалар. 

Дулап чабам шулай өшәнгәнче, 
Өзеп атып коллык зынҗырын!.. 
Ачыргалану бу… Чарасызлык 
Бугазыма тери хәнҗәрен... 

Соңгы чиккә җитеп ясканам бер, 
Җир җимертер булып ашкынам... 
Далаларда кешнәп җанны кыйный 
Мине ташлап качкан ат кынам...


Икән...

Өзелсәң дә – түзелгән,
Дулкын сөзеп йөзелгән.
Толым-толым аркан иштем
Җан сөйгәннәр сүзеннән.

Тел яшергән – дәшмәгән,
Яшим, диеп яшәлгән.
Азу теше, кыса-кыса,
Үтмәсләнеп тешәлгән.

Китәр чакта китмәгән,
Үксез-ятим итмәгән...
Җанны нахак көйдерсә дә,
Күкрәк сөте кипмәгән.

Инде менә зар бетте,
Яшеннәр яшьнәп үтте.
«Бәхетсез» чакны сагынып,
Уйланыр көннәр җитте.

Авыр сүз әйтүче юк,
Күңелне китүче юк.
Дәшәр идең, бар да җитү:
Өс бөтен, тамагың тук.

Күкләр сынаган икән – 
Сөеп туймаган икән...
Юллар кыен булса булган,
Кыек булмаган икән.

 

Күкләр бүләге

Кояшым тотылып, ак көннәр онытылып,
Болытлар ябырылып килгәндә,
Ягымлы нур булып яктырттың дөньямны,
Кирегә борылам, дигәндә.

Бер тамчы елмаю, бер җылы карашың –
Ачылды Күкләрнең капусы.
Йөрәктән йөрәккә үрелеп дөрләде
Бәхетнең тылсымлы чаткысы.

Кем тапмый елап та, кем тапкач югалта,
Бар җиргә так булып туганнар...
Рәхәтен күрегез, кадерен белегез,
Сөюдән бәхете булганнар!

Көттереп табылган, сүнмәскә кабынган
Саф хисләр – һәркемнең теләге.
Сабырлык иткәнгә, ышанып көткәнгә
Ирешсен Күкләрнең бүләге.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: