Мәдәни җомга

Сания Әхмәтҗанова: Без башкача яши белгән кавем түгел...

Кичер, Сөембикә! Киез тирмә, бүз биләүдә сабый елый, Нарасыйга Нугай морза азан юллый: "Атың булсын Сөембикә Йосыф кызы..." Айдаланы сискәндереп, бүре улый. Тәпи атлап китәм диеп кагынганда, Чүгеп куя, кылганнарга абына да... Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым, Хәтфә дала итәгенә егылганда. Дастарханда - нугай чәе - әрем салган, Буынына егәр күчкән...

Кичер, Сөембикә!
Киез тирмә, бүз биләүдә сабый елый,
Нарасыйга Нугай морза азан юллый:
"Атың булсын Сөембикә Йосыф кызы..."
Айдаланы сискәндереп, бүре улый.
Тәпи атлап китәм диеп кагынганда,
Чүгеп куя, кылганнарга абына да...
Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым,
Хәтфә дала итәгенә егылганда.
Дастарханда - нугай чәе - әрем салган,
Буынына егәр күчкән далалардан,
Яшүсмер кыз, махы бирми егетләргә,
Атка менгән, кулларына җәя алган.
Ир дигәннәр аяк чалып, абынганда,
Сына угы, таш балбалга орынганда...
Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым,
Тәүге тапкыр ат биленнән егылганда.
Буйга бастың - ханбикә син,
тик ... тол бикә,
Тәүге хатын-идарәче һәм шаһбикә!
Халкың "Кырым" һәм "Мәскәү"гә
бүленгәндә,
Сизендеңме буласыңны "бүләк бикә"?
Сатлык ирләр фетнә булып җыелганда,
Кем юатты канлы яшең коелганда?..
Кичер мине, Сөембикә, тоталмадым,
Шәһре Казан тәхетеннән егылганда.
Алтын Урда рухын саклый япан дала,
Нугай-йортны хәтер әрнеп искә ала.
Сөембикә манаралы Казан кала
Яңа гасыр мөнбәреннән аваз сала.
Түбән җаннар нахак сүзләр сөйләнгәндә,
Ханбикәнең данын "егып" кинәнгәндә,
Бүген сине, Сөембикә, яклап чыгам,
Мәхлук ирләр каләм белән кизәнгәндә.
Ил агасы җыенганны тормыйм көтеп,
Таш чыгарам, кирәк икән, тауны кисеп,
Казанымның күкрәгендә ак мәрмәрдән
Горур сының балкытырга һәйкәл итеп.
Нугай-йортның далалары - сары келәм,
Каберең юк... җуелганын аның беләм...
Кичер, зинһар, Сөембикә, кичералсаң,
Изге рухың яд итеп, бер дога кылам.
Сәхтиян лә читек, көмеш дага...
Күк иңенә шоңкар чөйгән мәлдә,
Ефәк җиләнеңне җил ача.
Алмаз хәнҗәреңә кын икән бит
Тар сәхтиян читек кунычы.
Сәхтиян лә читек, көмеш дага
Болгарлардан алган мал микән?
Аргамак ат менгән азамат ир
Кай ханәшкә хәләл яр икән?
Ирәннәргә торыр ир шаһбазы
Аудан кайта дала буйлатып;
Каршыларга килә, ай, яшь бикәч,
Акбүз атын иркә уйнатып.
Ияреннән сикереп төшкән чакта
Чыңлап куя йөгән аелы.
Сәхтиян лә читек... кемнәр чиккән -
Дебет бизәкләре каюлы.
Сахраларга чыгып кош очырдым -
Җан серемне ачтым дөньяга.
Бәгырь кылым өзеп очты аһым,
Бәрелде, һай, килеп кыяга.
Сәхтиян лә читек табанында
Сыкрап куя нәфис туз микән?
Лачын дигәннәрең байгыш булгач,
Җаның иңрәсә дә, түз икән...
Зилзиләләп кайный дала каны,
Кубарыла гасыр тузаны.
Бу бит бары таңгы бер төшләнү -
Араларда чорлар ызаны.
Сәхтиян лә читек, көмеш дага
Болгарлардан алган мал микән?
Аргамак ат менгән азамат ир
Миңа насыйп булыр яр микән?
Сугарыйм ла дисәм, акбүз атым
Айдалага таба юл ала.
Сәхтиян лә читек кигән җайдак
Рәшәләргә кереп югала.
Татар җыры
Моңнардан яралган җыр бит син -
Уе да, гаме дә халыкның;
Вакытка буйсынмас көч булып,
Хәтерләр түреннән калыктың.
Татар җыры! Татар җыры!
Иманга чакырып дәшәсең...
Тылсымлы догадай, син мәңге
Яшәдең, яшисең, яшәрсең!
Күңелләр мөлдерәп тулганда,
Елата курайлар сагышы;
Шатлыклы көйләрең чыңында
Ишетәм чулпылар тавышын.
Татар җыры! Татар җыры!
Өметле юатып дәшәсең...
Аhәңле наз булып, син мәңге
Яшәдең, яшисең, яшәрсең!
Син мәгърур бөркеттәй ирекле,
Күңелгә канатлар куясың.
Далалар киңлеге тар сиңа,
Ә үзең йөрәккә сыясың.
Татар җыры! Татар җыры!
Горурлык уятып дәшәсең...
Кодрәтле рух булып, син мәңге
Яшәдең, яшисең, яшәрсең!
Кирәгем бар!
Үз теләгең белән кит, дип, эткәләмә,
Минем әле кирәгем бар, үпкәләмә.
Хәләл юлдан баскыч-баскыч
киртләп мендем,
Ә мин "өс"тән куелдым,
дип, төрткәләмә.
Сез - искелек калдыгы, дип,
йөз чөермә,
Борынгы, дип, чал тарихка
тел тидермә.
Башың кергән, ә "койрыгың"
тышта әле,
Кабаланып, үз-үзеңә таҗ кидермә.
Кемдер корган ояга син күкәй салдың,
Нык нигезне туздырам, дип,
хәлдән тайдың.
Иске балта боз чабарга ярап куя -
Заманча, дип, син җимергеч
корал алдың.
Мин боларны тик уйладым,
әйтеп тормыйм,
Әйтә калсам, аңларсың, дип,
ният кормыйм.
Тауга менеп барган чакта кизәнсәң дә,
Йөк төягән аткаемны кире бормыйм.
Калыгыз, дип, бик әйтерсез -
без китәрбез,
Эчтән сызып, тыштан түзеп көн итәрбез.
Без башкача яши белгән кавем түгел -
Ташын сыгып, кысыр җирне гөл итәрбез.
Чишмә тавышында - догалы моң
Чишмә-кизләүләргә борынгыдан
Зурлап исем кушкан халкыбыз.
Изге чишмә сихәтләрен сирпеп,
Күңелләрне гүя сафлыйбыз.
Авыл чишмәсенең суы - зәм-зәм,
Тәнгә дәва, диләр көмеше.
Көмеш чыңнар булып җанга тама
Туган җирнең йөрәк тибеше.
Изге нигезенә күпләр кайта
Чишмәләргә илткән юл аша...
Чишмә тавышында - догалы моң...
Нәсел тамырына тоташа.
Сүнеп барган нәүмиз күңелләргә
Яшәр өмет биргән туган як!
Туган якның бәхиллеген сорап,
Чишмәләргә сәҗдә кылыр чак.
Ачылыр бәхетең капусы
Ачыла ишекләр, ябыла,
Ябылыр сәбәпләр табыла...
Карама каерылып-каерылып
Ябылган ишекләр ягына.
Җаныңны нәфрәттән арала,
Рәнҗүдән ялгышлар ярала.
Җиде кат йозакта үткәннәр,
Саубуллаш, яхшыга юра да.
Юл ачык - сәбәп юк көтәргә,
Калдырма сәфәрең иртәгә.
Җимер дә шикләрнең бикләрен,
Ниятлә кузгалып китәргә.
Ышаныч - җиңүнең яртысы,
Чакыра Ярымай балкышы.
Таянсаң кодрәтле Күкләргә,
Ачылыр бәхетең капусы.
Яшәү гимны
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Язгы моң тулсын өйгә;
Кушылсын күңел оркестры
Дөнья җырлаган көйгә.
Яшьниләр ләйсән тамчылар -
Яңгырның сеңелләре;
Керфеген ача бөреләр,
Тулышып күңелләре.
Өйрәнчек җил көй чыгара,
Чиртеп кояш нурына;
Чыпчыклар алкыш яудыра
Сыерчыклар хорына.
Сабый бала аваз сала
Бүген тәүге язына...
Каурый болыт белән күккә
Яшәү гимны языла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: