Мәдәни җомга

Рәзинә МӨХИЯР: Бер сүз эзлим сүзләр дөньясыннан...

Милләтемне һәм телемне Әхлагымны, динемне Саклар өчен, яклар өчен Кайда чара, йоласы? Ниләр генә кыласы?!

Утлар-сулар кичкән милләт

Әти-әни, туган җирне, туган телне
Сайламыйлар: Аллаһыдан бирелгән ул.
Йөрәкләргә сеңгән сүзләр алышынмый,
Алышынмый, күңелләргә үрелгән ул.
Әти-әни, туган җирем, туган телем –
Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.
    
Туган туфрак, урман-суы, яланнары...
Иң беренче сулыш алган һавам бит ул.
Яланаяк тәпи баскан туфрак-җиргә
Ни булса да, йөрәгемдә ярам бит ул.
Әти-әни, туган җирем, туган телем –
Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

Чәнчеп алган усал, кырыс кычытканым,
Алабутам, әрсез булсын, җанда бит ул.
Купшы үлән, гүзәл чәчәк кирәк түгел,
Җанга якын ромашкалар монда бит ул.
Әти-әни, туган җирем, туган телем –
Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.

Туган җирем, туган телем, үз милләтем,
Туган халкым, йөрәгемдә ут-ялкын ул.
Ата-бабам каны тамган җиребезгә
Береккәнмен җаным белән, үз халкым ул.
Әти-әни, туган җирем, туган телем –
Аллаһыдан бирелгән зур бүләкләрем.


Яшәр әле телем

Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,
Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,
Ничек итеп күтәрмисең даныңны?!

Сине зурлап күпме җырлар җырланган,
Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

Рухи яктан үстерүче – туган тел,
Һәр милләтнең бердәнбере булган тел.

Татар барда яшәр әле минем тел!
Ышана бит, инана бит күңел гел.

Телем

Чылбырларда,зынҗырларда булсаң да, телем,
Синнән күркәм тел юк бит ул, и туган телем!

Чордан-чорга, залимнәргә күчсә дә илем,
Яшисең бит, аптырарлык, и татар телем!

Кысрыклауга, мәсхәрәгә түзәсең, телем.
Теле барга – иле кирәк, и ана телем!

Хокук булса, илең булса, ни булыр, телем?!
Синнән башка татар булмас, син минем көнем!

Хокукларың бер дә юкмы соң синең, телем?!
Йөрәкләрне ник теләсең син телем-телем?!

Буыннардан-буыннарга күч, татар телем!
Зиһен чиксез, белик әйдә, ятларның телен.

Битарафлык – упкын, төшмә, ул синең телең!
Каплаганмы әллә, халкым, май – калын тирең?!

Гасырлардан, Тукайлардан килгән үз телем!
Күрмәсәкче янып юкка чыккан ут-көлең!

Уян, халкым! Саклар өчен үз телең-көнең,
Сөремнәрдә исердеңме?! Тирә-як – сөрем!

Мин генәме, әллә син генәме?

Мин генәме, әллә син генәме
Кыерсыту, рәнҗеш алганнар?
Пәйгамбәрләр күрке – Ибраһимны
Янган утка бәйләп салганнар.

Мин генәме, әллә без генәме
Үз дәүләтен күптән югалткан?
Баскынчылар күпме ир-егетне
Кылыч-сөңге белән тураткан.

Мин генәме, әллә ул гынамы
Җир байлыгын күрми төшендә?
Хәерчеләр кулын сузып тора
Алагаем дәүләт эчендә.

Мин генәме, әллә сез генәме
Әкрен генә телсез калганнар?
Телен, динен саклыйм дигәннәре
Тел, дин өчен башын салганнар.

Илсез, телсез, динсез без кемнәр?!

Сүз

Бер сүз эзлим сүзләр дөньясыннан –
Могҗизалы, серле һәм көчле сүз:

Бар Галәмне ныклап яратырлык,
Сугышларны Җирдә туктатырлык,

Көчсезләрне көчлерәк итәрлек,
Усалларның да исе китәрлек,

Ямьсезләрне матур дип күрерлек,
Матурлыктан ал гөлләр үрерлек,

Тупасларның телен йомшартырлык,
Кырысларның холкын шомартырлык,

Тираннарны тәмам каушатырлык,
Һәр хезмәттә үрләр яулатырлык –

Көчле, серле һәм могҗизалы сүз.
Сүзләр дөньясыннан эзлим бер сүз.

Ятимлек

Ятимлекләр булган, бар, булачак,
Ятимлекләр – әрем әчесе.
Ятимлекне тоеп, кемдер шулай
Ятим булып җирдә яшисе.

Бөек Тукай яшьли ятим калган,
Милләт сөеп, карап үстергән.
Тәрбиягә алган һәммә кеше,
Карендәшем, диеп, үз күргән.

Ана назын тоймаса да шагыйрь,
Теле, дине аша назланган.
Ятимлекнең әче сагышларын
Туган теле белән язалган.

Татар хәзер ятим кала икән,
Урыс детдомына ябыла.
Милләтенә, гореф-гадәтенә
Кайту юллары да убыла.

Аллаһ биргән тел дә кысрыклана,
Үз дәүләтең гөрләп тормагач.
Яңа Тукайлар да тумый кала,
Милли моңнар җанда булмагач.


Татар авыллары

Татар авыллары –
Милләт сакчылары,
Телнең ачкычлары,
Әхлак баскычлары.

Заман давыллары,
Чорның кыраулары,
Илнең кануннары
Йота авылларны.

Кайда дарулары,
Имләү чаралары
Татар авылларын,
Татар авылларын?!

Минем халкым

Без тарихта эзлебез.
                       Г.Тукай.

Тарихларда без эзлебез,
Эзлесең син, минем халкым.
Үз эзең бар, үз йөзең бар,
Үз сүзең бар, минем халкым.

Батыр уллар үстерәләр
Аналарың, минем халкым.
Алдан бара яугирләрең
Яуларда да, минем халкым.

Дөньякүләм зур шәхесләр
Тәрбияли минем халкым.
Илгә килсә авырлыклар,
Калкан бит ул  минем халкым.

Моңлы да син, минем халкым,
Җырлы да син минем халкым.
Пыскып янган учак түгел,
Ут-ялкын  ул минем халкым.

Уңган да син, минем халкым,
Булган да син минем халкым.
Бөек милләт – минем халкым!
Бу җирдә бар синең хакың.


Ниләр кыласы?!

Милләтемне һәм телемне
Әхлагымны, динемне
Саклар өчен, яклар өчен
Кайда чара, йоласы?
Ниләр генә кыласы?!

Бетәбез дип, үтәбез дип,
Тарих тәгәрмәченнән,
Кычкырсак та, акырсак та,
Беркем, берни ишетмәс,
Зарлануны иш итмәс.

Гамәл кылып, нидер эшләп
Яшәсәк, без үлмәбез!
Милләтемнең кан-яшьләрен
Агызуын күрмәбез,
Яшәрербез, сүнмәбез!


Тел каргышы

И син телем, газиз телем,
Ничә гасыр кичкән телем,
Аһ-зарымны, җан сызлавын,
Инде хәзер кемгә сөйлим?
Күптән юк шул дәүләт-илем.

Тилебәрән орлыгыннан
Исергәндәй “демократ”лар,
Ни кылганын үзе белми,
Телебезгә балта чаба,
Дөнья бара кая таба?!

Халык чыдый, халык түзем,
Халык –  балык.Телен йоткан,
Ил каргышын күтәрәбез,
Тел каргышы, ай-яй, авыр,
Янган таштай башка авыр.

Югалтканны табу читен,
Югалтулар инде күпме...
Тарихларның тәгәрмәче,
Таптап үтмә анам телен!
Таралыр бер котсыз сөрем.

Ныклы корыч

Айлар үтә, еллар үтә,
Гасырлар да үтеп китә.
Тукай эше, Тукай сүзе
Бу гасырга килеп җитә,
Рухыбызны алга итә.

Хак Тәгалә татарларга
Мәшһүр шәхес бүләк иткән.
Тукай теле – анам теле
Гасырлардан килеп җиткән.
Килеп җиткән – көчкә сулый.

Килеп җиткән – көчкә сулый...
Телне саклау – безнең бурыч.
Ничә гасыр яшәгән тел
Чыныккан ул, ныклы корыч.
Корычтай нык, хакын даулый.

Корычтай нык, хакын даулый,
Яшәр өчен тамыры нык.
Ябалдашын ныклап саклыйк!
Тукай телен – анам телен
Җил-давылдан бергә яклыйк!
Анам теле хакын саклыйк!


Тукай кайта

Гасырларны иңли-иңли,
Тукай кайта ел саен.
Сандугачын көтә чөнки
Милләт дигән ак каен.

Кайта илгә кабат-кабат,
Кадерле Тукай булып.
Татарларны инкыйраздан,
Югалтулардан йолып.


Анам теле

Анам сөте аша күчеп,
Канга-җанга кергәнсең.
Ана телем – татар телем,
Күңелдәге гөлем син.
Ана телем – татар телем,
Туган телем – якты көнем.

Бишек җырыннан ук кергән
Милли моң күңелемдә.
Минем өчен иң матур тел
Йөрәгемнең түрендә.
Ана телем – татар телем,
Туган телем – якты көнем.

Моңлы-җырлы татар телем
Җанны-тәнне иркәли.
Күңелләрем үсеп китә,
Сине тыңлап, иртәли.
Ана телем – татар телем,
Туган телем – якты көнем.

    Чаллы.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: