Салисә ГӘРӘЕВА: УЕЛЛАРГА КӨМЕШ БАЛДАК САЛДЫМ...
ТОРНАЛАР Исә җилләр, оча яфрак, Ачыла урман төпкелләре. Бик биектән җылы якка Оча торна төркемнәре. Мәрҗән кебек тезелгәннәр, Канатлары һава яра. Тәҗрибәле иң олы кош, Юлбашчыдай, алдан бара. Янәшәдә - чордашлары, Ара - тирә торкылдаган. Төркемне очлый өлкәннәр, Яшьләр бара тап уртадан... Алар - тәүге сәфәрендә, Ныгымаган канатлары; Колакларына киртләнгән...
ТОРНАЛАР
Исә җилләр, оча яфрак,
Ачыла урман төпкелләре.
Бик биектән җылы якка
Оча торна төркемнәре.
Мәрҗән кебек тезелгәннәр,
Канатлары һава яра.
Тәҗрибәле иң олы кош,
Юлбашчыдай, алдан бара.
Янәшәдә - чордашлары,
Ара - тирә торкылдаган.
Төркемне очлый өлкәннәр,
Яшьләр бара тап уртадан...
Алар - тәүге сәфәрендә,
Ныгымаган канатлары;
Колакларына киртләнгән
Очу, оту, карап бару...
Тәүге тапкыр авыр юлда,
Чит илләрне тәүге үтү.
Теләсәң - теләмәсәң дә
Юл канунын кабул итү...
Очкан уктай тезелгәннәр -
Бер омтылыш канатларда.
Киек кошлар диңгез кичә,
Ходай шулай яратканга!..
Юл яручы өлкән торна -
Бу корабның капитаны.
Бер караш, бер җилкенүдән
Юлдашлары аңлый аны.
Ул яшьләрнең геннарында
Мәңге калыр юлга тарта.
Киткән, кире кайткан саен
Яшь буынның көче арта.
Килер вакыт - өлкән кошны
Яшь бер торна алмаштырыр;
Һаваларда торналарның
Торкылдавы яңрап торыр!
Туган җирдә оя корып,
Алар бала үстерерләр;
Һәр ел саен көз аенда
Ерак юлга күз тегерләр.
Кешеләр һәм урман-сулар
Каршыларлар, озатырлар.
Очкан төркем башларына
Чыгар кыю, яшь батырлар.
Аларның үз кануннары -
Кешеләрнекедәй кырыс.
...Төп канунны үтәгәнне
Алмас давыл, кисмәс кылыч!..
ЙӨРӘГЕМДӘ ЯШИ ТУГАН ҖИРЕМ
Бытбылдыклы кичке басулардан
Өзек - өзек чакыру килгәндә,
Җыйнак инеш кояш нурларында
Елык - елык балкып көлгәндә,
Әрем исен, эссе, тын бетергеч
Киндер орлыгының исләрен
Чәчләремә җыеп, түбән очка
Мин уенга чыктым кичләрен.
Көтү кайткан авыл урамнарын,
Тәрәзләрдә яран гөлләрен,
Язгы ташуларны, үр башында
Дөрләп янган учак көлләрен -
Бөтенесен алып хәтеремә,
(Кино экранында күңелнең)
Үзем белән мәңге саклармын мин,
Сулышына кадәр үлемнең.
Илһам биреп җырга, күзләремә,
Йөзгә, сүзләремә нур өстәп,
Йөрәгемдә яши туган җирем -
Канат куеп миңа һәр эштә!..
ЯШЬ ЯҢГЫРЛАР
Яңа язлар килде әйләнеп,
Яшь яңгырлар сипте сәйләнен.
Кояшы да аның сипкелле,
Авызы ерык малай шикелле!..
Үләннәр башларын калкыта,
Агачлар күпертә бөресен;
Күкләрдән торналар чылбыры
Ерактан кайтканны күрерсең!
Йөрәгем сәбәпсез сикерә, -
Йөгертә гөрләвек артыннан.
Яшь ләйсән яңгыры сибәли:
Һәр тамган тамчысы - алтыннан!
ТРОИЦКИДА
Дала уртасында яшел кала.
Җилләр килә аңа дүрт яктан.
Көзләр аның якты үрләрендә
Усак, каеннарга ут яккан.
Дүрт ягыннан аңа дала килә,
Кылганнарның чәчен агартып;
Троицкига киләм, юллар кичеп,
Җан алгысып киләм, кан тартып.
Тукай урамыннан атлап барам,-
Ташлар сөйли кебек тарихын.
Далалардан, һавалардан тоям
Үз халкымның көчле, бай рухын.
Күкрәк ачып дала җилләренә,
Дала капкасында тора ул.
Хәтерләргә безнең, тарих булып,
Гасырлардан нәгърә ора ул.
Һиндстаннан килгән кәрваннарның
Җилгә очкан тояк эзе дә.
Бик соң эчкән дала кымызларын, -
Тукай өчен үзәк өзелә...
Уелларга көмеш балдак салдым,
Халкым гадәтләрен кабатлап.
...Троицкида йөрим. Дәшеп тора
Дала якка илткән тарафлар...
ВӨҖДАН
Үзәк өзеп, җанны сызландырып,
Искәрмәстән сине өтә ул;
Җимерелгән тарих, куылган ил
Өсләреннән очып үтә ул!..
Рәнҗетелгән ана, үксез бала
Күз яшьләрен даим эчә ул;
Бер хаксызга читкә этәрелгән
Дус артыннан диңгез кичә ул.
Очып барган чакта тотылмаган,
Кулга эләкмәгән җиңү ул;
Якты талант килеш, язмыш кушып,
Яңгыр булып җиргә сеңү ул!
Икмәк төсе күрми, хәсрәт чигеп,
Дүңгәләктәй гомер итү ул;
Нахак гаеп белән тоткынлыкта
Гаделлек һәм ирек көтү ул!..
Ул гел минем күкрәгемдә яши -
Рәхмәт инде - сулый, тере ул!
Һәр адымда юлга нурын сибеп,
Иман исеменнән сөйли ул!..
ӘНКӘМ ТЕЛЕ
Чуер ташлар аша йөгереп, чыңлап,
Җырлап аккан чишмә моңнарын,
Чыклар кунган үлән, җилләр каккан
Яшел шәлле урман тыннарын
Җыйган минем газиз ана телем!
Күке өнен, былбыл сайравын,
Чүкеч тавышларын, егетләрнең
Болыннарда чалгы кайравын,
Уклар сызгыруын, елкыларның
Җир тетрәтеп дала иңләвен, -
Бөтенесен халкым сөйләменең
Татлы авазына тиңләдем!
Минем телдә кайгы ыңграшуы,
Мең ыруның уртак сүзләре,
Коба чыңы, акбүз ат кешнәве,
Эшчән бал кортлары безләве...
Минем телнең, шом һәм кайгы салып,
Яңгыраган соңгы исеме
Дала кичеп, таулар, сулар кичеп,
Саклап килә рухи җисемен!
Ул - пәйгамбәр теле, шагыйрь теле!
Кырык үлем аша кичкән тел!
Табигатьнең, Җирнең, Галәмнәрнең
Серле матурлыгын эчкән тел!..
Туган илнең телләр бакчасында
Ул үз моңы белән дан тота.
Халкым белән мине берләштерә,
Җырлы йөрәгемне балкыта!..
ЯШЕЛ ТАЛЛАР
Яшел таллар,
Ап-ак яңа карлар -
Бер карауга кызык.
Иртәләде кары белән ак кыш,
Ел фасылын бозып...
Өзелә дә төшә тал яфрагы,
Кар өстенә куна.
Яфрак туңа ап - ак кар өстендә, -
Мин өшедем шуңа!....
Аерылышты юллар.
Сине уйлап
Сызып йөрим һаман.
Синсез туңам,
Кар өстенә кунган
Яшел яфрак сыман...
АГАЧЛАРНЫҢ ҮЗГӘ СӨЙЛӘШҮЕ
Агачларның үзгә сөйләшүе:
Пышылдаулар, ымнар, тылсымнар,
Һәр яз саен шаулап яфрак ярган
Урманнарым исән булсыннар.
Шауласыннар язгы җылы җилдә,
Давылларны исән кичсеннәр;
Туган җирдән шифа тулы дымны
Армый - талмый, туймый эчсеннәр.
Ямьләп безнең гүзәл җиребезне.
Мәңге шулай шаулап торсыннар;
Киек кошлар, һәр агачны сөеп,
Җылы, тыныч оя корсыннар.
...Агачларның үзгә сөйләшүе -
Пышылдау да, ым да, күләгә...
Әзер булыйк яшел урманнарга
Гашыйк күңел белән түләргә!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев