Мәдәни җомга

Рөстәм Акъегет: Шомырт чәчәк аткан чакта гына Төшкә керә торган төшләр бар...

Бик ешладым әле зиратларга,  бик ешладым әле нигәдер.  Кайчак шулай, кешеләрдән качып,  ялгыз уйланасы киләдер.

ТУГАН ҖИР

Офыклардан торна тавышы килер, 
кояш батып сүнәр суларда... 
Болытларны тишеп ай күренер, 
гүя чыгар һава суларга... 
Тып-тын, салмак кына яфрак явар, 
йомшак кына җилләр исәрләр. 
Толымнарын сыйпап елмаермын, 
ак каеннар башын исәләр.

Моңсу гына күңел бер җыр көйләр, 
ә ул җырның булмас сүзләре... 
Ашыгасы юк, күңел тулганда бер 
телгә килер әле, килер үзләре... 
Алар барсы синең хакта булыр. 
Синең хакта булыр, туган җир.

Син бит бары туфрак кына түгел,
син бит –
шул ук яңгыр,
шул ук каен,
шул ук искән җил...


КАБЫРЧЫКЛАР

Кабырчыклар – сүнгән тере дулкын,
диңгез шавы килә алардан.
Диңгезләрдә минем булганым юк.
Кабырчыклар...
Искә төшә диңгез яңадан.

Әллә канда кайнап уянамы 
ерак бабамнарның хәтере? 
Җир йөзеннән күптән китсәләр дә, 
җанда алар исән һәм тере.

Күз алдымда (гәрчә күргәнем юк) 
яшь ананың шашкан күзләре, 
зәңгәрлеге белән төтенле Күк, 
чатыр чаты, учак эзләре...

Колакларда (гәрчә ишеткән юк) 
ат кешнәве, елау тавышы... 
Искән җилләр кагылгалап үтә, 
таныгандай иске танышын.

Хәтерлим күк дала кылганнарын,
шулар аша узган юлымны.
Кабырчыклар...
Күзләремне йомам – диңгез шавы,
сукырларча сузам кулымны...


ЗИРАТТА

Бу дөньяның ваклыгына
ваксынасым килмәде.
Тар ләхетне кабул иттем,
тарсынасым килмәде...

                   Кабер ташындагы язудан

Бик ешладым әле зиратларга, 
бик ешладым әле нигәдер. 
Кайчак шулай, кешеләрдән качып, 
ялгыз уйланасы киләдер.

Танышларым шактый ишәйгәннәр, 
алар белән сүзсез киңәшәм. 
Алар җаны хәзер күбәләктә, 
алар җаны булып яна шәм.

Тып-тын гына атлыйм сукмаклардан, 
ашыгырга монда ярамый. 
Вакыт һәм Юл монда туктап калган: 
Вакыт акмый, юллар юк ары.

Ваклыклардан җан арынып кала, 
мәшәкатьләр тоела чүп булып. 
Биләп ала мине илаһи моң, 
күзләремә зәңгәр Күк тулып...

Ап-ак мамык оча һаваларда, 
ап-ак минем бөтен янәшәм.
Ак мамыкка кушыла күбәләкләр, 
ак каеннар тора, гүя шәм.

Бик ешладым әле зиратларга, 
бик ешладым әле нигәдер... 
Башкалар да, бәлки, минем кебек, 
кешеләрдән качып киләдер...


БЕР ДУСКА

Өмет өзгән күзең белән 
күз тидермә көзеңә...

Нигә төенләп ялгарга 
өзек көннәр чылбырын?! 
Нигә шәмнәр кабызырга 
күктә кояш бар борын?!

Бер туктап ал,
хәл җый бераз, 
хәтер көлен кузгатма. 
Узганнар алга илтмиләр, 
алар тик озата бара.

Хатирә белән яшәргә 
яшь әле безнең башлар. 
Киләчәк көннең юллары 
узалар безнең аша.

Алда тормыш, алда офык, 
офык арты офык бар. 
Күңел пәрдәсен күтәреп, 
дөньяга бер чыгып бак.

Нинди матур бүгенге көн!

Китек күренсә чите –
димәк, җиңне сызганырга 
сиңа да вакыт җитте!..


ЙОКЫСЫЗ ТӨН
 
        З.Насыйбуллинга

Ютәлләүне
озак кайтавазлап торды
дивардагы гитара...

Ике күзем тәрәзәдә. 
Тамчылар тама: там, там! 
Офыкны болыт каплаган... 
Болыт артында ал таң. 
Гөл-чәчәкләр таҗын йомган, 
сәгатьләр дә туктаган. 
Төн юрганына төренеп, 
дөнья йокыга талган... 
Еракларда бер ут яна, 
кемдер кабызган аны. 
Аңласа аңлар шул гына 
тәнгә сыймаган җанны. 
Ике күзем тәрәзәдә. 
Тамчылар тама: там, там!.. 
...Ник атмый икән бу таң?.. 
...Ник атмый икән бу таң?..


ЯЗМЫШ АТЛАНТИДАСЫ

Атлантида! Беркет моны, хәтер! 
Атлантида! Уян, йоклаган!

Шулчак кемдер тыныч кына миңа: 
«Атлантида, имеш, булмаган...»

Яшәешнең, имеш, язы була, 
була, имеш, аның бер кышы...

Атлантида, бәлки, булмагандыр, 
яши килә ләкин язмышы...


НИГӘ ИКӘН?!

...Мәчет нигезенә салынып, 
Кыйблага караган чиркәү... 
...Ташландык урыс авылының 
Сукыр тәрәзәләре...

                   Туган як күренешләреннән

Нигә икән
Урыс: «Здравствуй – яшә!», – ди.
Татар әйтә: «Исәнме?!»
(Син тереме, кордаш, әле исәнме?)
Нигә икән
Кырымдагы татар авылы
Урыс атлы,
Безнең якта исә
Урыс авылы татар исемле?!


УЛ УРАМНЫҢ ИСКЕ ЙОРТЫ

Мин бер яшь бала идем лә, 
яшь түктем Иделемә. 
Шул чакларымны сагынып,
күз яшьсез елыйм менә.

Ул яшәгән иске йорт та 
инде исемдә генә. 
Колакта тора сүзләре: 
«Өметем синдә генә...»

Бар иде ул адашулар 
сыерчык буранында. 
Ай нурларын көрәгән чак 
кар көрте урынына.

Тәмәке кабызган мәлләр 
йолдыздан гына гелән! 
Тәрәзәләр ачылуы 
бер сызгыруым белән.

Менә килдем ул җирләргә, 
басып торам тын гына. 
Торна тавышыдай сузылып 
калган икән моң гына.

Ул урамның иске йорты 
инде исемдә генә. 
Әле дә ишетелә күк: 
«Өметем синдә генә, 
өметем синдә генә...»


ШОМЫРТ  ЧӘЧӘК АТКАН ЧАКТА ГЫНА

Башкорт ягы, анда каеннар да 
кырын ятып кына үсәләр. 
Баш очымнан йөзә ялкау болыт –
сәлам кебек миңа Дүсәннән.

Күз алдыма килә: яз айлары, 
алкын суга талын манып, 
Дим буйлары шашып яшәрә. 
Дүсән авылы... 
Гүя янәшәдә йөзеп бара 
дулкынланып яшел рәшәдә.

Май айлары, айлы кичләр, 
су буенда ялгыз пар... 
Берни кире кайтмый –
шомырт чәчәк аткан чакта гына 
төшкә керә торган төшләр бар...

       * * *
Гел сүз генә тыңлап яшәү – 
әсирлекнең бер төре. 
Тәмам кулга ияләшкәч, 
эт булып улый бүре.

       * * *
Яшьлегеңнең яшел бу күлмәген 
соңгы тапкыр инде киясең... 
Колаклардан алкаларың тамар, 
керфегеңнән тамар күз яшең...

       * * *
И балачак... 
Агачларның
өйләрдән биек чагы. 
Унынчы кат... Аста урам... 
Өйләрнең дә булган икән 
үзенең балачагы...

       * * *
Пыялачы
пыяла өрде –
бәллүр чәчәк булып 
гасырларга калды сулышы.

       * * *
Сүзнең тәме бүтән иде, 
бүтән иде карашым.

Үзгәрәм... 
Үзгәрү дә бит –
яшәүнең бер чарасы...

       * * *
Соңгы бозларга төялеп, 
кыш качып бара яздан. 
Аны назлап юк итәргә 
дулкын чапты бераздан...

       * * *
Гөрләгән сулар туктаган, 
җаным аша
ага тоташ, 
ага Киек Каз Юлы... 
Күп йөгәнләдем йөрәкне, 
чыдап булмас бу юлы...

       * * *
Үлем мәңгелеккә илтә, 
яшәү дә мәңгелеккә -
дәвам өчен һәрбер орлык 
үз-үзен корбан итә...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: