Мәдәни җомга

Рөстәм МИНГАЛИМ: УЗГАН ҺӘР ЕЛЫМ ТИҢ ТОРА КАДЕРЛЕ БЕР ГОМЕРГӘ...

15 августта Татарстанның халык шагыйре, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 75 яшь тула. Шушы уңайдан каләмдәшебезне күпсанлы укучыларыбыз һәм әдәбият-сәнгать әһелләре исеменнән ихлас котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Юлдаш I Юллар тигез, дөнья тигез, И, рәхәт бу җиһанда, - Ышанып баш тапшырырлык...

15 августта Татарстанның халык шагыйре, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рөстәм Мингалимгә 75 яшь тула. Шушы уңайдан каләмдәшебезне күпсанлы укучыларыбыз һәм әдәбият-сәнгать әһелләре исеменнән ихлас котлыйбыз, аңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.


Юлдаш
I
Юллар тигез, дөнья тигез,
И, рәхәт бу җиһанда, -
Ышанып баш тапшырырлык
Юлдаш булса янда.

Миңа Аллаһ- шундый юлдаш,
Һәм Ул озын юл биргән.
Узган һәр елым тиң тора
Кадерле бер гомергә.

II
Җирдә яшәү - хәтәр юлда
Юлдаш эзләп бару ул.
Чиксез юллар челтәрендә
Юлдаш табу авыр ул.
Бик еракта гөрләп калды
Балачак тавышлары.
Их, гомер агышлары:
Шатлыгы, сагышлары
Безне соңгы юлга хәтле
Озата барышлары.
И, гомер агышлары...
Шөкер әле, без табыштык,
Бик күпләр табышмады.
Кай арада кая җиттек,
И, гомер агышлары!
Җанга куәт биреп тора
Шатлыгы, сагышлары.

Йөрәк сыза, күңел сизә

(Ташландык авылым урамын узганда)

Туган җир безгә пар канат
Һәм очар куәт биргән.
Инде сорыйм үзебездән:
«Ни бирдек туган җиргә?»
Хуҗалары ташлап киткәч,
Кимсенеп яши бу як.
Чикерткәләр җырлап түгел,
Очалар хәзер җылап.
Киткәннәр хәлен күрергә
Төрле якка төркем-төркем
Ак күбәләкләр оча.
Күбәләкләр йә кайтмыйлар,
Йә кайталар тапмыйча.
Кала шул, кала туган як
Һәм торган якларыбыз.
Йөрәк сыза, күңел сизә -
Туза канатларыбыз.

Туган як елгасын хәтерләү

Касады-су, әй, кадерлем, туган су,
Әнкәм йөзен, әткәм йөзен юган су.
Юлың җиргә түгел,
Миңа уелган.
Төнбоеклы култыкларың
Куенымда.
Ашыгып яшел ярга ташлап
Кайчак кармагым,
Балыкларың тырпылдавын
Карадым.
Яр буйларың төркем-төркем
Тал гына;
Малай чакта
Ялап белдем -
Яфраклары бал гына!
Исә дә җил,
Камышларың сөрлегә.
Туган якта
Җем-җем аккан
Бер генәм.
Тамчы күрсәм дә
Төшәсең исемә,
Диңгез күрсәм дә
Киләсең уема.
Дөньяда иң йомшакта,
Иң яшел яр -
Синең яр.
Җирнең иң ак казы
Синдә коена.

Охшашлык һәм кыргыйлашу
(Юкка чыккан авылымны узганда)

Монда капкалар җырламый,
Чиләкләр чылтырамый,
Хуҗабикәдән су сорап,
Бер сыер да мөгрәми.
Вакыт җиңгән шул -
Авылның туктап калган йөрәге.
Бар тарафын басып алган
Алабута, кычыткан.
Урамнар кыргыйлашкан.
Мин шәһәрдә
Кыргыйлаштым.
Чүп-чар уем
Чиктән ашты.

Күренер, бәлки, күктән

Хуҗалары ташлап киткәч,
Бик кимсенгән яшел мәчет
Тирәнгә иңде микән
Һәм иңде микән күпкә?
Күк капусы ачылыр да
Күренер, бәлки, күктән.

Хата

Син дә кеше бу дөньяда,
Синнән дә хата чыгар.
Хәлең барда җаен табып,
Хатаңны төзәтә бар.
Юкса хәлсез картлыгыңны
Хаталарың камчылар.

Мин аны хәзер дә күрәм,
Тик белмим ни әйтергә, -
Җитмеш елга соңлаганмын
Хатамны төзәтергә.

Син класста иң матур кыз идең

Өйләребез бер өй аша,
Бер үк иде юлыбыз.
Күрше авыл мәктәбендә
Укып йөргән елыбыз.

Син класста иң матур кыз
Булып санала идең.
Юлыбызда урман иде,
Урманда алан иде.

Шул аланда бер көн юри
Йөгереп киткән булдың;
Мин чынлап куган булдым
Һәм куып җиткән булдым.

Ак чәчәкләр арасына
Юри егылган булдың.
Шуннан соңмы?
Шуннан соң шул -
Әйе, бик тә соңыннан
Гел сагындык без ул чакның
Юриен дә, чынын да.

Үзең безгә ярдәмче бул, Ходай

Аерылды юллар,
Аерылды куллар.
Уйлар гына охшаш,
Берсыман.
Үзең безгә ярдәмче бул, Ходай -
Без адашып барабыз сыман.
Ул булмагач миңа,
Мин булмагач аңа
Алдагы юл тайгак боз сыман.

Батыр була алмадым
Җитмеш ел көч җыйдым Җирдә,
Батыр була алмадым.
Балачактан башладым да
Һаман куркам Алладан.

Мин оҗмахта хур кызлары
Булуына ышанам.
Тик ашыкмам ул тарафка -
Җир кызыннан бушамам.

Күтәрү

Кайчакта безгә чын дус булып яшәрлек,
Ышанып баш тапшырырлык
Яхшы кешеләр бетеп бара сыман.
Бар алар, күп алар -
Чын дусларны сайлап таба белсәң
Ялган дуслар арасыннан.
Мактап исемнәрен,
Күккә чөярлекләре бар.
Йөз яшәсәң, йөз ел сагынып
Сөйләрлекләре бар.
Шундыйларның берсе -
Күршем Минзәки.
Әле малай чагында ук
Бар дусының исәнлеге өчен
Беренче чәркәсен күтәргән.
Икенче дусы авылдан киткәндә
Аның юлы уңсын өчен күтәргән.
Һәр дусы бу авыр тормышта
Аякта нык торсын өчен күтәргән.
Ул - дусы өчен җир сөрергә әзер кеше,
Дусларына җанын бүлеп бирергә әзер кеше.
Мондый кешене дуслары да
Бик якын күрәләр,
Еш кына эштән соң
Бераз күтәрештән соң
Аны өенә күтәреп китерәләр.
И, Ходаем, шундый яхшы кеше -
Күршем Минзәки.
Күтәрә-күтәрә
Күтәрәмгә калган бит тәки.


Юлчылар

Җирдә һәммәбез юлчылар,
Аерма бары шунда:
Кемнәрдер юлның башында,
Кемнәрдер ахырында.

Кемдер туктап юл читенә,
Авыр сулап хәл ала.
Югыйсә узар юлы да
Инде аз гына калган.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: