Мәдәни җомга

Рөстәм Сүлти: Әй, каләм, әй, көчле каләм, Әй-сәлам сиңа, сәлам!..

Тукай теле, диләр, шулайдыр ла, Андадыр ул аның бар зары.

Тукай теле диләр

Тукай теле...
Дәрдемәнднеке булса,
Булырмы иде болай типкедә?!
«Асрамага» сүзе колаклардан
Югалмады инде һич кенә.
    
Тукай теле, диләр,
шулайдыр ла,
Андадыр ул аның бар зары.
Теле калган үзен саткачтын да
Шәһре Казан Печән базары.

Теле калган...
Асрамага мохтаҗ,
Ятим, үксез, мескен, бичара,
Саткан чакта кулланылса ярый
Базар почмагында үзара.

Һаман шул ук иске, канлы яра,
Ничек итеп аны бәйлисе?
Тик бу юлы эш читектән ашкан,
Вәлиләрнең кирәк Вәлисе!


СӘЛАМ, КАЛӘМ!

Нинди көч вә нинди серләр
Саклыйсың син, әй, каләм?
Гомер узган, күбрәк язган
Саен, күбрәк өркеләм.

Миңа килгән әмер: «Укы!» –
Укып туйгысыз галәм,
Тик язарга лаекмы мин,
Телгә кил дә әйт, каләм. 

«Язып өйрәтүче Раббың
Исеме белән укы!»
Сүрә-сүрә, аять-аять,
Илаһи – Раббыңныкы!

Лаек күргән ант итүне
Каләм – әл-Каләм белән,
Лаекмы мин аңа диеп
Уйланып калам гелән.

Каләм ияләре күп тә
Кәлям иясе кирәк,
Кол Гали һәм Кол Шәрифтәй
Коллык иясе кирәк.

Йә туктап кал, яки яздыр
Бары тик гүзәл кәлям,
Әй, каләм, әй, көчле каләм,
Әл-сәлам сиңа, сәлам! 


УЛ

Cүлде – җаннардан җан ул, 
каннардан – кан,
Чорлар буе татар тамырларында аккан,
Сакланган халыкны саклаган рухсызлыктан,
Кирәктә кылыч булган ул, кирәктә – калкан!

Сөзелә-сөзелә, нур-нур, 
дулкын-дулкын,
Гасырларның төпкеленнән алкын-алкын,
Тынычлыкның күгәрчене, 
сугышларның бөркете,
Дусларны сәламләр, 
дошманнарны өркетер.

Сүлде – туг ул, әләм ул, байрак –
Чорлар узган саен югарырак, югарырак!
Сүлде – зәңгәр күкләрнең бизәге,
Тәңренең бүләге, 
урны – дөнья үзәге!

Тугыз санлы бу байракка тугыз байрактар,
Тугыз татарның рухын туг-байрак саклар.
Халкым, аны кулдан төшермәс өчен,
Бәйләп күтәрә 
Сабан туе сөлгесен...

Сүлде – зәңгәр күкләрнең бизәге,
Тәңренең бүләге, урны – дөнья үзәге,
Татарның аты, исеме, ырым ул,
Тарихым, намусым, 
дастаным-җырым ул!


КӘРВАН

Моңсу бер көндә ахшамга таба
Мине ватанга китерер кәрван,
Бер ял көнендә һич көтмәгәндә
Йөз, мең мәшәкать иттерер кәрван.
Дөнья чүлендә сусаган җанга
Шифа суларын эчерер кәрван,
Былбыллар сыман сайрар җанымны
Дөнья-читлектән очырыр кәрван.
Җанымны яккан сагыш утларын
Шәм-чыра кебек сүндерер кәрван,
Дусларым ләм-мим тынып торганда,
Урам этләрен өрдерер кәрван.
Гыйбрәт иттереп фани дөньяга
Гамәл дәфтәрен төрдерер кәрван,
Фани дөньядан аралап алып
Бакый дөньяны сөйдерер кәрван.
Гомерем буе килгән һиҗрәтне –
Хәсрәтне шулай бетерер кәрван,
Үз Ватаныма кара табутта
Ак кәфен белән китерер кәрван.


ӘМАНӘТ

Аяк эземне җилләр туздырып,
Ап-ак бураннар күмеп киткәнче,
«Күрмәдегезме, кайда ул?» диеп,
Юлчы-кәрваннан хәбәр көткәнче,
Килгән юлыма борылып шулай
Үлеп киткәнче күзләрем ачык...
Юллар озын да – гомерләр кыска,
Әле соң түгел, ашык, юлга чык.
Атларга кирәк – юлчысыз юлның,
Юлсыз юлчысын ни хаҗәте бар?!
Юлчының юлда булуы яхшы,
Тапшырыласы әманәте бар.
Чишмәләрмени – уйганнар мәллә –
Күзләремдәге яшем – юлдашым,
Кыялар бәйләп куйганнар гүя –
Аягымдагы ташым – юлдашым...


SHAKESPEARE VV ТУКАЙ

Британия җире...
Шекспир, Шекспир...
Сиңа килдем, әй, шәйхләрнең пире,
Син – инглиз Тукае, 
Тукай булган кебек татар Шекспиры.
Апрельләрнең ләйсән яңгырлары
Бәрәкәтле, сихәт, рәхмәт тулы,
Татар өчен, инглиз өчен дә ул
Табылулы һәм дә югалтулы.
Апрельдә ту, апрельдә кит икән –
Тукайча да шулай, Шекспирча да,
Хакыйкатьме – сөтле чәй күк, бер үк –
Инглизчә дә шулай, татарча да.
Сөтле чәй күк бәхет дигәннәре,
Җитми бары нидер чак-чак кына,
Җитмәгән күк сөтле чәй янына
Татар бәхете кебек чәкчәк кенә...
Хаклык – кытыр-кытыр ап-ак шикәр,
Тел тидеме изрәп, эреп китәр.
Телсез ничек белсен аның татын,
Ничек тапсын Кеше хакыйкатен?!
Хаким телнең хакыйкате башка,
Хакы башка, хокуклары башка.
Канармыни борын Тукай теле
Канагандай тигәч кайнар ашка?!
Булыргамы, әллә булмаскамы? – 
Бөтен мәсьәлә бу, бөтен сорау,
Минем өчен Шекспир сөйли, миндә
Һамлетыннан калган бер аптырау.
Мономахның авырдыр бүреге,
Тәкәбберлек бирмәс димә ул таҗ,
Тик хаким дә Локман Хәким кебек
Дәва бирер хәким телгә мохтаҗ!
Британия җире...
Шекспир, Шекспир...
Сиңа килдем, әй, ирләрнең пире,
Син – инглиз Тукае, Тукай
булган кебек татар Шекспиры.


МӨГЕЗЛӘР

Гауга беткән, гауга белән бергә 
Дәгъва беткән. Беткән үч тә, көч тә 
Тик мөгезләр генә аерылыр 
Кебек түгел менә һич тә, һич тә. 

«Сез көндәшләр, тик без дуслар» диеп 
Ябышканнармыни пар мөгезләр? 
Ялан, ярлар кирәк түгел инде,
Кем баш, кем арт – мәгълүм: тип-тигезләр.

Мөгезләрдән мөгез чыккан менә, 
Чыккан менә уеннардан уймак, 
Аһ, ни авыр аның авырлыгын 
Мөгезләрдә, баш очыңда тоймак!

Ике як та бер үк сүзләр мөгри: 
– Кичер, 
– Кичер, җибәр...
– Мине җибәр... 
Күзләр мөлдерәмә, күз төпләрдә
Туңып килә инде ак энҗеләр.

Йә бер ерткыч өчен бәйрәм әзер, 
Йә бер сунарчыга аш казанда,
Бер Казанга сыймас башлар булса – 
Икесе дә сыяр ашказанга...

Беркем күрми икән, кар-буранга 
Дучар язга кадәр кышкы ялан...
Хыяллана мөгез-таҗлы башлар 
«Ташланасы  түбән таш кыядан...»

Тәкәбберләр инде бер-беренә 
Тезләр чүгеп башкайларын игән... 
– Соң, бу бары болан хикәясе!.. 
Алай микән?!
Алай гына микән?!


АПОКАЛИПСИС

Кубарлар зилзиләләр,
Өзелер силсиләләр,
Юк булыр мин-минлекләр, 
Туктарлар варварлыклар, 
Тынарлар каһкаһәләр,
Бетәрләр вәсвәсәләр,

Икеләнүләр бетәр,
Шул вакытта, шул сәгать –
Тантана иткән чакта
Хак –  бердәнбер 
Хакыйкать! 


ЛӘМ-МИМ

Иң бөеген көтеп, өмет итеп
Айкалган да бу җан, һай, айкалган!
Сөю белән җанда көю беткән,
Кала-кала «ләм» белән «мим» калган.

«Әлиф»не мин таяк диеп белмим,
Бар белгәнем минем – «ләм» белән «мим»,
Ләйләдән «ләм» беләм,  
                                    Мәҗнүннән – «мим»,
Тик мәхәббәт нидер, ләм-мим, – белмим.

Мин «әлиф»не белмим, тик Багдадка
Ике күзем бәйле юлны беләм,
Тугрылык һәм фидакярлек берлән
Бар белгәнем мәгәр «мим» белән «ләм».

Ике кулым канда булса булсын –
Хыянәт ни ярга, ләм-мим, белмим,
«Әлиф»не мин таяк диеп белмим,
Бар белгәнем минем «ләм» белән «мим».

Яңа сөю җыры көткән ярлар
Ярлыкасын, кичерсеннәр мине,
Өлешемә тигән көмешемдер
Ләйләнең «ләм»е, Мәҗнүннең «мим»е.

Ике тамчы яшь күк ике күздә 
Ләйләдән – «ләм», Мәҗнүннән – «мим» –
                                                          ләм-мим.
Сөю ни ул, көю ни, ләм-мим,
Берни әйтмим – сорамагыз, белмим.

КЫЛГАН

Кылган, кылган диләр, нәрсә кылган?
Ни кылмаган дисең, ни кылган.
Кыла-кыла акыллардан таеп,
Кылмый-кылмый ниләр онтылган.

Кылган ният кылган, сәҗдә кылган,
Дога кылган, гафил калмаган.
Җир йөзендә күпме чүп үлән бар
Кылган кадәр кыла алмаган.


ҮЗГӘРЕП ҮЗГӘРТӘМ...

Тапмадым чиксезлеккә чик,
чарасызлыкка – чара,
Эзләмим инде, үзгәрәм
Ни чарадан бичара.
Эзлим чиксезлеккә чара,
чарасызлыкка бер чик,
Үзгәртәм, камил иманым,
Ни бер шөбһә, ни бер шик.
 
Бөекбритания.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: