Мәдәни җомга

Рухия Ахунҗанова: Арбага җигелдек ат кебек...

Бәхет шундый нәрсә инде: Китәре бар, кайтыры.

Мөһаҗир

XIX йөз азагында Төркиягә ки­тәр­гә мәҗбүр булган татар мөһаҗирләренә 

Тәкъдирдә шулайдыр, күрәсең,
Алдымда бөтенләй чит-ят җир...
Илемнән сөрелдем – язмыштыр,
Бүген мин мөһаҗир, мөһаҗир...

Арбага җигелдек ат кебек,
Тик алда буш дала, буш дала...
Туган җир моңнары күңелдә
Тынгылык бирмичә айкала.

Кәрвандай тезелеп, без менә
Күченеп киләбез, Истанбул...
Җиреңә без дога кылабыз,
Тибәрмә син читкә, ит кабул.

Учымда туган җир туфрагы...
Аягым астында чит-ят җир...
Илемнән сөрелдем, буйсынып,
Мин бүген мөһаҗир, мөһаҗир...
             
Мәшһүр ирләр

Татарларда мәшһүр ирләр кем дисәң,
Фәхретдин ул, Баруди ул,  Мәрҗани...
Милләтемнең  сөекле  улларында
Урын тапкан хөрлек илә ир җаны.

Михнәт  тулы  мәшәкатьле  дөньяга
Алар белән  фикер туган өр-яңа:
“Үз-үзеңне күтәрмәсәң биеккә,
Һичкем санамас шул  сине  бөеккә”.

Тарихларда исемнәре  хөрмәтле,
Фикер белән яд  ителгән зат  алар.
Тарихларда  соң тамчы канынача
Җиг(е)леп тарткан  игелекле ат  алар.

Тарих та, нәкъ  тимерче сандалыдай,
Чүкеп  торган  бит  аларны  кич-иртән.
Камиллек  иясе  булып  җиткәнче,
Лаеш  шулпаларын  шактый  эчерткән!..

Кырымда 

“Буревестник” – “Давыл кошы”...
Шәп исемле ял йорты!
Кара диңгез –  дәва диңгез...
Бар причалы, бар порты.

Чулман ягы оныклары
Килдек тән төзәтергә,
Җанга да дәва булсын дип, 
Диңгезне күзәтергә.

Алупкасын, Алуштасын
Манзара кылып йөрдек.
Анапа, Ялта, Сочидан
Рифмалар ясап үрдек.   

Нахимов һәйкәлен күрдек,
Севастополь буйларын... – 
Әмма минем шигъри күңел
Гел С.Хәкимне* уйлады...         
 
*Сибгат Хәким.

 

Остазым
         
          Фоат Галимуллинга

Гыйльми эшемне язсам да
Китап сүзләре белән,
Карарга өйрәттегез Сез 
Шагыйрь күзләре белән.

– Туфан шигърендә, – дидегез, –
Чын татарның ирлеге.
Тормышыңда булсын, сеңел,
Хис һәм фикер берлеге.

Бер атуда ике куян 
Эләккән бит ул чакта:
Фән дөньясына да урын
Таптым шигъри учакта.

Дөрес-хак юлга чыгару – 
Саваплы гамәл, беләм,
Шуңа мактанып яшим бит
Сездәй остазым белән.


Шәфкать иясе

                  Марат Таҗиевка

Яхшылык эшләвеңне син
Беркемгә сиздермисең.
– Аллаһ Үзе күреп тора,
Ул Үзе шаһит, – дисең.

Сине юмарт нәселдән дип
Сөйләүләре хак икән.
Гамәлләрең бигрәк изге,
Күңелкәең ак икән.

Кылган барча игелегең 
Үзеңә кире кайтсын.
Шәфкать хисең белән бергә
Хәләл малың да артсын.


Урыннарың булсын җәннәттә   
                               
                Хөдәчтә апама

Кеше үзенекен ташлаганда,
Үз кызыңдай мине баккансың.
“Җан тартмаса, кан тарта” дигән сүз
Бигрәк дөрес, бигрәк хак та соң.

Шул кечкенә өеңә сыендырдың
Син мине дә – сеңлең баласын.
Бәлки, сизгәнсеңдер ятимәнең
Догалары кабул буласын.

Күңел кыеп, авыр сүз әйтмәдең – 
Куйгансыңдыр, бәлки, жәлләп тә.
Дөнья оҗмахында яшәмәдең – 
Урыннарың булсын җәннәттә...

 

Ак халатлы фәрештәм 
               
           Табиб Ринат Гамировка

Синең исемеңне бер дә
Телләремнән төшермим.
Яшәү кадрен икенче кат 
Тугач кына төшендем.

Әүвәл – Аллаһ, икенче – син,
Ак халатлы фәрештәм.
Синең бүләк – гомрем белән
Тәм табамын  һәр эштән.

Намаз саен яд итәмен,
Сине догамнан куймыйм.
Син бүләк иткән тормышта 
Яши-яши мин туймыйм.
 
Җәүһәр

Халкыбызның сөекле җырчысы
Зифа Басыйрова истәлегенә

Ал, зәңгәр чәчәкләр җыйган 
Мөслим су буйларыннан. 
Туган иле, үскән җире 
Чыкмаган уйларыннан.

Исендә тоткан ул һәрчак 
Әнисенең кураен. 
Әтисенең моңлы җырын 
Сагынгандыр, мөгаен.

Ятимлек ачысын иртә 
Татыса да яшь күңел, 
Җырлары юлдаш булганда, 
Ул әле ялгыз түгел.

Сәхнәдә уйнап күрсәтер –
Юк килмәгән җирләре. 
Бәхеткә юл ачар аңа 
Салих Сәйдәш җырлары.

“Әдрән диңгез, – диеп җырлар, – 
Ай, гүзәл диңгез, – дияр. –
Күп яуларны күргән диңгез, 
Күргән ул диңгез”, – дияр.

Их, кеше язмышлары да 
Җырдагыча, күрәсең. 
Алга килми, белеп булмый 
Башның ниләр күрәсен.

“Халык дошманы хатыны” 
Булып куяр бер көндә. 
“Халык җырчысы” исемен 
Бирмәс инде беркем дә.

И җырчы! Син милләт данын 
Иҗатың белән күтәр. 
Тик белеп тор: яшәү гомрең 
Тулай торакта үтәр.

Бәхет шундый нәрсә инде: 
Китәре бар, кайтыры. 
Картайгач кына Зифага 
Тәтер шәһәр фатиры.

Тормыш сәхнәсе кантарлы, 
Авыр икән ни өчен? 
Язмыш сынавын җиңәргә 
Туплый алырмы көчен?

Караны кара, ди һәрчак, 
Әлбәттә, акны ак, ди. 
Киләчәккә өметләнеп, 
Тормыш юлыннан атлый.

Күпме җырга гомер биреп, 
Радиодан тарата. 
Халык сөекле җырчысын 
Үз кызыдай ярата.

Камал сәхнәсендә Зифа 
Җырлы рольләр башкара. 
Малай булып уйнавын да 
Кабул итә башкала...

Башкала кабул итә дә,
Тик күпсенә түрәләр.
Никтер алар артистканы
Җырчы итеп күрәләр.

Филармониягә күчеп,
Зифа бары ота ул.
Илне иңгә-буйга гизеп,
Зур сәхнәләр тота ул.

Моңлы, аһәңле тавышы 
Чишмәдәй чыңлап тора. 
Аның һәрбер җырын халкы 
Ихластан тыңлап тора.

Табигатьтән илһам ала, 
Тавышына өсти моң. 
... Еллар уза. Аның моңын 
Мин үземә өстимен.

“Моңсыз калу – телсез калу...” –
Бу бит җырчының сүзе. 
Безнең күңелләрдә яши 
Моң булып җырчы үзе.
 
Сарман Сезнең белән хикмәтле

              Дамир Гарифуллинга

Гап-гади сүзләрдән дә Сез
Энҗе-мәрҗән тезәсез.
Шәҗәрәләр төзегәндә,
Бигрәк тирән йөзәсез.

Өйрәнеп, камил беләсез
Гарәп, фарсы телләрен.
Сәләтегез таң калдыра
Хәтта Шәрык илләрен.

Чал тарихны өйрәнәсез,
Төпкелләреннән айкап.
“Булдыра Дамир абый!” – дип
Утырабыз, баш чайкап.

Тырыш ул-кызлары белән
Сарман икмәкле бит ул.
Дамир абый, Сез булганга,
Сарман хикмәтле бит ул! 

 

Алтын урталык

Әзсенмә дә, күпсенмә дә.

Мал-мөлкәт

“Бар” дисәң, бар булыр,
“Юк” дисәң, юк булыр.

Ышанычлы шарт

Терәгең нык булса,
теләгең тиз үтәлер.

Бүләгем кире кайтты

Мин аңа бүләк иттем,
ул – тегеңә, теге – миңа...

Гарәпләшү

Гәҗит-журналларны
арттан алга таба актарам.

Нәзер

Әйтсәң нәзер, 
үтәргә тор әзер.

Ак карга

Гөнаһсыз яшәр өчен,
ак  карга булу кирәк.

Зарурлык

Мемуар язарга
саллы гомер сорала.

Бала

Балдан  да татлырак,
баланнан да ачырак.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: