Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәсүл ГАМЗАТОВ: КҮК ЙӨЗЕННӘН КОШ БУЛЫП ЭНДӘШЕРМЕН

Ел да 8 сентябрь җитсә, Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән Дагстан башкаласы Махачкалага күренекле шагыйрьләр, әдипләр, фикер ияләре җыйнала. ХХ гасырның олуг әдибе, Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көнен билгеләп үтәргә килә алар. Һәм менә 30 ел инде бу көн "Ак торналар" дигән исем белән шигърият фестивале, халыкара шигырь...

Ел да 8 сентябрь җитсә, Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән Дагстан башкаласы Махачкалага күренекле шагыйрьләр, әдипләр, фикер ияләре җыйнала. ХХ гасырның олуг әдибе, Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның туган көнен билгеләп үтәргә килә алар. Һәм менә 30 ел инде бу көн "Ак торналар" дигән исем белән шигърият фестивале, халыкара шигырь бәйрәме итеп уздырыла. Быел исә фестиваль шагыйрьнең вафатыннан соң унөченче мәртәбә үткәрелә. Авар халкының бөек улын, Дагстан әдәбиятын дөнья мәйданына алып чыккан талантлы шагыйрьне әнә шулай зурлый, хөрмәт итә Дагстан.
Моннан 3 ел элек, Рәсүл Гамзатовның тууына 90 ел тулганда Казанда аның төрле елларда иҗат ителгән һәм дөньякүләм яңгыраш алган шигырьләрен туплаган "Торналар" дигән китабы татар телендә басылып чыккан иде. Әдәбият сөючеләр игътибарына Рәсүл Гамзатовның татар шагыйрьләре тәрҗемәсендә шул китапта дөнья күргән бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Дагстаным
Күп илләрне урап чыкканнан соң,
Кайтып төшкәч туган ягыма:
"Гашыйк булмадыңмы ят җиргә?" - дип,
Дагстаным дәште тагын да.
Тауга мендем һәм шул тау башында
Иркен сулап әйттем мин аңа:
- Күп илләрне күрдем, тик син генә
Иң якыны миңа дөньяда.
"Янып сөям", - диеп ант итмәдем,
Кабатланган сүзләр һәммәсе.
Дәшми сөям... Дәшсәм, ул сүзләрнең
Тоныкланыр төсле мәгънәсе.
Әгәр сиңа һәркем: "Сөям", - диеп,
Ант итсә дим шушы урында,
Кыяларга туры килер иде
Бер үк сүздән гаҗиз булырга.
Син күз яше һәм кан түккән чакта,
Сүзгә саран, горур улларың
Яуга чыкты, изге антка тиңләп
Кулларында хәнҗәр чыңлавын.
Ә соңыннан, кыргый яулар тынгач,
Исемеңне теләп зурларга,
Китмәннәр һәм чалгы тавышы белән
Ант иткәннәр болын-кырларда.
Өйрәткәнсең безнең һәммәбезне
Илгә тыныч хезмәт итәргә.
Сүз ул, дидең, анттан кадерлерәк,
Ә таулылар иярләми атны тикмәгә.
Ерак калалардан, чит җирләрдән
Йөреп кайткач, күңелем ашкынды.
Ничек дәшми түзим, сөям синең
Тауларыңны, һәрбер ташыңны!
Рәшит ГӘРӘЙ тәрҗемәсе.
Теләкләр
Мөмкин түгел бер кайгысыз яшәү,
Ә мин телим сезгә, дусларым,
Бәхет килсен сезгә оныттырып
Кайгыларның җирдә булганын.
Шатлык җыры гына яңгырасын,
Шәраб белән тулсын касәләр.
Һәркем үзенә дип кабул итсен,
Берегезгә теләк әйтсәләр.
Дуслар берсен берсе котлап әйткән
Теләктән дә көчле ни бар соң?!
Чын күңелдән әйтелгән бу теләк
Мең бәладән сезне коткарсын.
Мин телимен, дуслар, тагын шуны:
Балалар гел көлеп торсыннар.
Кызларыбыз да чибәр булсын,
Ә егетләр зирәк булсыннар.
Егет кызны, кыз егетне әгәр
Үпкәләтсә, гафу сорасын.
Үпкәләшү - ярату билгесе,
Белсен үлеп гашыйк буласын.
Рафис КОРБАН тәрҗемәсе.
Аңгыра сарык
Син шул хәтле гөнаһсыз -
Тешләшмисең этләрдәй.
Әүлиядай җан бит син -
Сөзмисең үгезләрдәй.
Ел да синең йоныңны
Кырып, кыркып алалар.
Кирәк булса, тиз чалып,
Тиреңне салдыралар.
Бала тууны котлап,
Шампурда кызасың син.
Берәрсе вафат булса,
Шәп шулпа буласың син.
Кунак килсә - котлыйсың
Татлы шашлык булып син.
Һәм зәмһәрәдә кышларда
Иң-иң җылы толып син.
Таулылар горурлыгы -
Папаха син, и сарык.
Аны киеп дан ала
Ирләр яуларга барып.
Синең йомшак тиреңнән
Турсык ясап бу ирләр
Көч алып шәрабләрдән
Гизәләр илләр, җирләр.
Син тыйнак, шуны аңлап,
Безне алдап йөриләр
Ябынып сарык тиресен
Астыртын ач бүреләр.
Шушы хакыйкатьләрне
Аңламыйча күп илләр -
Сине "аңгыра сарык"
Диеп атап йөриләр.
Гәрәй РӘХИМ тәрҗемәсе.
Шәраб шешәсенең җыры
- Бүл-бүл, бүл-бүл!
Беләм сезне,
Телмәрегез хәтердә.
Бүрегемне очырасыз
Очрашкан чакта бергә.
Агызасыз утлы суны
Коргаксыган карынга.
Акыл, ихтыяр югала
Каршыда мин барында.
Рәхәтләнеп бушанам мин,
Бүл-бүл, төбемә төшеп.
Ук булып явам башларга,
Кала тик йөзләп тишек.
- Бүл-бүл, бүл-бүл. -
Гап-гади көй,
Тик көч юк аңа каршы:
Йә үбешәсез исереп,
Йә сугышасыз ярсып.
Яшь түгеп мине сүгәсез,
Калмый аты-юлы да.
Үзегез дә сизми генә
Әвереләсез колыма.
Яңгырый көй:
"Бүл-бүл, бүл-бүл",
Күңелегезгә сеңәм.
Хатыныгыз ташлап китә -
Көндәш булып мин җиңәм.
Сөюнең дә махмыры бар,
Тын алган чакта көчкә,
Мәкерле сөяркә сыман
Ут булып үтәм эчкә.
Бүл-бүл, бүл-бүл!
Ага шәраб,
Миңа соң нинди кайгы? -
Акча белән бергә сездән
Вөҗдан да чыгып тайды.
Кайчак күзегезне буып
Мөгезле шайтан уза.
Дошман белән чәкештереп
Тел тидерәсез дуска.
Сил ташып күпме кешене
Үзенә ала гелән.
Тик ул ярыша да алмый
Минем корбаннар белән.
Бүл-бүл, бүл-бүл,
Бүлегез, бүл!
Тапмаслар эзегезне...
Мине сөю үлемгә тиң,
Тик ул куркытмый сезне.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе.
Әгәр дә мең ир...
Әгәр дә мең ир сине яуларга
Калса таулардан яучы озатып,
Белеп тор, шул мең ир арасында
Мин дә булырмын - Рәсүл Гамзатов.
Әгәр дә каны кайнаган йөз ир
Җиңә алмаса синең сихерне,
Аралап алчы шуннан берәүне, -
Тау егете ул, Рәсүл исемле.
Әгәр дә ун ир, йөрәк януын
Тыялмый, йөрсә сиңа күз атып,
Арада сине янып сөюче
Булырмын мин дә - Рәсүл Гамзатов.
Әгәр дә берәү, гыйшкыннан нәүмиз,
Шашкын хисеннән шашкан дисеңме, -
Болыттан төшеп сиңа тезләнгән
Тау егете ул, Рәсүл исемле.
Әгәр дә сине кем дә сөймәсә,
Күзләрең сүнгән, күңелең газаплы... -
Димәк, ул үлгән, ак таш астына
Тауда җирләнгән Рәсүл Гамзатов.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе.
Торналар
Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
Солдатлар кайчак килә уема,
Туфрак булмаган алар, ак торнага
Әверелгәндер кебек тоела.
Әлегәчә аларның шул заманнан
Килгән өненә колак салабыз.
Шуңа түгел микән - без еш моңаеп,
Күкләргә карап тынсыз калабыз?
Арыган кыйгач төркем сафы оча -
Кичке шәфәкъ нурына орынып.
Һәм шул сафта бер кечкенә ара бар -
Бәлки, ул ара минем урындыр!
Килер дә бер көн - шул торналар белән
Чумармын мин дә күксел томанга,
Күк йөзеннән кош булып эндәшермен
Сезгә мин, җирдә калган туганнар.
Канлы яу кырларыннан кайтмый калган
Солдатлар кайчак килә уема,
Алар туфрак булмаган, ак торнага
Әверелгәндер кебек тоела.
Ренат ХАРИС тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев