Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рүзәл МӨХӘММӘТША: СЫЗДЫМЫ ҖАН – ҖЫРЫМ БӨРЕЛЕНӘ...

Вакыт җәнапләре Шыбыр тирдә кеше - дөнья куа, Кызулана һаман Җир күчәре: Беләбез бит күбекләнеп чапкан Атның беркөн янып үләчәген... Тик сөялеп әлиф-таягына, Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп, Юл читендә басып карап кала Карт мосафир - Вакыт җәнапләре. Этә-төртә һәркем, уза, туктый, Светофорның сары төсе - алга! Төннән дә көн ясый неон...

Вакыт җәнапләре

Шыбыр тирдә кеше - дөнья куа,
Кызулана һаман Җир күчәре:
Беләбез бит күбекләнеп чапкан
Атның беркөн янып үләчәген...

Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир - Вакыт җәнапләре.

Этә-төртә һәркем, уза, туктый,
Светофорның сары төсе - алга!
Төннән дә көн ясый неон утлар -
Чабыш яңабаштан кабатлана.

Тик сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап кала
Карт мосафир - Вакыт җәнапләре.

Ашыгырга ашыкмыйбызмыни? -
Барыр җир бер - шунда бетәр эзләр:
Шикләнмәгез - соңгы тукталышка
Соңармыйча барып җитәрбез лә...

Һәм сөялеп әлиф-таягына,
Исе-һушы китеп, гаҗәпләнеп,
Юл читендә басып карап калыр
Карт мосафир - Вакыт җәнапләре.

Алыну

(Этюд)

Дивары шартлады,
яшьләрен-картларын -
ук-кылыч тотарлык
һәммәсен вә барын -
иң алгы сафларга
чыгарып бастырды
башкала.

Кан тулды авызга,
җаннарны каезлап,
эчкәрәк үттеләр,
эчкәрәк, явызлар -
берәүләр җиңгәндә
әкренләп җиңелде
башкалар.

Кич җитте аннары,
вә шәһит каннарын
агызды Казансу,
вә Көннең кайнары
пыш килеп елгада,
куз сыман, бер тында
сүрелде.

Сүрелде... Ярар, хуш!
Җамнарда - аракы.
Манара өстеннән:
«Кар-р!» - диде каракош,
бу - азат башкала
ишеткән иң соңгы
сүз иде.

Трамвай

Шып - туктады трамвай.
Ишекләре
Ачылдылар, дәшеп түренә.
Анда - тузан, монда - тузан,
Күңел
Шул тузанга ипләп күнегә.
Артта - бер буш урын һәм кайсыдыр
Шунда атлый, ертып халыкны...
Эссе.
Бөркү.
Тирә-юнь кызумы,
Әллә кан гәүдәдә талыкмы?

Киттек.
Кая, кая бара трамвай,
Утчыбыкка ышкып мөгезен? -
Мин берүзем киткән идем моннан,
Инде кайтып киләм берүзем...

Шакы-шокы трамвай.
Ә тәрәздә
Дым җыелган.
Таныйм, һай, таныйм:
Яңа йортлар - нинди таныш йортлар!
- Трамвай бу урында туктамый...

Шакы-шокы трамвай.
Ә тәрәздә -
Яшь микәнни бу дым? Шик килде.
Кызыл шәфәкъ сүнә яшьле шәмнең
Сүрән уты сүнгән шикелле...

Ә тәрәздә - көннәр артта кала.
Шушы трамвай кебек, кимендә
Мин дә бер тукталыш телим җанга!
Һәм шулвакыт - теләмимен дә...

Төшерделәр.
Ишек - шып - ябылды.
Мин атладым ялгыз яңадан
Шулкадәрле якын һәм шулкадәр
Якын түгел булган каладан...

Трамвай китте.
Хәзер, йөртүчесе
Ашыкмыйча, аваз салачак:
- Трамвай - китте. Һәм бу тукталышта
Башка инде туктамаячак...


SOS!

Хранимая Богом...
РФ Дәүләт гимныннан


- Мин поездның тоннель тамагына
Тыгылганын аңламадым тәүдә.
Чәчрәп китте вагон, яуды таш-тау,
Кысып куйды, башны ватты башта.
Челпәрәмә гәүдә...

- Батабыз! - дип тамак ерта кораб.
- Батабыз! - дип ярлар ала хәбәр.
Тын кысыла, илнең йокысы бар -
Мәрттә, мәрттә... Һава бетә сулар!..
Йә хуш, Аллаһ әкбәр!..

- Хозурыңа барыш, Илаһым, и!
Ник карашың синең шундый уйчан?
Күпме түзеп, аска оча очкыч,
Күкне сөзеп, аска оча очкыч,
Җаннар өскә оча...

Һәр тарафтан килә бу авазлар -
Җирдән, судан, күктән! Шагыйрь үкси...
Каләм карасына мул катышкан
Яшьләреңне, һәлакләрдән тыш та,
Саулар өчен түк син...

Саулар - әзер чимал мәрсиягә,
Язылмаган күпме бәет әле! -
Аяк тырнагыннан мигә хәтле
Иң бәхетле илнең иң бәхетле
Яңа мәетләре...


* * *

Мин - бер җырчың.
И милләтем!
Нишлим -
Җан сыздымы, янә җыр сузам...
Мохтаҗ түгелсең, юк, беләм, беләм,
Яшәрсең син минем җырсыз да!

Гасырларны имин кичкән кебек,
Тыңлап дала моңын һәм көен...
Булганымны,
Барлыгымны бүген,
Буласымны белмәгән көе.

Мин бер җәрәхәтең йөрәгеңдә -
Әрним,
Сызлыйм,
Янам -
Юк дәва!
Әмма, зинһар,
Шушы сыкравымны
«Бетүемә...» диеп бутама!

Бу йөрәк нык әле!
Кешнәп тибә!
Чиркәүләргә кереп, шуңар без,
Өстән йасин чыкканнарның рухы
Шат булсын, дип хәер сонарбыз...

Аһ, хәтерлим,
Үзем дә күпме кат
Кара уйлар салдым җаныңа...
Ялгышасым килә!
Ялгышасым!
Килешмәсәң, яңак чалып ат!

Аһ, хәтерлим!
Кабатлансам тагын,
Валлаһи дим менә - бер әйттем! -
Мин - сызлаган тешең,
Җегәр җый да,
Сугып төшер мине, милләтем!

Мохтаҗ түгелсең, юк, вәгаземә,
Бик шәп яшәрсең син ансыз да!
Сыздымы җан - җырым бөреләнә,
Бөреләндеме җыр - җан сыза...

Ни эшләтерсең лә?..
Ә юанам:
Җирдә иң зур бәхет - шушы, дим.
Иделдәй мул мирасыңа, халкым,
Тыйнак чишмә булып кушылыйм!

Мин - бер җырчың...
«Җитәр ич!» - димәсәң,
Җырлармын күп, озак, сау торып...
Тавышым бар чакта - данлап сине,
Ә карлыккач...
Ә карлыккач исә -
Дошманыңа каһәр яудырып!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев