Мәдәни җомга

Рәшит ӘХМӘТҖАНОВ: Сандугачлар янган утта Җылынырга ярыймы соң?!

Баш сыгылып төшкән чаклар була,  Җанга чын дус табылмаганда... Начар юлдашымнан яхшырак бер  Таяк кисәм кереп урманга.

Күренекле шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел 


ХАТАСЫЗ ЯЗ, ЯЗМЫШ

Очла, язмыш, каурый каләмеңне, 
Яза барыйк кайбер уйларны.
...Чиксез дөньянымы? – Күптән инде 
Күлмәк итеп кидем мин аны.

Башта гына ипле-иркен булды, 
Башланасы көннәрдә генә. 
Башларымның ниләр күрәчәген 
Сорамадым кемнәрдән генә.

Бер сорадым – яфраклары очты, 
Бер сорадым – кошлар кузгалды, 
Бер сорадым – балкып кояш батты, 
Бер сорадым – офык кызарды...

Барлык сорауларны шәфәкъ уты
Күз алдымда тотып яндырды. 
Барын уйлый-уйлый, уем мине 
Менә шушы көнгә калдырды.

Тимергә һәм миңа тигез сукты 
Мизгелләре «мәңге» дигәннең. 
Элек сиздермәде. Аңлыйм хәзер: 
Җиргә вакытлыча килгәнмен.

Бар булырга, юк булырга мөмкин –
Эшле кеше моны төшенгән. 
Заман әле һаман, ким дигәндә, 
Башын сорый батыр кешедән.

Үзен яклый алмый әле җирдә 
Һәр изгелек, һәрбер яхшылык. 
Шул хәлендә ничек кешеләргә 
Мин аларны китим тапшырып.

Арып аудым бүген яклый-яклый, 
Авыр көрәш булыр иртәгә. 
Алар мәңге азат булса гына, 
Җирдән мөмкин тыныч китәргә...

Йөрәгемнән, күлмәгемнән башка
Мин үземә берни сорамам.
Көчем дә шул минем – җир өстендә
Кеше булып кына торалсам.

Мин өзелмим – яфраклары оча, 
Мин китмимен – кошлар кузгала. 
Мин батмыймын – балкып кояш бата, 
Мин яралы, офык кызара.

Кат-кат очлап канлы каләмеңне, 
Хатасыз яз, язмыш, шул хакта. 
...Күлмәгемнән алда йөрәк туза, 
Җыры гына кала китапта.

АВЫЛЫМ КАПКАСЫ

...Кылганнар кадалып эндәште: 
«Бар мәллә җаныңда яралар?» 
Бар иде... Бар инде яралар, –
Дөньяда яңгырар җыр алар.

Камыллар: «Кал инде», – диделәр, 
Камышлар ымлады киткәндә. 
Үләннәр аякка уралды, 
Кайтып җит, дигәндәй, иртәнгә.

Бер талда идек без,таралдык,
Ачтык та авылның капкасын.
Кычкырдык: «Әйдәгез, дөньяны
Безнең дә мәхәббәт якласын!»

Әле дә хәтерли торгандыр 
Кондызның усаксыз урманы –
Аяклар канатып ерактан 
Җанымда китердем мин аны,

Гасырлар төбеннән, көленнән
Китердем бабамнар Сөюен. 
Йолдыздай атылдым түбәннән, 
Көтмәдем «йә, кузгал» диюен.

Киләчәк!Күзеңә нур итеп
Күчер син Сөюнең яңасын.
И гомер, йолдызга менмәсәң,
Җирдә дә ут булып янасың.

Гомернең балкыштан торганын 
Раслады Баулымда батырлар. 
Түбәннән – девоннан менгәнне 
Айдан да исән-сау кайтырлар...

Дөньяга таралдык, ачтык та
Авылның кадаксыз капкасын.
Әйдәгез, кешеләр,
Дөньяны
Безнең дә мәхәббәт якласын.

КАРУРМАН АША

Әнкәң күзе әгәр сакламаса, 
Бик тиз ялгыз, ятим каласың. 
Ә бәхетләр – кояш астында ук 
Боз итә дә кеше баласын, 
Китеп бара... 

Киткән бәхетләргә, 
Юк, баш имәс безнең горурлык. 
Ул горурлык белән эһ тә итми 
Җир өстендә мәңге торырлык!

Юл белмәсәм, тагын юлга китәм. 
Юлсыз, кемнәр, кая җитәлгән? 
Менә чәчәк! Ул да монда үскән, 
Төшеп калып зәңгәр җилләрдән.

Баш сыгылып төшкән чаклар була, 
Җанга чын дус табылмаганда...
Начар юлдашымнан яхшырак бер 
Таяк кисәм кереп урманга.

Шаулап шомландыра кара урман: 
«Җитәр җирләр әле бик ерак, 
Син курыкма, ялгыз башың түгел, 
Бер юлбарыс узды яңарак...»

Һәм кочаклый мине карт имәннәр, 
Әй, курыкты, диеп, бу бала. 
Җанга төшкән утлар яктысында 
Офык һаман китеп югала.

Әй, яшәсен җирдә яктылык та, 
Әй, яшәсен җирдә батырлык! 
Бездә ул батырлык бу дөньяны 
Тугыз кабат урап кайтырлык.

Бергә китәм мин батырлар белән, 
Алар белән узар гомерем. 
Әзер тора йөрәк, үтәр өчен 
Гомеремнең соңгы әмерен.

Җирдә озын гомер кичерсәм дә, 
Тик төгәлләр аны бер уем: 
Атылыйм да... таш гасырдан калган 
Ташларга мин барып уелыйм.

Барысын да кешеләргә бирим, 
Нәрсә бар бу җанда – һәммәсен. 
Батырларга калсын батырлыгым, 
Куркакларга нәфрәт чәчрәсен!

Миннән соң да кара урманнарда 
Теге тавыш торсын яңгырап: 
«Юк, курыкма, син ялгызың түгел, 
Бер юлбарыс узды яңарак...»

УЧАК

Янды, янды, янды агач... 
Үз кәүсәсе белән көлен 
Бутадык сүнә башлагач...

Бу синмени соң, Сандугач? 
Нәрсә булды, җаным кошчык? 
Ник елыйсың дөнья борчып?
Ни кайгың бар, нинди гамең? 
Таптадыкмы илең ямен?..

И Сандугач, хәсрәтеңне 
Әйтә күрмә дусларыма, 
Үзем генә йөрәгемне 
Кысыйм салып учларыма.

Кайгыларың коелмасмы:
Ела, кошчык, кагын, очын!..
Бу агачта ояң булган, 
Балаң янган, Сандугачым.

Сазлык ерып килә-килә 
Арыган идек, туңган идек, 
Бер җылыныйк әле, дидек... 
Соңгы күмер! 

Утлы күзләр
Булып миңа гел карыйсың... 
Сандугачлар янган утта 
Җылынырга ярыймы соң, 
Ярыймы соң?!

БИШЕК ҖЫРЫ ТҮГЕЛ

Баш куеп җырның, балалар,
Әллие-бәллиенә,
Йоклыйсыз... Инде торырга
Вакыт та җитте менә. 

– Уяныгыз, уяныгыз! –
Юксынып сорый еллар: 
Кайларга китте, дип, болар, 
Кайларда югалдылар?

Төн җитсә, сезне эзли Ил, 
Кайда, дип, балам нуры? 
Тор, бала! Илнең йөзенә, 
Күзенә кара туры.

Уян да Илнең күгенә 
Йолдызлар булып калык! 
Йотар юкса төптә сине 
Йокламый торган балык.

Еллар сезне санамасын, 
Сез елларны санагыз. 
Йоклар өчен тудырмаган 
Җиргә безне анабыз.

Бәлаләрне бәгыренә 
Яшергән көннәрендә 
Сездән башка таянырга 
Юк аның кемнәре дә.

Көтә сезне, көтә... Сезне 
Үз кочагына алып, 
Бер тузаннан кеше итеп 
Үстергән бөек халык.

Уяныгыз! – Инде күптән 
Узды күз йомар чаклар. 
Күзеңне йомсаң, шул йокы 
Илеңне дә кочаклар.

ШАГЫЙРЬЛӘР

Әкияттәге карчык кебек, дөнья 
Йон урынына ниләр тетмәгән... 
Үзе «теткән» шагыйрьләрне әле 
Җәзалавы һаман бетмәгән.

...Уйлаганнар: аккош моңнарыннан 
Изгелекләр иңәр, янәсе, 
Һәм эзләгән шулчак шагыйрьләрнең 
Йөрәкләрен дошман ядрәсе.

Идел сөйли: иреннәрен суга 
Тигералмый йөргән юлчылар, –
Шулар булган, шулар... Ә утларда 
Гомер буе янып кем чыдар?!

Атлар чапкан чакта, дага эзе 
Уя-уя иреннәренә, 
Кычкырганнар: 
– Кылычыңны болгап 
Кермә, – диеп, – кеше җиренә!

Яулар узгач, 
Җыр китергән алар 
Илбасарлар баскан өйләргә: 
Үз каныңнан сүзләр ясый-ясый, 
Йә, җиңелме шигырь сөйләргә?!

Хәмер эчкән Хәйям гомергә, дип 
Ялгышмагыз әле, кешеләр, –
Шагыйрьләрнең соңгы күз яшьләре 
Төрмәләрнең ташын тиштеләр.

Уй уела:
Юкса шушы дөнья –
Шагыйрьләрнең шигырь бүлмәсе. 
Алар бүлмәсе... һәм алар өчен 
Палачларның монда төрмәсе.

Уяулыкны ярый кояш барлый: 
Коелмый, дип, шигырь корычтан, –
Һәр шигырьнең җирдә шагыйрен сез 
Саклый күрегез, ди, кылычтан.

Саклагыз, ди. Шагыйрьләрен чалып, 
Халык йөрәгенә бәрәләр. 
Тоткан әләмнәре аумасмы дип, 
Юкка гына өметләнәләр!

...Карчык кебек төн утырып, дөнья 
Йон урынына ниләр тетмәгән?! 
Шагыйрьләрен яклый, саклый алган 
Бер халык та җирдән китмәгән.

              * * *
И туган тел!
Сине Әнкә итеп
Йөрәгендә саклый бу халык. 
Таралган ул... Әгәр Син булмасаң, 
Бетәр иде күптән югалып.

Югалмадың,
Югалтмадың безне –
Халык исән калган Син барга. 
Бу дөньяга күзебезне ачтың, 
Хакыбыз юк кабат йомарга.

Ләкин күпләр үз йортыннан куды 
Бүген Сине – үзенең Әнкәсен. 
Үз әнкәсен йорттан куган кеше, 
Туган илем бар, дип әйтмәсен!
Әйтмәсен!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: