Мәдәни җомга

Сания ӘХМӘТҖАНОВА: ХАТЫН-КЫЗГА, ГЫЙЛЕМ ТАҖЫ КИЕП, ҮЗ ИРЕГЕН ДАУЛАП АЛУ КИРӘК!..

("Татар кызлары" исемле тарихи циклдан өзек) Гыйлем таҗы Изелгән, асылган, киселгән, Тапталган, иленнән сөрелгән, Йолкынган, тамыры өзелгән, Хәл җыеп, яңадан терелгән. Тернәкле орлыктан үрчегән, Очкыннан кабынып дөрләгән. Дым-шифа эзләгән тирәннән, Түбәннән югары үрләгән. Яраткан, җылыткан, бүлешкән. Үз-үзен аямый көрәшкән... Гыйлемле туташлар, ханымнар Халкыма мәгърифәт өләшкән. Мулла-абыстай XIX гасыр ахыры -...

("Татар кызлары" исемле тарихи циклдан өзек)


Гыйлем таҗы

Изелгән, асылган, киселгән,
Тапталган, иленнән сөрелгән,
Йолкынган, тамыры өзелгән,
Хәл җыеп, яңадан терелгән.

Тернәкле орлыктан үрчегән,
Очкыннан кабынып дөрләгән.
Дым-шифа эзләгән тирәннән,
Түбәннән югары үрләгән.

Яраткан, җылыткан, бүлешкән.
Үз-үзен аямый көрәшкән...
Гыйлемле туташлар, ханымнар
Халкыма мәгърифәт өләшкән.

Мулла-абыстай

XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында Сарапул өязе Вятка губернасы Иж-Буби авылында (хәзерге Әгерҗе районы) ул вакытта бөтен мөселман дөньясында бердәнбер һәм тиңе булмаган берләштерелгән ир-егетләр һәм хатын-кызлар мәктәбе ачыла. Аны оештыручылар абыйлы-энеле Нигъмәтуллиннар һәм сеңелләре Мөхлисә (1869 - 1937) була. Дини тәгълимат һәм шәригать кануннары өлкәсендәге тирән белемен хөрмәт итеп, Мөхлисәне халыкта мулла-абыстай дип йөртәләр...

1

Беназиры1, Индирасы2 ул татарның,
Милләтемнең киләчәген саклаучысы.
Мәгърифәтче, дин әһеле, сәясәтче,
Рәнҗетелгән хатын-кызның яклаучысы.

Иң әүвәле ул үз-үзен яклый алган,
Коллыктагы ирегенә юлны ачкан:
Үз кызын һәм ятимәне сыендырып,
Кансыз ире - мулласыннан чыгып качкан.

"Гыйлемсезлек-наданлыктан кыз баланы
Йолып калсаң, коткарырсың ил-дәүләтне", -
Шул уй белән мәдрәсәләр ача-ача,
Алга сөргән динебезне һәм милләтне.

Казан, Уфа, Мәскәвеннән, Сәмәркандтан... -
"Җир читеннән" мөселманнар монда килеп,
Иж-Бубиның мәктәбендә белем алган,
Мәгърифәтне, аң-белемне өстен күреп.

2

Әй, татарым!
Ярыймы соң баш калкыту?!
Син бит җиргә хәтәр татар булып туган.
Дәүләтчелек нигезләрен какшата, дип,
Тиз утырта урыныңа "олы туган".

Столыпин реформасы читләп узмый
Иж-Бубиның гөрләп торган ул чакларын.
Берәм-берәм сүндерелә, көл ителә
Милләтемнең аң-мәгърифәт учаклары.

Татар аңын зинданнарга япсалар да,
Ассалар да, тотып утка яксалар да,
Мөгаллимне алыштырган мөгаллимә,
"Акылы кыска" дигән ярлык таксалар да.

Бер газаптан мең газапка ул куылган,
Ир-егетләр җөрьәт итмәс эшләр кылган.
Һәр адымда мәгърифәт дип сулыш алган,
Ни күрсә дә, кыйбласына тугры калган.

* * *

Мөхлисә дә милләтенә һәм диненә
Иҗтиһатта махы бирми ирләргә дә:
Мөселманнар корылтае казый итеп
Сайлап куя аны Үзәк идарәгә.

Алты казый арасында - бер казыя,
Шәригатьчә хөкем итә, бирә җәза...
Көнче мулла-мунтагайлар санламыйлар,
Казый түгел, хатын-кыз, дип, башка каза.

Шәригатькә каршы килә ул, янәсе,
Мөбах3 булган гамәлләрне ник тыярга?
(Ә казыя идарәдә тәкъдим кертә:
"Күпхатынлык ирегенә чик куярга!")

...Чик куярга кимсетелү-хурлауларга!
Туймадыңмы син кол булып ир-атларга?!
Әй, хатын-кыз! Ки әүвәле гыйлем таҗын
Һәм әзер тор үз-үзеңне син якларга.

3

Залим-золым тәгәрмәче таптап уза
Сайлап кына асылларны, зыялыны.
Абыстай да төрмәләрдә михнәт чигә,
Ирешалмый Хаҗга бару хыялына.

Көл ителә күпме хезмәт, җилгә оча,
Мәдрәсәләр, бар мөлкәте кулдан китә.
Кыл өстендә тора гүя ил язмышы,
Яше байтак, юк өмете, хөкем көтә...

Мең тугыз йөз утыз җиде... Карар катгый...
Вәхшиләрне ничек итеп күтәрә җир?
Халкы өчен корбан булган изгеләргә
И Раббыбыз, ахирәттә әҗерен бир!..

Төбәләм дә Күкнең тирән күзләренә,
Мин ачынып сорау бирәм: "Кайда хаклык?!"
Гасырларны кичеп гүя бер өн килә:
"Без гомерне милләт өчен утка яктык!
Гаебем юк! Намусым пакь! Шунысы хак!"

4

Иж-Бубиның мәктәбендә сәер тынлык...
Җан башыннан түләү көтә бала-чага.
Яңа гасыр реформасы мәгарифкә -
Киләчәкнең тамырына балта чаба.

Һәм бүген дә яңартулар-кыскартулар
Мәктәпләрнең баш очына кылыч элгән.
"Олы туган" куласасы тагын баса -
Аңлый булыр милләт хәлен анык белгән.

Ярыймы соң кем икәнең онытырга?!
Татар бит син, әй, татарым! Татар гынам!
Мөхлисәле чакларыңа уем төбәп,
Татарлыгың уянганны мин сагынам!
Хәтәрлегең уянганны мин сагынам!


Фатиха

Фатиха Аитова (Яушева) (1886 - 1942) - танылган җәмәгать эшлеклесе, иганәче, татар халкына дөньяви белем бирү тарафдары. 1897 - 1900 елларда үз акчасына Казанда фәкыйрь кыз балалар өчен башлангыч мәктәп тота. 1910 елда тулаем аның акчасына ачылган башлангыч кызлар мәктәбе 1913 елда - алты сыйныфлы мәктәп итеп, 1916 елда кызлар хосусый гимназиясе итеп үзгәртелә.

Ике мең дә унбер. Казан кайный.
Зур түрәләр бергә җыйналды.
Уналты ел көткән бәхет килде:
Гимназия булды биналы.

Гимназистка кызлар хәзер монда
Саф заманча гыйлем алачак.
Киләчәктә алар милләт даны -
"Элиталы кызлар" булачак.

Бирсен Ходай. Мин дә шул догада,
Юрыйк моны бары яхшыга...
Кайтып киләм. Уйларымны бүлеп,
Тарих чыга минем каршыга.

* * *
Мең тугыз йөз уналтының көзе.
Гөрли Иске татар бистәсе.
Халык кайный - килми берәүнең дә
Тантананы читләп үтәсе.

Апалар да, әбиләр дә монда,
Калфак кигән кызлар төркеме...
Тарихларга язылачак бу көн -
Милләтемнең данлы бер көне.

Зур түрәләр, аксакаллар килгән,
Хәбәрчеләр тыз-быз кайнаша.
Бар халыкны бердәм күтәралган
Бу нинди шау? Нинди тамаша?

Кызлар өчен гимназия ачып,
Киләчәккә бирә фатиха,
Гыйлем алу бәхетен татымаган
Милләт кызы - кыю Фатиха.

* * *
Әтисеннән мирас бар мөлкәтен
Халкы файдасына багышлый.
(Уллары һәм ире хуплап чыга -
Хәерхаклы, димәк, ялгышмый.)

Әүвәл - мәктәп. Аннан - гимназия...
Тәвәккәлләп эшкә алына.
Йә хөкүмәт "тота якасыннан",
Йә муллалар төшә юлына.

Киртәләре очрап торса-тора,
Уй-чаптарын бормый кирегә.
(Максатына кыю җилгән өчен,
"Батый" диеп йөртә ире дә.)

Җирле идарәләр тыю салгач,
Питергача барып җитә ул.
Милли мәктәпләргә закон каршы -
Чигенмәскә карар итә ул.

Шәхси уку йорты ачып кына
Ирешала изге хыялга.
Татар кызларына юлны ача
Гыйлем дигән якты дөньяга.

* * *
Көчле затларның да буе җитмәс
Биеклекне кыю алалган.
Тар карашлы "милләт агайлары"н
Урап үтәр юллар табалган.

Безнең кызлар, монда гыйлем алып,
Тугры хезмәт иткән халкына.
... Гасыр кичкән гыйлем учаклары
Сүнәм-сүнәм диеп талпына.

Иске татар бистәсеннән узам,
Адымнарым кая ашыга?
Коткар, диеп, хәрабәләр аша,
Өнсез тарих чыга каршыма.

--------------------------
1 Беназир Бхутто - мөселман илләреннән хатын-кызлардан иң беренче дәүләт башлыгы (Пакыстан).
2 Индира Ганди - Һиндстанның танылган сәяси эшлеклесе.
3 Мөбах - тыелмаган.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: