Мәдәни җомга

Рухия Ахунҗанова: Җыр энҗесе

...Җырда да илнең тарихы, Кеше язмышы була. Җырдагы хисләр дә, ургып, Күңелгә кереп тула.

Халык җырчысы Гөлсем Сөләйманова истәлегенә багышлана


Гөлсем Нурмөхәммәт кызы Сөләйманова (1907-1968) Казанда туа. Беренче укытучысы Солтан Габәши җитәкчелек иткән хорда 11 яшеннән солист буларак чыгышлар ясый. Казан музыка училищесында белем ала. Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә, концертларда җырлый. Татар радиосында 30 елдан артык солист булып эшли. Бөтенсоюз радиосы аша аның иҗаты киң даирәгә тарала. Ул ил буйлап гастрольләрдә йөри. 500 гә якын халык көен туплый. Киң диапазондагы калын, түбән тембрлы тавышка ия җырчы татар һәм башкорт халык җырларын, композиторлар әсәрләрен, романсларын соклангыч дәрәҗәдә оста итеп башкара.
          Автор.


Өммегөлсем, кич утырып,
Калфакка энҗе тезә.
Әнисенә җырлый-җырлый,
Аның үзәген өзә.

Апалары, җырламыйча,
Бары тик калфак чигә.
Әтиләре гармун уйный,
Моңы агыла өйгә.

Борынгы көйләрне Гөлсем
Башлап аңардан ота.
Нурмөхәммәт абзый аны
Һәрчак исендә тота.

Гөлсем җырлап, гармун уйнап,
Зур сәнгатькә юл ала.
Калфак чигеп утырулар
Хатирә булып кала.

...Җыр белән кызыксынуы
Көннән-көн артып тора.
Моңлы, нәфис җыр дөньясы
Үзенә тартып тора.

Музыка гыйлеме алгач,
Ачыла бөтен тылсым,
Җырны, нечкәлеген тоеп,
Башкара шуңа Гөлсем.

Җырны тәүге башкаруның
Рәхәт тәмен белсенгә,
Солтан Габәши «Кәккүг»ен
Бүләк итә Гөлсемгә.

«Кәккүкләрне сайратырлык
Мәхәббәтем бар сиңа»...
Серен Гөлсем җыры аша
Ача кебек барсына.

...Казанда радио сөйли,
Тәүге солистка – Гөлсем.
Аның җырлавы аркылы
Халык үз җырын белсен.

Диктор Кәшифә тавышы:
«Тыңлагыз, Казан сөйли!»
Эфирда Гөлсем җыр суза –
Бар татар шуны көйли.

Биш йөзгә якын җырны ул
Таба, туплый, башкара.
Татар җырын кабул итә
Хәтта Мәскәү-башкала.

Тавыш яздыру мәркәзе
Чакыртып ала аны.
Җыр тәлинкәсен чыгарып,
Шаулаталар дөньяны.

Ул башкарган көйне бизи
Җырчының тирән моңы.
Матур аһәңле тавышы
Дәлилләп тора моны.

Дөньякүләм романсларны,
Урыс халык җырларын,
Татар, башкорт халык көен
Гөлсем «бис»ка җырлады.

...Җырда да илнең тарихы,
Кеше язмышы була.
Җырдагы хисләр дә, ургып,
Күңелгә кереп тула.

«Аккош йөзә, дәрья гизә,
Дулкынлатып шәүләсен.
Дошманнарның күле кипсен,
Безнең диңгез шауласын!»

Илдә барган сыйнфый көрәш,
Колхозлашу еллары...
Аларны да сурәтләде
Татар халык җырлары.

...Моңлы бу көйнең исеме –
«Кара карлыгач микән».
Сынган гөлләргә охшаулар
Әллә айрылгач микән?

«Белеп булмый сандугачның
Кайсы талга кунасын.
Күзем йомсам, син үзең дә
Минем янда буласың.

Сандугачлар көн дә шулай
Су эчәләр миләштән.
Әйе, кайгыларым бетәр,
Сине күреп сөйләшсәм».

Җырчы җырлый, ә тыңлаучы
Җырда нәкъ үзен таный.
Бераз сүзләрен үзгәртә
Һәм җырлап йөри аны.

... «Шома бас» такмагын җырлап:
«Сүзләре бик аз», – диде.
Шагыйрьгә әйтте аннары:
«Өстәп сүзләр яз», – диде.

Рәхәтләнеп җырлады ул
Тыныч тормыш турында,
Әйтерсең лә иркәләнде
Җырчыбыз таң нурында.

«Уйнат, уйнат гармуныңны,
Биесеннәр егетләр.
Безнең илнең егетләре
Бар да бөркет кебекләр.

Сайрат, сайрат гармуныңны,
Биесеннәр яшь кызлар.
Безнең кызлар нурлы йөзле,
Әйтерсең лә йолдызлар».

... «Сабан туе» – иң матур көй,
Бәйрәм хисе бар анда.
Күңел күтәренке була,
Эшләр гөрләп барганда.

«Сабан туе – хезмәт туе,
Шатлык һәм бәхет туе;
Уйнап, биеп, җырлап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе».

Җырның сүзен шагыйрь яза,
Көйне башкара Гөлсем.
Эшчән, тырыш татар халкы
Шул җырдан үзен белсен.

... «Минем дустым армиядә,
Каеш буган биленә.
Дошманнарны тар-мар иткәч
Кайтам, дигән, илемә».

Шулай дип җырлады Гөлсем
Авыр сугыш чорында,
Өмет чаткысы уятып
Шушы яңа җырында.

... «Өммегөлсем» такмагын да
Башкарды бик яратып.
Халык күңелен күтәрде,
Киләчәккә каратып.

«Безнең колхоз кыры күлле,
Колхоз бакчасы гөлле.
Колхоз бакчалары гөлле,
Күмәк тормыш күңелле».

Күмәк тормышның нигезе
Корылган күмәк көчкә.
Җырчы җыр белән өндәде
Халыкны дәртле эшкә.

Сугыш елларында Гөлсем
Шул такмакны җырлады.
Халыкны бергә туплады
Ул чакыру җырлары.

...Оста баянчы Оркыя
Җырлар бирә Гөлсемгә.
Халыктан откан көйләрнең
Югалтмый ул берсен дә.

«Таң, таң ата, чулпан калка,
Таң чулпанны уята.
Сыз(ы)лып таңнар аткан чакта
Җырлата да, елата».

«Таң атканда» көен җырлый
Радио аша Гөлсем.
Өр-яңа, матур җырларның
Ишетсеннәр һәрберсен.

...Теләченең Яңа Иле –
Оркыя барган авыл.
Сугыштан соң беренче ел,
Тормышлар һаман авыр.

Әмма яшьләр җыелалар
Һәр кич чишмә буена.
Гармунчы егет Зиннәт тә
Килә кичке уенга.

Шунда бер күңелле көйне
Уйнап җибәрә кинәт.
Энҗедәй матур көй өчен
Рәхмәтләр яусын, Зиннәт!

Ибраһимова, әлбәттә,
Көйне тиз отып ала.
Яңа Илнең Зиннәтенә
Рәхмәтле булып кала.

Фазыл чишмәсе буенда
Ишетә гүзәл көйне.
Шагыйрьдән сүзләр яздырыр,
Шатландырыр һәр өйне.

Радио концертында ул
Үзе уйнар бу көйне.
Гөлсемнең бәрхет тавышы
Ямьләндерер бар өйне.

«Фазыл чишмәсе» җырына
Бөтен халык аһ итәр.
Аның даны бездән хәтта
Чит илләргә дә китәр.

«Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем;
Тиз генә әйләнеп өйгә
Кайтырмын дигән идем.

Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән?
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән».

Җиңел кулдан матур язган
Сүзен Сибгат Хәким дә.
Бу җырны, шәт, халык сөяр:
Җыр язмышы – хөкемдә.

... «Агыйделдән күр(е)неп тора
Актаныш басмалары.
Кызлар чәчен үреп салса,
Җилферди тасмалары».

Гөлсемнең бу матур җырын
Җырлаучылар күп булды.
Зифа белән Әлфияне
Тыңлап күңеле тулды.

... «Алсу гөлем, алсу гөлем,
Алсу гөлләрем сиңа;
Алсу гөлем, саф күңелем
Бүләк итәм мин сиңа».

Халкының моңлы җырлары
Аның үзәген өзде.
Татар халык җырларыннан
Җырчыбыз энҗе тезде.

Сарман районы,
Җәлил бистәсе.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: