Мәдәни җомга

Ркаил Зәйдулла: Ике яфрак тамды тын гына Өрәңгенең сары күзеннән…

Чайкалып куйды өрәңге – шигыремнең әсире. Көзнең адашкан яшенен куеныма яшердем.

ЫШАНЫЧ

Томалаган кара болыт…
Сиздерми һәм бик сак кына
Кояш үтеп керә барыбер
Туган җирнең туфрагына.

Элекке бабайлар сыман
Җиргә куеп колагыңны,
Ишетәсеңме, җылы иснәп,
Бөҗәкләрнең елаганын?

Анда гел кысыр хәрәкәт, –
Шулмы күңелне җилкетә?
Ә өстән энә карагы,
Кигәвеннәр очып үтә.

Таралыр ул кара болыт!
Кояш чыгар, һәм челтерәп
Ләйсән явар сөенеч булып, –
Фәкать ышанырга кирәк.

Гөл ачылыр, су яктырыр,
Гел яңача балкыр төсләр.
Яфрак астына күченер
Мең күзле бу үрмәкүчләр.

Ләкин бүген хәлләр хәтәр,
Күренми бер терәге дә…
Таянасы калды бары
Һәркемгә үз йөрәгенә.


         * * *
Хат язган ул төнәгенәк:
“Син миңа беркем түгел!”
Көлсәң – көл, еласаң – ела...
Һичьюгы – егыл да үл!
 
Йолкып атыйм йөрәктән, дип,
Кулым түшемә тигәч,
Сизендем – йөрәгем күптән
Аны эзләргә киткән.
 
Әкрен генә иңләгәндә
Ике каен арасын,
Буш күңелем белән тоям
Аның сары карашын.
 
Йөрәгемне тиргәп барам,
Йөремсәк шул, биләмче...
Урап кайтыр микән инде
Кара көзләр килгәнче...
 
Бер йолдыз дерелди тышта,
Өшүе ишетелә...
Нишлим соң – хәтта алтмышта
Бер кем буласым килә.


         * * *
Коңгырт күзе гел исемдә...
Кыйгачланып төшкән чәч...  –
Тонык томанга төренә
сыман озак күрмәгәч.
 
Көндәлек сәлам күндердем,
җылы сүз көтебрәк.
Кара такта. Салкын тавыш.
“Сиңа миннән ни кирәк?”
 
Чайкалып куйды өрәңге –
шигыремнең әсире.
Көзнең адашкан яшенен
куеныма яшердем.
 
Ком коелган сукмаклардан
эзләгәндә җылы эз,
аз гына шаян караштан –
көз бит, көз!  – тереләбез.
 
Юкса берни дә кирәкми.
Ул үзенә, мин үзем.
Кысыр өмет кенә күздә,  –
шул хасияте бар көзнең.
 

ИШКӘКЧЕ

Баш очында зөбәрҗәт күк йөзе
китеп бара йөзеп көлә-көлә...
Түгәрәк күл... Әйтерсең лә көзге,
кершәнләнеп томан йөгертелгән.
 
Соңарган көз ямансулап тора.
Мин ишкәкче бүген, теге ярга –
тау ягына каегымны борам,
һәм уралам ап-ак томаннарга.
 

КӨЗГЕ ИРТӘ
 
Авыл читендә кечкенә өйдә –
Югары очта, ут юк, шомлырак.
Түбәләр буйлап – калай түбәләр! –
Нәрсәдер үтте, үтте шыбырдап.
 
Ниндидер тавыш – тонык гөрелте,
Һәм кемдер шәмгә ут элдермәкче...
Кымшанып куйды кара үрмәкүч,
Аннары тагын төнгә төренде.
 
Кайдадыр ялгыз каз каңгылдады.
Тавышы калын-куе-сиртмәле.
Нәни бер болыт тәрәзгә кунды –
Ирене дымлы, күзе иртәнге.


         * * *
Амбар тулы иген.
Бер карт эчтә
Кагыла сак кына ашлыкка.
Караңгы кич...
Бармак арасыннан
Һәрбер бөртек җиргә ашыга.

 
ИКМӘК
 
Татлы тәм бар ипекәйдә.
Төшендем мин яши-яши:
Кеше аңа үз өендә
Сөенечен кушып ашый.
 
Ачы тәм бар ипекәйдә.
Карусыз гомер юлдашы:
Шуның өчен аңа кеше
Көенечен кушып ашый.
 
Бер тәм калмый ипекәйдә.
Язмышыңда – соңгы ашың:
Ул сиңа күченә тып-тын,
Син җир белән кавышасың.


         * * *
Чылана яңак. Яңарып,
Пәрәвез йөзгә сылана.
Чалыма кемдер  баш ия…
Яшь кызлар күзгә чалына.


АККОШ КҮЛЕ

Җикән камыш пышылдады тын гына:
“Ни эзлисең син дә монда ялгышып?
Уем-уем  эзеңә көз сыенган,
Колагыңда соңгы аккош тавышы”.
 
Йөзмә утрау ярга килеп сарылган, -
Шиңгән инде күптән яшел җилкәне.
Каеннарның тамырлары кымшана,
Күреп кара елан йөзеп килгәнне.
 
Иелгәннәр күлгә сырхау чыршылар –
Ни күрергә тели алар көзгедә? –
Гүя дөнья су төбенә юнәлә...
 
Аккош чаңрый... Аннан тагын өзелә,
Бәрхет төнне ертып гүя тавышы.
 
Акрын гына пышылдаша камышлар:
“Аккош күле... Аккош күле... сагышлы,
Күптән инде ташлап киткән аккошлар...”
 
Бакаларның җыры монда төс инде, –
Күккә аша, болытларга эленә.
Соңгы аккош... Соңгы аккош... авазы
Колагымда түгел, ахры, телемдә...
 
 
КИРМӘН

Үрмә гөлләр чорнап алган кирмән
күз күрмәгән ерак якларда
нинди сере белән – нинди сихер? –
тартты мине, гүя саклады
мең дә бер кичәнең кан уйнаткан,
гел кичеккән соңгы мизгелен.
 
Зелпе үскән яшел үзәннәрдән
ак коланнар чапты тезелеп.
 
Буаз болыт тиеп үтте саксыз
якты кыяларның очына.
Яңгыр тамчылары сикереште
тере-түм-түгәрәк-кечкенә.
 
Яшел хәтфә сарган кара кирмән!
Кыя киртләченә ябышкан...
Өстән әхрам, эчтән сукыр төрмә,
кош оясы сыман ул тыштан.
 
Карап торам астан. Күңелем буш,
сискәнергә әзер. Ни көтәм?
Бичара кош, үксез, исемсез кош
очып чыгар кайсы төннектән?
 
Тоткарлар бит чәнечкеле гөлләр...
Энәләргә төренеп, үзе дә
кып-кызыл бер гөлгә әверелер ул,
Һәм сикерер минем эземә.
 

ҖИЛ ТАНЫДЫ БЕЗНЕ
 
                     Көз матур гына бер җәйге 
                     иртәдә  килеп җитә...
                                   Мөхәммәт Мәһди.

Офыктагы учак ялкыны
и дөрләде капшап күк йөзен.
Таң сызылды, йотты яктысы
өметемнең сүрән йолдызын.
 
Янәшәдә урман. Тып-тын ул.
Кулны салып башың астына,
нишләп ятам монда, җиде ят...
Ә күңелем кая ашкына?
 
Юл бик озын сыман иде бит!
Мин сак кына сине уяттым.
Басу калды артта чайкалып.
Янәшәдә урман.
Бик якын.
 
Кайнап торды үлән ул көнне.
Урман авызында күренде
ялгыз поши –
карт ул, карт инде, –
чал кояшка карап йөгенде.
 
Җил таныды безне, эндәште.
Сиздеңме син? Нинди сүз икән?
Ике яфрак тамды тын гына
өрәңгенең сары күзеннән.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: