Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәшит Гәрәй: Тагын кайткан икән, димәсеннәр, Тагын кайтыр микән, дисеннәр...

Хәтта көле сүнгән учагыннан  Ялкын үрли кебек тәнемә.  Юк, мин генә түгел, бар тереклек  Үксез калган бала хәлендә.

(Шагыйрь Рәшит Гәрәйнең тууына 90 ел)


КҮГЕБЕЗНЕ НУРЛАП

Бисмилласыз үскән малайлар, дип –
Тиргиләрдер безне тиргәвен. 
Нишли ала идек, иңебездән 
Басып торгач ата фиргавен.

Денебезне, иман-көнебезне 
Талаулары әллә ялганмы... 
Коръән белән бергә җиргә салып 
Таптаттылар бездән Алланы.

Изгеләрдән түгел, дин юлыннан 
Бизделәрдән өлге алдык без. 
Иман шартын тартып тәмәкегә, 
Миһербансыз калган халык без.

Кем соң безгә сабый чагыбыздан 
Татлы су дип агу эчергән?! 
Барысын эшләү бер тиранның гына 
Килер идемени көченнән?!

Мөритләре азмы булган аның 
Тирәсендә биеп йөрүче. 
Мөртәт җанлы шымчылары белән 
Мыжгып торган бөтен ил эче.

Андый ялган дан-шөһрәткә 
Омтылганнар борын-борыннан. 
Бер гаепсез күпме асыл затлар 
Шәһит киткән алар кулыннан.

Күрмәдекме хаин бәндәләрнең 
Этлекләре чиктән ашканын. 
Җирне зар елатып, мәчетләрнең 
Актардылар нигез ташларын.

Түр сәкедән төшеп, ил агасы 
Намазлыгын җәйде идәнгә. 
Күңел түрендәге ышанычын 
Саклады ул яшереп тирәнгә.

Иманына тугры калганнарның 
Башкайлары ниләр күрмәде! 
Тик кайда да олы өмет белән 
Көтте алар килер көннәрне.

Рәнҗетелгән җаннар гынамы соң, 
Бөтен җиһан көтте тилмереп.
Килер ул көн, явыз көчләр корган 
Тимер киртәләрне җимереп.

Һәрнәрсәне бүген ипләп кенә 
Үз урынына куя замана! 
Күгебезне нурлап күтәрелә 
Бисмиллалы, айлы манара.

Күтәрелә... Бишегеннән төшкән 
Сабыйларның күзе кыйблада. 
Тугры юлдан атлап керер алар 
Мәрхәмәтле, имин дөньяга.


КАВЫШУ ИСТӘЛЕГЕ

Мин ул кадәр горур малай түгел, 
Чакырганны көтеп торырга. 
Җае чыккан саен, ипләп кенә 
Кайтып җитәм кунак булырга.

Бу юлы да менә тавыш-тынсыз 
Ачып кердем басу капкасын. 
Ничек инде ямьле сабан туен 
Күреп китми түзеп ятасың.

Болай да бит минем йөрәгемә 
Сүнми торган хисләр җыелган... 
Искә алып егет чакларымны, 
Җырлап үтәм инеш буеннан.

Кечкенәдән таныш авыл көен 
Сагынуымны каян белгәннәр: 
Көр күңелле яшьләр түбән очтан 
Тальян гармун уйнап менәләр.

Тальян моңы кызлар кулындагы
Чәчәкләргә кунып тирбәлә. 
Әйтерсең лә җиргә кабат туам, 
Якташларга сәлам биргәндә.

Үз-үземне онытып канатланам. 
Башкаларга, белмим, ошармы: 
Бер күрүе – үзе бер гомер дип, 
Үбеп йөрим якын дусларны.

Кочагына сыенам, улы булып, 
Күпне күргән авыл картының.
– Беркайчан да сөйләп туя алмам 
Сезнең белән кавышу шатлыгын.

Ул чәчемнән сыйпап дәшә миңа:
– Күңеле каты була ирләрнең. 
Безне шундый йомшак сүзләр белән 
Иркәләргә ничек өйрәндең?

Мин янына басып шунда аның 
Ни дияргә белми торганда, -
Ялларында сөлге җилфердәтеп, 
Чабыш атлар керә урамга.

Июнь җиле тәмле юа исен 
Алып килә яшел аланнан...
– Сабир абзый, көтмә... соравыңа 
Дөрес җавап эзләп табалмам.

Үзем сөю генә җитми әле, 
Дусларым да мине сөйсеннәр. 
Тагын кайткан икән, димәсеннәр, 
Тагын кайтыр микән, дисеннәр.


КУШЛАВЫЧТА

Тау башына салынгандыр 
безнең авыл...

                                          Г.Тукай

Нәкъ үзе язганча... Авыл 
Салынган тау башына. 
Аны сагынган каеннар 
Йөгереп килә каршыңа.

Моңнары ерак тарала 
Бормалы сукмаклардан. 
Ул моңнар кемнәрне генә 
Юлыннан туктатмаган.

Тыңлыймын тын да алмыйча, 
Хисләрем ярсу-кайнар. 
Бу якларда чәчәкләргә 
Юмарт соң язгы айлар!

Сүз бирә күрмә аларны 
Өзмичә түзәреңә. 
Хуш ислеләрен сайлыйсың 
Сибәргә эзләренә.

Тәмен татыйм ул яраткан 
Салкын чишмә суының. 
Юк, кимеми, арта гына 
Шагыйрьне юксынуым.

Акрын гына атлап узам 
Тыкрык-урамнар буйлап. 
Ул әле дә һаман шунда 
Йөридер кебек уйнап.

Ишетәм, «Туган тел» тынмый, 
Яңгырый очтан очка. 
Пар атында Тукай үзе 
Кайта күк Кушлавычка.


ЕГЕРМЕ ЕЛ ҮТКӘН...

Әнкәй яшенә дә килеп җиттем, 
Узмас димә икән гомерне. 
Аны соңгы юлга озатканга 
Егерме ел үткән... Егерме.

Гүр суыгы ала, диләр иде 
Исән калганнарның кайгысын. 
Борынгылар әйткән сүзләрнең дә 
Белмәгәнмен икән алдыйсын.

Юкка ышанганмын. Бу кайгының 
Булмый калмас диеп азагы. 
Көзләр йокысыз төннәр алып килсә, 
Сагыш алып килде язлары.

Бу дөньяда тагы бармы икән 
Минем кебек тоташ ут йоткан. 
Җаным сыкрый якты җир йөзендә 
Иң кадерле кешем юклыктан.

Хәтта көле сүнгән учагыннан 
Ялкын үрли кебек тәнемә. 
Юк, мин генә түгел, бар тереклек 
Үксез калган бала хәлендә.

Сагыналардыр әнкәм кулларыннан 
Иркәләнгән рәхәт көннәрен. 
Керфек очларында чыклар кипми 
Өй түрендә үскән гөлләрнең.

Тәрәзәдән эчкә үрелә-үрелә 
Аны эзлиләр күк һаман да. 
Өстәлемнән бары рәсеме генә 
Сөеп карый хәзер аларга.

Шул гөлләрдәй җирсеп яшәмә, дип 
Сүз катмагыз мине юатып. 
Басылмыйча, гомерем ахырынача 
Шушы кайгым барсын озатып.


БЕЗ КАЛАБЫЗ ҖИРДӘ...
     
            Газиз Мөхәммәтшин истәлегенә

Көн дә күрешә идек синең белән, 
Саубуллаша идек көн саен. 
Соңгы тапкыр менә хушлашабыз, 
Ничек булды соң бу, дускаем?

Туган якка кайтып киләм, дидең, 
Әнкәемнең хәлен белергә. 
Озата баргач, шунда ник әйтмәдең, 
Хушлашабыз, диеп, гомергә.

Сөйләшәсе күпме сүзләр калды, 
Кемгә сөйлим хәзер аларны?!
Кайткан саен сине сорашырлар
Бикчәнтәй һәм Мәлкән таллары.

Сорашырлар якын туганнарың, 
Нәрсә диеп җавап бирермен... 
Бергәләшеп узган сукмаклардан 
Мин ничек соң ялгыз йөрермен?

Язылмыйча калган кәгазьләрең,
Эш өстәлең көтә зарыгып. 
Хуш, якын дус! Җирдә без калабыз 
Яшәү өчен сине сагынып.

Дуслар идек... шатлык килсә – уртак, 
Кайгы килсә – бергә көендек. 
Без болай да күбәү түгел идек, 
Бер кешегә тагын кимедек.


АЕРМАГЫЗ МИНЕ КЫРЛАРДАН

Нәрсәсе бар шушы Минзәләнең, 
Нәрсәсе, әй, тарта үзенә?
Кабат кайтмам, диеп китәмен дә 
Тора гына алмыйм сүземдә.

Аерылуыма өч-дүрт көн дә үтми, 
Сагынып та инде өлгерәм. 
Сагынмаслыкмыни... Ул бит минем 
Моңнарга бай туган җир генәм.

Газиз әнкәмнең бит бишек җырын 
Шунда ишеткәнмен таңнарда. 
Беренче кат шунда үрелгәнмен 
Инеш читендәге талларга.

Чирәменә ятып аунаганмын, 
Кайгыларга тарыган чагымда. 
Камылларның пышылдавы аша 
Җир җылысы күчкән җаныма.

...Нәрсәсе бар шушы Минзәләнең, 
Нәрсәсе, әй, якын күңелгә?! 
Уйларымда сихри урманнарга 
Әсир булып йөрим бүген дә.

Үзләренә дәшеп күз кысалар 
Аланнарда янган тын утлар. 
Хуш ис бөркеп, җилдә тирбәләләр 
Күпереп чәчәк аткан шомыртлар.

Гомер юлларымны шушы җирнең 
Ап-ак чәчәкләре нурлаган. 
Уҗым булып шыткан көннәрем бу, 
Аермагыз мине кырлардан.

Аермагыз... Телим хисләремне 
Тургай моңнарына төрергә. 
Җылы буразналы басуларның 
Улы булып калыйм гомергә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев