Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Салават Рәхмәтулла: Боргаланып аккан сулар сыман, Бу дөньядан узып барышым…

Халык тудырмаса, шагыйрь тумый, Шагыйрь үлми, халык үлмәсә...

(Танылган шагыйрь Салават  Рәхмәтулланың тууына 80 ел)


  * * *
Мин дөньяга әйтеп килмәдем бит, 
Кемнәр белгән минем туасын?! 
Үзем тумас элек барысын да 
Кем әзерләп миңа куйган соң?

Туасымны әллә кайдан белеп, 
Матур исем сайлап куйганнар. 
Көтеп торган мине йомшак куллар, 
Тәмле ашлар, җылы юрганнар.

Газиз әнкәм, көн-төн йокламыйча, 
Айлар буе көткән, күп көткән... 
Язлар, җәйләр, көзләр, кышлар көткән, 
Кошлар юлы көткән, күк көткән.

Серләренә төренеп, юллар көткән, 
Кавышулар көткән, сагынсам. 
(Юлга сала торган законнар бар, 
Юлларымнан читкә тайпылсам...)

Сокланырга зәңгәр кичләре бар, 
Таңнары бар көтеп алырга. 
Үзәкләргә үтәр җилләре бар, 
Давылы бар каршы барырга...

Җаныма ни кирәк – барсы да бар 
Шушы якты дөнья йөзендә. 
Күгемнең дә куе зәңгәрлеге 
Зәңгәрләнә зәңгәр күземдә.

Галәмемә йолдызларын тезеп, 
Ай элгәннәр, кояш элгәннәр... 
Мин дөньяга әйтеп килмәдем бит, 
Туасымны алдан белгәннәр!..


МИНЕМ ТАВЫМ

        Һәр шагыйрьнең үз тавыдыр... 
                            Роберт Миңнуллин

«Уралым!» дип, дала малайлары
Кунаклаган Уфа тавына...
Очлытавым!
Кала ташларына бәрелә-сугыла,
Шигырьләрем сине сагына.

Җырлы-гармунлы туган як, 
Шигырьле туган авыл: 
Минем дә тавым бар монда –
Очлытау дигән тау ул!

Түбәсенә менеп бассам, 
Җырлар ургылды җаннан. 
Ләкин... Уфа да, Казан да 
Күренми торды аннан.

Эстәрле күренде – киттем, 
Балта салып биштәргә: 
Төзүчеләр кирәк икән 
«Бөек төзелешләр»гә!

Төзүчеләр дә җырларга 
Лаек икән, чыннан да!
...Уфа да, Казан да никтер 
Күренмәде моннан да...

Вузда белдем (бу кадәр күп 
Белер идем кайларда?!): 
Казан Иделләрдә икән, 
Уфа – Урал тауларда!..

...Балта тота белгән куллар 
Каләм дә тотты әле. 
(Каләм тота белмәгәннәр 
Кулга да сукты әле...)

Уфага да, Казанга да 
Шигырьләр китә торды: 
Минем шигырьләрне алар 
Китаплар итеп бастырды, 
Җырлар да итә торды!..

Шагыйрь таулы була! Өмет 
Юк таусыз калганнардан...
...Очлытавымның түбәсе 
Күккә тигәндер – күренгән 
Уфалар, Казаннардан!..

Кайтып, Очлытауга менсәм – 
Җырлар ургыла җаннан: 
Мәскәүләр, Парижлар хәзер 
Күренә миңа аннан!..


БУРАННАР

Кыш – бураннар чагы...
Бүген тагы
Дворниклар таңнан торганнар:
Кала урамнарын көртләр баскан,
Төне буе шашкан бураннар...

Каладагы буран буранмыни?
Авылдагы буран бурандыр...
...Мин яшәгән йортка салган карны
Хәзер
Кемнәр көри торгандыр...

Шунда тудым!
Тордым!
Оя кордым!
Чәчтем-урдым!
Ауса – терәдем!..
Бишмәтемне читәннәргә элеп,
Таңнар саен карлар көрәдем!..

...Ничә еллар мин калада хәзер
(Кабул булды хатын теләгән...):
Җәй үтеп,
Бер чалгы селтәгән юк,
Кыш үтеп,
Юк карлар көрәгән...

...Кала урамнарын көртләр баскан, 
Дворниклар таңнан торганнар... 
Калаларда буран буранмыни? 
Авылда ул 
Иң чын бураннар!..

Авылым да
Таңнан уянгандыр,
Авылда бит һаман йөрәгем...
...Импорт дублёнкамны салып ташлап,
Тротуардан карлар көрәдем...


АГА СУЛАР

Узган гомер кире кайтмый, 
Сулар үргә акса да...

                                Халык җыры


Башкаемны учларыма кысып, 
Бата-бата тирән уйларга, 
Күзләремне тутырып карап торам 
Боргаланып аккан суларга...

Аккан сулар, гомер юлы сыман 
Башлана да җырлап-чылтырап, 
Күкрәк көче белән җир актара, 
Беркемнән дә тормый юл сорап.

Чирәм яра, таулар булса – тишә, 
Ташлар булса – кисә: юл сала! –
Елга булып, диңгезгә юл ала, 
Чыккан чакта чишмә булса да.

Ярларына сыймый шаулап ага, 
Диңгез шиңәр сыман – туктаса. 
(Үзе диңгез булыр иде, ярлар 
Чытырдатып кысып тотмаса...)

Аккан сулар – узган гомер сыман... 
Бата-бата тирән уйларга, 
Күзләремне тутырып карап калдым 
Боргаланып аккан суларга...

Эх, боралмам гомерем агышларын, 
Боралсам да сулар агышын!..
...Боргаланып аккан сулар сыман, 
Бу дөньядан узып барышым...


ГАРМУН

                   Рамил Шәриповка


Туган йортка кайтсам, күршем керә, 
Гармун белән керә... Уйлыйсың: 
«Тагын елар инде...» 
– Уйна, җаным!.. 
– Юк, син, брат, моңлы уйныйсың...
Һәм гармунын тезләремә куя: 
Каешларын салам иңнәргә.
...Сагындырган туган-үскән җирләр, 
Сагышларны сөйлим кемнәргә?..

Аңламаслар, тыңламаслар барыбер. 
Телләренә басам гармунның, 
Күрекләре өзелердәй тартам
(Ни икәнен беләм зар-моңның...)

Ә күршемме?.. Башын читкә борып, 
Керфекләрен сөрткәч эндәшә: 
– Бигрәк моңлы уйнатасың, брат, 
Елатасың, брат, мең яшә!..

«Мең»нәр яшәү тәтемәс тә... ләкин
Вакыт җитми китмик, и җаным!
Ә уйнауга килсәк...
Гармуның шәп:
Күрекләре тулы моң аның...


                * * *
Сине үзем уйлап чыгардым мин
Һәм
Төшемдә күрдем соңыннан,
Зәңгәр күлдә йөзгән аккош сыман,
Йөзеп килдең зәңгәр болыннан.

Күзләреңнән моң сирпелә иде, 
Нур бөркелә иде йөзеңнән. 
Кулларыңда зәңгәр чәчкә иде, 
Толымнарың иде тезеңнән.

Ал томаннар күтәрелеп калды 
Без елмаеп узган болыннан... 
Өннәремдә зәңгәр болыннардан 
Табалмадым сине соңыннан.

Табалмадым, ләкин табармын мин, 
Танырмын мин сине төсеңнән: 
Күзләреңнән моң сирпелеп тора, 
Нур бөркелеп тора йөзеңнән. 
Кулларыңда синең зәңгәр чәчкә, 
Толымнарың синең тезеңнән...

 

ОЧРАШУЛАР


Таулар белән таулар очрашмый да. 
Кеше белән кеше очраша:
– Хәлләр ничек?.. 
«Ничек хәлләр?» – диеп, 
Әллә кемнәр туктап сораша.

Танышлар да кебек...
Түгелләр дә.
Кайда? Кайчан күрдем үзләрен?..
Үз хәлләрен сөйлиләр дә... миннән
Көтә алар җавап сүзләрен.

Һәм... яңадан сөйли башлый алар:
– Тулай торак!..
– Кызыл почмаклар!.. –
Шигырь кичәләре уздырганбыз, 
Хәтердән дә чыккан ул чаклар.

...Күпме кала,
Күпме авылларда
Күпме шигырь сөйләп кителгән!
Шагыйрьләргә охшап йөрелгән бит:
Автографлар бүләк ителгән...

Шагыйрь булып булмый,
Туган халкың
Шагыйрь итеп сине белмәсә.
Халык тудырмаса, шагыйрь тумый,
Шагыйрь үлми, халык үлмәсә...

...Хәлләремне, җанкисәккәйләрем,
Сез аңлагыз минем җыр аша:
Узып барабыз без
Кылдан нечкә,
Кылычлардан үткен чор аша!..

 

КОЯШ АРТЫННАН ЙӨГЕРӘМ

Көннеке көндә бетмәде: 
Өелеп калды эшләр. 
Ашаган ашлар аш түгел, 
Төш булмас күрер төшләр.

Сәгатьләрнең кайсылары 
Кем белән зая узган? 
Вакыт, ашыкма беразга, 
Вакытың булса кызган!

Минутларның ничаклысын 
Ниләргә сарыф иттем? –
Баеп барган кояш сыман 
Кызара ике битем.

Кояш артыннан йөгерәм, 
Җаннарым тала-тала: 
Көннеке көндә бетмәсә, 
Елныкы... елга... кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев