Мәдәни җомга

Рүзия  Камаева: Йолдызлар коелган төннәрдә Инәлеп теләкләр телибез...

Өмет, ышанычым, мәхәббәтем,  Мин яшәрмен җанда сез булганда.

               * * *
Язмышымның тайгак кыя чите, 
Шуып-шуып китә аяк астым...  
Убылып төшмәс өчен упкыннарга 
Өмет кенә мине ташламасын.

Җаным кайчак көчсезлеккә бирелеп,
Күкләр яктылыгын җуяр чиктә,
Тормыш ачысыннан  йөз чытмаска 
Йөрәктә ышаныч булу җитә.

Күңелемне богаулаган чакта, 
Боз зынҗырлар, теләп өшетергә, 
Ярдәм итче миңа, саф мәхәббәт, 
Шушы тышауларны эретергә.

Тамырларда каным суынганда, 
Кайгы-хәсрәт килеп, сыгылганда, 
Өмет, ышанычым, мәхәббәтем, 
Мин яшәрмен җанда сез булганда.


Китим...

Миңа синнән берни кирәк түгел... 
Инде кирәк түгел!!! 
Тынды күңел. 
Йөрәгемне кысам учым белән: 
- Йә! Йә! Тыпырчынма!
Берүк сүрел!- 

Мин бит синнән күптән берни көтмим. 
Җылы өмет итмим. 
Төен... сүтмим...
Котыбыңда туңган җан, бөрешкән. 
Язмышка бирешкән...
Дәшмим... Китим.
 

Онытылып киткән көзем

Чияләрнең болай саргаешып 
Кергәне юк иде һич кышка. 
Әллә шулай әрнү- сагышларын 
Чыгарамы, бахырлар, тышка? 

Алмагачлар, яңа яз, дип белеп, 
Кабат чәчәк атып маташа. 
Сары яфрак арасында бөре...
Шомландырды. Гаҗәп тамаша. 

Әллә шулай көзләр озаклады, 
Әллә инде кышы соңлады? 
Һавадагы торна тавышлары 
Саташкан өн булып чыңлады. 

Табигатьме хискә бирелеп киткән? 
(Хакы бардыр бит бер шашарга?) 
... Онытылып киткән көзләр сыман 
Күңел тели күккә ашарга... 


Җаным җылы эзли

Җаным җылы эзли көзләр иңләп, 
Кунып ала шәрә каеннарга,
Уйнап җиргә төшә яфрак белән, 
Бии, әверелеп ак моңнарга. 

Ярдан ярга сугыла өметләнеп, 
Төренеп көзнең салкын томанына.
Ышанычы гына һич сүрелми 
Кайчан да бер эзләп табарына. 

Кайгы- хәсрәтләрдән, авырлыктан 
Сыгылганда, елап суынган җан 
Бер кыяда ялгыз учак күрер, 
Юл күрсәтеп, соңгы утынын салган...


Күбәләк биюе 

Көз инде. Һәр көзнең үз төсе.
Баш әйләндерердәй үз исе. 
Минем дә көзләрдәй чуп- чуар,
Сарыга манылган уй-хисем.
Гомернең көзенә кергәндә, 
Чигәгә көмеш бәс элгәндә, 
Сабырлык савытым төбеннән
Алтыннарга басып менгәндә, 
Җаныма пәрәвез җебедәй 
Сарыла сагышлар җилеме.
-Үрелмә биеккә, киңлектә 
Күзләрең чагылыр,- дидеме? 
Бу соңгы талпыныш идеме? 
Күңелем күкләрдә биеде, 
Буй җитмәс хыялым чикләрен
Бер күреп калырга тилмерде.
Җан очты, талпынды, талкынды, 
Пәрәвез тоҗымын киерде...
Һәм... төште сабырлык күленә. 
... Бу бары « Күбәләк биюе». 


               * * *  
Җилләр ерып урамнарда йөрдең- 
Тыннарыңны буып... 
Ниләр таптың? 
Уйларыңны җилдәме җилгәрдең? 
Әрнүләрең юып 
Яшең акты. 
Җаннарыңны салкын җилгә ачтың, 
Куырылып килде... 
Әллә үлде? 
Гомерең жәлләмичә җилне кочтың, 
Җылытмакчы идең... 
Ә ул көлде. 
Тирә- юньдә кара шәүлә йөрде, 
Яктылыкны каплап, 
Өмет таптап. 
Бәхет сукмагыңа якын килдең... 
Томанны аралап,
Кара атлап. 
Тешең кысып, сабырлыгың саклап.
 

               * * * 
Бу дөньялар шулкадәрле тармыни соң,
Әллә күңел кырларыбыз чикләнгәнме? 
Ничек алып ыргытырга күңелләрнең 
« Имана»сын билгеләгән читәннәрне?

Нигә тәвә кошы кебек башлар комда? 
(Шәрә артны күрми мескен маңгай күзе.)
Җан капкасын дөбердәтеп шакып карый 
Якыннарның араларны ялгар сүзе... 

Колакларны мүк басканмы, йөрәкнеме? 
Күккә бакты күзкәйләрем җавап эзләп:
-Кая таба тәгәрибез дөнья белән, 
Күчәрләрне сындырырдай тайгак эздән? 


               * * * 
Бәсләнгән күңелем кыллары, 
Моңланмый инде сазым. 
Ташлап китте сандугачым, 
Хуҗасыз калды назым. 

Йөрәгемнең  почмагында 
Урнашты шомлы тынлык. 
Суык иңә тирә- яктан, 
Куркыта ачы чынлык. 

Кайтырмы кошы күңелнең,
Яшәрерме гөлләре? 
Яшрен өмет белән җанның 
Язын көткән көннәре.


Җибәр мине

Гафу ит тә җибәр мине, 
Алып ат йөрәгеңнән.
Язмыш биргәнеңә шатлан,
Ямь алып гөлләреннән. 

Газаплама һәм ирек бир 
Миңа да онытырга. 
Йөрәк яраларын тырнап, 
Кирәкми канатырга.

Җибәр мине, җибәр, зинһар, 
Каралмасын хисебез, 
Җаныбызга чигелеп калсын 
Сөюле һәр кичебез.
 
Яргаланган җан түреннән 
Саркып чыга моңнарым. 
Хәлләремне аңлыйм дисәң, 
Тыңла бары җырларым. 


Язгы чәчкә

Борын төртеп чыгып килә 
Болында язгы чәчәк. 
Бәхетледер- ул кояшның 
Нурлы йөзен күрәчәк.

Нәфислеге белән бизәп,
Җирне ямьгә төрәчәк. 
Сокланып аңа, өзәргә 
Күп куллар үреләчәк. 

Яз гөленең гом(е)ре кыска, 
Кем генә соң беләчәк? 
Өзмик, яшәсен! Бик тиздән 
Гөлгә бай җәй киләчәк. 

Гөлләмәләр, такыялар 
Үрер көннәр җитәчәк... 
Язның беренче шатлыгы- 
Чәчкә гомере- үтәчәк.
Бик тиз үтеп китәчәк! 
 

Юлаучым

Ялгыш килеп кергән юлаучым син, 
Миңа төбәп юлга чыкмаган. 
Адашканда, күңел тәрәзәмдә 
Янган утыма тик очраган.

Тормыш салкыныннан өшегәндә 
Җылынырга кердең, очраклы.
Уйламадың, тәрәздәге шәмнән 
Кабызып буладыр, дип, учакны.

Ялгыш түгел, язмыш биргән ярым, 
Төнге юлчым- көтеп алынган. 
Ялгыз ике сукмак кушылган да,
Олы бәхет юлы салынган. 
 

               * * *  
Мин - дөньяның  юләр бер гашыйгы,
Алны- артны уйламыйча гына,
Кереп киттем, тиле күбәләктәй,
Ут-ялкынлы сөю учагына.

Көясемне белгән хәлдә дә әле,
Чигенергә уйлап карамыйча,
Ымсындырган ялкын телләренә
Күкрәгемне  куям аямыйча.

Ялкын эчләрендә син торасың,
Барлыгыңны тойган күңел тарта
Мәхәббәтнең  кайнар учагына...
Уттан яралганнар утка кайта...

Мин, күрәмсең,  ут-ялкыннанмындыр,
Шулай булмаганда бөтен җаным
Синең утка, синең сөюеңә
Тартмас та иде болай, Җан солтаным. 


Китәләр 

Йолдызлар коелган төннәрдә
Инәлеп теләкләр телибез.
Кешегә тумыштан язылган
Язмышлар барлыгын белмибез.
Йолдыздай атыла гомерләр,
Якыннар, сөйгәннәр китәләр...
Күкләрдә атылган йолдызлар
Җаннарны сыздырып үтәләр.
Кан саркый ярадан,күз яше
Тоз белән юадыр-ачыта...
Йолдыздай сүнәләр теләкләр...
Булмый шул калып та, качып та... 
                                    
           Әтнә районы,
            Күшәр авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: