Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рүзәл МӨХӘММӘТША: БЕЗ КАЙДА ДА АРТЫК КҮП ТҮГЕЛ...

Минем йасин Әнә - зират, әнә - каберең синең, Әнә кабереңдә агачы... Мәетләрне сүкмиләр дә инде, Ул ләхеткә кереп яткачтын, Тик мактарга сүзләрем юк икән. Шуңа күрә дәшми түзәмен. Белмәсеннәр синең никадәрле Керсез бәгырьләрне өзгәнең, Белмәсеннәр! Тирә-юнь - чисталык, Тирә-юньдә ап-ак кар әле... Ә син... син ят, Хөкем сәгатенә Синең...

Минем йасин
Әнә - зират, әнә - каберең синең,
Әнә кабереңдә агачы...
Мәетләрне сүкмиләр дә инде,
Ул ләхеткә кереп яткачтын,
Тик мактарга сүзләрем юк икән.
Шуңа күрә дәшми түзәмен.
Белмәсеннәр синең никадәрле
Керсез бәгырьләрне өзгәнең,
Белмәсеннәр!
Тирә-юнь - чисталык,
Тирә-юньдә ап-ак кар әле...
Ә син... син ят,
Хөкем сәгатенә
Синең бераз вакыт бар әле -
Уйланырга, бөтен кылганыңны
Җентекләп бер күздән йөртергә...
Ачуланма туры сүзләремә:
Кем белә бит, бәлки, иртәгә
Йә аннан соң -
Хәлем бетеп кинәт,
Тезләнермен үзем. Соңыннан -
Салкын тидерепме, йә башкача
Син булмаган кебек мин булмам.
Мине дә табылыр сүгүчесе...
Ә әлегә сүзем бар актык:
Без - кызганычмы? - югалттык сине,
Юк - Аллага шөкер! - югалттык.
Олуг Мөхәммәд
Казан - диңгез: дулкынлана,
Ысылдый җилләр.
Як-ягына карый-карый,
Хан бире килә.
Җәя - кулда, ук - җәядә,
Кереш тартылган:
Төбәп кала - әмма атмый! -
Гасыр артыннан.
«Бу ни бу?» - дип шикләнәдер,
Һәм җавап тапмый:
Соңгы кабат кайтуыннан
Үзгәреш шактый.
Казан - тиңсез: ду кылана,
Мәш килә халык.
Ник берсе игътибар итсен,
Дәшсен тукталып!
Күрмәмешкә сабышалар,
Сизмиләр юри:
Кирмәндә, ил-көнен эзләп,
Дәрвиш хан йөри...
«Яшь чиновник» шигыре уңаеннан Ләбиб Леронга җавап
Аңламадым:
Әллә миңа уңыш,
Әллә уңышсызлык телисең.
Борчыласың икән, рәхмәт, абзый!
Юкка булсын иде ул хисең.
Шөкер, каләм тутыкмады әле,
Күкрәгемдә ялкын аман, сау.
Ә үлчәүнең даим атынуын
Мин үзем дә аңлыйм лабаса.
Һәм шигырьдән мәхрүм калуымны
Куркып көтәм,
Җанга үт түгеп...
Түрәлектә шагыйрьләр аз, дисең,
Без кайда да артык күп түгел.
Нишләсәм дә, мәсләгем бер, шөкер,
Күзем тонып хәрәм мал җыймам.
Уңсам бире - сәгадәтем булсын,
Юлдан язсам - булсын фаҗигам.
Анысы да фарыз, дим, шагыйрьгә!
Куәтемне сыныйм иң элек...
Ялгыштыммы, юкмы? -
Минем эш ул.
Һәм... Аллаһның эше, билгеле.
* * *
Авырый балам.
Коелып
төшәр икән шулчаклы:
һаман төренебрәк ята,
уенчыгын кочаклый.
Ут чәчәр күзләре моңсу,
мөлдерәмә үзләре...
тутырып бер карасамы -
үзәгеңне өзәрлек!
Аңа әле салкын караш
ташланмаган,
салкын сүз
әйтелмәгән
һәм ул белми -
күпме кеше
ялкынсыз
йөрәкле килеш җан асрый...
Аларга өмет әрәм:
кояшым, дип сыенасың -
зәмһәрир салкын бәрә.
Авырый балам.
Юрганга
төренә...
Ни хәл итим?
Үзе кызу, кайнар!
Әмма -
үзенә җылы җитми....
Кочагыма алам.
Эри...
Мин, кирәксә әгәр дә,
җанымны әзер,
биләүдәй,
юешенә җәяргә,
гомеремне әзер аңа
сукмак итеп салырга, -
сөрлекмичә, абынмыйча,
киләчәккә бар гына!
Савыгыр ул,
һич шигем юк,
савыгыр бу юлы да...
Әмма әйт, дөнья, сабыем
туенырмы җылыңа?
Шомлы җилләрең, шым гына,
күңел төбенә кереп,
туңдырмасмы -
карт әтисен
язда туң орган кебек?
Бәхетлерәк булсын алмаш!
Һәм җылырак булсын, рас -
көннәре дә,
кояшы да,
заманасы да бераз...
Челлә
Кырык градус булыр. Тир ага
сул каштан.
Җан - тәнгә, җанлы тән
күлмәккә сылашкан.
Кызу җәй. Коры көн. Авызда төче тәм,
Безгә инде хәзер бер шырпы да җитә:
Яначакбыз икәү, яначакбыз дөрләп,
Безне әле генә күкләргә сөрделәр!
Кесәгә сыймыйча калган бөтен нәрсә
Яначак котырып-котырып, теләсәң!
Мин сиңа тагын бер серемне дә ачам:
Далалар яначак, калалар яначак!
Бары йом күзеңне... «Бисмилла...» -
диген дә,
Без башка киңлектә бүгеннән - тегендә.
Син - чибәр. Яңагың таң уты төсендә,
Иренең сузасың... Китче, бу эсседә!
Тәмәке исе бит? Ят берәү, шыпыртын,
Нәкъ аяк астына төпчеген ыргытты...
* * *
Юынасы килә!
Салкын душта
Дер калтырап басып торгачтын,
Айнырмын күк. Пәрдә каплармын да -
Бетте! Мин юк бүтән, мин качтым...
Юынасы килә!
Мунчаланы
Кат-кат ышкып, кат-кат сабынлап,
Кагылма, дип миңа, судан гайре
Берни, диеп миңа кагылма!
Юынасы килә!
Тизрәк, тизрәк!
Кат-кат... калдырмыйча һич керен,
Күбек тәнне... Нәрсә ул тән? Җанны,
Җанны тазартырлык иттереп!
Юынасы килә...
Душ сибәли...
Әллә нәрсә - курку илә шом:
Аннан... шакшы бу дөньяга орынып,
Кулны пычратасы килмәс шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев