Мәдәни җомга

Рәшит Бәшәр: Туган җирдә җырлар моңлырак, Әкиятләр серле бу якта...

Бер җыр йөри күңелем түрендә, Ничек шуны җырлап бирәсе?

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рәшит Бәшәргә 7 октябрьдә 70 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ТУГАН ИЛ

Бер җыр йөри күңелем түрендә,
Ничек шуны җырлап бирәсе?
Җиләкләрне алга буяп йөри
Бөр буеның баллы иртәсе.
Үләннәргә алмаз чыгын коя
Каеннарның яшел бөдрәсе.
Яңа көнне көлеп каршы ала
Әтәч кунган усак киртәсе.
Бер җыр йөри күңелем түрендә,
Ничек шуны җырлап бирәсе?
Сабыйчактан  аваз сала миңа
Туган өйнең җылы ниргәсе.
Әнкәй токмач кисә. Кичен безгә
Күрше апалары керәсе.
Сөйләшерләр авыл хәбәрләрен,
Түгәрәкләп өстәл тирәсен.
Төн уртасы җитәр. Һәм лампада
Янып бетәр соңгы керосин.
Бер җыр йөри күңелем түрендә,
Ничек шуны җырлап бирәсе?
Мөнәҗәтче чибәр апаларның
Исән микән әле берәрсе?
Көзгә чаклы яшел үлән инде
Әнкәй яткан кабер тирәсе.
Йолдызларга карап уйга чумган
Ятим өйнең такта түбәсе...
Бер җыр йөри күңелем түрендә,
Ничек шуны җырлап бирәсе?
Ерак сабыйчактан картлыгыңа
Хәтер юлы буйлап киләсең.
Киләсең дә...
Туган илнең йомшак
Туфрагына башың иясең!


МӘДХИЯ

Кукмарада күкләр биегрәк,
Кукмарада йолдыз яктырак.
Көмеш ае бөдрә каенга
Төшеп куна төнен ялтырап.
Туган җирдә үлән яшелрәк,
Туган җирдә сулар чистарак.
Талбасмада чибәр су кызы
Утыра ич әнә чәч тарап.
Туган җирдә җырлар моңлырак,
Әкиятләр серле бу якта.
Әбиләре таңнан аякта,
Таянмыйлар картлар таякка.
Туган җирдә яши алыптай,
Билен бирмәс асыл егетләр.
Сагышлар да татлы бу якта,
Һәм яктырак монда өметләр.
Ай нурлары кушып чигелгән
Ак яулыклар бәйли сылулар.
Хуш ислерәк гөлләр бу якта,
Иркенерәк хәтта сулулар.


ӘНИ

Әни судан кайтты. Песие
Каршысына килде йөгереп.
Һәм уйнаклап исте йомшак җил
Ачык тәрәзәдә гөл күреп.
Шомырт чәчәгенең таҗлары
Сулы чиләкләрдә йөзә ич.
Әни белән кайткан гүзәллек
Бездә генә бары, бездә ич.
Чиләкләрне әни бик ипләп
Утыртты да сары баскычка,
Үрелде дә мүкле ярыкка
Кыстырылган баулы ачкычка,
Ачып кереп китте ишекне.
Шыгыр- шыгыр сайгак сайравын
Үрмәкүчләр хәтта ишетте.
Чормадагы ап-ак пәрәвез
Тирбәлгәләп алды, чайкалды.
Әни чыкты самавырын тотып,
Чишмә суы белән чайкады...
Ак парларын бөркер самавыр,
Һәм сандыктан чыгар чәй кабы.
Көянтәсен элде кадакка,
Ак песие килде... Иркә бик.
Әни аны җылы кулында
Сыйпый-сыйпый гына йөртә бит.
Ак чиләктә кояш күтәреп,
Кереп китте алар икәүләп.
Ишегалды, кояш, ак песи,
Ак яулыклы әни – бер дәүләт...
Әни дә юк инде... Песи дә...
Айлы төндә кереп төшләргә
Сынап карый әни кайвакыт:
“Насыйп булсын озак яшәргә,
Хатирәләр белән яшәргә!”
Мин чишмәгә киләм... Баш иям
Сукмагында үскән гөленә.
Чәчрәп-чәчрәп оча тамчылар,
Керфегемә тамчы эленә.

КАЙТУ

Күзе яшьле моңсу балачакның
Йөрәгемдә калды юшкыны.
Карт зиратта япь-яшь үлән үсә,
Чардуганга синең ышкылып.
Гомер буе сиңа кайтам, әни,
Сөйләр сүзләрем күп. Әйталмыйм.
Басып торам соңгы тукталышта,
Һаман сиңа кайтып җиталмыйм.


ТОРМЫШ

Уйный-уйный туярсың,
Уенчыгың мендәргә
Бер көн сөяп куярсың
Һәм дөньяга багарсың.
Булыр аның ак көне,
Булыр караңгы төне.
Шатлыгы, кайгылары
Бөтереп алыр сине.
... Тотынырсың бәхетне
Чит җирләрдән эзләргә.
Тауларга да менәрсең,
Чумарсың диңгезләргә.
Ә бер көнне барыбер
Кайтырсың нигезеңә.
Каршылар иске өең
Һәм картайган әниең,
Һәм картайган әтиең.
Пышылдар алмагачың:
– Исән-саумы, нәнием!
Күзләреңнән яшь чыгар – 
Тормыш ул гаҗәп чуар!  


КИЧКЕ СЕР

Сайрап тынды бер кош таллыкта,
Суга ауды агач шәүләсе.
Шул шәүләгә йомшак ышкылып
Очып үтте кошчык гәүдәсе.
Сызлып кына янә көн сүнде,
Тау ягыннан ефәк җил өрде.
Шаулап куйды агач. Койды нур.
Дөнья матур.
Кичке ил серле.
Туган илем минем, илкәем,
Туган нигеземә кайтыймчы,
Рәхмәтләрем аңа әйтимче.
Туган илем минем, илкәем,
Йолдыз яңгырлары эчендә
Уйларыма чумып ятыймчы.
Ике күзең, беләм, дүрт итеп
Зарыгыплар мине көткәнең.
Туган илем минем, илкәем,
Ераклардан иштеп торасың
Йөрәгемнең ничек типкәнен.
Егылдым да кабат калкындым,
Энҗеләрне таптым, югалттым.
Туган илем минем, илкәем,
Керфегемнән сөртеп яшьләрем,
Башкаемнан сыйпап юаттың.


КОШ БАЛАСЫ

Үрелдем оясына,
Дерелди кош баласы.
Баш очымда пырылдап
Очып йөри анасы:
- Тимә! Тимә! Ник тиясең?
Ник кайгыга саласың?
Мин кулымны тиз генә
Тартып алдым оядан.
Нигә мендем агачка?
Үз-үземнән оялам.
... Үскәндер кош баласы
Кырыс җил куенында.
Мин үзем дә чыныктым
Бу тормыш уенында.
Берәүләр: “Афәрин!” – дип,
Гел алга әйдәп торды.
Икенчеләр артымда
Гел гайбәт чәйнәп торды.
Кыланды чын дус булып
Эчендә агу йөрткән.
Гафу иттем мин аны – 
Җил искән, беткән-киткән.
Җыелгандыр шактый ук
Гөнаһларым минем дә...
Яшәп булмый икән лә
Гел-гел сафлык илендә.
... Нигәдер менә бүген
Искә төште балачак – 
Ак төшләр күргән чагым,
Ихлас чагым, садә чак.
Хәтеремдә теге кош
Мине озата барачак.
Мин дә бер кошчык идем,
Инде менә килдем дә
Кундым гомер тавына.
Нык чыныгылган икән
Җилендә, давылында.


САФЛАНУ 

Төбенечә киереп
Ачтым ил ишекләрен:
Керләнеп каткан илне
Җилләтеп алыйм әле.
Саф һаваны иркенләп
Бер сулап калыйм әле.
Җиһан каршында җаным
Япа-ялгыз калганда, 
Җиденче кат күкләрдән
Сыныма нур тамганда,
Бер гөнаһсыз сабыйдай
Басып торам яланда.
Кыр казының каурые
Ята яшел аланда.
Тирә-ягым чип-чиста,
Бер тузан юк, кер дә юк.
Бөтен җаннар шыр ачык:
Үч тә юк, мәкер дә юк.
Һәр күзәнәктә сафлык,
Ачык күңел ишегем.
Көнем - кояш, төнем - ай,
Хөсетлек юк, юк шигем.
Азга гына булса да
Пәйгамбәр бул! Оҗмахта
Яшәп алчы, и кешем!


ТӨССЕЗ СУРӘТ

Патша булсаң да, һичкем: 
– Патша бу! – димәячәк.
Үз юлында булачак,
Исе дә китмәячәк.
Үз кайгысы һәркемнең:
Ашыйсы, киенәсе.
Килә җирдә бәндәнең
Бәхеткә тиенәсе.
Кемгәдер бәхет – ипи,
Ә кемгәдер – машина.
Яши бәндә: “Таракан
Төшмәсен, дип, ашыма!”
Намус, вөҗдан - дефицит,
Гаделлек үги инде.
Бай абзый фахишәгә
Долларлап түли инде.
Такмак сөйли сәхнәдә
Нәфисәсе, Машасы.
Лесбиянка, зәңгәрләр –
Замана тамашасы.
Әйбер бәясе арта,
Төшә адәм бәясе.
Тараеп бетте офык,
Бармы бер киңәясе?
Күктә ни хәлләр икән?
Анда да мәхшәр микән?
Күк ташы төшәр микән?
Җир тәнен тишәр микән?
Сорау артыннан сорау,
Җире, күге бер инде.
Бу җиһанда яшәү дә,
Һәм сүнү дә сер инде.
             
                   Чаллы.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: