Роберт Миңнуллин: Мин мендем дә, менмәдем дә кебек Язмышымның биек үренә...
Легендалар бар ул татарда да… Шагыйрәбез Клара Булатовага Легендалар бар ул татарда да, Шигырьдә дә алар җитәрлек. Ул легендаларның һәркайсысын Мавыктыргыч роман итәрлек!..
Яратылганнар һәм яратканнар,
Таһир, Зөһрәләрне уздырып,
Кемнәрнеңдер башын әйләндереп,
Кемнәрнеңдер күзен кыздырып.
Күпмеләре безнең күз алдында,
Ә күпмесе безгә билгесез…
О, аларның асыл мәхәббәте! -
Ләйлә, Мәҗнүннәргә биргесез!
Язмышлары - тоташ шигърият бит,
Ялгышлары - тоташ мәхәббәт…
Шашып яратканнар, мәхәббәттән
Көтмәгәннәр алар мәрхәмәт…
Барысы да чын да булмагандыр,
Кушылгандыр чыны, ялганы.
Легендалар яши, яшәячәк!
Кызык түгел безгә калганы…
Легендалар алар ышандыра,
Тарих хәтерендә саклана…
Легендалар хәзер юк шул инде,
Кешеләр дә хәзер ваклана.
Әллә заман шундый, арабызда
Легендалык кеше күренми.
Берсенең дә легендалык сүзе,
Легендалык эше күренми…
Легенданы заман тудыра шул,
Легенданы халык тудыра…
Тудыра да халык, яшәтә дә…
Ә теләсә, халык булдыра!
Хәтерендә сине калдыра ул,
Йә калдырмый…
Заман үзгәрә…
Ә шулай да легендалар кирәк,
Легендарлар кирәк безгә дә!..
Заманында, әйе, барыбыз да
Янып сөя торган яр иде…
Татарда да матур легендалар
Бар иде шул, әйе, бар иде…
Шунда гына безнең аерма…
Марат дустым Әхмәтовка
Бер милләтнең ике баласы без,
Бер заманның ике улы без.
Йөрсәк тә без төрле тарафларда,
Гел кисешеп тора юлыбыз…
Дөнья булгач, гомер юлларының
Булып тора хәтәр мәлләре…
Синең күңелеңдә - җир хәстәре,
Минекендә - милләт хәлләре.
Син тумыштан җирнең үз кешесе,
Балачактан, элек-электән.
Сине җирдән аерып та булмый,
Синең кендек җиргә береккән.
Күңелләрең күккә омтылса да,
Син һәрвакыт җирдә каласың.
Синең гомер җиргә багышланган,
Син җирдә дә оча аласың!..
Ә мин - күктә!
Хыялый бер шагыйрь ...
Исерек тә түгел, айнык та...
Монда рәхәт!
Монда ирекле мин!
Кирәк түгел дан да, байлык та.
Тукайчарак итеп әйтсәк әгәр,
Күк биек ул, очсыз-кырыйсыз.
Булмый икән ләкин галәмдә дә
Бер кайгысыз яшәү, бер уйсыз...
Җирдә исә тормыш кайнап тора...
Югарыдан бар да күренә.
Башка төрле уйлар килә башлый
Җиткән чакта гомер үренә...
Мин мәңгегә күктә кала алмам,
Вакыт җиткәч, җиргә төшәрмен.
Төшкәнемә, бәлки, үкенермен,
Терсәгемне, бәлки, тешләрмен...
Бер үк җирнең ике баласы без,
Бер үк күкнең ике җаны без.
Җаваплы без җир һәм күк алдында...
Онытмыйбыз бер дә аны без!
Җир дә тарта, күк тә тарта безне,
Кайсы якка гына каерма...
Син әле дә - җирдә, ә мин - күктә...
Шунда гына безнең аерма.
Шушы шигыремне яздым…
Дустым Хәлим Җәләйнең 75 яшенә
Син – затлы зат! Алтыннарга
Төрсәң дә, төрмәсәң дә...
Син – халыкныкы, тарихка
Керсәң дә, кермәсәң дә...
Син – шагыйрь, берлек әгъзасы –
Язсаң да, язмасаң да...
Синең даның чыккан инде –
Азсаң да, азмасаң да...
Син – лаек зат, орден-медаль
Таксаң да, такмасаң да...
Син – аек зат, шәраб-мазар
Капсаң да, капмасаң да...
Сәхнәдә сиңа килешә
Ни генә эшләсәң дә...
Син – бөек инде, сәхнәдән
Төшсәң дә, төшмәсәң дә...
Тик сәхнәдән төшмәссең шул
Кусаң да, кумасаң да...
Син чынлап та бөек артист! –
Щепкинчы булмасаң да...
Син үлемсез Хәлим Җәләй! –
Үлсәң дә, үлмәсәң дә...
Шушы шигыремне яздым,
Көлсәң дә, көлмәсәң дә.
Үзегезгә сез үзегез хуҗа…
Белорус язучысы Алесь Карлюкевичка
Сездә кунак булдым, Алесь дустым!
Күреп кайттым синең илеңне.
Әгәр чакырмасаң, мин илеңне
Бик тиз генә күрер идемме?..
Җиң сызганып дөнья көтәсез сез,
Соң ятасыз, иртә торасыз.
Тыныч кына, кабаланмый гына
Өр-яңадан дәүләт корасыз!
Үзегезгә сез үзегез хуҗа!
Күкрәк киереп, горур атлыйсыз!
Тик башкалар кебек мактанмыйсыз,
Бер дә юкка күкрәк какмыйсыз.
Җитә сезгә үзегезнеке дә,
Кеше өлешенә кермисез,
Башкаларга бармак янамыйсыз,
Башкаларга баш та бирмисез...
Күреп кайттым сезнең тормышны мин,
Күреп кайттым сезнең халыкны.
Үз халкыңның тыйнак халәтенә
Охшаттым мин синең холыкны.
Ярый әле чакыргансың, дустым!
Рәхмәт инде сиңа, и Алесь!..
Шигырь булып ишетелә миңа
Ике исем: Алесь! Беларусь!
Мин мендем дә, менмәдем дә кебек...
Илһам дустым Җандәүләтовка
Ирәндеккә алып килдең мине,
Ирәндек ул сиңа ят түгел.
Ә мин монда беренче кат кына…
Безнең Илеш таулы як түгел.
Ирәндеккә карыйм… Күңел кылы
Соңгы чиккә җитеп тартылган…
Син менеп тә киттең җәһәт кенә,
Мин ияргән булдым артыңнан.
Ә Ирәндек, ай-һай, биек икән,
Менәсең дә һаман, менәсең.
Ирәндекнең биек икәнлеген
Менә-менә генә беләсең.
Менгән саен биегәя бара,
Ерагая бара түбәсе.
Ә шулай да биек Ирәндекнең
Түбәсен дә килә күрәсе…
Ирәндекнең түбәсенә менеп,
Утырасы килә ташына…
Ләкин сизеп торам, Ирәндекнең
Менеп җитеп булмас башына..
Таулар алдый алар! Мин үзем дә
Таулар диеп ничә алдандым…
Менгән җирдән төшәр чаклар җиткән,
Яңа гына шуны аңладым.
Менгән кадәренә шөкер кылыйк!
Болай булгач, күңел булырлык…
Шулай дидек тә без, ярты юлдан
Кинәт кенә кире борылдык.
Мин тауларга менә алмам инде,
Ә син әле, беләм, менәрсең!
Тик картларны алма үзең белән,
Яшьрәкләрнең ал син берәрсен…
Анда мине беркем көтеп тормый,
Биеклекнең хәзер ни тәме?
Безгә хәзер ярый үзәннәр дә…
Һич югында, тауның итәге…
Мин мендем дә, менмәдем дә кебек
Язмышымның биек үренә...
Ирәндекнең биек түбәләре
Түбәннән дә әйбәт күренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев