Мәдәни җомга

Салисә ГӘРӘЕВА: ТАРТА ИКӘН ҖАНЫҢ БИЕКЛЕККӘ, КҮТӘРЕЛ СИН АҢА, ЮЛ САБЫП...

ТАУ СУКМАГЫ Биеклеккә юллар - хезмәт аша. Җәяүленең авыр сукмагы. Әмма таудан гаҗәп якты була, Якын була шәһәр утлары! Яктырак та, якынрак та сыман Йолдызлары Күкнең, Айлары. Ераклаша ләкин дусларыңның Уч җылысы, сулыш кайнары... Үргә менгән саен балкый карлар, Мәңгелек Кыш суза ак тунын. Үзең ләкин бик кечкенә сыман, Кадре...

ТАУ СУКМАГЫ

Биеклеккә юллар - хезмәт аша.
Җәяүленең авыр сукмагы.
Әмма таудан гаҗәп якты була,
Якын була шәһәр утлары!

Яктырак та, якынрак та сыман
Йолдызлары Күкнең, Айлары.
Ераклаша ләкин дусларыңның
Уч җылысы, сулыш кайнары...

Үргә менгән саен балкый карлар,
Мәңгелек Кыш суза ак тунын.
Үзең ләкин бик кечкенә сыман,
Кадре арта бара вакытыңның.

Тәңрегә син - бер кул сузымында.
Тау сукмагы дәшә югары.
Үзе дәшә, Киек казлар юлы
Томаннарда кала югалып!..

Упкыннарның анда үз җыры бар:
Тарлавыклар көлә шаркылдап;
Күзне камаштырып, тау башлары
Җемелдәшә томан артында!..

Тау сукмагы сине алга дәшә.
Илдәшләрең менә эзеңнән.
Йолдызлары...Әллә күзләрме ул -
Маяк кебек Күккә тезелгән?!

Тарта икән җаның биеклеккә,
Күтәрел син аңа, юл сабып.
Хәерле юл! Якты, җиңел булсын
Офыкларга тарткан сукмагың!..

РӘХМӘТ

Урманнарым!
Рәхмәт олы җаныгызга!
Агачларым, рәхмәт, рәхмәт барыгызга!
Җилләрдә сез яфракларны көйрәттегез,
Һәрчак безне уйланырга өйрәттегез...

Чишмәләрем!
Тавышыгыз көмеш-көмеш!
Йөрәгемдә сүнмәс моң бар - сезнең өлеш!
Балачактан миңа җырлар көйләдегез,
Халкым ничек яшәгәнне сөйләдегез...

Рәхмәт сиңа,үскән җирем, мең, мең рәхмәт!
Синең белән һәр очрашу җанга рәхәт!
Йөрәгемдә ялкын, сөю, гамьнәр - чиксез!
Бер балаң мин, туган җирем,
Мин юк синсез!..

ТУГАН БУСАГАМ

Карлыганның кара җимешендә
Татарымның балкый карашы.
Әремнәрдә кайгы-хәсрәт тәме,
Упкыннарда - Җирем ярасы...

Юллар гизеп, кая борылсаң да
Тап булырсың чая татарга:
Тамыр җәйгән җирен яшәртә ул,
Форсат бирә чәчәк атарга!

Себердәме, Идел буендамы,
Даладамы, тау йә үрдәме, -
Бер тән, бер җан булып татар яши,
Уртак, газиз бөтен күргәне.

Ач чагында ул икмәген суза,
Авызыннан өзеп булса да!
...Кайда татар - шунда туган өем,
Туган җирем, туган бусагам!..

СЕРДӘШ КАЕНЫМ

Хәтеремдә һаман күк күкрәтә
Кайгыларның кара болыты.
Вакыт үзе җылы тыны белән
Күз яшьләрен тора корытып.

Бакчамдагы ялгыз каенымны
Җилфердәтеп җилләр иделәр.
Күршеләрем: мондый елак каен
Кайгы чакыра ул, диделәр.

Каенымның андый гаебе юк,
Гомерем буе аны сынадым, -
Иңнәремне кайгы сарган саен
Каенымны кочып еладым.

Вакыт йола, хәсрәт онытыла,
Күкрәүләре уза болытның;
Ничә еллар елап, Каенымны
Яшем белән генә корыттым!..

Чыдамады минем хәсрәтемә -
Ярамады ачы күз яшем!
...Корыса да, йөрәк ярылудан
Саклап калды Каен-сердәшем!

НАМУСЛЫГА ЯШӘҮ ҖИҢЕЛ ТҮГЕЛ

Намуслыга яшәү җиңел түгел,
Һәм элек тә җиңел булмаган!
Усал телләр җанын телгән аның,
Җәфа күргән каты куллардан.

Хөрлеген дә кеше мәңге көрәш,
Ут һәм кылыч аша яулаган;
Һәм Яшәүнең мәңге изгелекне
Яклау икәнлеген аңлаган.

Намуслыга иң кадерле нәрсә -
Гаделлек һәм шәхси хөрлеге.
...Һәм шуларны яклау көрәшендә
Кирәк...намуслылар берлеге!..

СОКЛАНУ

Яшьлек аңа инде кул изәгән,
Көзге моңсу көннәр - иңендә.
Ир-егетләр аның яшен сорый:
Кырык бардыр инде кимендә?

Ә ул күптән йөри җиләклектә -
Биш дистәне инде ваклаган.
Тик күзләрдә, горур адымнарда
Яшьлегенең дәртен саклаган!..

Ул кызына әле сердәш кебек,
Аерымлыклар чиге - томанда.
Апа белән сеңел шикеллеләр
Икәү бергә басып торганда...

Киемнәрдә - кызлар пөхтәлеге,
Адымнары җитез, дәртлеләр!
Ир-егетләр аңа, ихлас дәшеп,
Сокланышып мактау әйттеләр.

Чәчләрендә әле кар эзе юк,
Карашларын кырау сукмаган.
...Тик үз тиңе - өзелеп яратканы
Сукмагына әле чыкмаган...

ЯШЬЛЕК ГОРУР БУЛА

Яшьлек горур һәм тәкәббер була:
Син Галәмнең гүя кендеге!
Язмышның бер селтәнүе җитә -
Ачылып китә кемнең кемлеге!..

Акыллыга шул ишарә җитә
Үз-үзенә бәя куярга.
Ләкин ничек шашкын йөрәк белән
Тормыш аранына сыярга?!

Китә көрәш, китә аяк терәш.
Төз умырткаң шунда сынала!
Шундый кырыс без яшәгән заман -
Корыч холыкны да сыга ала!..

Син сыгылма!
Йөрәк ялкынына,
Рухың саулыгына инан да.
Килми калмас Бәхет!
Рәхәт булыр,
Күкрәгеңә Җиһан сыйганда!..

Тәкәбберлек үткән.
Тик горурлык
Һәм Иманың алга әйдәгән.
Алар сиңа очар канат биргән,
Азат иткән бөтен бәйләрдән!..

ВӘГЪДӘ БИРМӘ

Вәгъдә бирмә,
Ашыгып вәгъдә бирмә:
Уйла башта, уйла җиде кат!
Вәгъдәң бозып,
Бәхетеннән язсаң,
Үкенерсең үзең мең кабат.

Вәгъдә бирмә,
Антың бозар булсаң,
Уйла башта, уйла җиде кат!
Вәгъдәләргә
Мәңге тугры калып,
Сүзең үтә, янып мең кабат!..

Вәгъдә бирмә,
Ашыгып вәгъдә бирмә,
Йөрәгеңдә ышаныч булмаса.
...Әйткән вәгъдәләрен үтәмәгән
Кешеләрне сагыш, моң баса!..

КИЛДЕ МУЗА - ШИГЪРИ ФӘРЕШТӘ

Очар кошлар Айның экранында
Җилпегәндә кыйгач канатын,
Мин, кызыгып, Җирдән карап тордым,
Сихри манзараны яратып!

Төнге кошлар алтын Ай табагын
Кисеп очты тыгыз төркемдә.
Мин канатлы булсам, йолдызларга
Очмый калмас идем бер көн дә!

Язмыш миңа башка канат бирде -
Урал туфрагына китерде,
Сандалларга салып чыныктырды,
Мартеннарга гашыйк иттерде!..

Урал мине үкереп торган завод
Цехларына кертеп сынады.
Җаным шунда мартен тынын тойды,
Җир сулышын шунда тыңладым.

Очар җанлы идем. Биек Күкләр
Дәшеп торды мине Гарешкә.
Җыр айкалды йөрәгемдә - миңа
Килде Муза - шигъри фәрештә!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: