Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Салисә ГӘРӘЕВА: КАБАТ КИТӘР ӨЧЕН КАЙТМАДЫМ…

КЫЗЫЛ ЯФРАК Җил чыкты да, Өзеп алып китте Каен яфрагының сарысын. Шул хәбәрдән Курку биләп алды Яшел каеннарның барысын. Кызыл төлке кебек, Шыпырт кына, Сиздермичә аяк эзләрен, Картлык моңсулыгы Талгын гына Өстебезгә иңә көзләрен... Сары яфрак итеп, Сайлап-сайлап Ул очырта якты көннәрне. Сары көзләр Салкын бакый йортка Алып китте әллә...

КЫЗЫЛ ЯФРАК
Җил чыкты да,
Өзеп алып китте
Каен яфрагының сарысын.
Шул хәбәрдән
Курку биләп алды
Яшел каеннарның барысын.
Кызыл төлке кебек,
Шыпырт кына,
Сиздермичә аяк эзләрен,
Картлык моңсулыгы
Талгын гына
Өстебезгә иңә көзләрен...
Сары яфрак итеп,
Сайлап-сайлап
Ул очырта якты көннәрне.
Сары көзләр
Салкын бакый йортка
Алып китте әллә кемнәрне...
...Мин үзем дә
Көзге өрәңгедән
Өзелгән бер кызыл яфракмын:
Мин ашлармын
Алтын бөртек үскән
Бер кантарын
Туган туфракның!..
БЕР КАЙТЫРМЫН
Бер кайтырмын әле туган йортка,
Әллә кайчан күңел очына!
Бер кайтырмын әле - җәй йә кышын,
Ачкыч кысып кайнар учыма!..
Каршы чыгар күршем. Мин әйтермен:
Кабат китәр өчен кайтмадым!
Ачкыч миндә. Көттем, майлар җитеп,
Алмагачлар чәчәк атканын.
Мин ачармын туган йорт ишеген
Шыңгырдатып. Күңел ашкыныр!
Эндәшермен: Ата-анам нигезе!
Йә, исәнме! Кайтты качкының!..
Стенадан миңа сәлам бирер
Туганнарның күмәк рәсеме.
Тик беркем дә кайтмас бу нигезгә -
Аларның тик калган исеме...
Ут ягармын. Мичтә ялкын дөрләр.
Моңсу караш төбәп ялкынга,
Хәтерләрмен үткән елларымны,
Янган мичнең утырып каршында.
Бер кайтырмын. Ачкыч янда йөри.
Җәйме, кышмы - әйтү икеле.
Морҗабыздан ургып төтен чыгар
Туган җиргә сәлам шикелле!..
ҖӘЙ ҖӘЙЛӘДЕМ
Гаҗәп матур, җылы җәй җәйләдем:
Каен чугын башка бәйләдем;
Ат эчердем елга уртасында,
Эчтем җәйнең салкын әйрәнен, -
Гаҗәп матур бер җәй җәйләдем ...
Серкәләнгән арыш арасыннан
Зәңгәр гөлләр җыйдым бер учма:
Тар басмада ак сөлгеләр юдым,
Ак бауларга элдем, кер учлап,
Син елмайдың миңа, гел очрап.
Гаҗәп матур җылы җәй җәйләдем.
Якты көннәр килде, нәүбәтләп.
Көннәремә шатлык юлдаш иде,
Ә төннәрем ... ялгыз булмас иде:
Иҗат иттем янып, әйбәтләп.
Гадәттән тыш хәлләр кичермәдем.
Җырга ялган хисләр күчермәдем -
Яхшылыкка гына әйдәдем;
Дуслар белән үтте бәйрәмем.
Гаҗәп матур бер җәй җәйләдем!..
САБЫРЛЫК
Кайгы йөри кеше башларыннан -
Ачысына хәйран калырлык!
Тик Пәйгамбәр әйткән хәдисендә:
Кайгыларда кирәк сабырлык!..
Чәчләр йолкып, бит - күзеңне тырнап,
Әче аваз белән илереп
Бәргәләнмә - халык күреп тора
Кайгы эчкәнеңне, тилмереп!..
Шашма, тыел! Тешләреңне кыс та,
Яулыгыңны бәйлә төшереп.
Сиңа гына килгән кайгы түгел, -
Белә аны, белә кешелек!..
Күкрәгеңдә ялкын дөрләсә дә, -
(Ул бик озак торыр яңарып!)
Вакыт үзе сиңа дәва булыр,
Чәчең генә калыр агарып...
Күзләреңнән яшең түгелсә дә,
Ныклыгыңа хәйран калырлык!
Башың күтәр, тыңла акылыңны,
Юлдаш булсын сиңа сабырлык!..
ҮЛЕМ
Көтмәгәндә давыл, гарасаттай,
Искәрмәстән ега аяктан.
Ходай безне Җиргә вакытлыча -
Кунак итеп кенә яраткан!..
И, шашабыз, мәңге яшәүләргә
Ашкынабыз, дәгъва итәбез.
Мәңгелеккә килгән кеше кебек,
Янып-ярсып гомер итәбез!..
Туймас кебек булып, комсызланып
Мал җыябыз - дөнья кирәген.
Яратудан, матурлыктан шашып
Гарешләргә оча йөрәгем...
Ә китаплар! Уку залларының
Тылсым тулы, серле тынлыгы!
Әле генә балам үсә иде, -
Сөйләшә һәм йөри оныгым.
Бәхет килде, диеп оран салсам,
Килгән икән соңгы казасы!
Тәкъвалыкны онытып яшәлгән шул, -
Соңармыйча килә җәзасы...
ТУЛБАЙ - ГОМЕРЕМ БАШЫ
Яшьлегемдә хыял дулкыннары
Еракларга дәшеп елмайды.
Өлкән туганнарым үрнәгендә
Ташлап киттем мин дә Тулбайны.
Сөрмәт үрен үткәч туктадым да,
Авылыма борылып карадым:
Гади авыл.
Ләкин хәтеремдә
Калыр сыйфатлары бар аның!..
Түбән урам ягы - Тиргәвешле,
Югары урам - яшел Сөрмәтле.
Балачактан тоеп, аңлап үстем
Туган авылыма хөрмәтне.
Яшеллеккә чумып утыра ул,
Һәр өй саен - гөлле бакчалар.
Үпкәләмим бер дә, гел үз итеп,
Сәер кушамат та таксалар...
Сабантуйлар анда гөрли иде,
Ат чабышы, көрәш, йөгерү...
Ник Тулбайда гына узмаган соң
Шунда дөрләп киткән гомерем?..
Алда - максат иде. Аңа кадәр
Барасы да әле, барасы!
Язмышыма шулай кереп калды
Идел белән Урал арасы.
Әйе, миңа гомер уртасында
Көтелмәгән бәхет елмайды.
Тик исемнән бер дә чыгармадым
Гомерем дөрләп киткән Тулбайны!.
БАСУДА
Арыш арасыннан барам.
Тар гына сукмак дәшә.
Тургайлар сайрый биектә,
Моңлы урман - янәшә.
Эссе кояш йөзеп барган
Болыт эченә керә:
Болыт күләгәсе җирдән
Басу буйлап йөгерә.
Бытбылдык килеп чыга да,
Арыш дулкынын ярып,
Алга әйди - оясыннан
Апкитә, алдан барып!..
Җылы җил исеп куя да,
Арыш кыры тирбәлә,
Җил уңайга чәчләремне
Җилфердәтеп җибәрә!
Кая барам? Хәтерләмим!
Исемдә - үсмерлегем!
Аста - Җир, басу, өстемдә
Кояш һәм зәңгәр күгем!
Исемдә татлы халәтнең
Дулкынлы мизгелләре:
Тузган чәч, хыялый йөрәк,
Кулымда - кыр гөлләре.
И, Туган җир! Куеныңда
Сөелеп, буйга җиттем!
Һәм синдә башланган юлдан
Иркен дөньяга киттем!..
Инде кайттым! Сәфәрләрем
Әйләнеч юлга тартты.
Кайгыда да, шатлыкта да
Җәсәдем, күңелем, җаным
Бер сиңа, сиңа тартты!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев