Мәдәни җомга

Рүзәл МӨХӘММӘТША: СӘГАТЬЛӘРНЕ ТӨЗӘТЕРГӘ ВАКЫТ...

Васыять Бар офыклар бергә тоташканда, Кушылганда бөтен диңгезләр, Җыен мәгънәсезлек укшып чыгып, Менә моннан, төптән, нигездән; Рух савыгып, Көч-җегәрен тоеп Йөрәгендә, җаны-аңында, Ап-ак тирә-юньдә ап-ак шомырт Ап-ак чәчәк аткан чагында - Бу юк ыру бер бар булыр әле! Түзә алмас болай һаман да... Күкрәгенә сугар: «Яшим!» - диеп. Сез күрерсез...

Васыять

Бар офыклар бергә тоташканда,
Кушылганда бөтен диңгезләр,
Җыен мәгънәсезлек укшып чыгып,
Менә моннан, төптән, нигездән;
Рух савыгып,
Көч-җегәрен тоеп
Йөрәгендә, җаны-аңында,
Ап-ак тирә-юньдә ап-ак шомырт
Ап-ак чәчәк аткан чагында -
Бу юк ыру бер бар булыр әле!
Түзә алмас болай һаман да...
Күкрәгенә сугар: «Яшим!» - диеп.
Сез күрерсез - уйламаганда
Күк калтырый башлар,
Таш болытлар
Эреп юкка чыгар, пар сыман:
Өр-яңа көн,
Яңа кояш туар!
Ә элгәре моның барсыннан:
Зиндан диварлары ишелерләр!
Һәм чишелеп богау муенда,
Тәмамланыр Дала киңлегендә
Хөкем сөргән пәри туе да...

Бар офыклар бергә тоташканда,
Кушылганда бөтен нигезләр, -
Яшәешнең бер яккарак авыш
Үлчәү күрсәткечен тигезләп,
Кире кайтырмын мин…
Сүзсез генә
Танып алыр мине бу ыру:
Салмак кына атлап килгән ак карт...

Бик бәхетле чагым булыр ул...

Яңгыр ява

Рәхәтләнеп ява, малай, яңгыр!
Лычма булып керсә берәрсе,
Боек килеш тагын да боегып:
- Да, урамда - октябрь, һичьюгы
Сентябрь азагы, - диярсең...

Юкса - апрель. Яз җитәргә тиеш,
И күңелле булып, и гөлле!
Ява калса, читенсенеп кенә,
Тияр-тимәс җиргә сеңеп кенә
Сибәләргә тиеш шикелле.

Юк бит, рәхәтләнеп, ишеп ява!
Чагылышы бии күзләрдә...
Әллә көзге хисләр кышны кичеп,
Кире кайтты инде?! Әллә ничек.
Әллә күңел калган көзләрдә?!.

Әрсезләнү

Бераз әрсезләнә башладым…
Гәрәй Рәхим

Шундый чагы әле җанымның!..
Зөлфәт

Әрсезләнү...
Элгәрерәк әле
Кайсыдыр кем чыгып чикләрдән:
- Нәфесеңне тыялмассың! - дисә,
Ышаныр идемме?
Шикләнәм.

Шундый чагым...
Кирәк җиргә җиткәч,
Ник бу йөрәк кире кайтмый соң? -
Һәр атлаган саен, комсызланып,
Һаман алга килә атлыйсы!

Күпме сыртка сукты инде язмыш,
Күпме аяк чалды, аксатты.
Тик максатлар чынга ашсын гына -
Туа тора яңа максатым!

Кинәнеп үк зәңгәр, саф һаваны
Суырып алам - туктап булмый соң;
Ни галәмәт:
Үпкә тулган саен,
Күбрәк-күбрәк килә сулыйсы!

Шундый чагым:
Күк пәрдәсен ертып,
Яки калкып мең пот, мең сыннан,
Хәтта Аллаһ үзе дәшә күрсен,
«Китмим әле!» - диярмен сыман.

Их, исерткеч дөнья!
Туялмыйча,
Мәңге көн ит җирдә, тор идең!
Кичер, тормыш! Раббым, син дә кичер! -
Әрсезләнү - шушыдыр инде...

Мин китәм

Синең истәлегеңә. Хуш, Раил!

Мин туганда ап-ак кар яугандыр...
Йолдызлардан җим һәм дан алып,
Имче карчык дәшкәндер яшь ара:
«Гомере кыска булыр баланың,
Гомере кыска булыр!» - дигәндер ул.
Менә шуңа тәшвиш дәлил дә:
Китәмен мин, шулай язган, димәк.
Сез каласыз, әлхәмделиллә...

Хәзер төндер инде.
Толлы йоклый...
Йоклый алмый ята торганы,
Бөтерелеп-бөтерелеп, ахыр,
Ыргытадыр өстән юрганын
Һәм карыйдыр тышка: утлар сүнгән
Яшәлмичә калган елларда...
Тик йолдызлар гына күптән инде
Жәлләми дә, кызганмыйлар да.
Аларга ни безнең, сезнең кайгы,
Аларга ни бер җан? Бер күкерт!
Һәм мин китәм... Шулай язган, димәк.
Сез каласыз, Аллага шөкер.

Иң азаккы тапкыр!

Сөйләшеп ал минем белән, әйдә,
Әллә каян килгән иләс көй!
Җанымның бу тынгысызлануы
Иң азаккы тапкыр, билләһи.

Ашыкма, төн! Яшермәле күздән
Кояш җылысын да, майны да.
Бөтенесе бергә юкка чыкса,
Каралырмын кебек кайгыдан.

Гөлләр калсын әле! Гөлләр, алар
Гомер бакый җанга ип иде...
Юк, моңсуланмыйм ла! Моңсулансам -
Иң азаккы тапкыр, ипидер!

Юк, ярсымыйм! Җитәр, моңа кадәр
Кирәгеннән артык ярсылган.
Сәгатьләрне төзәтергә вакыт -
Соңарганмын. Чирек гасырга.

Сизәсеңме? Әрем тәме керде...
Кайларда бар тагын андый тәм?!
Бер көрсенимче, ә? Чынлап, бу да -
Иң азаккы тапкыр, ант итәм!

Шәфәкънең кып-кызыл ялкыннарын
Сүндерергә тели җил өреп.
Тәрәзәләр ачык... Мөхтәрәм төн!
Йә, уз инде әйдә... Көттердең.

Сөйләшеп ал минем белән бераз:
Борчылырга урын юк бәлки?
Күз яшьләрем әмма - синең алда -
Иң азаккы тапкыр, билләһи!

***
Гает тәмам.
Мин чип-чиста килеш
Илгә чыктым, күккә карадым:
Беркем күрми, берни күрми кебек...
Тирә-юньгә
Хуш тәмәке исе таралды.

Яңгыр ява икән - чирәмнәрне
Юешләтә, мәчет түбәсен...
Бездәй имансызлар сәҗдә кылгач,
Аллаһның да
Күңеле тулып киткән, күрәсең.

Урам буе пычрак... Сентябрь, дим,
Шулкадәрле көйсез ай да соң!
Инде галушымны һәм җанымны
Буямыйча
Өйгә кадәр ничек кайтасы?

Челлә

Плюс кырык кимендә. Тир ага сул каштан.
Җан - тәнгә, җанлы тән күлмәккә сылашкан.
Кызу җәй. Коры көн. Авызда төче тәм,
Безгә хәзер бары бер шырпы да җитә...

Яначакбыз икәү, яначакбыз дөрләп,
Безне әле генә күкләргә сөрделәр!
Кесәгә сыймыйча калган бөтен нәрсә
Яначак котырып-котырып, теләсәң!

Мин сиңа тагын бер серемне дә ачам:
Далалар яначак, калалар яначак!
Бары йом күзеңне... «Бисмилла...» - диген дә,
Без башка киңлектә бүгеннән - тегендә.

Син - чибәр. Яңагың таң уты төсендә,
Иренеңне сузасың... Китче, бу эсседә!
Тәмәке исе бит? Ят берәү, шыпыртын,
Нәкъ аяк астына төпчеген ыргытты...

Ап-ак

Юл кисешкән җир.
Кем миңа дәште?
Керфектәге боз -
Каткан күз яше.
Ап-ак таң җиле,
Ак кырау мәктә...
Ак күлмәктән мин,
Ап-ак күлмәктән.

Тирә-юнем - кыр,
Баш өстем - кошлар.
Эчтән нәрсәдер
Атларга куша,
Һәм башакларга
Кагылып үтәм...
Ак күлмәктән мин,
Ап-ак күлмәктән.

Артымда калган
Җылы йортларда
Кәрәчин кими,
Сүнә лампа да...
Ап-ак таң җиле,
Ап-ак көй - матәм:
Ак күлмәктән мин,
Ап-ак күлмәктән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: