Мәдәни җомга

Рүзәл Әхмәдиев: Син тынлыкны ал да учларыңа...

Син кермәгән төшләр җанны талый, Уянырга чара эзлимен

                 * * *
Киткәндә син йолдызларны сүндер,
Минем күгем калсын караңгы.
Тормышыңны чуар итә алмам,
Киләчәгем аклы-каралы.

Минем төнем утсыз калсын әле,
Болытларда калсын яшеннәр.
Чакыруга җавап биргән яңгыр
Керфегеңә салкын яшь эләр.

Мине ташлап күңлең кая очар?
Шәһәргәме качар, тугайга?
Җиткер: мине борчымасын, 
Төнне ертучылар артты болай да.

Хис җылысы миңа сузылмады,
Бер күлмәктән салкын төннәрен,
Яңа шигырь – яңа гөнаһ йөген,
Мин берүзем, ялгыз күтәрдем.

Әй, шигырьләр, нигә ыргаклы сез,
Йолкып алыр өчен тугансыз,
Үз илемдә үз итүче сирәк,
Хыялларым йоклый юргансыз.

Сары күзле тәрәзәләр шаһит,
Күңелемне ятим иткәнгә,
Синең белән төннәр яктырмады,
Йолдызларны сүндер киткәндә. 


                  * * *
Тормышымны кемдер язган –
Аңлаешсыз язма.
Сүзсез сөю булган чакта,
Син тынлыкны бозма.

Вакыт өчен күңлең – чүп-чар,
Ул агарга тиеш.
Эшең изге булмаса да,
Ул – барыбер җимеш. 

Җәйдән шәбрәк вакыт юктыр:
Акыл - тоткын, башта – сак...
Урамнардан баланс китәр,
Кинәт бии башласак.
Саубуллашсак...

Август – таушалган тукыма,
Яңгырлар сукырайта,
Чаршаулар – таплы ашъяулык...
Әнкәй чишмәдән кайта.

Безнең җаннар – бер күзәнәк,
Микроскоптан качкан,
Бу халәтне кием иткән, 
Ахырда үлгән ачка.

Шәүләләргә ышанмаска
Төнге экспресс өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертмасам да,
Бирде дөнья кирәкне.

Мәхәббәт ул идәннәрдән,
Сөлгедән, тәрәзәдән,
Тирдән, уттан, каурыйлардан,
Календарьдан төзелгән. 

Яңгыр фетнәсе сәбәпле,
Талларның сәер мәле,
Кем соң без баткан корабта?
Бәхет теләнчеләре!


ТУКТАГАН СӘГАТЬЛӘР ИЛЕНДӘ

Безнең җаннар үткәннәрдә калды,
Туктаган сәгатьләр илендә.
Киләчәктән берничә юл җибәр,
Сагышыңны җибәр кимендә.

Суыткычка керми калды бәхтем,
Ә кемгәдер бәхет – таң ату.
Мин ихластан өмет белән яшим,
Ихласлык – үз-үзеңә кайту.

Ялгызлыкны үзең сайлау зарур,
Сәгать угын төзәтер өчен.
Ялгыз җаннар бу дөньяга туган,
Су акканын күзәтер өчен. 

Без туачак җиргә сәлам юллыйм,
Саумы, чәче майлы киләчәк!
Без китәрбез, җырлап китәрбез дә,
Биш минуттан август җитәчәк.

Бар нәрсәне кабул итеп була,
Гафу итү – башка мәсьәлә,
Әгәр таңда дөнья бетә калса,
Уяталмас коймак исе дә.

Дөнья бетәр, тик без үткәннәрдә, 
Безнең илдә сәгать туктаган.
Тиргә батып, арып уянсак та,
Сабак алдык вакыт-сукбайдан.

Кем сүндерер иртәгесе көнне?
Бетмәс көздә аңсыз усаклар?
Караңгыда ирек калмый безгә,
Караңгыдан җанны кем саклар?

Таң ачысын татымыйча калсаң,
Килә алмый торсаң аңыңа,
Ак битләргә күчер тормышыңны,
Каралама тиздән ертыла. 


ИРТӘНГЕ ДӘВА 

Иртәләрне көтмәүчеләрдән син,
Көннәреңдә күптән мәгънә юк.
Өметсезнең күңеленә баксам,
Өмет яшәтерлек вәгъдә юк.

Яңа көнне каршы алыр идең,
Әнә үзе килә йөгереп,
Сиңа, миңа, барлык тереклеккә
Салкын сулыш белән җан өреп.

Хаста тәнгә шифа табып була,
Җанга гына дәва юк.
Яратмыйча яши алучының
Йөрәгендә сыңар яра юк.

Иртәләрен тәнем яра тулы,
Төшләремдә кайда йөрелгән?
Җанга дәва булган, бераз керле
Синең тавышыңа күнегәм.


НИГӘ ЙОКЛАП БУЛМЫЙ?

Нигә йокы керми? Нигә күзләр тонык?
Нигә акыл дәшми “бар булганын оныт”?

Нигә йөрәк салмакланмый, төн иңгәндә?
Раббым әйтте: “Йокламасын минем бәндә”.

Нигә керми тәрәзәдән төн карасы?
Ул белми бит, әче таңнан юл барасы.

Әллә туган җир чакыра? Төпсез хыял?
Әллә сөйгән ярым тели: “Бул идеал”?

Әллә сәгать шавы күчте йөрәгемә?
Әллә өнем төшләремә керә генә?

Кургаш башны куйсам да мин мендәрләргә,
Сорауларым ирек бирми өндәүләргә.

Җавап тапсам, йоклар идем мендәрсез дә,
Башка эштә алгы сафта, мин әрсез лә.

Ашкынуым, талпынуым булмасамы,
Кермәс иде төннәремә сарык саны.

Салкын һава айкап чыга үпкәләрне,
Белмим, әллә миңа язлар үпкәләде.

Бер, ике, өч, диеп саный сәгать угы,
Инде офыкларга затлы коньяк тулды.

Рәмиев тә, уянгандыр шул вакытта,
Безнең гади мужик йоклап яткан чакта.

Шагыйрь мужик эшен белми, дия күрмә,
Эш җилкәне баса, язу – йөрәкне дә. 

Урманнардан дулкын булып таң сызыла,
Ишетелми ятим этләр авазы да.

Нигә йокы алмый? Йөрәк тузгангамы?
Нигә йөрәк талмый? Шигырь язгангамы?


ҖӘЙДӘН ХАТ АЛДЫМ

Җәйдән хат алдым. Озын хат язган.
Мине ташлап киткән башкага,
Ак кәгазьгә яшел сүзләр тезгән:
“Тормышыңда көзләр башлана”.

Әй, шаян җәй, мин сине яраттым,
Соңрак күнектем сөяргә.
Үз-үзеңне гафу итәсең дә,
Ашкынасың чит-ят җирләргә.

Бәхет өчен синең кояш җитә,
Кошларың кушылыр җырыма,
Дулкыннарны сыйпап китә дә ул,
Йолдызларга китә. Җир тына.

Урамымда суыкмы дип, ачам
Тәрәзәне, китап битедәй.
Салкын җилләр хәбәр китерсәләр,
Йөрәктән чишелер иде бәй.

И җәй генәм, кабат килермен, дип,
Ышандырма сукыр йөрәкне.
Ничек алырмын соң көздән назлар,
Яңгырларым белән түләпме?

Таллар белән җәйне сакласак та,
Ахыр чиктә көзләр җиңәчәк.
Елгалардан кичә хәбәр алдым:
Кояшсыз булыр, ди, киләчәк.

Җәй көзгесе әле миндә калсын,
Көзге җәйне сиңа тапшырам.
Мин көзләрдә адаштым ла бугай,
Көзләргә кил минем артымнан. 

АТЛАР ЧАБА

Атлар чаба! Аһ, мәһабәт атлар!
Тояклары очкын тарата.
Очар өчен канат кирәкме соң?
Чапкан аттан сора бу хакта.

Халыкларны бөек иткән атлар,
Җилдә бииләрдер яллары.
Иярдәге вакыт җайдаклары
Безнең кавемне дә алдады.

Миллиард яфрак гасыр җырын көйли,
Миллион агач яшел таҗ кигән.
Су сеңлесе боз булганга микән,
Дулкын чыгармады ул көйдән.

Коралланган өрәкләргә каршы
Йөрәккәем чыкты берүзе.
Яраланган ерткычныкы сыман,
Абагада калды кан эзе.

Бәллүр чишмә яраларны юды,
Син сузган чүмечтә ай иде.
Су кайгысын үзем сорап алдым,
Атлар әле ул чак тай иде.

Бүре улаулары томан куа,
Сазлыкта таң ата бездә күк.
Нәфрәт-кылыч очрашкан җирдә,
Дошманнар уянган ди иртүк.

Ай яктысы шуышып качканда,
Уч ачканда җылы таралды.
“Сау бул” дигәч, гомер кыскарды да,
Кара балчык кибеп агарды.

Күз яшенә лаек түгел туфрак,
Арыш кырындагы сукмак та...
Ургып аккан елгага иярдем,
Алып китсен ерак-еракка.

Җан башлыгы миңа “җитте” дисә,
Сулар өчен байтак көч куйсам.
Бер мизгелгә күзләр йомылуга,
Булыр иде җанга яз кысан.

Атлар чаба! Аһ, мәһабәт атлар!
Тояклары очкын тарата.
Тормышымны уникегә бүлә
Яшьли кылган бары бер хата.


СОҢГА КАЛМА 

Син тынлыкны ал да учларыңа,
Тәрәзәңә төшер рәсемнәр.
Сине елаткан, мине чылаткан
Яңгырлар төшемә керсеннәр.

Мәхәббәткә нокта куеп булмый,
Күпнокталар шуа югары.
Куй сөюне тел астыңа салып,
Тынычланырсың, бәлки, аннары.

Төшләремдә сине көтәм бүген,
Соңга кала күрмә, ялгышып.
Караңгылык ята иңнәремә,
Тамчы шакый күзгә шап та шоп.

Тавышланма, бу кичне куркытып,
Тар сукмактан сине күзлимен.
Син кермәгән төшләр җанны талый,
Уянырга чара эзлимен.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: