Мәдәни җомга

Рәмзия ӘХМӘТОВА: Сары сагышын күмәргә Кара көзем кар көтә…

Елмая тал чәчәкләре карап кояш күзенә. Тәүге тапкыр юлыккан ул саф сөюнең үзенә.

Рәмзия Әхмәтова Актаныш районы Уразай авылында туа. Югары белем алып, туган районында 41 ел укытучы булып эшли. Минзәлә училищесында укыганда шигырьләр яза башлый. 1994 елдан - “Актаныш таңнары” газетасы  редакциясе каршында эшләп килгән “Агыйдел дулкыннары” иҗат берләшмәсе әгъзасы. 

Шигырьләре “Актаныш таңнары”, “Мәгърифәт”,  “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан” газеталарында, “Мәгариф”, “Казан утлары” журналларында дөнья күрде.


ТУЗГАНАК

Яланнарны, бакчаларны
Басып алган тузганак.
Май җиленә юлдаш була,
Мамыклары тузгалап.

Яздан алып көзгә кадәр
Ничә кат чәчәк ата.
Утасаң да, йолкысаң да,
Һич кимеми –  тик арта.

Шифасы да күп үзенең,
Ямьле чәчәк ачканда.
Сөендерми тик күңелне
Чүп үләндәй басканда.

Алда-артта, уңда-сулда
Җир сап-сары, ай-һай күп.
Бетсә кинәт бу тузганак,
Булмас кебек һичбер чүп.

Күпкә китсә – бал да ачы,
Узма икән чамадан.
Чүп саналсаң, аклау авыр
Кирәклегең яңадан.
                
ЯШЕНЛЕ ЯҢГЫР

Яшенле яңгыр чылатты –
Җылындым карашыңнан.
Салават күпере иңде
Йөрәкләр арасына.

Күзләреңдә –  яшен уты,
Кайнарлыгы –  ирендә.
Сихерләнеп озак йөрдек
Серле хисләр илендә.

Аерды салкын яңгырлар,
Болытлар тәлгәш-тәлгәш.
Керфекләрдә җемелдәде
Әллә яңгыр, әллә яшь.

Җәйләр җитсә, күңел җирси –
Яшенле яңгыр көтә.
Битемнән яңгыр тамчысын,
Йөрәктән яшьне сөртәм.

Йөрәгемдә яши әле
Яшен уты яндырып.
Җаннарыма җитми тора
Шул вакытның яңгыры.

Күзле сукыр

Зурны бөтен килеш күрә
Ерак караган кеше.
Төп максатка сукыр икән-
Ваклыкка үтә теше.

Вак-төяктән дөя ясап, 
Тәэсирле сөйли сүзен.
Белмәсә дә өйрәтә ул,
Хәтта йоммый да күзен.

Акыл саткан кеше үзе
Өлешсез калган кебек,
Сандугачларны сайрарга 
Өйрәткән карга кебек.
          
Чишмә юллары

Таң сулары көмеш чыңы белән
Сафландырып хыял–уйларым,
Җир җиләге белән сыйлап калды
Балачакның чишмә юллары.

Кыенсынып тәүге хисләремнән,
Кулларына куеп кулларым,
Яшьлек белән җитәкләшеп үттек
Ак каенлы чишмә юлларын.

Күңелләргә иңсә кәккүк моңы,
Җанга дәва шуннан юлладым. 
Саклый һаман гүзәл мизгелләрне
Өянкеле чишмә юллары.

Хыял кайта яшьлек чишмәсенә,
Сула калса сөю гөлләрем.
Шул гөлләрне сугаручы чишмәм – 
Гомеремнең синле көннәре.


Авылның алтын чагы

Томанлы күл, сары камыш    
Аккошларын озата.            
Басуларда сары камыл
Тоҗымнар аулап ята.    

Яшел келәмгә чаганнар            
Алтын бизәк чигәләр,            
Яктылык бөркеп каеннар            
Сары тәңкә сибәләр.        
                
Курпыларда балкып яна
Көмеш йә мәрҗән чыгы.
Төрле нигъмәт белән тулган
Көзнең уңыш капчыгы.

Бүләк итә муллык ямен
Туган җирнең кочагы.
Сеңгән кояш төсе, тәме –
Авылның алтын чагы.

Кайтып киләм...

Моңсу күзле авыл өйләренең
Сирәгенә сукмак салынган.
Ятим калган авыл урамнары
Җырлы-моңлы чагын сагынган.

Качып калган ямен күшектереп,
Соры болыт елап агыла.
Сагыш сарган каенлыгы аша
Кайтып киләм туган авылга.

Кыр казлары кат-кат күлгә төшә –
Китүләре ай-һай авыр ла.
Зәңгәр күлнең камышыннан көнләп,
Кайтып киләм туган авылга.

Яланнарның кипкән куралары
Кубыз чиртә көзге давылга.
Шыксыз көздән килер язны эзләп,
Кайтып киләм туган авылга.

Яшьлек эзләремне барлый-барлый,
Кайтып киләм туган авылга,
Моңсу күзләрендә бер нур булып,
Гомерлеккә шунда калырга.
        
Кара көз

Азгынланып һәр тишеккә
Керергә күнеккән җил.
Юргансыз гына йоклаган
Сабыйдай күшеккән җир.

Көчсезлектән кыенсынып
Кояш качкан болытка.
Ә җилбәзәк юка болыт
Кар капчыгын оныткан.

Салкыннарда яралса да,
Җылы юрган – кар көрте.
Сары сагышын күмәргә
Кара көзем кар көтә.

Кышкы төн

Төтеннәр туңган түбәдә,
Чатнама салкын бу төн.
Җылы тотмый – йолдыз белән
Тишкәләнгән күк бите.

Чагыла айның нурында
Сыкы уйнап узганы.
Әйтерсең лә түгәрәк ай
Коя көмеш тузанын.

Казык йолдызга эленгән
Ак җәймәле җир-бишек
Тавышсыз галәм җилендә
Тирбәлә кебек өшеп.

Җирдә – йолдыз, күктә – йолдыз,
Уй–фикер күккә аша
Мәңгелекнең чыңлап торган
Серле тынлыгы аша.

Төтеннәр- туңган багана,
Чатнама салкын бу төн.
Тишкәләнсә дә күкләре,
Җир-бишек булсын бөтен.

Август төне

Иләкләнгән күкнең шәле,
Галәм нуры кисәме?
Ак юл сызып, качыш уйнап,
Йолдызлары тишәме?

Түгәрәк ай битен юа
Чишмәнең улагында.
Көмеш чишмә моңы чыңлый
Сихри төн колагында.

Камышыннан бишек үргән
Киек казлы күлләргә
Өрфиядәй томан иңә,
Чык сибелә гөлләргә.

Төнге август һавасына
Сөмбелә сулыш өрә,
Үзенә ай нурларыннан
Алтын толымнар үрә.

Агыладыр соңгы көе
Җәйнең назлы сазыннан.
Күз яшедәй чык бөртеге
Тамды... чәчәк таҗыннан.
        
Көзге мизгел

Үзәннәрдә – дымсу тынлык,
Урманнар – сары томан.
Көннең күңеле тулышкан –
Елап җибәрер сыман.

Алтын чулпылар коела
Каеннар толымыннан.
Тетрәнеп куя йөрәкләр
Һавада тулы моңнан.

Күтәрелә зәңгәр күлдән
Тезелеп кыр казлары,
Болытларны елата күк
Хушлашу авазлары.

Түшәк болыт сыкрап үтә
Яшьтә юып барысын,
Сагыш булып калмасын дип,
Көзнең соңгы сарысы.

Якут тәлгәшле баланнар
Җемелдәп тора пешеп.
Кансу кызыл яфраклары
Сыена җиргә төшеп.
        
Шәрәләнә бар табигать,
Бушлык тоя күңелем...
Бар ямь, һәр җан яфракларга
Калыр төсле күмелеп.

Моңсуланып башын игән
Зәңгәр күлнең камышы.
Җанга тулып кала  сыман
Көзнең бөтен сагышы.

Тал чәчәге

Зифа таллар бизәнәләр
Мамык алкалар элеп,
Назланып керфек ачалар
Язгы нурлардан эреп.

Алка-алка тал чәчәге
Бизи язгы тугайны.
Мамык керфегенә тама
Моңы гашыйк тургайның.

Елмая тал чәчәкләре
Карап кояш күзенә.
Тәүге тапкыр юлыккан ул
Саф сөюнең үзенә.

Сайлый тургай, сайрый тургай
Җирдәге бар гөлләргә.
Тыйнак, гади тал чәчәге
Серен ачсын кемнәргә?!

Сөю моңына табынган
Тал чәчәге – күңелем.
Калды тургайлы язлары
Моң-сагышка күмелеп.

Язлар саен моң агыла
Тал чәчәк җанын телеп.
Яшьле керфегеннән тора
Тәүге сөю түгелеп.

Актаныш.
                         .

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: