Мәдәни җомга

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА: ОЧРАШМАГАН – МӘҢГЕ ҮКЕНГӘН...

Нияз Акмалга Ул бит җырчы, чын тылсымчы иде, Очкын иде анда һәрбер сүз. Язган иде: "Сез кадерле миңа, Кара төннәр шундый кадерсез..." Яраларны еллар яласа да, Әрнүләрдән булмый котылып... "Баш очында торган тоташ болыт Каберемә куелыр таш булып..." Ул болыттан аяз көннәргә дә, Күңелгә дә кунган күләгә. Күкрәгендә Кояш йөрткәннәргә...

Нияз Акмалга
Ул бит җырчы, чын тылсымчы иде,
Очкын иде анда һәрбер сүз.
Язган иде: "Сез кадерле миңа,
Кара төннәр шундый кадерсез..."
Яраларны еллар яласа да,
Әрнүләрдән булмый котылып...
"Баш очында торган тоташ болыт
Каберемә куелыр таш булып..."
Ул болыттан аяз көннәргә дә,
Күңелгә дә кунган күләгә.
Күкрәгендә Кояш йөрткәннәргә
Ядрә-ташлар мулдан эләгә...
Ул бит язган, сизгән сыман язган,
Кабызган да күңел чырасын:
"Йолдыз булып йолдыз атыла тора,
Бер йөрәгең ничек чыдасын?!"
Август ае - йолдыз коелган ай,
Ул төнне дә йолдыз атылган.
Кулын селтәп суык дөньясына,
Киткәндер ул йолдыз артыннан...
Кай тарафка хәзер кычкырсам да,
Әйләнә дә кайта сыңар моң:
"Мин эзләдем сине ничә еллар!!!
Тик соңардым, шундый соңардым..."
Йә, бир түзем... тагын аның сүзен
Әйтеп китәм инде бу көннән:
"Соң очрашкан - соңлап бер үкенгән,
Очрашмаган - мәңге үкенгән..."
Икән...
Пычакка-пычак киләбез,
Җан-бәгырьләрне теләбез.
Югалткач кына беләбез -
Дошман булмаган икән...
Кочакка-кочак киләбез,
Йөрәк серләрен бүләбез.
Сатылгач кына беләбез -
Чын дус булмаган икән...
Саҗидә Сөләймановага
Саҗидә апа,
Сине төштә күрдем...
(Булмаса да өндә күргәнем).
Тау башында басып тора идең,
Ак ефәктән иде күлмәгең.
Тирә якта алсу гөлләр иде,
Зәңгәр күктә кояш көлә иде.
Баш очыңда ак күлмәгең төсле
Ак болытлар талгын йөзә иде...
Алиһәдәй гүзәл иде сының,
Балкый йөзең, нурлы күзләрең...
Пар канаттай ике кулың сузып,
Ни әйтергә икән теләдең?
Шундый рәхәт, якты төш булды ул,
Сыенгандай булдым җаныңа.
Саҗидә апа!
Әгәр рөхсәт итсәң,
Менәр идем синең яныңа...
Таулар рухы яши җанымда.
Кызыл каурыйлар
Ак сиреньнәр. Яшел чирәм.
Баш очында - козгын, тилгән...
Канат җәеп, ана казлар
Бәбкә саклый яңгыр-җилдән.
Җәйге челлә. Җир чәчкәдә.
Казлар йөри су буенда...
Бар тереклек рәхәтләнә
Мул табигать куенында.
Көзләр юлы. Яфрак туе.
Һаваларда - кош тавышы.
Күкләр биек, җанда - хөрлек,
Ирекле канат кагышы...
Тәүге суык. Тәүге карлар.
Каз өмәсе, мал чалулар...
Сынган канат. Өзелгән юл.
Ак кар. Кызыл каурыйлар...
* * *
Сәнәк белән
Суга язып була,
Комга көрәк белән.
Акыл белән язып була,
Була йөрәк белән.
Сәнәк белән язылганнар
Күптән инде кипкән.
Көрәк белән язылганны
Җилләр алып киткән.
Акыл белән язылганнар
Менгән галәмнәргә.
Йөрәк белән язылганнар
Сеңгән күңелләргә.
Балан
Мин сине чынлап та сагынам икән,
Табачакмын, әгәр чыксам эзләргә...
Тик җәйләрнең бар җиләге җыелган,
Әче балан гына калган көзләргә.
Сусыл, баллы җимешләрнең тәмнәре
Иреннәрдән инде мең кат юылган...
Алтын көзгә җәйнең соңгы сәламе -
Алмалар сентябрьдә үк коелган.
Баланнар да комач кызыл югыйсә,
Әчелеге дәва гына авырудан...
Иләсләнеп ашкынсам яннарыңа,
Акыл шундук тотып ала чабудан:
"Язларда биеп калган күңелеңне
Тый инде! Ешрак кара көзгеләргә!"
Көзгеләрне ватып та булыр иде...
Әмма тонык йөзем
Чагылмыйча калмас шул күзләреңдә...
Шәрә көзләргә баланнар нур сибә,
Ялкынында салкын карлар эрерлек.
Сагыш сыймый ни төпсез күңелгә дә...
Акыл-бәгърем, тый мине, бир түземлек!
...Сиңа илтер бар юлларны беләм мин,
Тик беркайчан чыкмам инде эзләргә...
Язларда адашып калган сөюем
Әче балан булып яна көзләрдә...
Әкият тәмам...
Әкият тәмам... Тылсым көче бетте.
Шуып төшкән өстән затлы күлмәк.
Күкрәгемдә - мең яралы йөрәк...
Бәйрәмнәрнең хакы артык кыйммәт!
Читкә этеп сабый өметемне,
Сәгать сукты төнге уникене.
Кара төннең салкын бармаклары
Кармаланып алды бәхетемне.
Югалдылар бәллүр туфлиләрем...
Соңгы тапкыр моннан үтүләрем.
Чынбарлыкның ватык күпереннән
Язмыш юлы буйлап китүләрем...
Ә артымнан кычкыручылар юк:
"Аһ, шаһинәм, тукта! Китмә!" - диеп.
Шаһинәләр миннән башка да күп,
Калдылар бит әнә арттан көлеп.
Алар бердәм. Уен: әйлән-бәйлән.
Минем генә кыска булды бәйрәм…
Ак атларым югалдылар күздән.
Тылсым көче бетте. Әкият тәмам!
* * *
Кертмиләр дә, кумыйлар да -
Бусагада басып торам.
Мин адаштым төнге юлда,
Эчтә - буран, тышта - буран...
Тәрәзләрдә - калын пәрдә,
Кемнәр хуҗа ком-сарайга?
Нәрсә өметләнеп торам
Бу тузанлы бусагада?!
Сазлыклар да кайчагында
Ак чәчәккә күмелә бит.
Ерактан чүп өеме дә
Биек таудай күренә бит...
Юллар иркен, офыклар киң,
Дөнья мине тибәрмәгән.
Ни югалтам, әгәр китсәм?
Бар байлыгым үзем белән!
Җирдә калам
Юлыгызны бүлмәдем мин,
Бакчагызга кермәдем.
Кыр-болыннарны иңләдем,
Үз гөлемне эзләдем.
Тузан кунмаган аңарга,
Беркем пычрак атмаган.
Шул гөлемнең аклыгына,
Сафлыгына шатланам.
Кемнәрдер айга үрелә,
Кем йолдызга ашкына.
Йолдыз үлгәч, нуры сүнгәч,
Калачак бит таш кына...
Кыр чәчәге сыман мин дә
Тыйнак, гади баламын.
Сезгә - хәерле очышлар!
Ә мин җирдә каламын.
* * *
Мин бу җирдә озак яшәгәнмен...
Артка баксам -
Күпме айлар, көннәр тезелгән.
Чәбәләнгән чәчем тараганда
Гаҗәпләнеп сорыйм көзгедән:
Минме соң бу?!
Әмма ни дисен ул?
Миңа карап
Инде керфекләре талгандыр...
Яшьлегемнең көмеш көзгеләре
Көзләр кесәсендә калгандыр...
Балачакның алтын көзгесе дә
Вакыт сандыгында бик күптән.
Ә мин һаман җүләр сукбай сыман
Нидер эзлим әле чүплектән...
Кояш баткан якта күк аллана...
Шулмы әллә бәхет - мин көткән?!
Әлмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: