Мәдәни җомга

Рәсимә Нәбиуллина: Йөрәкләрне телеп узды Киек казлар тавышы...

Мин  Түбән Кама шәһәрендә яшим. Кечкенәдән үк шигырьләр язам

Мин  Түбән Кама шәһәрендә яшим. Кечкенәдән үк шигырьләр язам. 2008 елда “Бәхет җебе”  исемле китабым дөнья күрде. Тормышны, табигатьне, яшәүне яратуымны үземчә, шигъри телдә әйтә алу - минем өчен зур бәхет. Хәзергесе көндә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсен җитәклим. 


Шигырь язам 

– Шигыреңне ничек язасың соң,
Тел ачкычы алып кайлардан. 
– Шигърият килә балачактан,
Язлар белән килә, Тукайдан. 

– Гонорарлар белән байыйсыңмы,
Шигырьләрне хәзер кем укый? 
– Һәр йөрәккә ишек шакый гүя
Гасырлардан килгән Кандалый.

Гаҗизлеккә төшкән көннәремдә
Шигырьләрдән  алам дәрт-дәрман.
Телсезләрне телле итәр өчен,
Үткәннәрдән калка  Дәрдемәнд.

Эзсез китмәбездер бу дөньядан,
Шигырьнең бит бардыр мең җаны.
Үлгәндә дә кулында китап булды
Моабит  төрмәсендә Мусаның.

Торган саен тарта шигырь уты,
Аның белән гүя серләшәм.
Әманәтен Тукай, Такташларның,
Туфаннарның җирдә өләшәм.

Әнкәй

Гомер агышлары туктаталмый,
Каннар саркый һаман ярадан.
Киңәш сорап, әнкәй, яннарыңа
Кайттым әле кабат – яңадан.

Чәчтән сыйпап әйтәсеңдер кебек,
Кайгыларың бик күп, и бала.
Синең янга кайтсам, әнкәй, никтер,
Барлык сагышларым югала.

Сагындырдың, әнкәй, килә синең
Иңнәреңнән кочып аласым.
Һай бу язмыш,  нигә шулкадәрле
Сыный икән адәм баласын.

Кайгыларым, шатлык, сөенечләр
Ташкын булып барысы түгелде.
Кабердәге чәчкә башын иде,
Аңлагандай минем күңелне.

Әйтмә син

Җанымның яртысы, диясең,
Бербөтен килә бит буласым.
Җәйләрдә өзелеп төшмичә,
Кызарып алмадай туласым.

Син – минем аккошым, диясең,
Аккошлар йөзә ич күлләрдә.
Ничек бар – шул килеш ярат син,
Яныңнан җибәрмә көзләрдә.

Ут янар чәчәгем, диясең,
Кирәкми – өзәрләр, шиңәрмен...
Ничек бар – шул килеш ярат син,
Яратсаң барсына түзәрмен.

Ничек бар шул килеш ярат син,
Тиңләмә һич кайчан, һич кемгә.
Җаныңда чын сөю уянса,
Түзми ул – җыр булып түгелә.

Мәктәбемә

Күңелемдә буран купты бүген,
Хәтер дәфтәрләрен актара.
Ак алъяпкыч иде иңнәремдә,
Вакыт узган диген кай ара.

Дулый буран, мәктәп елларының
Беренчесен   ачты иң элек.
Урам буйлап, ал букчасын тотып,
Бер чибәр кыз килә йөгереп.

Хәтерләрдә кабат яңардылар
Укытучы, класс,  парталар...
Без утырткан бакча, алмагачлар,
Дивардагы  атлас карталар.

Бүген сиңа тагын килдек менә,
Дулый буран, күңел шатлана.
Ак алъяпкыч хәтер сандыгында
Ядкәр булып һаман саклана.

Илем өчен

Илем диеп, газиз Ватан диеп,
Син каныңны түгеп түләдең.
Яу кырында ятып калсаң калдың,
Үлгәндә дә башың имәдең.

Хәтерләргә мәңге уелдыгыз,
Батырларга бүген мәдхия.
Якты тормыш бүләк иткән өчен,
Безнең буын сезгә баш ия.

Утка әйләнгән Хатынь авылында
Үсә хәзер бары кылганнар.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Яу кырыннан  кайтмый калганнар.

Мәңге сүнмәс якты йолдыз булып
Кабындыгыз илем күгендә.
Юк, батырлар исән, алар исән,
Безнең сафта алар бүген дә.

Мунча керттем

Мунча керттем әле җанны, –
Пычранган, тапланган.
Җирдә күпме гайбәт йөри,
Шуларданмы тап калган.

Өермәле җил-давылдан
Түзан кунган җаныма.
Фәрештәләр булып булмый, –
Атлар да бит абына.

Малга сәҗдә дә кыламын,
Кемгә артык соң байлык.
Килә  бит оҗмах алмасын
Минем дәген бер татып.

Дөнья тулы әшәкелек,
Хөсетлек иңгән җанга.
Кыйбламны да югалттым,
Кем күрсәтер – юл кайда?

Мунча кертеп пакьләндерәм,
Чистартам калебемне.
Ләйсән яңгыр явып үтте,
Телгәләп бәгыремне.

Туймадым

Көзләр сагышлардан торса да,
Күз яшьләре битне юса да,
Һич китәсе килми дөньядан,
Мин бит әле яшәп туймаган.

Килер көннәр көйсез булса да,
Сабыр канатларым сынса да,
Өметемне әле җуймаган,
Мин яшәүдән һич тә туймаган.

Бу тормыштан артка калсам да,
Ялкынланмый гына янсам да,
Каләмемне читкә куймаган, 
Мин яшәүдән әле туймаган.

Күктә очкан соңгы торналарга,
Саубуллашып яулык болгаган,
Сезгә атап җырлар язасым бар,
Мин яшәүдән әле туймаган.

Авылыма кайттым

Сагынып кайттым, авылым, 
Җирсеп кайттым,
Һәрбер күзәнәктән моң тама.
Бер әйләним авыл урамнарын,
Уянгандыр инде Җир-ана.

Болын-кырларымны иңләп кайтам,
Ник сагындым икән шул чаклы?
Учларыма алып уйга калам
Ипи исе сеңгән туфракны.

Урман буйларына  менеп төшәм,
Бану чуннигенең чишмәсе,
Төшләремә кереп, әй, йөдәтте,
Суын килә шуның эчәсе.

Юа җыеп үскән болыннарым,
Аңлатырга җитми сүзләрем.
Боргаланып аккан зәңгәр Зәем,
Исәнмесез, “Тирән күлләрем”.

Әнкәйләрнең эшләп тире тамган
Юлларыннан атлыйм тагын да.
Әткәй алачыгы торган урын -
Болар инде  үткән заманда...

Күп нәрсәләр инде алышынган,
Урамнарда йортлар үзгәргән.
Тәрәзләрдә янган утлар күреп,
Түгеләләр яшьләр күзләрдән.

Ирекле

Хәтерләрдән күптән җуелдылар,
Онытылды Идегәй, Нурсолтан.
Азатлык бит, ирек хәзер бездә,
Җирсез, телсез илдә кем солтан?

Сүз иреге диеп, лаф орабыз,
Бармы ирек туган илемдә?
Рекламалар әнә күккә ашкан,
Тик алар бит ятлар телендә.

Майданнарга чыгып әй якладык,
Булсын диеп ана телебез.
Өлкән агайларга ярыйбыз дип,
Вата-җимерә русча сөйлибез.

Бармы киләчәге телебезнең,
Рәнҗемәсме Тукай, Такташлар?!
Чит җирләрдә әнә туган телне
Нинди матур көйли якташлар.

Үрнәк алып яшик без алардан,
Бирмик ана телен таптарга.
Бабайларның изге әманәтен – 
Әзер булыйк аны сакларга.  

Адәм баласы

Сикертә тормыш арбасы,
Ничек төшми каласы.
Кайларда гына йөрсә дә,
Түзә адәм баласы.

Түзә сагыну-сагышларга,
Кул бирер соң кайсысы?
Гомер җебен кисә гүя 
Ачы язмыш кайчысы.

Аямый ачы сынаулар,
Исә җилнең ачысы.
Һәр кешенең казан тулы,
Һәркемнең үз кайгысы.

Моңсуланып уйлап куям,
Һай бу гомер агышы.
Йөрәкләрне телеп үтте
Киек казлар тавышы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: