Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Рәниф Шәрипов: Телләр озын безнең телләшергә, Сүзләребез генә кечкенә…

Танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе Рәниф Шәриповка шушы көннәрдә 70 яшь тулды.

Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


ҖЫРЧЫ

      1
Нинди уйлар уйлап, кинәт кенә 
Киерелде кыйгач кашларың? 
Бу борынгы көйне башың тотып, 
Күзләреңне йомып башладың. 

Сәхнәсез бу дөнья читлегендә, 
Башны салып ерак көйләргә, 
Тыелгысыз хыял сагышларын 
Кайда, кемгә, кемгә сөйләргә?

Онытып тор сәхнә кануннарын, 
Рәвеш түгел монда, моң түрә. 
Ялгышларың һәркем белеп тора, 
Сагышларың тагын кем күрә?

Барысы да ялган бу дөньяда, 
Тормыш та бер ахмак саташу. 
Мәхәббәт тә, акыл да чын түгел, 
Тик яшәгән булып маташу.

Алкышлар да мескен мизгел генә, 
Пәрдә ябык. Тагын ялгызлык. 
Тагын тынлык. Тагын чолгый безне 
Надан коткы, гайбәт, явызлык.
          
     2

Нигә чиксез моңлы безнең көйләр, 
Тын җитмәслек салмак агышлы, 
Читлектәге тоткын җыры кебек, 
Бер өметсез тыйнак сагышлы?!

Көннәребез кәккүк авазында, 
Дәвамыбыз да чит ояда. 
Рәшәткәле күккә карый тоткын, 
Маңгай тирен сөртеп куя да.

Җир югалган, ил буталган инде, 
Тир булса да якты йөзендә. 
Яшь киленнәр кебек тел яшерә, 
Җыр булса да күңел төбендә.

Җырла әйдә бабаңнарның көен, 
Җыр булганда әле өмет бар. 
Чит эзләрдән телгәләнгән җирнең 
Сагыш авазларын белеп кал.

Авазлары моңлы дога кебек, 
Бу моң бездә җырга санала. 
Кыйбла юлга чыкканыңны көтеп, 
Тыңлый сине Ходай Тәгалә.


СОҢ БАШЛАНГАН ҖЫР
                                
                                  Апам Люциягә

Җыр башлаган идек. Тик баштарак
Җырламадык карап нәрсәгә?
Җыр башлаган идек. Соңга калдык.
Башка җырлар инде сәхнәдә.
Хак Тәгалә читтән карап торды,
Язмыш белән һаман сынады.
Каерылып күпме сыгылсаң да,
Моңлы күңел җиңел сынамы?
Ул да сизде беркөн, «җырла!» диде,
Күктән сәер, сихри моң иңде.
Бер юаныч бирде, ансына да
Гомер узган иде, соң иде.
Җыр башлаган идек. Өзелгән җыр
Тынгы бирми һаман күңелгә.
Буылган моң ыңгырашып ята...
Соң түгелдер, бәлки, бүген дә?
Җырга бай без. Мөлдерәмә күңел.
Җан асрадык ипи-сөт өчен.
Залда башка халык. Яшьләр җырлый
Тормышның буш имеш-мимешен.
Үткән икән, үтсен инде гомер
Үкенечле сагыш моңында.
Өзелгән җыр өчен, читтән карап,
Бер еларбыз тагын соңыннан. 
Җыр башлаган идек. Сәхнәләрдә
Аңлашылмый торган моң инде.
Җир үзгәргән, дөнья да чит, бүтән,
Гомер узган инде, соң инде.
Кайсы чиктән, әллә күктән килә -
Читтән керә аваз колакка:
«Җырла, кызым, җырла!» – дигән кебек,
Ә без инде ерак... еракта.


АРБА

Арба ватык, көпчәк черек, юл җимерек, 
Кучерлары йә зиһенсез, йә исерек. 
Алашасы шыр сөяктән, көчкә атлый, 
Чыбыркыдан курыккан да солы капмый. 
Чат саен юлчы җыйганнар акча сорап, 
Юлчылары төшәр иде – ара ерак. 
Иелгән баш, сыгылган сын – кем сурәте? 
Ахры, безгә менә шулай көн күрәсе. 
Камчы уйный, ничек әле ат чыдаган, 
Эләгә ул баш күтәргән юлчыга да. 
Уртак телдә, ялган сүздән, катнаш җөмлә, –
Димәк, кучер нәрсә дисә, шуны тыңла. 
Китәм, дисәң, беркемне дә җибәрмиләр, 
Акча түләп киләбез, тик гел әрлиләр. 
Йә елыйбыз, йә җырлыйбыз, йә эчәбез. 
Туктатыгыз арбагызны, без төшәбез! 
«Төшегез!» дип җикерде дә бер исерек, 
Орды берне, авыз-борынны җимереп. 
Нәтиҗә шул – тешсез авыз, шешкән күзләр, 
Җиде бабаң, әткәң-әнкәң тулы сүзләр: 
«Беренчедән, төшәбез дип, кымшанма да, 
Икенчедән, һәрбер сүзгә ышанма да, 
Өченчедән, хуҗа дигән сүз бар әле, 
Дүртенчедән, тел кычытса, узар әле, 
Бишенчедән, алтынчыдан, җиденчедән... 
Кыскасы, түз, тешсез авыз белән чилән.
Әгәр тыеп булмый икән бу теләкне, 
Күр, күпме баш көпчәк астына эләкте...»

Кәперәеп камчы тоткан – кем сурәте? 
Бу – бәхетсез юлчыларның бер түрәсе. 
Камчы уйный, арба чаба алга таба, 
Кан тамчысы тама... тама... тама... тама...

 

ГАРМУНЧЫ КАРТ МОНОЛОГЫ

Гармун уйныйм, ә күңелдә сагышлы моң, 
Тиңсез көйләр ятим кала, нишләргә соң? 
Эшләдек тә, җырладык та кирәк чакта, 
Моңлы булдык, горур булдык туган якта. 
Туып үскән, чәчеп урган җиребез бар, 
Җир йөзендә хур булмаслык җырыбыз бар. 
Саклый белдек иске көйләр хәзинәсен, 
Беркем илсез килмешәкләр бу, димәсен. 
Гомер үтә, картлар бетә, заман башка, 
Бу көйләрне белүче юк миннән башка. 
Гомер чиге якынлаша. Яна йөрәк. 
Әй, оланнар, сезгә дә бу көйләр кирәк! 
Туган телен, туган җырын онытканнар –
Туң йөрәкле, фәкыйрь, гарип, сынык җаннар. 
Җырсыз, моңсыз, нәселсез һәм тарихсыз, тук 
Гамьсезләрнең беркемгә дә кызыгы юк. 
Булмас аңа таянучы, булмас аның таянычы, 
Килми калмас сынык җанга хәтерсезлек
                                                                 аянычы. 
Кабатланмас көйләребез – хәзинәбез. 
Җырлый белсәк, беркемгә дә баш имәбез. 
Гармун уйныйм, ә күңелдә сагышлы моң –
Бу гармунны кайсыгызга тапшырыйм соң?..


ДЕМОКРАТИК МОКЫТЛЫК

Бүген безне хәрефләп сүтәләр, 
Инде татар дигән сүз калмый. 
Газиз әнкәң телен буасың бит, 
Татармы син, әллә шакалмы?

Алтын балык тоттың. Ник дәшмисең? 
Тагарагың шуңа ярыкмы? 
Ачык капкаларга карап каткан 
Халыкмы син, әллә сарыкмы?

Тәлинкәләр ялап йөрисеңме? 
Хуҗаларда һаман мәҗлесме? 
Байрагыңа абзаң аяк сөртә, 
Шәхесме син, әллә нәҗесме?

Тарихыңда канлы каргыш исе, 
Денсезләргә иман кирәкми. 
Урыс түгел, татар түгел, кем син? 
Милләтме син, әллә имгәкме?

«Кол калсагыз – мәңге минем дә 
Сөякләрем сызлар гүремдә...» 
Шагыйрь – гүрдә. Ята ыңгырашып... 
Ә имгәкләр көләч бүген дә.


ВАК МӘШӘКАТЬ

Телләр озын безнең телләшергә, 
Сүзләребез генә кечкенә. 
Сүзләр китәр безнең белән бергә, 
Ә Хакыйкать – бары Эш кенә. 
Урын белән исем бүлешкәндә 
Онытабыз халык турында. 
Кушылырга сүзгә ирек бирми 
Изге каләм фәкыйрь кулымда. 
Ләкин бөек халык, моңлы халык 
Бу хурлыктан ерак, бик ерак. 
Еллар саен бушап, моңга сусап, 
Карап тора безгә аптырап. 
Ни гаебе аның безнең алда? 
Ни укыган? Эзләп ни тапкан? 
Миллионлап хәзер йөз чөерә 
Меңәр-меңәр чыккан китаптан. 
Укымый да, һаман такмак тыңлый, 
Һаман бәйдә, һаман бил бөгә. 
Бер дулый да, тагын тынычлана, 
Кыскара тик бары дилбегә. 
Сүз уйната белә бүген кем дә, 
Сүзләр генә безнең арада. 
Янгын сүнгән җиргә печ итәргә 
Йөгереп килә сабый бала да. 
Корыйбыз да кибәбез без бүген, 
Тамырлар да көн дә өзелә. 
Бетеп бара сөйли белүчеләр 
Туры карап халык йөзенә. 
Күтәрелсен күзләр, халык – бөек, 
Күренми тик кәрлә түбәндә, 
Пәһлеванның итек кунычына 
Әшәке сүз язып киткәндә. 
Моңнар көткән халык күз алдында
Бу мәшәкать артык кечкенә.
Эшләр беткәч, калмасмы соң бездән
Чыпчык булып очкан сүз генә?


КЫЙБЛА

Дүрт юнәлеш җирдә. Тик кыйбла юк
Кимсетелгән иман сагында.
Канын саклап җанын сатты күпләр
Ай тотылган төннәр ягында.

Якты көннәр көтеп, түрәләрнең
Юллар бутап йөргән чагында,
Калдык инде, калдык без адашып,
Ай тотылган төннәр ягында.

Анасын да белми, баласын да,
Карасын да күрми, агын да.
Телсез, денсез үле җаннар йөри
Ай тотылган төннәр ягында.

Йә бетәбез бүген, йә калабыз,
Язмыш яный безгә тагын да.
Адашканнар йоклый хәлсез калып,
Ай тотылган төннәр ягында.

Якты көннәр өчен уяуларның
Кыйбла эзләп үлгән чагында,
Кем уятыр безне, кем уятыр
Ай тотылган көннәр ягында?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев