Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Салисә Гәрәева: ЙӨГЕРЕК ЕЛГА КЕБЕК ГОМЕР ИТТЕМ…

АВЫЛНЫ САГЫНУ Җирдән китеп, ташка тамыр җәйгән Миллион кешеләрнең бере мин: Дистә еллар буе таш калада Авылымны сагынып йөримен. Кәҗә, сарык күрсәм куанам мин, Каз бәбкәсе сөеп юанам. Урманнарга керсәм, әллә кайдан Кузгалаклар дәшә, юалар. Каеннарга, тәүдә күргән кебек, Сокланып һәм сөеп төбәләм. Бөреләрен ачкан чәчәкләрнең Таҗ яфрагын иелеп үбә...

АВЫЛНЫ САГЫНУ
Җирдән китеп, ташка тамыр җәйгән
Миллион кешеләрнең бере мин:
Дистә еллар буе таш калада
Авылымны сагынып йөримен.
Кәҗә, сарык күрсәм куанам мин,
Каз бәбкәсе сөеп юанам.
Урманнарга керсәм, әллә кайдан
Кузгалаклар дәшә, юалар.
Каеннарга, тәүдә күргән кебек,
Сокланып һәм сөеп төбәләм.
Бөреләрен ачкан чәчәкләрнең
Таҗ яфрагын иелеп үбә алам.
Туфрак тарта. Иген кырларына
Юл китерсә, керәм арышка...
Мин шәһәрдә яшим. Җаным тулы
Авылымнан күчкән сагышка.
Язлар җиткәч, пары күтәрелгән
Кара җиргә тыгам учымны.
Көзен яшел, япь-яшь уҗымнары
Төсе белән ала һушымны!..
Шикәр кебек кала кочагында
Яшәсәм дә, җаным - авылда!
Йөрәк гүя елап басып тора
Басу уртасында - камылда!..
КЫР КАЗЛАРЫ ОЧКАНДА
Көзге көннең таңы сызылганда,
Тигез ара белән тезелеп,
Кыр казлары очып бара иде,
Кычкыралар иде, өзелеп.
Бу авазлар бөтен табигатькә
Соңгы сәлам булып тоелды.
Кыр казлары тавышыннан җиргә
Каеннардан яфрак коелды...
Соңгы сәлам, соңгы хатлар булып,
Сары яфрак очты җилләрдә.
Кыр казлары китә.
Килер язда
Исән кайтыр микән илләргә?!.
Соры болытлардан сәйлән сибеп,
Күңелләргә көзләр саркыды.
...Кыр казлары очып бара иде
Туган-үскән илләр аркылы.
ЮЛ ЙӨРИСЕ КИЛӘ
Әллә нигә шулай, әллә нигә
Дөнья гизеп, юл йөрисе килә, -
Иренемдә татлы тоз тәме.
Җилләр миңа чакыру булып исә,
Тавыш бирә кемдер: - Әй, Салисә,
Ишет йолдыз җиле искәнне!..
Йөрәктәге дәртләр тынгы бирми,
Очкычларның моторлары гөрли -
Галәм чиген кичә кораблар.
Җилфердәтеп җилдә ефәк ялын,
Әллә кая атлар чаба тагын...
Әллә үзем җиләм пар атта!..
Татар бул да, тартмас диген юллар:
Юл йөрибез - артта кала еллар -
Без куабыз бәхет артыннан.
Әллә нигә шулай, әллә нигә,
Дөнья гизеп, юл йөрисе килә:
Юл очында бәхет бар сыман!..
КОРЪӘН ӘЙТКӘННЕ ҮТӘ
Хак Тәгалә җаныбызны
Иманлы һәм хөр иткән.
Шушы гүзәл җиребезгә
Иңдергән безне Күктән.
Акыл, гамь һәм гайрәт биргән,
Биргән йөзнең күркәмен.
Изге Пәйгамбәр җибәргән
Һәм иңдергән Коръәнен!
Дәһшәт белән әлмисакта
Хисап мәйданы көтә.
Аллаһка инанып яшә,
Коръән әйткәнне үтә!
Фани дөнья - бәндәләргә
Сынала торган урын.
Изгелек ит, гыйбадәт кыл,
Бакыйга китмәс борын.
Ислам нурына орын!..
МАНЗАРА
Урап-урап Уралларны гиздем,
Кыяларга мендем үрелеп.
Кәрваннарга охшап, тау артыннан
Тезмә таулар торды күренеп...
Давылланып болыт кайнаганда,
Яшен атты утлы укларын;
Һәм төшерде кыеп кыядагы
Чал наратның яшел чукларын...
Бөркетләрнең, канат тибрәтмичә,
Биек күктә күрдем йөзгәнен.
...Һәм тетрәндем, күргәч тау күленең
Мөлдерәмә зәңгәр күзләрен...
ЯЛГЫЗ ХАТЫН
Күктә - бер Ай, Җирдә - бер ул ялгыз.
Җил шаяра, итәк кабартып.
Җилләре дә моңлы көйләр суза,
Ялгызлыгын аның яңартып...
Баласы юк - тормыш коралмады,
Чибәр түгел, түгел кыю да...
Ялгызы ул. Төннәр салкын аңа:
Бөтен дөнья боздай тоела.
Мөгаллимә иде. Нәзакәтле!
Инсаф, тыйнак, белә оятны.
Дорфа сүзләр, әрсез елмаюлар
Күңелендә рәнҗү уятты.
Очрамады бер үз ише - тиңе!
Өзелеп көткән иде югыйсә!
Язмышына рәхмәт укыр иде,
Берәү очрап: - Тиңем - син! - дисә.
Үтә еллар. Дәртләр сүнеп бара.
Ләкин сызмый, яшен агызып.
...Күктә йөзгән ялгыз сары Айдай,
Калган гомерен уза ялгызы.
УРАЛ-ТАУГА ҖАНЫМ АШКЫНА
Бөрлегәннәр җыйдым урманнарда,
Чишмәләрдән учлап су эчтем,
Ә кичләрен Айның алтын чәче
Чуарлады тыныч су өстен.
Кыялардан гел йөзтүбән - аска
Ыргып аккан ташкын яныннан
Мин үзәнгә төштем - Илмән - күлгә,
Чал тарихлы Миасс ягыннан...
Аяк баскан җирдә асылташлар
Сибелеште - качты үләнгә;
Алтын «кәүсәләре» җир астында -
Миасс дигән алтын үзәндә.
Ис китмәде алтын эзләренә -
Дусларымның эзе чакырды:
Армый - талмый гиздек таулы якны -
Искә алып Урал - батырны...
Мин хәзер дә ташлы сукмаклардан
Үрлим кебек өскә - яктыга:
Җаным һаман җырлы-моңлы, эшле
Урал якларына атлыга!..
КӨЗ
Көзге кичләр килә, көттермичә -
Кояш инде офык артында.
Үзе юк, ә биек болытларны
Буяп куйган кызыл алтынга.
Яфракларның тамчы кандай кызыл
Таплар булып коелган чагы;
Көз дөньяның йолдызларда, моңда,
Сагышларда коенган чагы!
Көз - көннәрнең, кышка йөзен борып,
Һәр таң саен суынган чагы.
Җилнең - моңга, Җирнең яңгырларда
Җылы дымга туенган чагы!
Учакларның, очкын сикерткәләп,
Ялкынланып дөрләгән чагы.
...Туган җирдә Уңыш бәйрәменең
Шатлык булып гөрләгән чагы!
БЕЗ КИТӘБЕЗ
Без китәбез. Безнең буын
Бакый йортка китеп бара.
Сукмак очы - томаннарда,
Буынара киләп сара...
Ярлы фатир, искергән өй,
Култыксасыз баскычларда
Безнең эзләр...Үкенечләр
Чыңлый тимер ачкычларда.
Кадере юк үткәннәрнең,
Кылган эшләр - ком да төтен.
Йөрәк итен кайгы телгән,
Еллар - хәлсез тәннең итен...
Гомере сызган өлкән буын -
Калмаган һич кирәгебез!
Бу җирдә, бу биналарда
Йөрер җиңел өрәгебез...
Балаларга күптән ят без.
Чәйнәде һәм төкерде ил.
Без китәбез.
Бәхилме син,
И, туган ил?!
Без - мең бәхил!..
КӨМЕШ ҺӘЙКӘЛ
Йөгерек елга кебек гомер иттем, -
Ярларыма ургып тулганмын.
Җимешләре пешеп, кызыл йодрык
Чөйгән зифа миләш булганмын!..
Тамырларым Урал ташларына
Учын сузып эзли дым татын.
Кайберәүләр әйтә: бәхетледер, -
Гел елмаеп йөри бу хатын!..
...Елмайган бар!
Әмма елаганны
Күрсәтмәдем ятлар күзенә.
Авыр яшим.
Әмма шигырьләрдән
Көмеш һәйкәл салдым үземә!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев