Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Шигърият

Шамил Маннапов: Ботакларым ботарласалар да, Тамырларым, шөкер, сау әле...

Мин бит затлы бер алмагач идем, Алмаларның биреп татлысын, Кешеләр, сезне сыйламакчы идем, – Җимешләрем нигә ачы соң?

(Танылган шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Шамил Маннаповның тууына 85 ел)

КАБАТЛАНА КАЛСА...

Ай-һай, дөнья, туйдым синнән,
Син дә туйгансың миннән.
Шушы яшьләремә җитеп,
Ни рәхәт күрдем синнән...

                                     Әти җыры

«Нигә икән һәр җан иясенә
Тик бер генә гомер бирелгән?
Кышлардан соң язлар килгән кебек,
Кабатланса иде гомерләр...» –

Әй кордашым, шулай дисең дә бит,
Бармы икән моның кирәге?
Үз гомрендә узган сиратларны
Икенче кат узар өчен тагы
Түзәр микән адәм йөрәге?
Ничек булыр алдан күреп тору
Кабатланып узар юлыңны?
Хәтта кайчан Әҗәл киләчәген
Шәпме булыр белеп торуы?

Юк!
Күрәчәгең алдан белеп торсаң,
Башың чыкмас кайгы-газаптан.
Ни дисәң дә, Ходай бу дөньяны
Бик тә камил-серле яраткан.
Шөкер итеп кенә яшисе дә
Якты бу дөньяга килгәнгә,
Юк шул,
Дөнья камил булганда да,
Камиллектән ерак бу бәндә.

Җирдә яшәү тик бер бирелгәнен
Белгән хәлдә,
Никтер каныгып,
Кеше җанын йә үзенең җанын
Кыючылар тора табылып...

Кышлардан соң язлар килгән кебек,
Кабатлана калса гомерләр,
Нишләмәс бу бәндә?! –
Шуңа бугай
Тик бер гомер аңа бирелгән...

ВАСЫЯТЬНАМӘ ЯЗА КЕМНӘРДЕР...

Бу дөньядан киткән чакта шунысы
Үкенечле булыр барсыннан:
Яңа гына туган соңгы җырым
Елап калыр сыман артымнан...

Васыятьнамә яза кемнәрдер,
Малы бардыр, ахры, җитәрлек.
Ә мин андый мәшәкатьтән азат –
Байлыгым юк мирас итәрлек.

Васыять язмасам да, сезгә калыр
Җан җырларым – күңел байлыгым.
Язылмаганнарын калдыралмам,
Үзем белән бергә алырмын.

Сезгә калыр сандугачлы таңнар,
Кояшлы көн, айлы төн яме.
Бабайлардан калган туган җирне,
Васыятьнамә язып тормый гына,
Исәннәргә мирас итәмен...

Табылмаган малым таулар булып
Кала сезгә өемнәре белән,
Янә кала таудай мәшәкатьләр,
Чишелмәгән төеннәре белән...

Бер гомергә болар баштан ашкан,
Риза булып кабул кыл гына.
Килер бер көн:
Сез дә бу байлыкны,
Васыятьнамә язып тормый гына,
Тапшырырсыз яңа буынга...

МИН БИТ ЗАТЛЫ БЕР АЛМАГАЧ ИДЕМ...

Мин бит затлы бер алмагач идем,
Алмаларның биреп татлысын,
Кешеләр, сезне сыйламакчы идем, –
Җимешләрем нигә ачы соң?

Тормыш бакчасында ни җитмәде? –
Тәрбияләү, карау җитмәде.
Ә шулай да җимеш биргән чакта,
Күпләр мине урап үтмәде.

Ачырак һәм ваграк булсалар да,
Җимешләрем алар яратты.
Татлысы да аның, ачысы да
Бу дөньяга бердәй ярашлы.

Мин хуҗасыз калган бакчаныкы...
Зарланырга ләкин соң инде.
Җимешемне җыйган узгынчылар
Ботарлады мине, сындырды...

Кыргый алмагачка әйләндем мин,
Ачы язмышыма түземле.
Көзен койган яфракларым белән
Тамырларым ашлыйм үземнең.

Ә кемнәрдер хәзер, йөзен чытып:
«Җимешләре ачы...» – димешләр.
Белмиләрме, нинди булсалар да,
Болар – безнең уртак җимешләр.

Ботакларым ботарласалар да,
Тамырларым, шөкер, сау әле.
Ачырак һәм ваграк булсалар да,
Җимеш бирер җаем бар әле.


ӘЛМӘНДӘР

       Шәүкәт Биктимеровка

Кордашларның күбесе дөньяда юк,
Хәмдебанулар да картайган,
Әлдермешнең Әлмәндәре генә
Картаюны белми, яшь һаман.

Казан урамыннан узган чакта,
Һәркем карый аңа сокланып.
«Саумы, Әлмәндәр абзый?» – 
                                       дигәннәргә:
«Аумыйм әле», – ди ул, шукланып.

Шатлык-кайгыларың уртаклашыр,
Күңел күтәрерлек сүз табып.
Балаларның башларыннан сыйпар,
Ә кызларга карар мутланып.

Мутланмыйча!
Әле абзагызда
Өйләнергә дигән уй һаман.
Тик шунысы начар:
Аңа дигәннәре картайганнар,
Яшьрәкләре әле... тумаган.

Чурту матыр!
Боегуны белмәс,
Коеп куйган татар карты бу.
Юк ла, татар карты гына түгел,
Көчле рухлы татар халкы бу!

Шуңа һәркем соклана бит аның
Шан-шәүкәтле җаны көченә.
Ничек сокланмыйсың
Фани бу дөньяда
Газраилне җиңгән Кешегә?! 


МӘКАМ

Нәфис сүз тылсымчысы, сәхнәбез
йолдызы Айрат абый Арслановка

Чү!
Тәүге кат кайчан ишеттем соң
Бу сәмави, моңлы мәкамне?
Әниемнең бишек җырыннанмы,
Догасыннан микән әткәмнең?

Шагыйрь гамен, туган халкым диеп
Януларын, көрәш җегәрен
Ачык тойдым,
Тыңлаганда аның
Мәкам белән шигырь сөйләвен.

Тарих дәрьясының төпкеленнән
Күңелләргә кага һәр сүзе.
Бу хисләрне әллә шагыйрь белән
Кичергәнме икән ул үзе?
Кичергәндер...
Ул да, Йосыф кебек,
Зөләйхага гашыйк булгандыр.
Тукай белән, Җәлил белән бергә
Өзгәндер дә коллык богавын,
Давылларны ярып очкандыр ул,
Ирек даулау өчен
Бүгенгә,
Көрәшләрдә шәһит булганнарны
Терелтергә безнең күңелдә...

Ходай аңа затлы мәкам биргән,
Ачкычларын – сүзләр серенең.
Шул мәкамнең нуры-яктылыгы
Күрсәтә күк бөтен затлылыгын
Һәм җегәрен татар теленең.


ГЫЙБРӘТ АЛЫЙМ ДИСӘҢ...

                                             С.-ка
           I
Балачакта әти-әни кирәк,
Кирәк була өлкән туганнар.
Алар һаман кирәк,
Ләкин ул хисләргә
Төзәтмәләр кертә Вакыт-узаман.

Кем уйлаган, «Әзи, әзи!» диеп,
Минем арттан чапкан бу малай,
Казан урамында куып тотып,
Мине узар диеп берзаман.

Узу кирәк, –
Карт агачлар кайчак
Яшьрәкләргә ясый күләгә.
Кала инде безгә – өлкәннәргә –
Сезгә күбрәк якты теләргә.

Тик онытмыйк,
Кирәк күләгә дә
Эссе җәйдә, салкын кышларда.
Куе ябалдашлы зур агачка
Оя кора ласа кошлар да.

Бу дөньяда гыйбрәт алыйм дисәң,
Табигатьне күзәт иң башта.
Һәрбер куак, һәрбер чәчкә анда,
Бер-берсенә комачауламыйча,
Бергә-бергә үрелә Кояшка... 

          II
Бәйрәм алларыннан ташпулатлар
Яктыралар яңа буяудан.
Вакыт уза,
Һәрни тузган кебек,
Буяулар да уңа берзаман.

Җил уңдыра, яңгыр суы юа, –
Бина кала, бина бирешми.
Безгә, энем, кешегә җылы биргән
Бина кебек булу тиешле.

Бәйрәмнәрдә булган мактауларга
Матур буяу диеп карыйм мин.
Шуңа хәтеремнән торып-торып
Миңа ныклы бина була алырлык,
Туганнарым, сезне барлыймын.

Бу дөньяда гыйбрәт алыйм дисәң,
Үз җаныңа күз сал иң башта.
Ятлар белән дөнья куганда да,
Алар белән җиңел булганда да,
Туганнарың юлда югалтма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев