Мәдәни җомга

Роберт ӘХМӘТҖАН: БАШ ОЧЫМДА ШИГЪРИ ТӘСБИХ МОҢЫ...

1 апрельдә күренекле шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Әхмәтҗанның тууына 80 ел тула. Ул - татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу өслүбе булган олуг шагыйрьләребезнең берсе. Р.Әхмәтҗан шигъриятебездә поэма, баллада жанрларын үстерүгә дә үзеннән җитди өлеш кертте. 1958-2005 еллар арасында шагыйрьнең...

1 апрельдә күренекле шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Әхмәтҗанның тууына 80 ел тула. Ул - татар поэзиясендә үзенә генә хас шигъри йөзе, язу өслүбе булган олуг шагыйрьләребезнең берсе. Р.Әхмәтҗан шигъриятебездә поэма, баллада жанрларын үстерүгә дә үзеннән җитди өлеш кертте. 1958-2005 еллар арасында шагыйрьнең 20гә якын китабы дөнья күрә: «Йолдызстан», «Идел-йорт», «Олы юлның җилләре», «Гомер тирәге», «Җәяүле күбәләк», «Кичке кошлар», «Татар иртәсе», «Таш аргамак»... Иң мөһиме шагыйрьнең әсәрләре бүген дә заманча яңгырый. Һәм аларның кыйммәте еллар үткән саен арта гына барыр, иншалла...


Соңгы яфрак


(Элегия)

1
... Утыра ул карап тәрәзәдән
Көннәр буе - бөкре, чал карчык.
Ни соң күзли сүнә язган караш,
Кайда калган Яшьлек
адашып?

Урамда көз.
Көз, дип саргайган йөз, -
И бу көзе фани заманның!..
Өзелеп төшәр чагы җиткән ләса
Соңгы яфраккае чаганның...

Шул урамнан әллә эзлиме ул
Яшьлегенең ерак шәүләсен?
Искән җилдәй шаулап үткән гомер.
Табалганмы шуның мәгънәсен?..

2
Көзнең соңы кергәндә,
кырау ятты үләнгә...
Оча соңгы яфраклар,
Салкын җиргә кунаклый:
Яфрак тамырны каплый,
Яфрак
тамырны
саклый!

Табигать үзен аклый, -
Җәй гомерен йомгаклый.
Җәем инде ерактыр, -
килеп
киткән
кунактыр...
Мин дә китмәм еракка:
охшап соңгы яфракка,
бер
төшәрмен
туфракка...

Шигърияне чакыру


Р. гә

I
...Сеңелем,
көнлим сине җилдән, -
әйтерсең ул көзге урманнардан -
минем Шигъри Биләмәмнән -
Сине алырга килгән!

Урман куенындамы, -
кем куенында, кем уенда булуың түгел, -
шигъри рухың минем биләмәдә, -
көзге яланнарда
кагыла кылганнарга...

Сөйкемле күләгәңне дә
бирмәс идем беркемгә дә...
Төркем-төркем көлеп үтә асыл затлар,
и йолдызлар! -
Сине генә кертә алмыйм
бер төркемгә дә!..

Сеңелем, кил син
яңгыр пыскыганда,
күке кычкырганда,
урманнарга бергә чыгар булып,
йә буаз болытлар яткан чакта
күк читендә тугарылып,
нәни урманчыдай
учак каршысына бил буып...

Сеңел, төнен кил син,
тәрәзәмә
көзге җил булып!
Һич югында,
тып-тын балкып утыр,
тәрәз төбемдәге гөл булып!

Баш очымда шигъри тәсбих моңы,
шул моңнарга ятыйм күмелеп...
Төн пәрие, йолдыз!
Килер булсаң,
җилләр аша җиткер иң элек...
Шигырьләрем көтә сибелеп!..

II
Кил, Шигъриям, төнге урамнардан, -
Син бит юлны миңа беләсең.
Назлы яр күк инде хәзер миңа
Сагындырып кына киләсең...

Гомерем буе син канатым булдың,
Хыял илләренә чакырдың.
Яңгыр булып тәрәзәмә чирттең,
Син килүгә өем яктырды!

Искә алып ерак ул елларны,
Җитешкәндә сагынып еларга,
Җиңел кулың белән әле дә мине
Җитәклисең алгы елларга...

Киткән ярлар - китте, оныттылар,
Хәтерләмим мин дә күбесен...
Тик син калдың, тик син, и Шигъриям, -
Онытылыр ярым түгел син!

Җиде төндә торып уйланам мин,
Синең белән калып бергә-бер,
Кояшларың белән син килмәсәң,
Яшәлмәгән, димәк, бу гомер,
Гомерем буе сиңа тугры булдым, -
Син дә китмә инде, и бәгырь!..

Өлкән таллар урамы

Өлкән таллар урамында
узган җәйнең моңы тора.
Иң чал тал да кыштырдамый,
тын утыра.

Урам өстенә иелеп
уйный таллар, чумып моңга;
ә уйлары сузылып ята
күләгәләр булып юлга.

Өлкән таллар урамында -
кызыл йолдызлы капкалар.
Эңгер төшсә, ачыла-ябыла:
хәтерләр кайталар...

Кайта башлый кайтмаганнар,
кайта хатирәләр, сагышлар...
(Өлкән таллар урамында -
онытылган тавышлар!)

Кисеп чыга юлны ак өметләр -
кайталар -
яшьли киткән егетләр;
аксакаллар тамак кыра, күршеләр.

Кемдер буш нигездә көрсенә.
Көннәр сәлам бирә бер-берсенә...
Йөри анда кыймый гына
киленнәрнең көләчлеге.
Чагылып китә, моңлы төштәй,
әниләрнең яшьлеге!..

Аналар хәләл сөтен имезгән -
кайталар бар да
туган нигезгә:
кайталар
улларыннан яшь аталар,
аталарын узып чалланган уллар...

Эңгер төшүгә,
Өлкән таллар урамына
кайталар -
бер-бер артлы
еллар!..

Сары көчек


Әче таңнан, урам кичеп,
тәгәрәп чыкты сары көчек.
Йөгерә-өрә, өрә-йөгерә, -
талантлы ул әнә ничек!

Өрә җилгә, әллә кемгә,
чит-ятларга, туганына, -
үкенмәслек булсын дипме
көчек булып туганына?

Йөреп өрә, йөгереп өрә,
бии-бии, ята-тора!
Дөньясында бер гаме юк
адәмнәрне шаккатыра!..

Борчак кеби, борча кеби,
бик бәйләнчек нәмәкәй ул!
Дәү үсмәгәнлектән генә
бәләкәй ул!..

Нигә аңа «көчек» диләр, -
үзенчә бик эре бит ул!
Ныклап торып ачу чыкса,
бүре бит ул!
Җаны чыкмаганга гына
тере бит ул!

Ә бүген ул өреп туймый,
әллә чынлап,
әллә уйный...
Әйтерсең дәү эш майтара, -
чәң-чәң килеп өрә, зәһәр!..
...Таш бәгырьле салкын шәһәр
ишетми дә үзен, каһәр!

Бөтен шәһәр кубар иде,
кеше өрсә шулай әгәр!..
Әле ярый сирәк була
кешеләрдә андый хәлләр.

Дәрдемәнд көенә

(Парафраз)

Үтте еллар, үсте сакал,
Еллардан җим күрмәдем.
Пәрәвез җепләре буйлап
Үрмәләүне белмәдем.

Үтте гомер, узды кавем,
Эчтән-тыштан җил өрә.
Җан-яфракның калтыравы
Менә ул шуңа күрә!

Эчтән - ыштан, тыштан - дошман, -
Басканнар аягүрә!..

Киткәннәргә гимн

...Әмма без җиңдек.
Һенрих Һейне.

Борчылмагыз, яшел киңлекләрдә,
Яшел калкулыклар төбендә
җир шавыннан киткән дус-ишләр!
Зәңгәр коштай җәеп канатларын,
барчабызның хәтер күгеннән
тыныч җиргә иңә бу кичләр!

Һәр иртәдә календарьдан бер бит
өзеп алу - һаман шул бер гадәт.
Көн әйләнә, кояш - шул һаман!..
Кояш асларында йөргән чакта,
исемегезгә сөю һәм сәгадәт
без булырбыз - сезгә юллаган!

Борчылмагыз, калды, диеп, өстә
ярты эшләр, иҗат, бирәчәкләр,
алгы көнгә дигән хыяллар...

Шул ук эшләр җирдә - сез кабызган
чор ялкыны бара Киләчәккә:
Вөҗдан уты, Хәтер - уяулар!..


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: