Мәдәни җомга

Рәмис АЙМӘТ: ВАКЫТЛАРНЫҢ КАЙСЫ МИЗГЕЛЕ БУ? – ЯРТЫ ЮЛДА, ЯРТЫ ЮЛДА БАР ДА....

Автопортрет Айдан сынып төшкән ялгыз нур мин, Ялгыз җыр мин тумый онтылган. Бер йолдыз мин җир җанына түгел, Галәм туфрагына атылган. Дала уртасында ничә гасыр, Утлы хәтер кебек талпынып, Үрли-үрли янган учакның мин Күзгә күренмәгән ялкыны. Үзәк өзгеч кышкы салкында мин Җирне гөлгә төреп кайткан яз. Мин гасырлар буе кайта-кайта...

Автопортрет

Айдан сынып төшкән ялгыз нур мин,
Ялгыз җыр мин тумый онтылган.
Бер йолдыз мин җир җанына түгел,
Галәм туфрагына атылган.

Дала уртасында ничә гасыр,
Утлы хәтер кебек талпынып,
Үрли-үрли янган учакның мин
Күзгә күренмәгән ялкыны.

Үзәк өзгеч кышкы салкында мин
Җирне гөлгә төреп кайткан яз.
Мин гасырлар буе кайта-кайта
Кайтып җиталмаган кайтаваз.

Үксез кыл мин төпсез, тар бушлыктан
Аваз салган өзелә-өзелә...
Давыл эчендәге бер Тынлык мин,
Тынлык эчендәге Зилзилә.

Мин әле тумаган

Мин әле тумаган, мин әле
Үрелеп бакмаган дөньяга.
Мин әле Мәңгелек иренендә
Бөрегә төйнәлгән бер Дога.

Мин әле тумаган, әмма мин -
Карында кайнаган бер Дәвам.
Кайдадыр җил булып исәм дә,
Кайдадыр кар булып мин явам.

Мин әле тумаган, ишетәмсез
Җанымда галәмнең гүләвен? -
...Дулкыннар ияртеп киткәндер,
Тибрәтеп минем ак биләвем.

Мин әле тумаган, ә инде,
Ә инде... арылган яшәп тә.
Ничә кат туамдыр? Язмышым
Күгендә гел тимер рәшәткә.

Бу дөнья - гарасат мәйданы.
Әллә соң яшәү дә - бер җәза?!
...Мин әле тумаган, ә инде
Күкләрдә укыйлар җеназа.

Әллә инде?..

Яшьлек! Яшьлек!!
Елгыр аргамактай,
Ыргып уздың соңгы көч белән.
Бәкәлләрең бәрелеп канагандыр
Җилгән чакта Вакыт эченнән.

Ыргып уздың...
Моңсу истәлекләр
Чәчрәп калды синең эзләрдән.
Ап-ак ялың гүя җилдә тузып,
Кагылып кына узды йөзләргә.

Яшьлек! Яшьлек!!
Күтәр күкләргә син,
Җанга сагыш саркып тулса да.
Гөмбәзләргә кагылып үтәр идем
Канат очым белән булса да.

Кагылып үтәр идем...
Күз алдымда
Шул ук сурәт һаман, шул ук төш.
Ап-ак канатымнан кемдер сөйри:
«Җиргә төш син, - диләр, - җиргә төш!»

Буем җитмәс үрелсәм дә, яшьлек!
Әллә күкләр «үсте» бер башка?
Әллә инде җирләр убылдымы,
Әллә инде... әллә без башка?..

Җәйнең соңгы җыры

Инде... үтте! Ерак офык аръягында
Җанкаемның яшел кошы - оча гына.
Мин үлмимен, юк, үлмимен - китәм бары
Дөрләп янган чуар төсләр кочагына.

Мин үлмимен, юк, үлмимен - күчәм бары
Лепердәшкән яфракларның моң-җырына.
Иярәмен җан җылымны саклап барган
Ап-ак сагыш - киек казлар чылбырына.

Ки-тә-мен бит! Томан булып ята тыным.
Үтте инде - уңды төсем, тынды көем.
Инде нишлим? Узган гомер сәхнәсендә
Салкын көзнең шәрә җиле булып биим.

Биим шашып. Изүләрем ачып-ачып,
Сызласа да, утлы тәлгәш булып, ярам.
Күрегез, күр! (Яңгыр түгел.) Соңгы тамчы
Күз яшедәй тәгәрәпләр төшеп барам...

Сукыр

Атлый да ул туктый, атлый да ул...
Һаман Күккә бага имәнеп.
Аулаганмы серле бер мизгелне?-
Кош тоткандай куя кинәнеп.

...Аһ, ул күзләр!.. - сүнгән ике йолдыз,
Уты качкан ике чакматаш.
Әллә инде нур-чаткысын эзләп
Багалармы Күкләргә тоташ?

Ниләр эзли алар, каерылып
Телсез билгесезлек иленнән?
Күкләр! Күкләр!..
Ник соң безнең күзләр
Һаман түбән - җиргә иелгән?

Кичер, Тәңрем!
Безнең инде күптән
Күкләр белән ара өзелгән.
Әллә шуңа безне бер Илаһым
Мәхрүм иткән күңел күзеннән.

Ярты юлда

Хәрәкәтсез җиһан - нидер көтә бар да,
Онытылып дөнья аһ-зарыннан.
Китә алмый тора поездлар да
Актарылган күңел вокзалымнан.

Вагон-вагон сагышларым тора,
Тукталган да йөрәк перронында.
Ярты юлда өзелеп калган кебек
Көпчәкләрнең серле җыры монда.

Сүзсез ак сүрәме, ни язылган
Аккошларның киткән юлларында?
Туктап калган... кошлар көтүедәй
Күтәрелеп киткән елларымда.

Сүрәнәйгән мәллә карашлар да? -
Үзе таныш дөнья, үзе ят та.
Туктап калган, ни могҗиза көтеп,
Ярылырга торган йөрәк хәтта.

Ач бүредәй ташланган да дулкын -
Катып калган язмыш өнсез ярда.
Вакытларның кайсы мизгеле бу? -
Ярты юлда, ярты юлда бар да...

Без генәме?

Аерды ла толымыңдай сукмак,
Араларга ятты елан сымак.
Беркем дә юк. Шомлы шәүләмени -
Язмыш атлый, язмыш бара сынап.

Беркем дә юк. Миңа юлдаш булып,
Тезләремә сырыла сырганаклар.
Минем кебек барыр юлын эзләп,
Бәргәләнеп ага ерганаклар.

Ага уйлар... Истәлекләр ага,
Ера-ера хәтер буразнасын.
Җир әйләнә. Галәм тәлинкәсе
Яза безнең Сөю елъязмасын.

Җир әйләнә... Безнең сөюләр дә
Бер әйләнеп кайтыр бит әле.
Без генәме? Әллә дөньяның да
Мәхәббәтен җуйган бер мәле...

Җитәр

Җитәр! Җитәр!! Шомлы дулкын булып,
Төште пәрдә - җанда ярчыгы.
Сюжет - ялган. Уен - фальш. Минме
Режиссерның тере курчагы?

Җитәр! Пәрдә!! Сүндерегез утны!!! -
Тынды суфлер төче су коеп.
Кайда дублер? Бутафорлар кебек,
Нигә шулай калдыгыз оеп?

Уен- драма? Дивардагы мылтык
Бер атарга тиеш?
Үземне
Мишень итеп эләм, уенның ич
Finita La Comedia - резюме...

Кызыл күзле үлем бага һаман,
Элмәк ишеп шәрә уемнан.
Җитәр! Җитәр!! Мин масканы салам
Һәм мәңгегә чыгам уеннан.

Мин масканы салам...
Аһ, сагындым,
Кайтыйм инде, җитәр, үземә.
Минме соң бу? Аптырашта калды,
Танымыйча тора көзге дә.

Минме соң бу?..
Әй, сез! Ник дәшмисез?
Кемнәр Шомбай монда, кем Яго?
Дон Кихот кем?
Финал.
Геройларның
Кем карасы монда, кем агы?

Акылыннан шашып, туктый алмый
Әй әйләнә сәхнә, ни уйлап?
Сезнең күчәр - сәхнә тирәсендә,
Мин әйләнәм, әйе, җир буйлап.

Мин әйләнәм...
Сәхнә арты ачык,
Ил каршында - безнең кемлекләр,
Һава җитми сезгә, канат җитми,
Хыял өчен - очар киңлекләр...

Эзләмәгез мине...

Беркайдан да эзләмәгез мине!
Сез эзләгән җирдә мин булмам.
Эзегезгә кар суы да түгел,
Зар суы да булып мин тулмам.

Сез инәлеп баккан йолдызларның
Чәчелмәмен нуры булып та.
Минем хакта хәбәр җиткерә алмас
Узып барган соңгы болыт та.

Эзләмәгез, үткен хәнҗәр кебек,
Уйнаклаган гайбәт сүздән дә;
Тумый калган гамьсез уйлардан да,
Җеп иңмәгән кәфен-бүздән дә.

Беркайчан да эзләмәгез мине!!!
Вакытларны тыю сезгәме?!
Миннән башка Дөнья үзгә мәллә?-
Өнсез калган Вакыт бизмәне.

Үрләмәмен кысыр ялкыны күк
Сез кабызган ялгыз учакның...
Әле китәргә дә өлгермәдем -
Сагындыгызмыни шулчаклы?

Сагындыгызмыни?.. Сагынырсыз!
Мин башка шул, башка оядан.
...Эзләмәгез мине беркайдан да,
Кайтмаска(!) дип киттем Дөньядан!..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: