Мәдәни җомга

Рөстәм ЗӘКУАН: Сары яфраклар каплаган Мәңгегә эзебезне...

Төнге күкнең зәңгәр бишегендә  Ай нурлары моңсу тирбәлә.  Ялгыз калган ярым, төшләремдә,  Зинһар өчен, мине тиргәмә.

(Шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Зәкуанның тууына 65 ел)

             * * *
Язмыш мине күп сынады, 
Алдандым әллә ничә... 
Алданыр идем мең кабат, 
Яшьлегем тагын килсә.

Язмыш мине күп сынады, 
Адаштым әллә ничә... 
Адашыр идем назыңда, 
Башканы эзләмичә.

Язмыш мине күп сынады, 
Сагындым әллә ничә... 
Таба алмыйм яшьлегемне, 
Калганмы айлы кичтә?

Язмыш мине күп сынады, 
Югалдым әллә ничә... 
Син булганга сөенеп яшим, 
Дәрт-егәрем сүнмичә.

Язмыш мине күп сынады, 
Югалттым әллә ничә... 
Яшьлектә калган хисләрне 
Кузгаттың кабат кичә. 


             * * *
Төнге күкнең зәңгәр бишегендә 
Ай нурлары моңсу тирбәлә. 
Ялгыз калган ярым, төшләремдә, 
Зинһар өчен, мине тиргәмә.

Иңнәреңә салып көянтәңне, 
Кайтып керерсең күк чишмәдән. 
Йөрәгемдә нидер өзелдеме? –
Хәбәреңне алгач читләрдән.

Төнге күкне кинәт кисеп үтеп, 
Очкын булып, йолдыз атылды. 
Сагыш булып, кайнар очкыннары 
Күңелемә, ахры, кадалды.

Йокым качты, ерак еллар аша 
Син кайтырсың кебек үткәннән. 
Ник калдырдың, диеп, ялгызымны, 
Дәштең бугай миңа күкләрдән...


             * * *
Тәрәзәдән буран булып 
Дәшәсең, белмим, кая? 
Ак бураннар арасында 
Аралар ерагая.

Бураннарда салган эзләр 
Югалды, беләм, күптән.
Күзләрең һаман елмаеп 
Дәшәләр кебек күктән.

Кар буранын ера-ера 
Эзлимен соңгы көзне. 
Сары яфраклар каплаган 
Мәңгегә эзебезне...


             * * *
Күк катына җиткән кебек булам, 
Чатыртавым, сиңа менгәндә. 
Болыт юрганыңа уралам да 
Башым куям яшел мендәргә.

Җегәр иңә гүя тәннәремә, 
Алып кебек сизәм үземне. 
Офыклардан тамган сихри нурлар 
Назларына күмә күземне.

Каеннарың ала кайгыларны, 
Кылганнарың йөгерә, тирәләп. 
Байбакларың танымады, ахры, 
Нидер куйды җанны телгәләп.

Кайтканың юк нигә күптәннән, дип 
Дәште гүя синең имәннәр. 
Хәер-дога көтеп яши читтә 
Туган җирләреннән киткәннәр.


             * * *
Ник килгәнмен фани бу дөньяга? 
Нинди язмыш фараз углыңа? 
Тәкъдиремә ниләр салынган соң? 
Ходай нәрсә язган колына?

Җавап эзләп бик күп сорауларга, 
Узып барам гомер сукмагын. 
Безнең эзләр – еллар тузанында, 
Сыртка төште кайчак тукмагы.

Назларында коенып чибәрләрнең, 
Һушсыз калдым сылу кызларга. 
Өметләндем – яшәү тора гүя 
Гөлчәчәкле ямьле язлардан.

Хыянәтне кайчак сизми калдым, 
Дус сүзе дип ышанып тыңладым. 
Рәнҗеттеләр керсез күңелемне, 
Яшереп яшем кайчак еладым.

Бушкуыклар йөри, түш киереп, 
Күңел кала шуңа кителеп. 
Милләт өчен җанын бирердәйләр 
Читтә йөри һаман, тибелеп.

Мең сорауга – миндә бер җаваптыр. 
Ялкын җитми безнең җаннарда. 
Үз кадерен белгән халык кына 
Үз бәхетен яклар җиһанда. 
Татар рухын саклар дөньяда...


             * * *
Күп сөйлибез нотыкларны, 
Милләтне, дип, җыйнарга, 
Кул кушырып утырабыз 
Югары җыеннарда.

Бил алышып Сабантуйда, 
Татарны танытсак та; 
Ирек даулап мәйданнарда, 
Якага ябышсак та...

Дулап кына ни кырасың, 
Бердәм фикер юк бездә. 
Татарлыкны тою җитми 
Иң элек үзебездә.


             * * *
                      Рафис Корбанга

Күңелкәең чиста синең, 
Ходай сиңа салган иман! 
Үзең булып калу бүген 
Җиңел түгел, дустым Корбан.

Әйткән сүзең дөрес синең, 
Гел барасың туры юлдан. 
Үз фикерең белән яшәү 
Җиңел түгел, дустым Корбан.

Кемнәр сатып шөһрәт алган, 
Нигә яши илдә ялган? 
Кабул итми синең җаның, 
Рафис Корбан, дустым Корбан.

Күңелкәең ачык синең, 
Изге эшләр бик күп сыйган. 
Дусларыңа иңең куеп 
Яши белдең, дустым Корбан.

Чиста җанны, саф күңелне 
Саклау бүген авыр, туган. 
Якыннарны сөендереп, 
Дошманнарны көендереп 
Яшик әле бергә, туган.

Бу заманга булмыйк корбан, 
Рафис Корбан, дустым Корбан.


             * * *
Иңемнән биштәр төшмәде, 
Юлымны бүлде чикләр. 
Гомеремнең юлларында 
Очрады һаман читләр...

Көнчеләре аз булмады, 
Күрдем сатлык җаннарны. 
Якын дуслар күбрәк булды, 
Бүлешергә моң-зарны.

Чәчләремә чал керсә дә, 
Күңел гел канатлана. 
Башкаларның ялгышлары 
Нигә соң кабатлана?
Гомерләр кими торса да, 
Һәр чорның бар үз яме. 
Бүген бәхет – бабай диеп, 
Оныгымның дәшкәне.
 
             * * *
Бу дөньяга нигә килгәнемне 
Белеп яшим, шөкер, әлегә. 
Чарасыздан җаным сызланса да 
Керә беләм кеше хәленә.

Бер алманы бишкә генә түгел, 
Ун кисәккә әзер бүләргә. 
Җылытырга дусларымның күңлен, 
Йөрәк җылым әзер түгәргә.

Чарасыздан ишегем шакысалар, 
Мосафирны дәшәм өемә. 
Кайнар чәем әзер кунагыма, 
Гәп кормаса ятлар көенә.

Әгәр килсә кемдер кылыч белән, 
Яман фикер булса уенда, 
Мин көрәшкә әзер халкым өчен! 
Исәр йөрәк тибә куенда...

             * * *
Үкенечләр кала үткәннәрдә, 
Абынабыз барган юлларда. 
Кемнәрнедер кайчак рәнҗетәбез, 
Табынабыз ялган идеалга.

Ышанмыйбыз керсез күңелләргә, 
Шайтангамы кайчан ияреп. 
Кул чабабыз чиста түгелләргә, 
Фани дөнья чөнки күгәрек.

Буш вәгъдәләр ява нотыкларда, 
Башка фикер гәрчә күңелдә. 
Кемнәргәдер бары ошау өчен, 
Ялган теләк балдай түгелә.

Баш иябез олы түрәләргә, 
Иртәгә дә бар бит яшисе. 
Мәдхияләр ага каләмнәрдән, 
Килмәсә дә кайчак дәшәсе.

Гали җаннар җирдән иртә китә, 
Бәя алмый кылган эшенә. 
Дан-шөһрәт ява урынсызга, 
Җаен алган әрсез кешегә.

Нигә дөнья шулай яратылган? 
Ник яшибез бозып каннарны? 
Үкенечләр килә соңлап кына, 
Югалткачтын затлы җаннарны.

             * * *
Нишләр идем, әгәр син булмасаң, 
И каләмем, гомер юлдашым? 
Ялгызлыктан күптән сулыр идем, 
Синсез калсам әгәр, кордашым.

Нишләр идем, әгәр син булмасаң? 
И каләмем, яшә чарланып. 
Син булмасаң, хәтәр уйларыма 
Бетәр идем күптән чорналып...

Син булганга чыга йөрәгемнән 
Әйтеләсе килгән сүзләрем. 
Күңелемнән тама энҗе кебек 
Әйтелмичә калган серләрем.

И каләмем, сынма авырлыктан, 
Әгәр сынсаң, ничек чыдармын? 
Каләмкәем, ялгыз итмә мине, 
Син булмасаң, мин дә сынармын...


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: