Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәзилә Низами: Ирексездән иркен сулап куям, Кардәшлекне тоеп янәшә...

Бәхетлеләр сөюләрен Ят күздән саклый белә. Сөю бит ул, ак кар кебек, Мизгелгә генә килә.

Рәзилә Низамова  Башкортстанның  Дәүләкән районы Ташлы-Шәрип авылында туып-үсә, Башкорт дәүләт университетында белем ала. “Кызыл таң” газетасында каләмен чарлап, күп еллар биредә хезмәт куя. “Заман сулышы” дигән публицис­тик язмалар һәм “Сандугачлы иртә” дип аталган шигырьләр  җыентыгы авторы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм  аммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәре,  Башкортстан Журналистлар берлегенең  “Алтын каурый” премиясе лауреаты. 


Дөнья яме

Ява карлар, карлар ява,
Ак мамыклар коела.
Минем куллар  – синең кулда,
Дөнья ямьле тоела.

Бәхетлеләр сөюләрен
Ят күздән саклый белә.
Сөю бит ул, ак кар кебек,
Мизгелгә генә килә.

Ява карлар, яңа карлар,
Әйләнеп, бөтерелеп.
Җан сөйгәнгә куна алар
Бәхет булып өелеп.

Имәнлектә

Әкият дөньясы бар, дисәләр,
Безнең имәнлекне әйткәннәр.
Борынгы ул. Монда бабам йөргән,
Агач төпләгәннәр әткәмнәр.

Яфраклары серле шыгырдаша,
Алтын чикләвеге коела.
Шул заманның Шүрәлесе берчак
Килеп чыгар кебек тоела...

Үзе шомлы, үзе шундый серле,
Үзе шундый якын күңелгә.
Юан-юан имәннәрен кочсам,
Яфрагыннан моңнар түгелә.

...Мин үзем дә монда әкияттән
Килеп кенә кергән бер бала,
Табаннарда – дөя чәнечкесе...
Ул әле дә әрнетеп ала...

Кылганнар моңы

Яратам мин дала киңлекләрен,
Мин гасырлар кызы булалам.
Һун һәм кыпчак ата-бабалар да
Шул ук һавабызны сулаган.

Дала диңгезләрен гизгән чакта
Җил атларның ялын тараткан.
Шунда дөнья күргән сабыйларның
Тәүге авазларын яңгыраткан.

Дала башка инде, заман башка,
Ә мин аны һаман иш итәм.
Бит очына кылган кагылганда,
Шул мәлләрнең моңын ишетәм.


Олы юл тәрәзәләре

Тәрәзәләр, тәрәзәләр...
Юлда озатып бара.
Илебезне аңлыйм, дисәң,
Тәрәзәләргә кара.

Илнең тәрәзәләреннән
Авыллар тора карап.
Карашлары җанны өтә,
Шуңа син түзеп кара!


Илкәйнең үткәне анда
Аермачык чагыла.
Тәрәзәләргә карасаң,
Күзләргә яшь тыгыла.

Тәрәзәләрнең төрлесе
Юлчыларны күзәтә.
Кыегы – күңелне кыя,
Төзе – көлеп озата.

Кыеклары кызгандыра, –
Алар бит илнең күзе.
Кыекка үпкәләмиләр,
Әмма ул илнең йөзе.

Анда үткән генә түгел,
Бүгенгесе күренә.
Бүгенгесе кыек икән,
Иртәгәгә түз генә...


Юллар, юллар, төрле уйлар
Кузгаталар яраны.
Таныш йөзлеклеләре күп,
Ятим кебек болары.

Тәрәзә – илнең көзгесе,
Барны яшереп булмый.
Ябып кына куяр идең,
Тәрәзәсез яшәп булмый.

Тукай килде

Болытларны җил таратты, –
Җилгә каршы кем торыр?
Килде бу көн, алдыбызда
Тукаебыз – ул горур.

Горур – мескенлек килешми,
Тукайның хәле башка.
Җил-давылларны йөгәнләп,
Килгән ул һәйкәл-ташта.

Килгән, килми калмас иде,
Каршы торыр көч тумас.
Җанга укмашкан тамырны
Актарып алып булмас.

Тирән киткән ул тамырлар,
Тауларны тишеп үткән.
Даланың ак кылганына
Кардәшлек сутын түккән.

Рухи шытым җимешләре
Нурлана төрле төстә.
Уфабызга Тукай килде,
“Нур” өстенә нур өстәп.


Туган тел

Туган тел – иң зур байлыгым,
Ул үзем белән йөри.
Ничә милләт арасында
Ул югалырга бирми.

Байлыгымны яшермимен,
Ул һәрчак миңа юлдаш.
Көнләшеп караучыларга
Атмадым беркайчан таш.

Мондый байлыктан һәркемгә
Табып чыгарам өлеш.
Башка телләрне белсәм дә,
Туган тел асыл килеш!

Күпме ачыш, күпме таныш,
Туган тел – йөрәк каным.
Кырык милләт арасында
Мин кардәшемне таныйм.

Байлыгымны вакламыйча
Баетам, иҗат итәм.
Туган телемне күңелдә
Мин җәүһәр итеп йөртәм!


Милләтнең алтын чугы

Бернәрсә дә мәңге түгел,
Ул шуңа билге кебек.
Күкнең җиденче катына
Әйтерсең тора тиеп.

Сөембикә манарасы –
Хакыйкатьнең билгесе.
Мең михнәт кичкән халыкның
Тарихтагы көзгесе.

Ханбикәнең үзе кебек
Ул нәфис, азат, бөек.
Бер карасаң, гүзәл аккош,
Күккә талпынган киек.

Ә, бәлки, галәмгә ашкан
Уй-хыялларның угы?!..
Сөембикә манарасы –
Милләтнең алтын чугы!


Милләт җыры

Кара диңгез җилләр булып исә.
Өнсез Кырым бәгырьләрне кисә.
Ерак булса да якын безгә бу ара,
Милләт хәтерендә җуелмаслык яра.

Баганалар юлда аклы-кара,
Поезд хәрабәләр аша бара.
Узган еллар юллар ярып үтә,
Көнбатыштан көнчыгышка  илтә.

Алтын бишеккәем – Идел буе.
Урал тауларыннан – эчкән суым.
Йөргән юлларыбыз Уфа – Казан,
Айлы күктә ишетелә азан.

Истанбулда

Истанбул урамнарыннан  атлап барам,
Утка баскан кебек – кызган таш.
Яр буенда диңгез кайный, өстә – халык,
Меңне ваклый чал Чемберлиташ.

Күңелләрне азан моңы тарта,
Ай күләгәсендә кайнар чәй,
Солтанәхмәт мәйданыннан үткән
Төрек кызы кебек гүзәл җәй.

Ир-егетләр дөнья йөген тарта,
Төшермәсләр илгә-көнгә тап.
Ерак бабалары кебек егәрлеләр, –
Читләргә сер бирмәс көчле зат.

“Бишек таш”та – милләтнең бишеге,
Бәйгеләрдә төрек бил бирмәс.
Агыла моң, затлы сарайларда
Милли көйләр беркайчан тынмас.

Истанбул урамнарыннан атлап барам,
Якын итеп кемнәрдер дәшә,
Ирексездән иркен сулап куям,
Кардәшлекне тоеп янәшә.

Рәнҗетмәгез!

Ходай Тәгаләнең гамәлләре
Хаклы рәвештә аптырата.
Кеше йөрәккәе тулы әрнү,
Ходай аны курчакка тота,
Җепкә тагып йөртә дә ул, 
                              соң чиктә,
Сандык төбенә сала биккә.

                                           Гомәр Хәйям

Төпсез җиһан киңлегеннән
Тамчы яфраклар оча.
Табигать-ана аларны
Үз куенына коча.

Коча, чөнки бөртеге дә –
Аның бәгырь җимеше.
Ачымы ул, татлысымы –
Барысы да бер ише.

Ана өчен шулайдыр шул,
Һәр бала якын, газиз,
“Кулдагы бармаклар кебек,
Авыртуы бертигез”.

Җир-ана да тигез күрә,
Киң аның кодрәтләре.
Аналарны рәнҗетмәгез,

Көймәсен үзәкләре!

Каурый


Зәңгәр күктә каңгылдашып казлар оча,
Канатлары әйтерсең лә җирне коча.
Казлар моңы тарала да зәңгәр күккә,
Кереп кала чыкмас өчен ул үзәккә,
Артта кала елга-күлләр әллә ничә.
Зәңгәр күктә бөтерелә ялгыз каурый,
Өзелгән кыл булып кайтуларын юрый.
Киек казлар хәтерләтә үткәннәрне,
Канатланып, гомерләрне сүткәннәрне.
Төшмәс өчен бөтерелә урый-урый,
Мин үзем дә әйтерсең лә ялгыз каурый.


Шигырь Рәзилә Низами: Ирексездән иркен сулап куям, Кардәшлекне тоеп янәшә...

Рәзилә Низамова  Башкортстанның  Дәүләкән районы Ташлы-Шәрип авылында туып-үсә, Башкорт дәүләт университетында белем ала. “Кызыл таң” газетасында каләмен чарлап, күп еллар биредә хезмәт куя. “Заман сулышы” дигән публицис­тик язмалар һәм “Сандугачлы иртә” дип аталган шигырьләр  җыентыгы авторы. Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм  аммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәре,  Башкортстан Журналистлар берлегенең  “Алтын каурый” премиясе лауреаты. 
Дөнья яме

Ява карлар, карлар ява,
Ак мамыклар коела.
Минем куллар  – синең кулда,
Дөнья ямьле тоела.

Бәхетлеләр сөюләрен
Ят күздән саклый белә.
Сөю бит ул, ак кар кебек,
Мизгелгә генә килә.

Ява карлар, яңа карлар,
Әйләнеп, бөтерелеп.
Җан сөйгәнгә куна алар
Бәхет булып өелеп.

Имәнлектә

Әкият дөньясы бар, дисәләр,
Безнең имәнлекне әйткәннәр.
Борынгы ул. Монда бабам йөргән,
Агач төпләгәннәр әткәмнәр.

Яфраклары серле шыгырдаша,
Алтын чикләвеге коела.
Шул заманның Шүрәлесе берчак
Килеп чыгар кебек тоела...

Үзе шомлы, үзе шундый серле,
Үзе шундый якын күңелгә.
Юан-юан имәннәрен кочсам,
Яфрагыннан моңнар түгелә.

...Мин үзем дә монда әкияттән
Килеп кенә кергән бер бала,
Табаннарда – дөя чәнечкесе...
Ул әле дә әрнетеп ала...

Кылганнар моңы

Яратам мин дала киңлекләрен,
Мин гасырлар кызы булалам.
Һун һәм кыпчак ата-бабалар да
Шул ук һавабызны сулаган.

Дала диңгезләрен гизгән чакта
Җил атларның ялын тараткан.
Шунда дөнья күргән сабыйларның
Тәүге авазларын яңгыраткан.

Дала башка инде, заман башка,
Ә мин аны һаман иш итәм.
Бит очына кылган кагылганда,
Шул мәлләрнең моңын ишетәм.


Олы юл тәрәзәләре

Тәрәзәләр, тәрәзәләр...
Юлда озатып бара.
Илебезне аңлыйм, дисәң,
Тәрәзәләргә кара.

Илнең тәрәзәләреннән
Авыллар тора карап.
Карашлары җанны өтә,
Шуңа син түзеп кара!


Илкәйнең үткәне анда
Аермачык чагыла.
Тәрәзәләргә карасаң,
Күзләргә яшь тыгыла.

Тәрәзәләрнең төрлесе
Юлчыларны күзәтә.
Кыегы – күңелне кыя,
Төзе – көлеп озата.

Кыеклары кызгандыра, –
Алар бит илнең күзе.
Кыекка үпкәләмиләр,
Әмма ул илнең йөзе.

Анда үткән генә түгел,
Бүгенгесе күренә.
Бүгенгесе кыек икән,
Иртәгәгә түз генә...


Юллар, юллар, төрле уйлар
Кузгаталар яраны.
Таныш йөзлеклеләре күп,
Ятим кебек болары.

Тәрәзә – илнең көзгесе,
Барны яшереп булмый.
Ябып кына куяр идең,
Тәрәзәсез яшәп булмый.

Тукай килде

Болытларны җил таратты, –
Җилгә каршы кем торыр?
Килде бу көн, алдыбызда
Тукаебыз – ул горур.

Горур – мескенлек килешми,
Тукайның хәле башка.
Җил-давылларны йөгәнләп,
Килгән ул һәйкәл-ташта.

Килгән, килми калмас иде,
Каршы торыр көч тумас.
Җанга укмашкан тамырны
Актарып алып булмас.

Тирән киткән ул тамырлар,
Тауларны тишеп үткән.
Даланың ак кылганына
Кардәшлек сутын түккән.

Рухи шытым җимешләре
Нурлана төрле төстә.
Уфабызга Тукай килде,
“Нур” өстенә нур өстәп.


Туган тел

Туган тел – иң зур байлыгым,
Ул үзем белән йөри.
Ничә милләт арасында
Ул югалырга бирми.

Байлыгымны яшермимен,
Ул һәрчак миңа юлдаш.
Көнләшеп караучыларга
Атмадым беркайчан таш.

Мондый байлыктан һәркемгә
Табып чыгарам өлеш.
Башка телләрне белсәм дә,
Туган тел асыл килеш!

Күпме ачыш, күпме таныш,
Туган тел – йөрәк каным.
Кырык милләт арасында
Мин кардәшемне таныйм.

Байлыгымны вакламыйча
Баетам, иҗат итәм.
Туган телемне күңелдә
Мин җәүһәр итеп йөртәм!


Милләтнең алтын чугы

Бернәрсә дә мәңге түгел,
Ул шуңа билге кебек.
Күкнең җиденче катына
Әйтерсең тора тиеп.

Сөембикә манарасы –
Хакыйкатьнең билгесе.
Мең михнәт кичкән халыкның
Тарихтагы көзгесе.

Ханбикәнең үзе кебек
Ул нәфис, азат, бөек.
Бер карасаң, гүзәл аккош,
Күккә талпынган киек.

Ә, бәлки, галәмгә ашкан
Уй-хыялларның угы?!..
Сөембикә манарасы –
Милләтнең алтын чугы!


Милләт җыры

Кара диңгез җилләр булып исә.
Өнсез Кырым бәгырьләрне кисә.
Ерак булса да якын безгә бу ара,
Милләт хәтерендә җуелмаслык яра.

Баганалар юлда аклы-кара,
Поезд хәрабәләр аша бара.
Узган еллар юллар ярып үтә,
Көнбатыштан көнчыгышка  илтә.

Алтын бишеккәем – Идел буе.
Урал тауларыннан – эчкән суым.
Йөргән юлларыбыз Уфа – Казан,
Айлы күктә ишетелә азан.

Истанбулда

Истанбул урамнарыннан  атлап барам,
Утка баскан кебек – кызган таш.
Яр буенда диңгез кайный, өстә – халык,
Меңне ваклый чал Чемберлиташ.

Күңелләрне азан моңы тарта,
Ай күләгәсендә кайнар чәй,
Солтанәхмәт мәйданыннан үткән
Төрек кызы кебек гүзәл җәй.

Ир-егетләр дөнья йөген тарта,
Төшермәсләр илгә-көнгә тап.
Ерак бабалары кебек егәрлеләр, –
Читләргә сер бирмәс көчле зат.

“Бишек таш”та – милләтнең бишеге,
Бәйгеләрдә төрек бил бирмәс.
Агыла моң, затлы сарайларда
Милли көйләр беркайчан тынмас.

Истанбул урамнарыннан атлап барам,
Якын итеп кемнәрдер дәшә,
Ирексездән иркен сулап куям,
Кардәшлекне тоеп янәшә.

Рәнҗетмәгез!

Ходай Тәгаләнең гамәлләре
Хаклы рәвештә аптырата.
Кеше йөрәккәе тулы әрнү,
Ходай аны курчакка тота,
Җепкә тагып йөртә дә ул, 
                              соң чиктә,
Сандык төбенә сала биккә.

                                           Гомәр Хәйям

Төпсез җиһан киңлегеннән
Тамчы яфраклар оча.
Табигать-ана аларны
Үз куенына коча.

Коча, чөнки бөртеге дә –
Аның бәгырь җимеше.
Ачымы ул, татлысымы –
Барысы да бер ише.

Ана өчен шулайдыр шул,
Һәр бала якын, газиз,
“Кулдагы бармаклар кебек,
Авыртуы бертигез”.

Җир-ана да тигез күрә,
Киң аның кодрәтләре.
Аналарны рәнҗетмәгез,
Көймәсен үзәкләре!

Каурый

Зәңгәр күктә каңгылдашып казлар оча,
Канатлары әйтерсең лә җирне коча.
Казлар моңы тарала да зәңгәр күккә,
Кереп кала чыкмас өчен ул үзәккә,
Артта кала елга-күлләр әллә ничә.
Зәңгәр күктә бөтерелә ялгыз каурый,
Өзелгән кыл булып кайтуларын юрый.
Киек казлар хәтерләтә үткәннәрне,
Канатланып, гомерләрне сүткәннәрне.
Төшмәс өчен бөтерелә урый-урый,
Мин үзем дә әйтерсең лә ялгыз каурый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев