Рәмис АЙМӘТ: Уйларыма һич юк киртәләр дә Бәллүр кебек садә иртәләрдә…
Бәллүр кебек садә иртәләрдә Бәллүр кебек садә иртәләрдә, Ак биләүдә чакта бар җиһан, Иңнәремә килеп кунар кебек, Канатларын җәеп ак илһам. Уйларыма һич юк киртәләр дә, Бәллүр кебек садә иртәләрдә.
Сабый тургай канат чыгарган да,
Ясый мәллә тәүге очышын?
Һәрбер тараф күзәтә күк сынап,
Табигатьнең серле ачышын.
Җилләр килә җанны иркәләргә,
Бәллүр кебек садә иртәләрдә.
Ерак офык, тиңсез сылу сыман,
Бәллүр болытларга бөркәнеп,
Йөзләренә гүя сабыр гына,
Сала үзенең алсу кершәнен.
Күңлем кылын җилләр чиртәләр лә,
Бәллүр кебек садә иртәләрдә.
Бу хәятнең мин дә шаһиты, дип,
Канатланып күңел шатлана.
Кояш нурын үпкән яфракларда
Бәллүр чыклар итә тантана.
Чыклар йөгерә таңны иркәләргә,
Бәллүр кебек садә иртәләрдә.
Илаһи көч иңгән мәллә җиргә? –
Уйларымның садә, саф чагы.
Гөмбәзләрне ялмап үрләр сыман,
Хыялымның бәллүр учагы.
Хыялларым сыймый киртәләргә
Бәллүр кебек садә иртәләрдә…
Мәхәббәт күперендә
Басып торам...
(Төшләремдә түгел өндә)
Кыяларны кавыштырган
Мәхәббәт күперендә.
Мәхәббәтем – аккан сулар:
Хыянәтсез, изге, тугры.
Кыялардан шарлавыктай
Агып төшә сөю җыры.
Аккан су... Күпме сөйсәң дә,
Ул җанга җитми кебек.
Ташлап та китә кебек ул,
Ташлап та китми кебек...
Очраклы шатлык
Өмет-ышанычлар – челпәрәмә,
Хәтер юшкыннарын вакыт юган...
Гомер буе көтеп алынганнар
Онытылган күптән, онытылган.
Тик син генә, и очраклы шатлык,
Очрадың да ялгыш юлларымда
Алып кайттың мине үткәннәргә,
Тибри-тибри күңел кылларымда.
Минем өчен түгел мондый хәят,
Мондый халәт миңа чит-ят сыман.
Күп сынадың дөнья, инде хәзер
Очраклы бер шатлык белән сына.
Татарлык
Көнчелек, үчлек белән
тулган татарлык,
Төяп илтеп
Мәкәрҗәгә сатарлык...
Г.Тукай
Татардагы татарлыкны
Өепләр куйсаң әгәр,
Күккә ашкан таулар кебек
Булыр иде, чын мәгәр.
Диңгезләрне буаларлык
Көче бар татарлыкның.
Ләкин үз хакын хакларлык
Кодрәте бармы аның?
Татарлыкның гомере күпме?
Үлемсездер, мөгаен.
Яшәрә генә бара ул,
Халкы кимегән саен.
Татарлыкның тарлыгына
Кереп кысылган татар.
Түрә кәнәфие өчен
Вөждан-иманын да, хәтта
Туган телен дә сатар.
Тавык төшенә – тарыдыр,
Татарныңмы? Татарның
Бары тик татарлык кына
Килеп керәдер аның.
Татарлык татарлык инде!
Ул җайлап, ипләп кенә
Кайдан да эзләп таба, бел,
Качып котылам димә...
Адашу
Киләчәкнең канлы кыйбласында
Дөрләп янган чакта өметләр,
Төннәр буе тулган Айга карап,
Шыңшып өргән чакта ят этләр...
Дәверләрне айкап, мин эзлимен,
Мең табышлар - югалтулардан,
Җиңелүләрдән мин җиңүләр эзлим,
Мәгъсум мескенлектән – шөһрәт, дан.
Җилгә чәчеп тарих тузаннарын,
Сузмак булам юллар – тап-такыр.
Барыр юлыбызны мең югалтып,
Эзләп таптык инде мең тапкыр.
...Тагын Иблис адаштыра бугай,
Вәсвәсәдән ничек айныйсы?!
Шайтан туен ясап ята заман,
Кияү булып кемнәр уйный соң?
Мең тәшвишле юллар очын чишеп,
Шанлы чакка ничек кайтасы?
Күк капусы ачылгандыр димә –
Баш очында аҗагандай уйный,
Канга сусап җәллад балтасы.
Сүз – ирекле! Тик сүз ирегенең
Аяк-кулы һаман богауда.
Эзоп теле – йозак теле. Сине
Тагын сынау көтә бу яуда.
Ә ул безнең соңгы орыш булыр,
Дастан булып калкыр изге җыр.
...Киләчәккә ышанычың булса,
Уңыш бирер хәтта кысыр җир...
* * *
Ымсындырмый инде мине таулар,
Кыяларда җаным кыелгач.
Мизгелләрем – айдай, ә көннәрем
Еламсырак елдай тоелгач.
Инде... үргә менеп җиттем дисәм,
Китереп суга язмыш теземә.
Кая ул Тау, Кыя? Әле монда
Үзәндә дә үзәк өзелә.
Үкенеч
Гүзәл апама
Йә, Ходаем, нигә алдың аны,
Шәмдәй янган чакта гомере?
Нигә алдың, тар кабергә салдың? –
Кырыс булды бигрәк әмерең.
Нигә алдың? Гүя өнсез калдым,
Ул хәбәрдән төштем сыгылып.
Юатыпмы? Кинәт йөзләремә
Таулар җиле узды кагылып.
Кайталмадым бәхилләшергә дә,
Салды тозын язмыш ярага?!
Төзәлмәслек үкенечләр булып,
Кызыл диңгез ятты арага.
Кайтыр юлларыма калкан булып,
Мәгърур таулар басты.... Абындым...
Мисыр күген чандыр иңнәремә
Сары сагыш итеп ябындым.
Язмыш уенымы? Кабереңә
Бер уч туфрак сала алмадым.
Йөрәгемне сагыш учагының
Ут-ялкыны гына ялмады...
Ак кораб
(Хыялый төш)
Әллә төшемме бу, өнемме бу әллә?
Ак моңнарда эри һәр тараф.
Диңгез өсләрендә канат җилпеп килә,
Ак фәрештә кебек ак кораб.
Әллә йөзеп килә, әллә очып килә,
Кочагында ап-ак җилләрнең.
Ак әләме булып, ак сәламе булып,
Җилеп узган якты көннәрнең.
Ап-ак җилкән бии, тугарылып бии,
Иркен сәхнәсендә диңгезнең.
Мин дә биим шашып, хыялыма ашып,
Җилкән белән мин дә игезме?..
Яклаучыммы булып, саклаучыммы булып,
Киләчәккә якты төш юрап,
Якынлаша һаман, ярларыма табан,
Ак фәрештә кебек ак кораб…
* * *
Ак тасмадай яткан төнге сукмак
Алып китә мине ярымнан.
Кайтмаска, дип, алып китә мәллә
Газиз ярым – моңлы җырымнан?
Бар да йоклый изрәп тирә-юньдә,
Хәтта күләгәләр төш күрә.
Баш өстемдә миңа юлдаш булып,
Төннең таҗы – моңлы Ай йөрә.
Сөюләрем сеңгән тын сукмактан
Соңгы тапкыр гүя узамын.
Йөрәгемә ак наз булып ята
Хәтта аның ак-пакь тузаны.
Тузан булып җиргә ятармын да…
Җеп тә эзәр хәл юк… арылган…
…Ак тасмадай яткан төнге сукмак
Алып китә мине ярымнан.
Алып китә мине…
Тар сукмакны
Язмыш буйлап күпме сузсак та…
Җир – түгәрәк! Кабат илтәрме ул
Ак тасмадай яткан сукмакка?!
Миннән башка гына…
Мин китәрмен… үз йолдызым өзләп,
Айлы төннәр, чыклы таңнарым… –
Барысы да калыр миннән башка;
Киткәч кенә бары аңлармын.
Киткәч кенә…
Әгәр хәбәр салсам,
Таң җиленнән хәлем кем сорар?
Мине искә алып тау астында
Салкын чишмәм генә чылтырар.
Авыр сулый–сулый җир өстендә
Кичке кояш беткәч сүрелеп,
Моң-сагышка чумган тын бакчама
Ак күләгәм карар үрелеп.
Дөнья һаман шулай дәвам итәр.
Минннән соң да… алтын күгәрмәс,
Чишмәләр дә көйләр шул ук көен,
Таңнарның да төсе үзгәрмәс.
Миннән соң да җиргә башын салып,
Яңа орлык чыгар тишелеп.
Адаштырыр сезне кар-бураннар,
Яңгырлары явар ишелеп…
…Миннән башка,
миннән
башка
гына…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев