Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Сания ӘХМӘТҖАНОВА: Вөҗдан бага Күкләр күзеннән…

Куркаклыкка мәдхия Нигә инде шулай йөрәксез мин, Әйтә алмыйм сүзем, батырып? Авыз ачыйм дисәм, бармак изәп, Куркаклыгым ала чакырып. Әти-әни диеп өркеп тордым - Бер карасаң, нинди зарар, ди? «Юк!» дигән сүз телгә килгәнче үк, Анам тәрбиясе «ярар», ди. Кайнанага авыз ачалмадым - Шүрләтте шул рәнҗеш төшүләр. Ирнең хәтта тамак...

Куркаклыкка мәдхия
Нигә инде шулай йөрәксез мин,
Әйтә алмыйм сүзем, батырып?
Авыз ачыйм дисәм, бармак изәп,
Куркаклыгым ала чакырып.
Әти-әни диеп өркеп тордым -
Бер карасаң, нинди зарар, ди?
«Юк!» дигән сүз телгә килгәнче үк,
Анам тәрбиясе «ярар», ди.
Кайнанага авыз ачалмадым -
Шүрләтте шул рәнҗеш төшүләр.
Ирнең хәтта тамак кыруыннан
Һуштан яза минем ишеләр.
Эшкә баргач, җитәкчене санлап,
Кыюлыгың учлап йөрисең.
Сәбәбе шул - отыры яшең бара,
«Ишетмисең» берни, «күрмисең».
Пенсиягә чыккач, тел чишелер -
Бик күпләргә шулай тоела.
Авызыңа зуррак йозак менә -
Азу тешең күптән коелган.
Премия, «исем», медаль диеп,
Белгәнеңне хәтта "белмисең".
Авырырга куркып, эш кала дип,
Үләм дигәндә дә үлмисең.
Гөнаһыңда ныграк казыныр, дип,
Гайбәтчегә дәшми каласың.
Ялагайга, кем икәнен әйтсәң,
Сүзең шундук кире аласың.
Күндәм, сабыр, түзем халыктан шул -
Канга сеңгән, аңга ягылган.
Мин идем ул, кыю адым ясап,
Шәүләсенә абынып егылган.
Мәйданнарга чыгып чаң сукмыйсың -
Илбаш хакын хаклап дәшмисең.
Бетәбез, дип, эчтән сыза-сыза,
Милләт өчен янып яшисең.
Коточкыч бит, телсез, динсез калсаң -
Берүк, Аллам үзе сакласын!
Бер Раббымда инде бар ышаныч -
Мине тагын кем соң якласын.
Курку - яшәү кодым, эчке котым,
Барыс атлы мин бер куянмын.
Куркыр өчен сәбәп бетә калса,
Курыкмаудан куркып уяндым.
Күрше һәм казан
Кайнаган казанның капкачы тормас.
Төрек мәкале
Ут төрттеләр казанымның астына,
Ташытырга күршем аны ашкына.
Тыныч кына ашы пешеп яткачтын,
Исәпләре - алып ташлау капкачын.
Ачның хәлен тук белмәс, ди, шулмы хак?!
Уртак ашны күп пешерде бу учак.
"Гел калҗаның майлысына үрелдең -
Җитте, күрше, чама бел", - дип әйтер чак.
Без казгандык гомер буе уртакка,
Ул кызыкты безнең яккан учакка.
Асам дими үз казанын бу ялкау,
Ардырды бит күрше хакын гел хаклау.
Тик әзергә бәзер булып электән,
Аш өстеннән өре җыеп күнеккән.
Дәштермичә, терәп хәзер почмакка,
Елышмакчы безнең җылы учакка.
Башта ачар ул казанның капкачын,
Чүмеч белән бер чумырып капкачтын,
Ирек куйсак, күреп телдән язганны,
Тартып алыр ашлы-сыйлы казанны.
Борынгыдан мирас безгә бу казан -
Хәләл ризык пешерергә тик язган.
Үрелмә, дип, балаларның ашына,
Аһ! Шап итеп кундырырга башына!
Түзгән саен, түзә диеп гел азган,
Йортыңа да хуҗа булыр бераздан.
Башка юл юк: соң мөмкинлек, соң чара:
Бердәм калкыйк, йә - без диеп, йә - казан!
Соңгы талпыну
Бераз белгәнемне укмаштырып,
Уртак телдә дәштем: "Мәрхәбә!"
Төрек туташ шулчак тукталды да
Cәлам бирде миңа: "Merhaba!"
Елмаюның сайлап яктырагын:
"Кайдан?" - диде. "Татар. Казаннар".
Укымышлы гүзәл балкып китте:
"Вай! Машалла! Төрки туганнар!"
"Угыз-сәлҗүкләрдән булабыз", - ди,
"Ә без, - димен, - кыпчак-болгарлар.
Ярдәмләшеп гомер кичергәннәр
Канкардәшләр - безнең элгәрләр".
"Мин -төрек!" дип күкрәк каккан халык,
Бәхет тоя шулай диюдән.
Үзе хөрмәт иткән халыкларга
Читенсенми башын июдән.
Мин дә бүген татар булуымның
Бер ләззәтен тойдым бу илдә.
"Мин - татар!" - дип горурланып дәштем,
Төркиләргә таныш бер телдә.
Хөрмәт белән бакты кыз-кардәшем,
"Ихтыяҗың булса әйт", - диде.
Аңлаштык без татар-төрекчәләп,
Тылмачларга хаҗәт юк иде.
Китерде ул миңа, үзе ясап,
Кайнар чәйнең "кайнаррагын".
Сайлап бирде сөттәй сөлгеләрнең
Иң йомшагын - "каймаграгын".
"Бер горурлык хисе янды миндә,
Эчтән бәреп", шагыйрь әйтмешли.
"Казан көтә сезне, килегез!" - дип,
Чәкчәк бүләк иттем, китешли.
Татарлыгым белән чын ихластан
Горурланып кайттым кунактан.
Телемне дә тотып кисмәделәр,
Һәм тартмады беркем колактан.
Үз йортында, туган оясында
Телебезгә сан юк лабаса.
Үргеп кенә китәм дигән чакта
Әйләнә дә баса "куласа".
"Мин - татар!" - дип горурланып дәшәм,
Үз чигемне узып керәм дә.
Татар әле татар гына түгел,
Тамырлары киткән тирәнгә.
Татар бетсә, без дә бетәбез дип,
Ничә милләт төбәлгән безгә?!
Телне яклап соңгы талпыну бу -
Аягүрә басыйк, бер эзгә!
Юк, ышанмыйм, чүгеп калмас татар,
Язмас диннән, телдән, үзеннән!
"Хәтәр татар"лыгың күрсәт, диеп,
Вөҗдан бага Күкләр күзеннән.
Ут тергезик
Туган нигез, таныйсыңмы мин балаңны?
Каушап кына ачып кердем түр капкаңны.
Үзем буе кычытканнар йөзне чакты,
Ошатмыйча әллә нигә бер кайтканны.
Әрем баскан - ишегалды чабылмаган...
Иң әүвәле, үтәр өчен, сукмак ачтым.
Ә артымнан «урман» ера оныккаем -
Туган йортны күрсәтергә алып кайттым.
Аһ! Болдырның бер сайгагы иңгән икән,
Иске йозак ачылмаска уйлап тора...
Әйтерсең лә Йорт иясе, ятсынгандай,
Бусагадан уздырмаска хәйлә кора.
Бер утырып, укып алдым белгән догам,
Әткәй-әнкәй, бар әрвахлар рухына, дип.
Ә оныгым уйга чумып тыңлап тора -
Әйтми бүген «Әби, әфсен укыма», дип.
Агач бакча... ыңгыр-шыңгыр капкалары,
Алмагачка, исәнме, дип дәшкән булдым.
Ә төбендә, җир каныдай - тоташ алма,
Гаҗизлектән алмалардай мәмрәп тулдым.
Туган нигез! Рәнҗемә син миңа, берүк,
Буш тота, дип... Кайта, диеп анда-санда.
Ә бәләкәй оныккынам яшем сөртә:
"Әби, үскәч, үзем кайтып яшим монда".
Йа бер Раббым! Туры килсен әйткән сүзе
Фәрештәнең "амин" дигән сәгатенә.
Рәхмәт, улым! Әйдә әле, ут тергезик
Өй миченең сүнгән учак-өметенә.
Бозлы шатлык
Кышка кереп бара туган йортым -
Кырпак төшкән иңкү иңенә.
Ягылмаган мичкә аркам терәп,
Җылынмакчы булам мин генә.
Поста йортка җан кертмәкче булып,
Тотындым мин, җиңем сызганып.
Морҗадагы чәүкә үз оясын
Ташлап китте, мине кызганып.
Үкенүләр үрсәләнә җанда,
Чарасызлык уйны камчылый...
«Туган нигез исән әле» дигән
Бозлы шатлык күздән тамчылый.
Шундый моң бир...
Кундыңмы очып куакка,
Сары түшле кошчыгым...
Синме әллә чырык-чырык
Килеп торган яшь чагым?
Куркытмыйм дип, туктап калдым,
Китмә, кошчык, җырың суз...
Мин дә анысы - синең сыңар,
Түгел моңсыз-җырусыз.
Очып киттең, купшы кошчык,
Ямен алып куакның...
Мин дә гомер агачында
Тик вакытлы кунакмын.
Киттең ... калды моңың чәчрәп
Күңелем кыягына...
Раббым! Шундый моң бир миңа -
Мин киткәч тә яфрак ярсын
Кешеләр хыялында...
Көзге чаң
Саумы, диеп, көзгә кулым бирәм,
Җылылары җәйнең - учымда.
Соң гөлләрем кырау алса алыр,
Хуш исләре кочагымда калыр,
Үпкәм дә юк көзгә, үчем дә.
Агачлардан бәлзәм булып тама
Җәй тылсымын җыйган гәрәбә...
Учларында гәрәбәләр чөеп,
Көз куйнына кем чираты, диеп,
Җилләр сала гүя җирәбә.
Көяз көннең күзләренә багам,
Тоеп синең очкын карашың.
Әзер булып барып кочакларга,
Сихерләнеп, көзге учакларга
Мине әйдәп кереп барасың.
Алдандыммы җете балкышында
Кабатланыр диеп җәйге таң…
Минем бәхет көздән булды, беләм,
Утлы келәменнән кәс-кәс киләм,
Сөю кыңгыравым суга чаң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев