Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рөстәм Мингалим: Аэродром иде безнең урам: Казлар күтәрелде каңгылдап... 

Мин дә күп уйлап уелдым,  язып та карый идем.  – Алыгыз, ал!  – дип, татарга  үрелеп арый идем.

(Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел)


ЯРАТАМ ӘЛЛӘ НИЧЕК

Яратам шул бу дөньяны, 
яратам әллә ничек:
бозлар кичеп яратам да 
яратам утлар эчеп.

Илүзәрем, ак канатым, 
пар канатым син икән. 
Дөнья гаҗәп матур икән, 
дөнья гаҗәп киң икән! 

Иртәләрем, көннәремә, 
кичләремә таң калам: 
өзгәләнеп, ямьсезгә дә 
матурым дип әйталам.

Илүзәрем, ак канатым, 
пар канатым син икән. 
Дөнья гаҗәп матур икән, 
дөнья гаҗәп киң икән! 

Узмас сыман ачылары  – 
уза бит әллә ничек: 
яратам шул бу дөньяны 
каласын белгән өчен.

Илүзәрем, ак канатым, 
пар канатым син икән. 
Дөнья гаҗәп матур икән, 
дөнья гаҗәп киң икән!


ҮПКӘЛӘРМЕН КЕБЕК

Хатамдырмы, юкмы, 
Тик сөйләмим көлеп: 
Миңа Татарстан  –
Җир үзәге кебек... 
Йөрим кайчак чыгып, 
Шәһәрләрем күреп; 
Казан  – шәһәрләрнең 
Иң гүзәле кебек. 
Сорасалар әгәр,
Бирә алмам бүлеп: 
Мәскәү  – Татарстан 
Шәһәредер кебек.
Мин дөньяны сөйдем, 
Дөнья торсын белеп:
Ул да  – Татарстанның 
Бер өлеше кебек! 
Хаталанма, диеп 
Әйтсә кемдер, көлеп, – 
Шул кешегә мәңге 
Үпкәләрмен кебек.

ВОЕНКОМАТТА

Нигә
Бу егетләрне үлчәп маташасыз 
Салкын, җансыз үлчәгечләр белән? 
Алар  –
Әтиләре сугышка киткәндә 
Кайнар беләктә калдылар.
Төгәл авырлыкларын
                          бары әниләре белә.
Алар  –
Иң биек агач очыннан
                              чикләвек өзделәр,
Иң биек тау түбәсеннән
                              чия таптылар;
Иң биек атны
                     йөгәнләделәр.
Кул арасына керү белән,
Аларның төгәл буйларын
                           бары әниләре белә.
                    Булашмагыз,
«Хезмәткә яраклы» дип языгыз 
                             үлчәмичә генә!

УЛ ШУЛАЙДЫР ӘЛЕ, УЙЛАСАҢ...

Рәхәтләнеп көлеп яшәгәндә 
Башкаемны авыр уй баса:
Бу дөньяда әле бер көлүең 
Җинаятьтер, бәлки, уйласаң, 
Җинаятьтер, бәлки, уйласаң?!
Гомер итү әллә нинди нәрсә,
Үзе татлы, үзе әрнетә.
Елап яшәүчеләр шуңа күп ул  –
Көлеп яшәүләргә ни җитә,
Көлеп яшәүләргә ни җитә?!
Ак көнеңне буса төн карасы,
Төнне арттан буып ала таң.
Бу дөньяда әле бер елавың 
Җинаятьтер, бәлки, уйласаң,
Ул шулайдыр әле, уйласаң?!


АВЫЛДАШКА ХАТ

Аэродром иде безнең урам:
Казлар күтәрелде каңгылдап, 
Бүрәнәгә утырып сөйләштек бер:
Мин китәргә булдым авылдан.
Кайбер агайларга үпкәләдем, – 
Булмагангадырмы әтиләр,
Безнең колакларны еш бордылар, 
Авыр-авыр сүзләр әйттеләр. 
Күнегергә теләү туды миндә.
Тик өстенлек алды чиркану.
Малай булсаң да бит, горурлык бар, 
Тамырларда барыбер ир каны;
Шуңа түгелмени авыл эшен
Бик тиз генә алдык өйрәнеп?!
Йөгәненнән тотып, зур атларны 
Кырмыскалар кебек сөйрәдек.
Бүген сезнең кулда машинадыр, 
Исәннәрме теге агайлар?
Безне шактый кимсеттегез диеп,
Син бәрелмә инде аларга:
Калса калган икән безнең хәтер, 
Аларның да хәтере калмасын...
Әй, ташлыйк ла моны, ничек хәзер 
Кәрим бабайларның алмасы?
Клуб ничек? Яшь-җилкенчәк кызлар 
Сибәләрме «Ярмәк» көенә?
Безнең буын ничек – «абый» булгач, 
Онытып бетермиме биюне? 
Самолетлар төсле күтәрелеп, 
Очалармы казлар каңгылдап?
Кашка бия күптән үлдеме соң?
Ә малайлар ничек авылда?
Әтиләре бармы барсының да?
Әтисезе булса, син тагы
Берүк авыр сүзләр әйтә күрмә,
Бора күрмә берүк колагын!

АК БОЛЫТЛАР...

Күккә карап еш сөйләшәм хәзер, 
Үзем генә калгач, бергә-бер.
Әткәм, бабам, аның бабасы да
Бу күк йөзен шулай күргәндер.
Күпме үтте, үтте ак болытлар  – 
Еллар битен сыйпап, иркәләп...
Гомер иттем, җиңдем, канатландым. 
Бәйрәм, җырлар
Истә... истәләр.
Әрнеп-әрнеп елаганым да бар, 
Чынлап елау булмый онытырлык: 
Җан теленде, ачык яраларда
Тоз таулары эреп утырды.
Шуның өчен көлгән чагым булды 
Яралану, әрнү, елаудан,
Мәхәббәттән,
Табу, югалтудан;
Гомер, тарих,
Уйдан,
Юллардан.

Мин көлмим дә хәзер, еламыйм да, 
Әллә нинди сәер чак килде:
Еласам, мине һичкем юата алмас, 
Көлсәм  – туктап булмас шикелле.

ИКЕ ТАКТА – БЕР БАСМА

                  Язучы Ркаил Зәйдуллага

Син, энем, затлы фикерләр 
уйлап йөрисең, беләм. 
Аларны язып халыкка 
бирмә келисең, беләм.
Мин дә күп уйлап уелдым, 
язып та карый идем.
 – Алыгыз, ал!  – дип, татарга 
үрелеп арый идем.
Алар мине ишетми дә, 
күрми дә сыман юри. 
...Яннарында сәер янгын 
үзләрен ялмап йөри. 
Беттеләр болар дигәндә  – 
калганнары табыла: 
сөннәтлесе, сөннәтсезе  – 
үз сөягең таныла!
Ул ат булган җирдә булыр, 
себерке торган җирдә. 
...Товар сата-ала белер, 
эчә белер хәмер дә.
Сүгенүе нәзек чыгар, 
кысылыбрак, тоныграк.
Йә гөрләгән тавышы да 
нечкәреп алыр кайчак.
Ул әйбәт «господин» булыр, 
иң әйбәт «холоп» булыр.
Ана телен яхшы белмәс, 
шул безнең халык булыр. 
Ясканма әллә ни затлы 
шигырь бирәм дип аңа. 
Андыйны кабул итми ул, 
аңа кирәкми яңа.
Аңлашырлык иске булсын, 
хатыннар төсле булсын.
Ал ягы текә булсын да,
арт шәриф көчле булсын.
Яз, энем, минемчәрәк син, 
йә Ризван Хәмид кебек.
Гәрәй Рәхим киңәшләрен 
тыңлап кара бер кереп. 
Әйткән сүзен Батулланың 
ишеткәнең бардыр, шәт:
ике такта – бер басма, ди, 
уртасында мәхәббәт!
Шуны язып, әллә кемнәр 
язучы булып җитте.
– Милләткә аннан ни файда? – 
дисеңме?
Сорау җитди!
Без барыбер языйк, энем, 
каләм бит ул бездә бар.
Ашап дуңгыз да булалар, 
укып дуңгыз булмаслар.


БУ ЕЛЛАРДА...

                                      Үземә

Без актарган таулар артта калды, 
таш күтәрер көчем, калмады.
Хәзер көчем – сирәк бәйрәмнәрдә 
йөз грамм да ярты алмалык.
Узды китте яшьлек сәер чорда, 
сәерләтеп узды җанымны.
 – Яшь кызлар!  – дип
өзелеп ялганмадым,
гел ханымнар күзгә чалынды.
Уйлап шуны хәзер елмаям да, 
сызланам да кайчак утырып.
Мин гомерне тормыш учагына 
яктым бугай артык тутырып. 
Күралмадым татлы малай-йокы, 
саташулы булды төннәрем.
Төшкә керде күрше матур апа, 
мин иреннән аны көнләдем.
Егет булган мәлдән көннәрем дә 
саташулы төшкә әверелде. 
Муеннан ук иде яшьтәшләрем, 
яшем җитмәсләргә үрелдем.
Әти булгач  – кемгә бәхет бирдем, 
үзем йөрдем дөрләп-куанып! 
Бүгенгәчә янып бетмәгәнгә  – 
мин тилегә һәйкәл куярлык.
Көләр идем карап – һәйкәле юк, 
һәм күңелдә нәни бер шом бар.
Бу елларда нык картайдым, ахры, 
гел чалына күзгә яшь кызлар.


ТОМАННАРГА ТАБА ИЛТТЕЛӘР

Сары бодай кыры җилдә кайный, 
әйләнәсе тимер сак иде...
Үҗәтләнеп безнең үсеп йөргән, 
гел ашыйсы килгән чак иде.
Бирмәделәр ипи туган якта, 
читтә бәхет вәгъдә иттеләр. 
Төяп-төяп безне поездларга, 
томаннарга таба илттеләр.
Безне суга сипте пароходлар, 
машиналар җиргә таратты. 
Кемдер сугып тешне 
койды безнең,
кемдер каршылады яратып... 
Әверелдек моңлы килмешәккә, 
чын йөрәктән җырлар чыгардык. 
Җырыбызга тыгылып үләр чакта, 
туган якны уйлап чыдадык. 
Табалмадык читтә бәхет димим, 
бөтенләй үк буш кул кайтмадык. 
Туган якка кайткач, күпләребез 
әнкәйләрне генә тапмадык.
Инде безнең күңел 
шул вакыттан
мәңгелеккә хәтле өшегән... 
Киләчәкнең тимер түрәләре 
ни күрсәтер тагын кешегә?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев